Рабочая программа по ИЗО
рабочая программа по изобразительному искусству (изо, 3 класс) по теме

Султанова Гульсина Нурлоходовна

Рабочая программа по ИЗО для 3 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izo_3_klass.doc122.5 КБ

Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә башлангыч белем алу стандартлары салынды.

   Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Гомуми башлангыч белем бирүгә дәүләт стандартының Федераль компоненты, Москва, Дрофа, 2008.
  2. Программы общеобразовательных учреждений. Начальная школа. 1-4 классы. М.: «Просвещение», 2001ел.

Программаның исеме:   3 нче сыйныф өчен сынлы сәнгатьтән эш программасы

Программа ничә сәгатькә исәпләнелгән: атнага 1 сәгать вакыт каралган. Барлыгы 34 сәгать.

Дәреслек: “Сынлы сәнгать”  дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек.

     Авторлары:   В.С. Кузин,  Э.И.Кубышкина

     Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә

      Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.

Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 3 нче класс балалары өчен 9- 10 яшьлек балаларга төзелгән.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа рус теле, әдәби уку (русча), табигать белеме һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән. Картиналар, ясалган рәсемнәр шуңа нигезләнә.

Программаның характерлы яклары (аерым яклары):

Типик, авторлык һәм башкалар: программа Кузин һәм  ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик.

Программаның максаты :

  1. укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;
  2. сынлы сәнгать, декоратив-кулланмасәнгать, архитектура, дизайн турында мәгълүмат бирү, көндәлек тормышта күзаллау;
  3. укчыларны реалистик рәсемнәр элементларының нигезләре турындагы белемнәр белән коралландыру, аларда натурадан, хәтер, күзаллау буенча рәсем ясау күнекмәләре формалаштыру, аларны декоратив-кулланма һәм халык сәнгате өлкәсендәге эшләрнең үзенчәлекләре белән таныштыру;

- балаларда рәсем сәнгате, әдәби зәвык, иҗади хыял, эстетик хис сәләтен үстерү, матурлыкны аңларга өйрәтү, сәнгать белән кызыксыну, аңа мәхәббәт тәрбияләү;

Программаның бурычлары:

  1.  реалистик рәсемнең элементар нигезе турында белемнәр үзләштерү;
  2. күз алдына китереп, хәтердән, натурадан рәсем ясауны формалаштыру;
  3. әвәләү һәм аппликация, декоратив – гамәли, халыкчан сәнгатьне кулланып эшләүнең үзенчәлекләре белән таныштыру;
  4. укучыларның рәсем сәнгате буенча сәләтләрен ачу, сәнгатьтән рухи тәм таба белү, иҗади фикерләүләрен, матурлыкны тою, сәнгать белән кызыксыну, аңа мәхәббәт тәрбияләү;

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

  1. сәнгатьлелек чараларының башлангыч мәгълүматлары һәм рәсемгә эмоциональ тәэсир итү (линия, композиция, яктылык һәм күләгә котрасты, төсләр ярашуы, колорит)
  2. рәсем сәнгате элементларын аңлау һәм сөйләмдә куллану (эмблема, декоратив силуэт, символ)
  3. агачны нәфис кисү, агач йортларны бизәкләү, көнкүреш предметлары турында башлангыч мәгълүмат ;
  4. хәзерге заман декоратив – гамәли сәнгать төрләре турында башлангыч мәгълүмат ;
  5. композициянең төп чаралары: күрү ноктасы, горизонт биеклеге, яктылык һәм күләгә кконтрасты, төсләр ярашуы, үзәкне билгеләү;
  6. күрсәтмәле перспектива, горизонт сызыгы, тәңгәлләшү ноктасы турында гади мәгълүмат ;
  7. яктылык күләгәсе, яктылык чыганагының көче, ераклыгы турында башлангыч мәгълүмат;
  8. төсләрнең  җылы (кызыл, сары, җирән) һәм салкын (зәңгәр, күк, фиолетовый) төрләргә, яшелгә бүленүе;

предметның пространствода урнашуына карап төсләрнең үзгәрүе

Стандарт таләпләре:

 - рәсем сәнгатенең төрле жанрларын белү;

 - атаклы рәссамнәрнең шедеврларына бәя бирә белү;  

 - илебез рәссамнәре әсәрләрендә патриотик теманың  

   чагылышын күреп тану;

 - бөек рәссамнәр Н.М.Васнецов, И.С.Репин, В.И.Суриков,  

   И.И.Шишкин, И.И.Левитан әсәрләре белән танышу; -            

 - рәсем сәнгатенең нигезе: рәсем, төс, композицияне белү;

- рәсем сәнгате музейлары: Дәүләт Третьяков галереясы,  Эрмитаж, А.С.Пушкин исемендәге рәсем сәнгате музее   белән танышу.

