рабочая программы
календарно-тематическое планирование по чтению (2 класс) на тему

"Перспектив башлангыч мәктәп" буенча 2 сыйныф өчен төзелгән эш программалары тәкъдим итәм. Эш программасы түбәндәге бүлекләрдән тора: укытуны планлаштыру, УУГ, укыту предметы эчтәлеге һәм календарь-тематик укыту планы.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_kl.edebi_uku_.docx50.79 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Дусым филиалы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Күәм урта гомуми белем мәктәбе” 

      «КАРАЛДЫ»

Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе

____________ Борһанова Р.Н.

Беркетмә № 1

«24» август 2018 ел.

     «КИЛЕШЕНДЕ»

Укыту-тәрбия  эшләре буенча директор урынбасары

__________ Ганиева Л.Ф.

«25» август 2018 ел.

      « РАСЛЫЙМ»

Мәктәп директоры

__________        Хакимзянов Х.Г

боерык  № 58        § 4

 «28» август 2018 ел.

2 нче сыйныф өчен әдәби уку  фәненнән эш программасы

«Перспективалы башлангыч мәктәп»

Төзеде: Фазылҗанова Рузилә Илдус  кызы,

1 квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                 

2018– 2019 нче уку елы

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

2 нче сыйныф ахырына укучылар өйрәнәчәк:

- әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белергә;

- шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга;

- әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белергә;

- төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләргә;

- кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә;

- тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне белергә;

- әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерергә;

- укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белергә;

- сүзлекләрдән файдалана белергә.

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

-2-3 татар классигының исемен

-2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыренең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген.

-баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

-тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белергә;

-текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлатырга;

-сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белергә;

-“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белергә;

-әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштерергә;

-әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белергә;

-китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләрен.

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре   

Шәхси нәтиҗәләр:

-          кешеләрнең теге яки бу адымнарын, тормыштагы төрле очракларны гомум кабул ителгән нормалардан һәм кыйммәтләрдән  чыгып  бәяләү; яхшы һәм начарны аера белү;

- текст эчендә “яшәү”, үзеңнең хис – тойгыларыңны белдерү;

- башкаларның хис – тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы – шатлыгын уртаклашу;

- үз – үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;

- авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;

- үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.

Предметлы нәтиҗәләр:  

- укытучы, укучы сөйләгән текстны аңлап кабул итү;

- сүзләрне дөрес, аңлап уку;

- укыган әсәр буенча укытучы соравына җавап бирә алу;

- текстны тулы итеп сөйләү;

- картина буенча телдән хикәя төзи алу;

- зур булмаган шигырьне яттан сөйләү;

- автор, әсәр һәм геройларны туры китереп әйтә белү;

- хикәя һәм шигырьне аера белү.

Метапредметлы  нәтиҗәләр:    

       Шәхескә юнәлтелгән  УУГ:

- кече яшьтәге мәктәп баласы үзе  тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

- биремнәр системасында ориентлашырга  өйрәнү.

Этик-әхлак ориентациясе 

-  әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәт, бер-береңне ярату, хөрмәт итүгә багышланган текстларны таба, кирәкле урынын аера белү;

- “Минем өчен уку нинди мәгънәгә ия?”соравына җавап бирә белү;

-  дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

-  иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

-  үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

-  үз фикереңне әйтә белү.

         Танып белү  УУГ:

Информация бирүче:      

- үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм  информацияне бәяли белү.

Логик:

   Объектларга хас билгеләрне таба :

- авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү;

-  яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу;

- парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны (тавыш, яңгыраш) таба, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату;

-  я, ё, ю,е хәрефләренең үзенчәлеген белә, ь, ъ тан соң укылышына игътибар итү;

-  ь, ъ хәрефләренең кулланылышын аңлату;

-  парсыз тартыкларны  табу.

   Объектларны таный, аларга гына хас билгеләрне күрсәтә:

-“аваз”төшенчәсе формалаштыру, модельдә күрсәтү:

- “ парлы яңгырау-саңгырау “тартыклар төшенчәсе формалаштыру, капма каршы кую; 

- төсле фонда бирелгән сүзләрне чагыштырып, авазларның ролен ачыклау;

- “хәреф –аваз билгесе” төшенчәсе булдыру, сүзләрнең схема-модельләрен карау.

-  ялгызлык исемнәрендә баш хәреф; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау; сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән                                    аңлаешлы текст төзү.

