Дәрескә технологик карта
план-конспект урока по чтению (3 класс)
Туган тел фәненнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы.
Предварительный просмотр:
Туган тел фәненнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы
“ Татарстан”тексты
Төзүче: Сабирова Г.Ш. – Яр Чаллы шәһәре 41 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле туган тел укытучысы
Тема | “ Татарстан”тексты | |
Максат | 1.Белем бирү максаты: өйрәнелгән сүзләрне һәм грамматик конструкцияләрне кулланып тема буенча сөйли белү, “ Татарстан”тексты белән таныштыру. 2.Үстерү максаты: укучыларның аңлап уку күнекмәсен, сөйләм телен, тәнкыйди фикерләү сәләтен, танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. 3.Тәрбияви максат: әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, бер-береңә хөрмәт, ышаныч хисе , туган якка мәхәббәт тәрбияләү. | |
Дәрес тибы | Яңа белемнәрне ачу дәресе. | |
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет буенча белем, күнекмәләр | Универсаль уку күнекмәләре |
Тема буенча сүзләрне, бәйлек сүзләрне кулланып шәһәр турында сөйли белү, текст белән эшли белү. | Шәхси: -бер-береңне хөрмәт итә белү; үз алдыңа максат куеп эшләү; төрле карашларны чагыштыра, анализлый һәм ситуациягә бәя бирә белү. Регулятив: -эш урынын оештыра белү; уку мәсьәләсен кабул итү; эш тәртибен аңлап, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; уку хезмәтеңә бәя бирә белү. Танып белү: -чагыштыра, фикерли, тыңлый, сайлый, кирәкле мәгълүматны таба,сорауларга җавап бирә,сөйли, гомумиләштерә белү. Коммуникатив: -әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, үз карашыңны яклый белү; сөйләмдә аралаша белү; иптәшләрең һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү һәм уртак нәтиҗәгә килү. | |
Предметара бәйләнеш | Эш формалары | Ресурслар |
әдәби уку, рус теле, әйләнә- тирәне өйрәнү | Индивидуаль Фронталь Парлы эш Төркемнәрдә эш | Р. З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле” 3нче сыйныф өчен дәреслек Тема буенча презентация Таратма материал |
Кулланылган метод-алымнар: өлешчә эзләнү, төркемнәрдә эшләү, ситуатив күнегү чишү, кластер,инсерт, синквейн алымы
Дәрес барышы
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | ||||||
Башкарылган эшчәнлек | Универсаль уку гамәлләре | ||||||
Танып- белү | Коммуникатив | Регулятив | Шәхси | ||||
I. Оештыру, уку эшчәнлеген мотивлаштыру | |||||||
Зур уңышлар сиңа телим, Хәерле көн дустым! (Җилкәгә җилкә партнерлар белән исәнләшәләр. Бармаклар исәнләшүе, соңыннан кул кысышалар). Биткә бит партнерларга елмаю бүләк итү. Әдәби уку дәресен башлыйбыз.Укучылар, бүгенге темабыз кызыклы, матур күренешләргә бай, булган белемнәрегезне дәрестә куллана алачаксыз. Уңышлар телим! Мин сезгә бик матур шигырь укыйм. Аны шагыйрь Илдар Юзеев язган. Татарстаным Көмеш суларың, зәңгәр урманың Якын күңелгә, Татарстаным! Син- туган ягым, син- минем таңым Татарстаным! -Илдар Юзеевның бу шигырендә нәрсә турында сүз бара? Димәк, бүгенге дәресебездә без республикабыз Татарстан турындагы белемнәребезне киңәйтербез, туган җиребез турында тагын да күбрәк белербез. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары бар. Үзбәя өчен критерий: Светофор Яшел төс- Биремнәрне үти алдым.Работал хорошо. Сары төс – 1-2 хатам булды. Нужна тренировка. Кызыл төс – биремне иптәшләрем ярдәмендә үтәдем.Работал с помощью друга. Сез дәрес барышында үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, сезгә актив һәм тырыш булуыгыз кирәк булачак. Шулай итеп эшкә керешик. Бүген яңа белемнәрне нәрсәгә нигезләнеп ачарбыз икән? Девиз: Мин нәрсә беләм? Мин нәрсә белмим? Мин нәрсә белергә телим? Үзем чишәм! Үзем эшлим! Без бергә! ( куллар бергә күтәрелә) | Исәнләшү, Мотивация тудыру. Төрле фикерләр тыңлана. | Танып- белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау | Хезмәттәшлеккә әзерлек Хезмәттәшлекне планлаштыру | Көч һәм энергияне бер ноктага туплау | Дәрескә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру. Конкрет ситуациядә игътибарлылык күрсәтү | ||
II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлек барышында туган кыенлыкларны теркәү | |||||||
Санамышлар әйтелә.
Укытучы: -Яхшы , рәхмәт. Булдырдыгыз. | Фонетик зарядкада санамышлар ярдәмендә татар теленә хас авазларга күнегү ясала.
