7 саны һәм цифры
план-конспект урока (математика, 1 класс) по теме

Тазетдинова Гульшат Ринатовна

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 калсста үткәрелгән математика дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_sany_hm_cifry.docx25.99 КБ
Файл prezentaciya_chislo_7.pptx1.62 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: 7 саны һәм цифры

Максат: ТБУУГ: укучыларны 7 саны һәм цифры, санның “нокталы” формасы белән таныштыру, сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү;

                РУУГ: сан һәм цифр терминнарын дөрес куллануга ирешү, санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

                КУУГ:үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

               ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

Җиһазлау:     7 саны белән бәйле презентация, экран, проектор, кисмә цифрлар, фишкалар, уен өчен таблица

Материал:  А.Л.Чекин  Математика 1 класс, 62-63  бит;

                    мөстәкыйль эш дәфтәре    №1, 88-92 бит;

                    методик ярдәмлек.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру.  Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.  (ШУУГ)

Бер, бер,  бер генә

Безнең туган ил генә.

Ике нәрсә дисәгез –

Әти һәм әниебез.

Өч, өч, өч кенә

Яшьтә энем, кечкенә,

Дүрт, дүрт, дүрт тула

Киләсе елда аңа.

Аннан инде 5 тула,

Аннан 6 да була.

Җиде яше тулгач та,

Ул укучы булгач та,

Сәгать сигезгә һәркөн

Мәктәпкә барыр энем.

Сәгать тугызга калмас,

Икелеләр дә алмас

Һәм санарга өйрәнер

Ул бердән унга кадәр:

1,2,3,4,5,6,7,8,9,10

10,9,8,7,6,5,4,3,2,1.

  1. Балалар, күрәсезме, без инде 10 эчендә ничек оста саныйбыз. Санап кына калмыйбыз, без аларны әле язарга да өйрәнәбез.
  2. Әйтегез әле, кайсыларын яза беләбез?   (0,1,2,3,4,5,6)
  1. Актуальләштерү (КУУГ)
  1. Сумманың кыйммәтен табу.

- Укучылар, әлеге саннар белән без ниләр эшли беләбез? (Суммалар төзибез) Экранга карагыз әле, Әмир белән Әминә дә никадәр сумма төзегәннәр.

Бу математик язмаларның кайсы өлеше җитми? (Сумманың кыйммәте) Әйдәгез без аларны табыйк.Слайд №1

         2. Геометрик фигуралар белән эш.

- Балалар, без бит әле дәрестә  геометрик фигуралар белән дә бик күп эшлибез. Экранга игътибар итик. Нинди фигуралар күрәбез? Слайд №2

- Кайсы фигуралар артык? Кайсылары тигез? Әйдәгез, кисмә цифрлардан тигезлек, тигезсезлекләр төзик. (парларда эш)

- Бу үрнәкләрне кайда күргәнегез бар? (бәдрәф янында)

-Бик тырышып эшләдек – үзебезне бер мактап алыйк әле.

Физкультминут.

Бигрәк уңган инде без

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз

Башны уңга борабыз

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз

Кулны өскә күтәреп

Болытларга менәбез

Тирә-юньне күзәтеп

Кире җиргә төшәбез.

-  Балалар, карагыз, без нинди кечкенә булдык.Әйдә йөреп карыйбыз, уңайлымы? (юк) Ә менә  әкиятләрдә шундый кечкенә буйлы кешеләр яши. Бүген алар безгә кунакка да килделәр әле.

  1. Уку мәсьәләсен кую (РУУГ)

1. “Карсылу һәм җиде кәрлә” әкиятеннән өзек карау.

- Экранга күз салыйк.

- Таныдыгызмы  сез бу әкиятне?

- Кечкенә буйлы кешеләр ничәү иде соң?

- Ә нишләп шулай икән?  (Бүген без 7 саны белән танышырбыз)

  1. Уку мәсьәләсен чишү (РУУГ)

1. Дәреслекнең  эчтәлек битен ачып, бүгенге теманы эзләп табу. (РУУГ)

- 7 саны белән танышу өчен бүгенге дәрестә ниләр эшләрбез икән? Әлеге сорауга җавап бирер өчен безгә дәреслек ярдәм итәчәк. (Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)

- Ә хәзер экранга игътибар итегез.Слайд №3

2.Әмир белән Әминәгә ияреп календарь, атнадагы 7 көн белән танышу.

