3 саны һәм цифры
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Тазетдинова Гульшат Ринатовна

1 класста математика дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_1_klass_-_tazetdinova_g.r.docx20.74 КБ

Предварительный просмотр:

3 саны һәм цифры

Шушмабаш урта мәктәбенең 1 классында

 ФГОС таләпләренә туры китереп

уздырылган  ачык дәрес эшкәртмәсе

Г.Р.Тазетдинова

2012 – 2013 уку елы

Тема:         3 саны һәм цифры

Максат: -   ТБУУГ: укучыларны 3 саны һәм цифры, “нокталы” формасы белән таныштыру, микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү; сан ярдәмендә предмет,  күренешләрне сурәтләү;

  • РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.

Җиһазлау:     3 саны белән бәйле әкият геройлары рәсемнәре бирелгән презентация, экран, проектор,   магнитофон

Материал:      А.Л.Чекин  Математика 1 класс, 40-41 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре    №1, 37-39 бит.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру

               Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.

Бер, бер,  бер генә

Безнең туган ил генә.

Ике нәрсә дисәгез –

Әти һәм әниебез.

Өч, өч, өч кенә

Яшьтә энем, кечкенә,

Дүрт, дүрт, дүрт тула

Киләсе елда аңа.

Аннан инде 5 тула,

Аннан 6 да була.

Җиде яше тулгач та,

Ул укучы булгач та,

Сәгать сигезгә һәркөн

Мәктәпкә барыр энем.

Сәгать тугызга калмас,

Икелеләр дә алмас

Һәм санарга өйрәнер

Ул бердән унга кадәр:

1,2,3,4,5,6,7,8,9,10

10,9,8,7,6,5,4,3,2,1.

  • Балалар, күрәсезме, без инде 10 эчендә ничек оста саныйбыз. Санап кына калмыйбыз, без аларны әле язарга да өйрәнәбез, 1 һәм 2 саннарының язылышы безгә инде таныш.

  1. Уку мәсьәләсен кую

(Экранда   3 саны белән бәйле әкият геройлары рәсемнәре күрсәтелә: “Өч кыз”, “Өч аю”, “Өч чучка баласы”, “Өч баһадир”, “Өч дус”)

-Укучылар, әлеге рәсемнәргә карап сез нәрсә әйтә аласыз?(Алар 3 саны белән бәйле)

- Ничек уйлыйсыз, ни өчен мин нәкъ менә шундый әкиятләрне сайладым икән? (Без бүген 3 саны белән танышабыз)

  1. Уку мәсьәләсен чишү
  • 3 саны белән танышу максатыннан без бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез соң? Әлеге сорауга җавап бирер өчен безгә дәреслек ярдәм итәчәк. (Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)
  • Балалар, иң өстәге рәсемне игътибар белән карагыз әле, сезнең шундый җигүле атларга утырганыгыз юкмы? Ә менә Әмир белән Әминәне бабасы шундый атка утыртып Сабантуй бәйрәменә алып барырга булган. Әлеге атларны рус телендә “тройка” дип атыйлар.

Элек-электән татар халкының милли бәйрәме булган Сабан туенда шушындый җигүле атларга утырып мәйдан әйләнгәннәр.  Гомумән, татар халкында 3 саны белән бәйле күренешләр еш күзәтелә. (Балалар җавабы тыңлана, мисаллар китерелә)

  • Ә менә кыш җитүгә нәкъ шушы атларга утырып, безгә күчтәнәчләр төяп Кыш бабабыз киләчәк. Ә әлегә безгә бик тырышып укырга кирәк булачак.

  1. Тема өстендә эш
  1. 3 цифры белән танышу
  • Балалар,  3 саны язуда менә шушындый математик билге  белән күрсәтелә һәм 3 цифры дип атала.( Экранда 3 цифры күрсәтелә). Әйдәгез, дәреслектәге икенче биремнән 3 цифрын эзләп табыйк. Өченче биремдәге 3 цифрына охшаган предметларга яки аларның кисәкләренә фишкалар куйыйк. (Конвертлар белән эш)
  • Нәкъ шушындый эш безне 6 биремдә дә көтә. (Конвертлар белән эш)
  1. 3 цифрының язылышы

Физкультминут (Музыка астында экранда күрсәтелгән хәрәкәтләрне кабатлау)

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту

                   Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә 1- 4 биремнәрне үтәү.

Физкультминут.

3 санын ишетүгә хәрәкәтле уен: укытучы әйткән җөмләдә 3 саны ишетелсә укучы кул чаба, башка саннар ишетелсә – аякларын тыпырдата (Безнең класста 1 ишек,  3 тәрәзә, 6 кыз, 3 малай һ.б.)

  1. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге  5,6 биремнәр  үзара  аралашып, фикерләшеп эшләнә.

  1. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Экранда  күрсәтелгән  схема буенча укучылар үз фикерләрен әйтә:

        беләм

Мин                                 истә калдырдым

        

                                                                                 Булдырдым


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" 1 саны, 1 цифры"

. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең ...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

7 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 калсста үткәрелгән математика дәресе эшкәртмәсе...

4 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 класста үткәрелгән математикадан дәрес эшкәртмәсе...

3 саны һәм цифры.

1 сыйныфта математикадан 3 саны һәм цифрын өйрәтү....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....