  - натюрморт, пейзаж, хайваннар, кешеләрне натурадан  ясый белү.

  - кешенең кәефен иҗади эштә төс белән күрсәтә белү.

Стандартта каралган бу таләпләр В.С.Кузин программасы аша календарь – тематик планга кертелде. Шулай ук тематик планда халкыбызның  тормыш чыганакларын, әхлакый, эстетик кыйммәтләрен чагылдырган декоратив – кулланма сәнгате дә(“Милли күлмәкне бизәү, милли баш киемен бизәү, һ.б.) чагылыш тапты

Практик юнәлеш:  иҗади рәсем ясау, мөстәкыйль эшләр, рәсем сәнгате, әйләнә - тирә дөнья матурлыгы турында әңгәмәләр һәр дәрестә уздырылып барыла.

Төрле эшләрне бәяләү критериесе:   үзләштерүнең, эшнең дөреслегенә карап билге кую, билгене билге кую нормаларына туры китерү.

Укучыларның эшләре рәсемнең композициясенә, формасына, төсләр ярашуына, эчтәлегенә, авторлык позициясенә, фантазиясенә, яңалыкларына карап бәяләнә.

Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә:     яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын клланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү.

Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән,  тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау,  интерактив укыту,  тикшерү методлары.

Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: мөстәкыйль,  парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.

            Үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Уку елы дәвамында 3 класс укучылары композиция, төсләр, рәсем турында иң гади мәгълүматларны алырга, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы формаларын декоратив сурәтләү алымнарын өйрәнергә һәм түбәндәгеләрне үзләштерергә тиешләр:

                    - «рәссам», «график», «графика», «архитектор», «архитектура», «җиңелчә сызгалап ясау», «җылы төс», «салкын төс» дигән төшенчәләрне;

                       - халыкның һәвәскәр һөнәрчеләре белән танылган үзәкләре (Жостово, Хохлома, Полохов-Майдан һ.б.) әсәрләре үрнәгендә үз халкыңның культурасы һәм көнкүреше турында алырга мөмкин булган мәгълүматларны;

                       - Загорск, Семеново һәм Полохов-Майданда эшләнгән матрешкаларның декоратив бизәкләре турында башлангыч мәгълүматларны;

            - милли бизәкләрнең үзенчәлекләре турында, чигеш үрнәкләре һәм челтәр бизәкләренең нәфислеге турында тиешле мәгълүматларны;

             - салкынча яки җылырак төсләр алу өчен төп буяуларны катнаштыруның иң гади кагыйдәләрен.

Уку елы ахырында 3 класс укучылары түбәндәгеләрне үти алырга тиешләр:

  1. карап тикшергән сәнгать әсәренә карата үзенең карашын белдерергә;
  2. предметларны буяганда төсләрнең гармоник ярашуын, аларның формалары, гомуми торышының нәфислеген тоярга;
  3. үз рәсемен сурәтләнә торган предмет белән чагыштырып карарга; натурадан рәсем ясаганда һәм бизәкләр төшергәндә симметрия сызыгыннан файдаланырга;
  4. предметларның формаларын, пропорцияләрен, конструктив төзелешләрен, төсләрен дөрес билгеләп сурәтләргә;
  5. рәсемне эзлекле итеп ясый белергә;
  6. салкын һәм җылы төсләрне аерып күрсәтергә;
  7. үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы формаларын декоратив гомумиләштерү нигезендә предметларны бизәү эскизларын ясарга;
  8. полосада, турыпочмаклыкта, түгәрәктәге элементларның силуэт, ритм үзенчәлекләреннән файдаланырга;
  9. алган белем һәм күнекмәләрне практик эштә, көндәлек тормышта куллана белергә.

Укыту - методик комплект белән  тәэмин ителеш.

План  Башлангыч сыйныфлар өчен үрнәк прграммага / «Просвещение», Мәскәү,2001/нигезләнеп төзелде.

Дәреслек:   1.В.С.Кузин, Э.И.Кубышкина. Изобразительное искусство в начальной школе. Учебник для общеобразовательных учебных заведений. 3 класс. / «Дрофа», Москва  ,2008/

2. В.С.Кузин, Э.И.Кубышкина. Изобразительное искусство. Рабочая тетрадь. 3класс. / «Дрофа», Москва,2006/

Өстәмә әдәбият:  1. Л.М.Садкова. Изобразительное искусство. 3класс. Поурочные планы по учебникуВ.С.Кузина, Э.И.Кубышкиной / « Учитель»,  Волгоград,2006

Тема

Са-

ны

Көтелгән      нәтиҗәләр

Вакыты

Искәрмә

План

Факт

I чирек – 8 сәгать

«Менә тагын безгә көз килде»

1.