          Регулятив (көйләгеч)  УУГ:

- көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

- белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

- үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

- бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

- дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

- укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

          Коммуникатив УУГ:

- тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

- күзаллау, фаразлау;

- логик фикер йөртү осталыгы;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру;

- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

- җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

- иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

Укыту предметының эчтәлеге

Тема

Сәгатьләр саны

Контроль эш

1.

Хайваннар турында әкиятләр.

8

1

2.

Тылсымлы әкиятләр.

2

3.

Автор әсәрләре.

11

4.

Хикәя жанры.

13

         

5.

Шигърият.

30

1

6.

Библиографик культура формалаштыру.

4

Барысы

68

Дәрес формалары: яңа теманы өйрәнү, теманы ныгыту, кабатлау, уен, экскурсия.

Эш төрләре: әңгәмә, мөстәкыйль эш.

Тематик планлаштыру

                           Дәрес темасы һәм эчтәлеге

Сэг

са-ны

Вакыты

Искәрмә

Календарь

Фактик

1

Халык аваз иҗаты әсәрләре. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру.

Белдекле керпедә кунакта

3/09

2

Автор әсәрләре. Шигъри формада язылган тылсымлы әкиятләр (Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкияте”), аның халык әкиятләре белән охшашлыгы, сюжет һәм композициянең үзенчәлеге. 

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеге

5/09

3

Кереш контроль эш.

10/09

4

Хаталар  өстендә эш.Автор әсәрләре. Халык авыз иҗаты белән охшашлык (кабатланулар, вакыйгалар бергәлеге һ.б.)

Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы. “Су анасы” әкияте.

12/09

5

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. 

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. “Батыр әтәч” татар халык әкиятен уку.

17/09

6

Хайваннар турында әкиятләр. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге  төп герой, аның характеры. Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләрен уку. Йолдыз “Кояшка җавап”шигырен уку.

19/09

7

Хайваннар турында әкиятләр.  Хайваннар турындагы әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар.

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләрен уку.

24/09

8

Хайваннар турында әкиятләр.  Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры.

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләрен уку. “Әтәч патша”

26/09

9

Хайваннар турында әкиятләр.  Хайваннар турындагы әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар. 

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр. "Бүдәнә белән төлке”.

1/10

10

Хайваннар турында әкиятләр.  Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл – фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау.Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр. “Аю белән төлке” әкиятен уку.

3/10

11

Хайваннар турында әкиятләр. Геройларның характеры.

 Аз булса да үз акылың булсын. М. Гафури “Тавык белән үрдәк”

8/10

12

Хайваннар турында әкиятләр.  Россия халыклары әкиятләре. Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте.

10/10

13

Автор әсәрләре. Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”.

15/10

14

Тылсымлы әкиятләр. Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. 

Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкиятен уку.

17/10

15

Тылсымлы әкиятләр. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе).Тылсымлы әкиятләр.”Өч кыз” әкияте өстендә эш.

22/10

16

Автор әсәрләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет – композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

24/10

17

Автор әсәрләре. Шигъри формада язылган тылсымлы әкиятләр.

 Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр. Тест. №1

29/10

18

Автор әсәрләре. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

 Ш.Галиев “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара).

7/11

19

Автор әсәрләре. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Халык аваз иҗаты белән охшашлык. 

Уйдырма әкиятләр. Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”.

12/11

20

Автор әсәрләре. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. 

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур”Кырмыска һәм малай”, “Озын колак баласы Елак-мылак”

14/11

21

Автор әсәрләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет – композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. 

Автор әкиятләре.”Музей йортына сәяхәт”Г.Вәлиева “Су әкияте”н уку

19/11

22

Шигырь. Лирик геройның (“Катнашучы герой”, “Автор”) эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары.  

Белмәмештә кунакта. Йолдыз “Белмим” әсәрен уку.

21/11

23

Шигырь.Тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, кабатлауларны тану. 

Замана баласы.Р.Вәлиева “Замана баласы”.

26/11

24

Шигырь. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм методикасы(тавышны күтәрү, түбәнәйтү). 

Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”.

28/11

25

Шигырь. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм методикасы(тавышны күтәрү, түбәнәйтү). 

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”.

3/12

26

Шигырь. Кеше һәм табигать бергәлеге.Әйләнә – тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру.

Укымышлы ябалак янында . “Музей йортына сәяхәт”.

5/12

27

Шигырь.  Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып танып белү:  шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.

 Хоккулар. Кыска шигырьләр.Н.Ахунова “хоккулар”ы

10/12

28

Шигырь.  Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып танып белү:  шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.

Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”.

12/12

29

Хикәя. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы күзәтелә.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”.

17/12

30

Хикәя. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе.

Аю өнендә.  И.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!” Тест №2

19/12

31

Хикәя. Авторның күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу.

Музей йортына сәяхәт”. “Музей йорты”.

24.12

32

Хикәя.  Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар “Урман букеты”.

26.12

33

Шигырь. Кеше һәм табигать бергәлеге.

“Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу. Р.Миңнуллин  “Чыршы әйләнәсендә”.

9/01

34

Шигырь.  Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып танып белү:  шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.

Күзәтү ноктасы. Р.Харис “Төсле рәсем”.

14/01

35

Шигырь.  Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып танып белү:  шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары. Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”.

16/01

36

Шигырь.  Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып танып белү:  шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.

Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем”.

21/01

37

Шигырь. Әйләнә – тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру.

”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”.

23/01

38

Шигырь.  Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып танып белү:  шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.

Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”әсәрен  уку.

28/01

39

Шигырь. Лирик геройның (“Катнашучы герой”, “Автор”) эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә – тирә табигатьне сурәтләү.

Ай нәрсәгә охшаган. Н.Арсланов “Сезнеке”

30.01

40

Шигырь. Әсәр геройларының дөньяга карашларын чагыштырып карау.

Дөньяга төрлечә караш. М.Әгъләмов “Ямь-яшел”.

Г. Сабитов “Тәүге соклану”, “Чүкеч”

4/02

41

Шигырь. Әсәр геройларының дөньяга карашларын чагыштырып карау.

Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге)Н.Мадьяров”Үз шәүләсен куркыткан”.

6/02

42

Хикәя. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы.

Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев “Боз өстендә”

11/02

43

Шигырь. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы”

13/02

44

Шигырь. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

Бинокльдән күзәтү.Р.Фәйзуллин “Бинокль”

18/02

45

Хикәя.  Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикерен әйтә белү.

 Син-миңа, мин сиңа карыйм.Р.Хафизов “Күңел күзе”

20/02

46

Шигырь. Геройның эчке дөньясын аның әйләнә – тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү.

 Алар-безгә,  без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”

25/02

47

Хикәя. Ике образны чагыштырып сөйли белү.

Үсемлекләр дә хыяллана , Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”.

27/02

48

Шигырь. Матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. 

”Музей йортына сәяхәт”, Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”

4/03

49

Шигырь . Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?” Тест №3

6/03

50

Хикәя. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы.

Кечкенә дә төш кенә.Ә Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”.

11/03

51

Шигырь. Әхлакый проблемаларның актуальлеге.

”Музей йортына сәяхәт”.Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”

13/03

52

Шигырь. Әйләнә – тирә дөньяның матурлыгы – шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру.“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”

18/03

53

Шигырь . Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (контраст) эзләп табу.Мин һәрвакыт үзем булып калам. Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”,”Юкка малай булганмын”, “Югалган көн”, “Саный беләм”,

“Дөньядагы иң зур алма”

20/03

54

Хикәя. Ике образны чагыштырып сөйли белү.

Кем нәрсәгә шатлана?Р.Вәлиева “Шатлык кызы”.

1/04

55

Библиографик культура. Вакытлы матбугат белән эшләү.

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”.

3/04

56

Библиографик культура. Вакытлы матбугат белән эшләү.

Балалар журналлары.

8/04

57

Библиографик культура. Вакытлы матбугат белән эшләү.

Балалар газеталары

10/04

58

Библиографик культура. Вакытлы матбугат белән эшләү.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”. “Витаминлы хәрефләр”, “Мактаныша малайлар”

15/04

59

Хикәя. Әсәр геройларына карата  үз фикереңне белдерү.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья.Г.Хәсәнов “Имән каргасы”

17/04

60

Шигырь . Кеше һәм табигать бергәлеге.

Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт.

22/04

61

Хикәя. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе.

Кышкы урман матурлыгы.Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.

24/04

62

Хикәя. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе.

Якты күл сагышы.Ф.Сафин”Якты күл сагышы”.    

29/04

63

Хикәя. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр.

  Көлке ничек туа? Л.Лерон “Тишек хәтер”

1/05

64

Шигырь. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау (кабатлаулар) Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”

6/05

65

Йомгаклау контроль эше. Шигырь

8/05

66

Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”Искитмәле тамашалар. М.Галиев “Тамаша”, М.Мөхәммәтшин “Көчле булсам”.

13/05

67

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.  

Р.Корбан “Кояш безнең дустыбыз”, Йолдыз “Матурлык”.

