" 1 саны, 1 цифры"
методическая разработка по математике (1 класс) по теме

. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең кайда урнашуы белән танышу.

 Алдагы дәресләрдә 2дән 10 га кадәр һәм 0 өйрәнеләчәк.Дәреспрезентациягә нигезләнеп алып барыла.

    Дәрес укучыларныпсихологикәзерләүдән башлана. Балалар бер-берсен сәламлиләр, дәрескә әзерләнәләр.

    Дәреснең этаплары укучылар белән берлектә әйтеп барыла, һәр этапка максат куела.Укытучы ярдәмендә укучылар дәреснең максатын билгели һәм формалаштра, дәрестәге гамәлләр эзлеклелеге   әйтелә,  күмәк төзелгән план буенча эшләнә,  үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең   дөреслеге бәяләнә, үз фикерләрен әйтәләр, бер-берсенә ярдәмләшеп, булышып, күмәкләп эш итәләр.

      Әлеге дәрес укучыларның сөйләм телен, логик фикерләүләрен үстерә,  игътибарлылыкларын арттыра, бер-береңне тыңлый белү, ихтирам итү тәрбияли.

    Әлеге дәрестә математика , әдәбият , ИЗО фәннәре белән фәнара бәйләнеш бар.

    Укучылар төрле катлаулыктагы күнегүләр башкаралар: телдән исәпләү, чагыштырып эшләү, дәреслек белән эшләү, эш дәфтәрләрендә эшләү, логик фикерләүгә багышланган уен һ.б. Дәрестә укучылар фронталь эшлиләр, индивидуаль  эшлиләр,парларда эшлиләр, төркемнәрдә эшлиләр.

   Рефлексия характерындагы  сораулар укучыларга эшчәнлекләренә үзбәя куярга, алдагы дәресләрдә эшчәнлекне нинди тәртиптә алып барырга кирәклеген өйрәтә 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_v_1_kl..doc41 КБ
Office presentation icon prezen1.ppt2.84 МБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: 1 саны,  1 цифры.

Максат: Укучыларны 1 цифры белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.

1 санын язарга өйрәтү.

Фронталь  һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү, парлап эшләүне формалаштыру.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

           Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү;  үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү;

Коммуникатив УУГ:

          Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

Танып-белү УУГ:

         Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация  туплау;  үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү;   дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган   нәтиҗәләр:

 Предметлы: 1санын таный белү, 1 цифрын язарга өйрәнү, саннар рәтендә 1 санын табарга өйрәнү, 1 дән генә торган предметларны табарга өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы

Метапредметлы:Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген   әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү;  үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең   дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү; үз фикереңне     дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ):

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ)

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү;  яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ)

 

Предметара бәйләнешләр: Математика .Әдәбият . ИЗО.

     

Җиһазлау:  Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова. Математика. 1 нче класс дәреслеге. 1 бүлек . (46нчы бит), карточкалар, рәсемнәр, 1 саны,компьютер, проектор, экран, презентация . 

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1.Звонок булды,

Дәрес башланды.

Елмаеп алдык,

Дөрес утырдык.

-Кәефләр ничек?

-Кәефләр бик шәп.

Слайд 1

-Сезнең кайсыларгыз яңа белемнәр алырга әзер?(Укучылар җавабы: без барыбыз да әзер.)

Слайд 2.

Бүген без сезнең белән дәрестә яңа тема өйрәнәчәкбез, кирәк булса бер-беребезгә булышырбыз. Дәрескә әзерләнәбез. Әйтегез әле без дәрестә үзебезне ничек тотарга тиеш?

4 .Слайд 3 . Дәреснең девизы:”Белсәң -әйт, белмәсәң  - тыңла.”

-Димәк, дәресебез нәрсәгә багышлана?(Яңа белемнәр үзләштерүгә)

-Яңа белемнәр үзләштергәндә нинди адымнар ясыйбыз? ( “Мин нәрсәләр белмим?”, “Үзем ысулларын табам”)

-Без дәреснең 1нче этабында булдык.