Төркемнәрдә эш, һәр өстәлдән түгәрәк буенча җаваплар тыңлана | Телебезгә хас авазларны тану, аеру, кабатлау | Үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү Хезмәттәшлекне планлаштыру | Уку хезмәтендә үзеңә максат кую | Белем алу процессына уңай караш белдерү Аралашу этикасы кагыйдәләрен куллану | ||
III. Кыенлыкларның сәбәбен һәм урынын ачыклау | |||||||
Дәресебезне дәвам итеп сезгә түбәндәге эш тәкъдим ителә. “Кластер” алымы ярдәмендә Татарстан турында белгәннәребезне бер калыпка салабыз. Үзбәя | Төркемнәрдә эш. Вакыт бирелә. (А3 форматлы кәгазьгә һәрберсе берүк вакытта республикабыз турында мәгълүмат язалар) Һәр төркемнән бер укучы язылган материалны укый. | Бербөтенне өлешләргә тарката белү. Нәтиҗәгә ирешү юлларын билгеләү | Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару | Куелган мәсьәлә нигезендә уз эшчәнлегеңне оештыру | Иҗади эшчәнлеккә, яңалыкка омтылыш уяту | ||
IѴ.Кыенлыкларны чишү һәм тормышка ашыру юлларын билгеләү | |||||||
Нәрсә күрәсез? Нәрсә дип әйтеп була? Бу ике рәсемне ничек үзара бәйләп була? Димәк, бу Яр Чаллы шәһәре гербы. Яр Чаллы шәһәре Татарстанда урнашкан. Ул безнең туган шәһәребез
Слайд Дәрес азагына сез Яр Чаллы шәһәре турында яңа белемнәр алырсыз дип ышанам. | Уйлау өчен вакыт бирелә. Фикерләр тыңлана Фикерләр тыңлана (Текстны укыйбыз, сораулар бирәбез, -җавап бирәбез, сөйлибез) | Эзләнү төрендәге проблеманы билгеләү Танып- белү максатын билгеләү | Үз фикереңне җиткерә белү | Эшне планлаштыру | Яңалыкка кызыксыну уяту Укытучыны тыңлау | ||
Ѵ. Проектны тормышка ашыру | |||||||
( мөстәкыйль) Слайд
| Текстны уку | Аңлап уку, төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү | Мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек | Килеп туган ситуациядә игътибарлылык күрсәтү | |||
ѴI. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту | |||||||
1.Карточкалар белән парлы эш: Расположите предложения.по содержанию текста Слайд 2.Ял итү( җырлы хәрәкәтле уен) | Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыру. Эталон буенча тикшерү | Аңлап әйтеп бирү | Иптәшеңнең үз- үзен тотышы белән идарә итү | Максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ирешү | Әйләнә – тирәдәгеләрнең халәтләрен аңлап хезмәттәшлек итү | ||
ѴII. Мөстәкыйль эш һәм эталон буенча үзтикшерү
| |||||||
3.Рәсемнәр урынына тиешле сүзләрне куеп текстны торгызу. Ә хәзер җавапларыгызның дөреслеген тикшерегез . Слайд Үзбәя. | Рәсемнәр урынына сүзләр кую һәм үрнәк буенча тикшерү | Мәгълүматны күнегү эшләгәндә куллана белү | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү | Бәяләү (үзләштерергә кирәк белемнәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау) | Иптәшеңә ышаныч белдерү | ||
ѴIII. Белем системасына кертү һәм кабатлау | |||||||
Укытучы. Поднимите руку у кого всё получилось? -Кому требуется тренировка? -Кто сделал с помощью товарища? Слайд Үзбәя. Сез бүген өйдә Яр Чаллы турында нәрсә сөйли алыр идегез? | Яңа белемнәрне схемага теркәү (А3 форматлы кәгазьдә дәвам итү) Төркемнәрдә фикер алышалар. Төркемнәрдәге эштән соң һәр өстәлдән түгәрәк буенча сөйлиләр | Булган белемнәрне тәртипкә салу һәм куллану | Телдән зур булмаган монолог төзү | Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү. | |||
IX. Рефлексия | |||||||
Синквейн төзү Яр Чаллы Өй эше 1.Текстны сөйләргә (пересказ обязат.!) 2.Сорауларга җавап ( Ответы на ?- по желанию) 3.Синквейн- тема: Яр Чаллы ( по желанию) 1.Укытучы. Без бүген нәрсәләр өйрәндек? Чему мы сегодня научились? Что нового узнали? 2.Уңыш агачы | Яр Чаллыга багышлап языла. Һәр өстәл өчен берүк тема Слайд буенча нәтиҗә ясау Уңыш агачына алмалар элү | Гомумиләштерә белү | Үз эшенә, иптәшенә бәя бирү( нәрсә эшләнде?, нәрсә килеп чыкмады?) | Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау | |||
По теме
технологик карта
Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен
"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация
Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...
Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф
Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...
1-се класта башҡорт теленән ,,Тартынҡы өндәр һәм хәрефтәр” темаһына үткәрелгән дәрескә технологик карта
,,Тартынҡы өндәр һәм хәрефтәр”...

