Тукай теле - туган тел
материал на тему

Тукай бәйрәменә багышланган чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_tele_-tugan_tel.docx23.64 КБ

Предварительный просмотр:

            Тукай теле- туган тел

 

Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар!Сезне күрүемә бик шатмын.

-Балалар, мин сезгә иртәнге елмаю бүләк итәм!

Ягез әле, сез дә, миңа һәм яраткан әниләрегезгә елмаю бүләк итегез әле!

         -Балалар,кәефләрегез ничек?  (Кояшлы иртә кебек, Тукай телен , анам телен             өйрәнергә дип килдек.)

-яле, кем әйтә хәзер нинди ел фасылы хакимлек итә? (Яз). Язнын икенче ае- апрель.Апрель – бәйрәмнәргә бик бай ай.  Менә бүген 26 апрель  - бөек шагыйребез  Габдулла  Тукайның туган көне. Без бүген аның тормышы һәм иҗаты белән кыскача гына танышып китәрбез.

Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан «кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә. Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.

1 бала:Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай

2 бала:Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай инде.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

3 бала:Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”,”Шүрәлеләр”

Безнең дуслар барсы да.

4 бала:Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Җыр: “Туган тел”

  1.   Г. Тукай кечкенәдән табигатьне, җан ияләрен яраткан, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәгән. Әйдәгез, хәзер Анюта һәм Диана башкаруында «Бала белән күбәләк» шигырен тыӊлап үтик.

 Шигырь: «Бала белән күбәләк»

(“Күбәләк очып керә. Аның артыннан кызчык күренә һәм күбәләкне куа).

Т-е: Нинди матур күбәләк! Диана,сөйләшегез әле бергәләп.

“ Бала белән күбәләк”- шигыре сәхнәләштерелә.

2) Без  сезнең белән  балалар, табышмаклар әйтешергә бик яратабыз. Менә мин дә сезгә берничә табышмак әйтеп китәм, сез җавап бирегез.

1)“Нәкъ кеше кебек үзе

Маңгаенда мөгезе.

-         Былтыр кысты!-дип кычкыра.

Туганнарын чакыра. Кем ул?”(Шүрәле)

-Бик дөрес!

2.) “Кешенең якын дусты

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?” (Эт) – Бик дөрес, балалар. Бу – эт. Хәзер шул шаян, ләкин бернәрсәгә дә өйрәнергә теләми торган Акбайны Ильдан һәм Ильяс «Кызыклы шәкерт» шигыре аша тасвирлап күрсәтерләр.

  • Ягез эле малайлар, (Ильяс, Ильдан)
  • “Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.

3) “Кем сакаллы булып туа?” (Кәҗә)

“Гали белән кәҗә” шигыре.(Айнур сөйли)

Алып баручы:

Булдырдыгыз балалар, табышмакларның да җавапларын белдегез, бик матур итеп шигырьләр сөйләдегез.Әйдәгез әле хәзер уйнап алыйк.

 4) Уен: “Миңлебай”.

Балалар:(җырлап түгәрәктә Шүрәле тирәли әйләнәләр):

Син уртада без кырыйда

Әйләнәбез Шүрәле,

Ни кылансаң, ни эшләсәң,

Шулай эшләрбез әле.

Шүрәле: Менә алай, менә болай,

Әйдә эшләгез шулай!

(Уен берничә тапкыр кабатлана, Шүрәле мөгезен бору, койрыгын болгау, кытыклау кебек хәрәкәтләр ясый, балалар аның артыннан кабатлыйлар)

5)  Без бит әле кунаклар белән уйнамадык.Безнең кунакларыбыз-хөрмәтле әниләребез, Г.Тукайның шигырьләрен беләләр микән, онытмадылар микән,тикшереп карыйк әле.

Барысын да беләм мин дип

Мактанырга ашыкма.

Мин башлыйм-син дәвам ит,

Шигырьләрне таны да.

“Гали белән...     ”, “Туган...     ”, Бәйрәм...        ”,”Пар...      ”,”Бәхетле...  ”,”Шаян...        ”,”Эш беткәч..     .”,”Бала белән..         ”,”Фатыйма белән...      ,”Туган ...        ”,”Кызыклы...             .

Тәрбияче: Булдырдыгыз , бигрәк тапкырлар икәнсез.Рәхмәт.

6)

Т: Балалар, сез Г. Тукайныӊ бик күп шигырьләрен, әкиятләрен беләсез. Хәзер сезнеӊ белән бер уен уйнап алырбыз. Бу уенныӊ исеме «Кайсы әкият кирәк-яраклары» дип атала. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу рәсемнеӊ нинди әкият яки шигырьгә туры килә икәнен атарсыз:

 

Уен: «Кайсы әкият кирәк-яраклары»

-алтын тарак.

-капчык.

-күбәләк.

-эт.

-учак.

7) Ял минуты «Су анасы» уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала Су анасы итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:

 

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыӊда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

 Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы капшап карап аныӊ кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була.

8)    Рәхмәт, балалар.Бәйрәмебез бик ошады. Бик күп шигырьләр,җырлар, уеннар беләсез икән. Һәрвакыт шулай күңелле,дус яшәгез.

Ә хәзер Габдулла Тукай  сүзләренә язылган  “Бәйрәм бүген ” җырын тынларбыз һәм кушылып җырларбыз.

Җыр:”Бәйрәм бүген”(кунаклар белән бергә).

 Балалар, хөрмәтле әниләрбәйрәмебез ахырына якынлашты.

 

Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.Барыбызгада уңышлы көннәр булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Работа над стихотвореним Г.Тукая "Туган авыл"

Этот проект сделан с воспитательной целью: любовь к родной земле,к творчеству Г.Тукая....

Габдулла Тукай туган көн кичәсен үткәрү өчен "Урман аланында" исемле сценарий

Тукай әсәрләреннән геройлар катнашында спектакль. Барлык геройлар, чакыру буенча, бәйрәмгә җыелалар....

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Туган авылым Нәдердә яшәүче шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова иҗаты буенча проектлар яклау дәресе

Сыйныфлар: 1, 2 сыйныфларМаксат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як шагыйрәсе Клара Булатованың балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерү, укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары б...

"Без- Тукайлы халык мәңгегә".Г.Тукай туган көненә багышланган әдәби кичә.

quot;Без - Тукайлы халык мәңгегә".Г.Тукай туган  көненә  багышланган әдәби кичә.Кичә башлангыч сыйныфларда Г.Тукай туган көненә багышлап үткәрелә.Кичәдә бөек шәхесебезнең шигырьләре, җ...

Занятие посвященное Дню родного языка и 135-летию со дня рождения Г.Тукая «О родной язык певучий. И туган тел, и матур тел»

В апреле мы отмечаем день рождения любимого татарского поэта Габдуллы Тукая. С целью познакомить детей с жизнью и творчеством поэта было проведено занятие посвященное Дню родного языка и 135- ле...