3. 7 саны белән бәйле күренешләрне атау. (РУУГ)

- 7 саны безгә тагын кайда очрый? (“Салават күпере”ндә , “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятендә,”Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях” әкиятендә, Җидегән йолдызда ) Слайд №4, 5,6,7

4. “10га кадәр саный белүче кәҗә бәтие турында” әкиятне искә төшерү.

5. 7 саны белән бәйле татар халык мәкальләре.

  - Җиде кат үлчә, бер кат кис.

 - Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

  1. Дәрес материалы  өстендә эш (ТБУУГ)
  1. 7 цифры белән танышу, кисмә цифрлар өләшү.

- Балалар,  7 саны язуда менә шушындый математик билге  белән күрсәтелә һәм 7 цифры дип атала. Без аның белән дуслашыйк.

2. Төшеп калган цифрны табу, кисмә цифрларны тезү – парларда эш.  (КУУГ) Слайд №8

3. Рәсем буенча суммалар төзү, сумманың кыйммәтен табу.Слайд №9

4. №2 – 7 цифрын таякчыклар ярдәмендә күрсәтү.

5. №6 – фишкалар белән эш.

6. №4 – 7 цифрының язылышы.Слайд №10

  Мөстәкыйль эш дәфтәрендә язу №1

- Бу 7 цифры нәрсәгә охшаган соң? (чалгы)Слайд №11

- Саннарны гомумән нинди дә булса предметка охшатып була. Без моны беләбез.

        Физкультминут.  ”Самовар” уены.

  1. Дәрес материалын беренчел ныгыту. (ТБУУГ)
  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге  биремнәрне эшләү -88 бит.

- №2 – геометрик фигураларга нигезләнеп суммалар төзү;

- №3 – яшеренгән цифрларны табу.

  1. Ныгыту.(ТБУУГ)
  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү – 89 бит

- №4 – схемаларга туры килерлек математик язмаларны тулыландыру;

- №5 – схема буенча ике сумма язу.

VIII.   Мөстәкыйль эш (РУУГ)

  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү – 89 бит

     - №6 – билгесез кушылучыны табу;

     - №7 – 0 дән 7 гә кадәр саннарны тәртип буенча язу.

IX.    Йомгаклау. Рефлексия. (РУУГ,  ШУУГ)

     - Балалар, без бүген дәрестә бик тырышып, күңелле итеп, җырлап кына эшләдек. Ә бит җырларны композиторлар ноталар ярдәмендә яза. Бүгенге дәрескә бәйле буларак истә калдырыгыз – ноталар да җидәү. Нинди генә көй тыңласак та, алар шушы 7 нотадан язылган. Яхшы җырдан безнең кәефләребез күтәрелә, күңелебез ачыла. Һәр көнебез бәйрәм булсын, гөрләшеп яшик, җырлап!

“Үз җырыбыз” җырының бер куплетын башкару.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МББУ “Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе”

7 саны һәм цифры

                                                      Башлангыч сыйныф укытучыларының

район семинарында  1 класста уздырылган

                                         математика дәресе эшкәртмәсе

Г.Р.Тазетдинова

2012-2013 уку елы


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1 + 1 = 2 + 1 = 4 + 1 = 2 + 2 = 2 3 5 4 3 + 1 = 5 + 1 = 3 + 2 = 1 + 2 = 4 6 5 3

Слайд 3

ПН ВТ СР ЧТ ПТ СБ ВС 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Слайд 8

123456 89 7

Слайд 9

5 + 2 = 7 2 + 5 = 7 4 + 3 = 7 3 + 4 = 7 6 + 1 = 7 1 + 6 = 7

Слайд 12

МОЛОДЦЫ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" 1 саны, 1 цифры"

. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең ...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

4 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 класста үткәрелгән математикадан дәрес эшкәртмәсе...

3 саны һәм цифры.

1 сыйныфта математикадан 3 саны һәм цифрын өйрәтү....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

3 саны һәм цифры

1 класста математика дәресе...