Хәтердән һәм күзаллап ясау.

«Җылы  җәй белән хушлашабыз».

1

Рәсемдә табигать күренешләрен чагылдыра белергә тиеш

2.

Натурадан рәсем.

Катлаулы формадагы көзге яфракларны ясау.

1

Рәсемдә сурәтләнә торган объектларның формасын, төсен чагыштыра, анализлый белергә тиеш

3.

Натурадан рәсем.

Катлаулы формадагы көзге яфракарны ясау.

1

Рәсемдә сурәтләнә торган объектларның формасын, төсен чагыштыра, анализлый белергә тиеш

4.

Декоратив рәсем.

«Көзге башлыктан рус матрешкасы”

1

Рәсемдә сурәтләнә торган объектларның формасын, төсен , пропорцияләрен, чагыштыра, пространстводагы гомуми торышын билгели, анализлый белергә тиеш

5.

Декоратив рәсем.

«Рус матрешкасы көзге башлыктан”

1

Рәсемдә сурәтләнә торган объектларның формасын, төсен , пропорцияләрен, чагыштыра, пространстводагы гомуми торышын билгели, анализлый белергә тиеш

6.

Натурадан рәсем.

«Көзге бакчаның уңышлары”

1

Рәсемдә сурәтләнә торган объектларның формасын, төсен, пропорцияләрен чагыштыра, анализлый белергә тиеш

7.

Декоратив рәсем.

«Без кышка әзерләнәбез».

1

Төсләрнең  контрасты, гармоник бәйләнеше турында белергә

8.

Әңгәмә дәрес.

«Рус һәм татар рәссамнары әсәрләрендә әкият”

1

-Әкияти сюжетларга карата үзеңнең  хисләреңне әйтеп бирә белергә;

-рәссам-иллюстраторлар, аларның иҗаты турында сөйли белергә

II чирек – 8 сәгать

«Әкиятләр илендә»

9.

Декоратив- гамәли иҗат. “Салтан патша турындагы әкият”кә иллюстрация ясау.

1

«Иллюстрация» төшенчәсен белергә;

Әкияткә карата  иллюстрация ясый белергә тиеш



10.

Декоратив- гамәли иҗат. “Салтан патша турындагы әкият”кә иллюстрация ясау.

1


«Иллюстрация» төшенчәсен белергә;

Әкияткә карата  иллюстрация ясый белергә тиеш

11.

Натурадан

«Алтын балык» уенчыгы ясау.

1

-рәсем сәнгате әсәрен анализлый белергә;

-натурадан рәсемне дөрес тәртиптә мөстәкыль рәвештә эшли белергә тиеш

12.

Тематик рәсем.

«Әкияти су асты патшалыгында»



1


-Рәсемнәрдә реаль образларны әкияти, фантастиклары белән яраштыруа белергә тиеш;  

13.

Тематик рәсем.

«Әкияти су асты патшалыгында”.

1

- рәсем сәнгате әсәрен анализлый белергә;

-рәсемне эшләү тәртибен аңлатып бирә белергә тиеш

14.

Декоратив – гамәли иҗат

«Әкияти букет».  

1

декоратив чәчәкләр, яфраклар, җиләкләр һәм үләннәрне пумала белән бизәкләп сурәтләү алымнарының  иң гади ләрен  үти  белергә тиеш

15.


Декоратив рәсем. "Әкият елкасын киендерәбез".

1

Рәсемне эшләү тәртибен аңлата белергә;

- чыршы уенчыгының эскизын мөстәкыйль эшли белергә тиеш

16.

Яңа елны каршылыйбыз. Яңа ел маскалары.

Хәтердән һәм күзаллап ясау.

1

Декоратив-кулланма сәнгате әсәрләрендәге бизәкнең формасы, материалы һәм элементлары белән әйбернең практик билгеләнеше арасындагы иң  гади бәйләнешләрне белергә; Яңа ел маскасының  эскизын мөстәкыйль эшли белергә тиеш

III чирек – 11 сәгать

«Агачны-яфрак, кешене хезмәт бизи»

17.

Тематик рәсем.

«Кыш һәм көз көне кешеләр хезмәте”

1

-композиция төзи белергә;

-рәсем композициясе буенча фикер алыша белергә;

-рәсемдә кеше фигурасының пропорцияләрен,  хәрәкәтен күрсәтә белергә тиеш

18.

