4 саны һәм цифры
методическая разработка по математике (1 класс) по теме

Тазетдинова Гульшат Ринатовна

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 класста үткәрелгән математикадан дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_sany_cifry.docx22.43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:         4 саны һәм цифры

Максат: -   ТБУУГ: укучыларны 4 саны һәм цифры, “нокталы” формасы белән таныштыру, микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү; сан ярдәмендә предмет,  күренешләрне сурәтләү;

  1. РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  2. КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану;
  3. ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.

Җиһазлау:     4 саны белән бәйле презентация, экран, проектор,   магнитофон

Материал:      А.Л.Чекин  Математика 1 класс, 46-47  бит; мөстәкыйль эш дәфтәре    №1, 50-51 бит.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру.  Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.

Бер, бер,  бер генә

Безнең туган ил генә.

Ике нәрсә дисәгез –

Әти һәм әниебез.

Өч, өч, өч кенә

Яшьтә энем, кечкенә,

Дүрт, дүрт, дүрт тула

Киләсе елда аңа.

Аннан инде 5 тула,

Аннан 6 да була.

Җиде яше тулгач та,

Ул укучы булгач та,

Сәгать сигезгә һәркөн

Мәктәпкә барыр энем.

Сәгать тугызга калмас,

Икелеләр дә алмас

Һәм санарга өйрәнер

Ул бердән унга кадәр:

1,2,3,4,5,6,7,8,9,10

10,9,8,7,6,5,4,3,2,1.

  1. Балалар, күрәсезме, без инде 10 эчендә ничек оста саныйбыз. Санап кына калмыйбыз, без аларны әле язарга да өйрәнәбез.
  2. Әйтегез әле, кайсыларын яза беләбез?   (0,1,2,3)

  1. Актуальләштерү.

- Укучылар, әйдәгез, бу саннарның тәртибен искә төшерик. Экранга игътибар итегез. Кайсы цифр төшеп калган? (Слайд №1,2,3,4)

- Без тырышып саннарны урынына куйдык, ә көзге усал җил аларны буташтырган, йортларның номерлары югалган. Һәр йортның номерын атарга кирәк. (Слайд № 5,6)

- Балалар, бу йортларда нинди геометрик фигуралар күрәсез?(дүртпочмак, өчпочмак һ.б.)

- Дөрес, ә менә киләсе биремне үти алырсызмы икән? Кайсы фигура җитми дип атала ул. (Слайд №7,8,9)

  1. Уку мәсьәләсен кую

- Ә хәзер табышмакка җавап табыйк. Җавап дөрес булса, экранда рәсеме чыгачак.

                   1. Аллы-гөлле очкалак,

                       Оча гөлләр кочкалап. (күбәләк)

2. Кешенең дусты, йортның сакчысы. (эт)
(Слайд №10)

-Укучылар, әлеге рәсемнәргә карап сез нәрсә әйтә аласыз?(2 шәр пар өлешләре бар. Алар 4 саны белән бәйле)

 - Без бүген 4 саны белән танышабыз

  1. Уку мәсьәләсен чишү
  1. 4 саны белән танышу максатыннан без бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез соң? Әлеге сорауга җавап бирер өчен безгә дәреслек ярдәм итәчәк. (Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)
  2. Балалар, иң өстәге рәсемне игътибар белән карагыз әле. Әмир белән Әминә ни хакында сөйләштеләр икән?
  1. Дәрес материалы  өстендә эш
  1. 4 цифры белән танышу
  1. Балалар,  4 саны язуда менә шушындый математик билге  белән күрсәтелә һәм 4 цифры дип атала.( Слайд №11.Экранда 4 цифры күрсәтелә).
  2. 4 цифры нәрсәгә охшаш? (Слайд №12)
  3. Билге буларак 4 ле нинди?
  4. Спортта ул нинди урында?
  5. Әйдәгез, дәреслектәге икенче биремнән 4 цифрын эзләп табыйк. Өченче биремдәге 3 цифрына охшаган предметларны таякчыклар белән күрсәтик. (челән, малай, урындык)
  1. 4 цифрының язылышы
  2. Кисмә цифрлар өләшү, бармак белән язу.

Физкультминут (Музыка астында экранда күрсәтелгән хәрәкәтләрне кабатлау)

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту

  1. “10 га кадәр саный белүче кәҗә бәтие турында әкият”не искә төшерү.

-   Дүртенче итеп нәрсәне санаган?

2.  Кисмә цифрлардан 0, 4, 2, 3, 1 цифрларын кечкенәдән зурга таба

дөрес тәртиптә язу.

  1. Ныгыту
  1.  6 нчы бирем – фишкалар белән эшләү
  2. Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге  2,3 биремнәр  үзара  аралашып, фикерләшеп эшләнә.

  1. Мөстәкыйль эш
  1. 4 нче бирем – сынык сызык буыннарын, түбәләрен язу, чагыштыру.

  1. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
  1. 4 саны белән бәйле табигать күренешләрен беләсезме? (елның 4 фасылы, тәүлекнең 4 вакыты)
  2. “Бүләк кемгә” әкиятен карау.
  3. Дәрестә катнашкан өчен  үз кәефеңә туры килгән “йолдызчык” сайлап алу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" 1 саны, 1 цифры"

. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең ...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

7 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 калсста үткәрелгән математика дәресе эшкәртмәсе...

3 саны һәм цифры.

1 сыйныфта математикадан 3 саны һәм цифрын өйрәтү....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

3 саны һәм цифры

1 класста математика дәресе...