-Нәрсә эшләдек?( Дәрескә үзебезне көйләп җибәрдек)

II .Белемнәрне актуальләштерү

-Ә хәзер икенче этапка күчәбез.

-Без нишләячәкбез?(кабатлаячакбыз)

-1 дән 10 га кадәр , 10 нан 1 гә кадәр кирегә санап карыйк әле укучылар. Слайд 4

-Кайсы саннар төшеп калган? Слайд 5.

-Без узган дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык?(бер, күп)

-Ничә шакмак күрәсез?(бер), кошлар, алмалар турында нәрсә әйтеп була?(күп) Слайд 6

Бер генә предмет булган рәсемнәрне табып әйтегез әле укучылар. Слайд 7

III .Яңа материалны өйрәнү.

-Укучылар безнең бүгенге дәресебез 1 саны, 1 цифры. Слайд 8.

Рәсемне карагыз әле укучылар. Нәрсә күрәсез?(Тавык һәм чеби)

Тавык янында ничә чеби бар?(1 чеби бар) Слайд 9

 -№1 бирем. (дәреслектән). Рәсемне кара. 1 цифрын тап.

1 саны нәрсәгә охшаган? Слайд 10

Тагын кайларда күргәнең бар? Слайд 11

-№2 биремдә тигез,тигез түгел тамгаларын куеп чыгабыз (дәреслектән).

-№3 биремдә кайда нокталар күбрәк; азрак; тигез? Слайд 12

-№4нче бирем, өч күплекне аерып күрсәтегез әле укучылар(агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр) .

№5 рәсемнәрне чагыштыр. Нәрсә белән охшаш, нәрсә белән аерыла?.

- Әйдәгез әле укучылар 1 цифрын  язу тәртибе белән танышыйк. Слайд 13

1 саны ничек билгеләнә һәм аны дөрес, матур итеп язарга өйрән. (һавада язарга өйрәнү,дәфтәрдә язу)

-Санны кисемтә 1 не күсәтү. Слайд 14

Куллар өчен физкультминутка.  Слайд 15.

IV.Үткәннәрне ныгыту.Эталон буенча үзтикшереп мөстәкыйль эшләү.

1. Эш дәфтәре. 34 нче бит. №1 нче бирем.

-1цифрын  уклар буенча яз һәм буя.

Үзтикшерү.

2. Эш дәфтәре. 34 нче бит. №2 нче бирем.

-Көнбагыш чәчәгендә көнбагышларны билгелә.

 Парлап тикшерү.

4. Эш дәфтәре. 34 нче бит. №6. Төркемнәрдә эшләү

V. Контроль бирем

1.Эш дәфтәре 34 нче бит. №3.Уң якта күрсәтелгән цифлар нигезендә рәсемнәрне буя. Ничәсе буялмыйча калды?.                    

5.Уен.”Сайлап ал.” Слайд 16

VI. Дәрестә уку эшчәнлеген рефлексияләү

-Сез дәрестә нәрсәгәөйрәндегез?

Схема буенча сөйләгез:                                                                            

                                                                                             беләм

                                                                Мин                         истә калдырдым

                                                                                               эшли алдым

1цифры ничек язылганын истә калдырдым  һәм БЕРНЕҢ нәрсә аңлатканын беләм.

Мин  1 цифрын дөрес итеп язарга өйрәндем.

1санының ничек аталуын белү.

1 цифрын яза белү.

Санны кисемтәдә 1санының кайда урнашуын белү.

1 саныннан гына торган предметларны таба белү.

Предметларны саный белү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

7 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 калсста үткәрелгән математика дәресе эшкәртмәсе...

4 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 класста үткәрелгән математикадан дәрес эшкәртмәсе...

3 саны һәм цифры.

1 сыйныфта математикадан 3 саны һәм цифрын өйрәтү....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

3 саны һәм цифры

1 класста математика дәресе...