Тематик рәсем.

«Авыл һәм шәһәр төзелешләре».

1

Казан Кремле архитектурасының үзенчәлекләрен белергә. Тематик рәсем буенча эзлекле эшли белергә;

-        ясау өчен сюжет сайлый белергә;

- Композиция төзи белергә тиеш

19.

Натурадан  эш коралы ясау.

1

«Күләгә» төшенчәсе турында белергә;

 Цилиндр формасындагы предметларны сурәтли белергә;сурәтләнә торган предметларның  пропорцияләрен, төзелешен, тасвирланышын, төсен анализлый белергә тиеш

20.

Декоратив рәсем.

«Күңелле уенчыклар”

1

Декоратив-кулланма сәнгать әсәрләрен;

- халык иҗаты  традицияләрен

белергә тиеш;

-милли бизәкләрне ясый белергә тиеш

21.

Декоратив рәсем.

Бүләккә “күңелле уенчык”

1

-милли бизәкләрне ясый белергә;

22.

Декоратив рәсем. Уңган кулларда матурлык.

1

- сурәтләнә торган предметларның  пропорцияләрен, төзелешен, тасвирланышын, төсен бирә белергә тиеш

23.

Хәтердән һәм күзаллап ясау.

«Әниләргә, әбиләргә матур бизәкле яулык ясыйбыз»

1

-милли бизәкләрне ясый белергә;- сурәтләнә торган предметларның  пропорцияләрен, төзелешен, тасвирланышын, төсен бирә белергә тиеш

24.

Хәтердән һәм күзаллап ясау.

«Йорт хайваннары» (карандаш белән эш).

1

-хайван рәсемнәрен ясау үзенчәлекләрен белергә тиеш;

25.

Хәтердән һәм күзаллап ясау.

«Йорт хайваннары» (буяулар белән эш)

1

- рәссам-анималистларны һәм иҗатларын белергә;

- үзеңнең яраткан йорт хайваннары рәсеменмөстәкыйль эшли белергә тиеш

26.

Тематик рәсем.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча рәсем ясау (карандашлар белән эш).


1

-хайван рәсемнәрен ясау үзенчәлекләрен белергә тиеш;

- рәссам-анималистларны һәм иҗатларын белергә;


27.

Тематик рәсем.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча рәсем ясау (буяулар белән эш).

1

- үзеңнең яраткан йорт хайваннары рәсемен мөстәкыйль эшли белергә тиеш

IV чирек – 7 сәгать

«Һәр рәсемдә кояш»

28.

Тематик рәсем.

«Чит планетага сәяхәт» (карандашлар белән эш).

1

-хайван рәсемнәрен ясау үзенчәлекләрен белергә тиеш;

29.

Тематик рәсем.

«Чит планетага сәяхәт» (буяулар белән эш).

1


- рәссам-анималистларны һәм иҗатларын белергә;

- үзеңнең яраткан йорт хайваннары рәсемен мөстәкыйль эшли белергә тиеш

30.

Натурадан рәсем.

Тал ботагы рәсеме ясау.

1

- рәссам-анималистларны һәм иҗатларын белергә;

- үзеңнең яраткан йорт хайваннары рәсемен мөстәкыйль эшли белергә тиеш

31.

Тематик рәсем.

Р.Миңнуллин «Сабантуй бүген бездә» (карандашлар белән эш).

1

Рәсемне схематик һәм төсләр белән бирә белергә тиеш

32.

Тематик рәсем.

Р.Миңнуллин «Сабантуй бүген бездә» (буяулар белән эш).

1

Рәсемне схематик һәм төсләр белән бирә белергә тиеш

33.

Әңгәмә дәрес.

«Рәссамнар иҗатында яз»

1

- табигатьнең матурлыгын күрә белергә һәм рәссамнар ясаган картиналар белән чагыштыра белергә;

- үзеңнең хисләреңне анализлый белергә;

- үзеңнең соклану хисләрен әйтеп бирә белергә тиеш

34.

Тематик рәсем.

«Һәрвакыт булсын кояш»

1

- композиция төзи белергә;

-репродукцияләрне анализлый белергә;

-төсне бирә белергә тиеш

Сынлы сәнгать дәресенeң төп темалары:

Хәтердән һәм күзаллап ясау- 5 сәг.

Натурадан рәсем -6сәг.

Декоратив рәсем - 10сәг.

Тематик рәсем - 11сәг.

Әңгәмә дәрес - 2сәг.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...