Рисование.
план-конспект по изобразительному искусству (изо) по теме

Зурлар төркемендә рәсем шөгыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon maksat1.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Татар милләтенә, аның милли киемнәренә, байлыкла-

рына,  гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларда милли                                                                         тойгылар уяту, милли бизәүнең гүзәллеген, халкыбызның күңел җәүһәрләрен аларның нечкә күңелләренә җиткерү. Милләтебезнең яңаруына, үсешенә аз гына булса да этәргеч бирү.    

Материал:алъяпкыч өлгесе  (һәр балага), төрле зурлыктагы пумалалар, краскалар, салфеткалар.

1.Оештыру өлеше.

Рамазан ае- изге йолалар турында әңгәмә.

-Балалар, сез беләсез микән, хәзер нинди ай? Мөселманнар өчен иң изге айларның берсе ул.

-Әйе, Рамазан ае.Бу айда 9 яшьтәге кызлар һәм 12 яшьтәге малайларда ураза тота ала.

-Сезнең өегездә ураза тотучылар бармы?

-Әйе, кызганычка каршы, ураза тотуны дини йола буларак, әби-бабайларыбыздан башкалар, сирәгерәк әти-әниләр дә, күп кеше тота дип әйтә алмыйбыз.Без сезнең белән бу гамәлләргә өйрәнә. әзерләнә башларга тиешбез.

-Йола дигәннән сез әбиләрегезнең яшь чаклары белән кызыксынганыгыз бармы? Алар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Нинди киемнәр кигәннәр, ничек күңел ачканнар?

2.Миңсылу әби өенә кунакка бару.

- Әйдәгез мин сезне Миңсылу әби өенә кунакка алып барам. Ул ураза тота. Бәлки аның безгә әйтәсе сүзе бардыр.

Тәрбияче:

-Миңсылу әби, исәнмесез!

Миңсылу әби, без балалар белән татар милли киемнәре турында сөйләшкән идек. Ләкин без аны рәсемнәрдән генә күреп беләбез.Бәлки ул матур киемнәр сезнең сандыгыгызда да саклана торгандыр? Без аларны үз күзләребез белән күрәсебез килә.

-Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Татар халык көе “Әллүки” уйнала. Әби сандыгын ача. Милли киемнәр турында сөйли. Калфак ала.

Әби: Монысын мин бәйрәмнәрдә генә кия идем. Бу нәрсә соң балалар?

-Калфак.

-Ә без калфак турында нинди шигырь беләбез?

Бала:

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән.

Нәкышлары көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

Әби:

-Монысы бабаегызның түбәтәе.

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя,

Чын әкият иленнән.

Тәрбияче:

-Әбекәй, безнең балаларыбыз “Кәләпүшем-калфагым” дигән җыр беләләр. Ул җыр сиңа да бик ошар дип уйлыйм. Тыңлап кара әле.

Әби алъяпкыч белән күлмәк ала.

Алъяпкычның бизәге

Нурлар сибә йөзеңә.

Чәчәк тоткан һәрбер кием

Килешәдер үзеңә.

Әби ак, чигүле яулык ала.Ак төс чисталыкны, пакълекне аңлата.Шуңа күрә без күбрәк ак яулык бәйли идек.

Әби сөлге ала.

Сөртенсәң- сөлге кирәк!

Көрәшсәң- сөлге кирәк!

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге- бүләк.

Әби читек ала.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Милли киемнәр өстәл өстенә матур итеп урнаштырыла.

-Миңсылу әби, сезнең өегездәге бу әйберләрне: мендәр тышлары, эскәтерләр, сөлгеләр, чаршау, идәнгә җәелгән палас, стенага эленгән келәм- боларны кайдан алдыгыз?

Әби.

Күбесе әнием, әбиемнең бүләге.Үзем дә кул эшләрен яратам. Яшьчагымда чиккән, суккан әйберләр инде болар.

Әби.

Бу киемнәрне киеп кичке уеннарга, аулак өйләргә, бәйрәмнәргә киеп бара идек. Мин аларны кадерләп саклыйм.

Ә хәзер сезгә яшь чакларда яратып уйнаган “Капкалы” уенын өйрәтәм.(Әби белән саубуллашу)

3. Рәсемнәрне төшерү, бизәү( пумала очы белән, пумаланы яткырып ясау)

4. Йомгаклау.

Эшләрне анализлау.

Тәрбияче: Корбангалиева Халидә Илдаровна.

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия по внеурочной деятельности в 1-ом классе ("Юный художник") Нетрадиционные способы рисования. Рисование гусеницы с помощью пальчиков

Интегрированное занятие по внеурочной деятельности в 1-ом классе. Тема занятия:"Нетрадиционные способы рисования. Рисование гусеницы с помощью пальчиков". К уроку прилагается презентация "Бабочки мона...

Рисование животных (техника рисования углем)

Тема урока «Рисование животных (техника рисования углем)», тип урока – комбинированный; на данном уроке учащиеся получают теоретические знания о работе с углем, а также работают в альбомах,...

Рисование елочной игрушки – рисование с натуры.

Конспект урока по изобразительному искусству. 1 класс....

Урок рисования по теме: «Путешествие в сказочную страну»(рисование жар-птицы в технике манкография , знакомство с теплыми цветами)

Урок рисования по теме: «Путешествие в сказочную страну»(рисование жар-птицы в технике манкография , знакомство с теплыми цветами)....

Рисование цветов по методу — кляксография с ниточкой, нетрадиционное рисование.

Познакомить   детей с методом рисования цветов по методу-кляксография с ниточкой....