15/05

68

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.  

“ Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “ Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр.

20/05

2017 - 2018 нче уку елында 2 нче сыйныфына әдәби укудан арадаш аттестация өчен үрнәк биремнәр

А өлеше

А1 Иллюстрация нәрсә ул?

 

1) «Музей йорты»

2) Картиналар

3) Китапларга ясалган рәсем

А2 Габдулла Тукай язмаган әкиятне тап.

 

1) «Батыр әтәч»

2) “Кәҗә белән Сарык»

3) «Шурәле»

А3 Тылсымлы әкиятләрдә вакыйгалар ничә тапкыр кабатлана?

1) 1

2) 3

3) 7

А4 Белмәмеш турында кайсы шигырьдә язылган?

 

1) «Замана баласы»

2) «Ике кеше»

3) «Белмим»

А5 «Беренче кар» картинасының авторы?

 

1) Александр Пласков

2) Иван  Шишкин

3) Фәридә Ризаева

А6 Малайның фотога төшеп, конкурста беренче урынны аласы килүе турында кайсы хикәядә язылган?

 

1) “Җәйге кар”

2) “Икенче кар”

3) “Соңгы кар”

А7 “Балыкны тотты” шигырен кем язган?

 

1) Җәүдәт Дәрзаман

2) Шәүкәт Галиев

3) Роберт Миңнуллин

4) Марсель Галиев

А8 Резеда Валееваның “Шатлык кызы” хикәясендәге герой кайсы кошны коткарган?

1) Сандугач

2) Сыерчык

3) Песнәк

А9 Натюрморт булмаган картинаны билгелә.

 

1) БакыйУрманче. “Тастак”

2) Татьяна Маркова. “Көнбагышлар”

3) Харис Якупов.”Сирень”

А10 ИдрисТуктарның “Урман букеты” хикәясендә кайсы агач турында сөйләнелә?

 

1) Чыршы

2) Имән

3) Каен

А11 Ялгыш җавапны тап. Дөнья белән танышуның иң гади ысулы:

  1) тәрәзә аша карау  

 2) бинокльдән күзәтү    

 3) төш күрү  

 4) рамка куллану

А12 Күзләрнең кайсысы гади әйберне дә матур, гаҗәеп серле итеп күрә?

 1) зәңгәр күзләр

 2) кара күзлек кигән күзләр

 3) кысылган күзләр

  4) күңел күзе

А13 Автор әкиятен билгелә

1) “Борынгы әкият”

2) “Гөлчәчәк”

3) “Бүдәнә белән төлке”

А14 Хайваннар турындагы әкиятләрне төп геройлары:

 

1) кешеләр

2) кошлар

3)хайваннар

А15 Журнал исемнәрен генә билгелә:

 

1)”Сабантуй”

2) “Тылсымлы куллар”

3) “Күчтәнәч”

А16 Газета исемен генә билгелә:

 

1)”Мәйданчык”

2) “Ялкын”

3) “Көмеш кыңгырау”

В өлеше

В1 “Эш эшкә өйрәтә” мәкале кайсы шигырьгә туры килә?

 

1) “Эшнең аның берние юк”

2) “Солдат булдым”

3) “Белмим”

В2 Япон шигыре ничек дип атала?

 

1) Өчьюллыклар

2) Рифма

3) Хокку

В3 “Арыш кыры” картинасының авторы?

 

1) Д.Я.Александров

2) А.М.Герасимов

3) И.И.Шишкин

В4 ГабдуллаТукайның ел фасылларына багышланган табышмак-шигыре ничек дип атала?

1) “Табигать фасыллары”

2) “Бу кайчак була?”

3) “Ел фасыллары”

В5 Журналист кем ул?

1) Газета яки журналда эшләүче

2) Яңалыкларны иң беренчеләрдән булып белүче hәм башкаларга сөйләүче

3) Китапханәдә эшләүче.

В6 Өстәл өстендә самовар, савытларда чәк-чәк, печенье,конфет, чынаяклар. Бу пейзажмы?

 

1) әйе

2) юк

С өлеше

С1 Исеңдә калган шигырьнең берсен яттан  сөйлә, авторын әйт.

 

Бәяләү нормалары

А һәм В өлешенең дөрес сайланган җаваплары 1 балл белән бәяләнә.

С1 өлешенә 5 бал билгеләнә. Барысы – 21 балл (100%)

80-100 % эш өчен “5” билгесе

60-80% эш өчен “4” билгесе

40-60% - “3” билгесе

0-40% - “2” билгесе куела


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...