8 саны, 8 цифры
план-конспект урока (математика, 1 класс) по теме

Гараева Флюса Сабитовна

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_sanyn_oyrtu.docx17.99 КБ

Предварительный просмотр:

Математика 1 клас

Тема :8 саны, 8 цифры

Максат. 1. Укучыларны 8 санын, 8 цифрын танып белергә өйрәтү.

                2. 10 эчендә санау күнекмәләрен үстерү.Гамәлләр үтәү, саннарны чагыштыру буенча              белемнәрне ныгыту

                 3.Укучыларда  кызыксынучанлык, төгәллек тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә. 1. Саннарның исемен, санау эзлеклелеген белү.

                                   2. Кушу, алу гамәлләрен башкара белү.

                                   3. Саннарның үзара зуррак, кечерәк, тигез мөнәсәбәтләрен ачыклый белүләрен         ныгыту.

                                  4.Математик төшенчәләрне дөрес куллануларына ирешү.

                                  5. 8 цифрын дөрес  язарга өйрәтү.

Төп төшечәләр: 0, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, саннары һәм цифрлары. «Сумма», «Аерма» төшенчәләре.

Ресурслар : дәреслек 1 класс, Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова, 1 нче кисәк, 84-85 нче битләр;

 эш дәфтәре, 1 нче класс, 1 нче кисәк, 72-73 нче битләр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты                                                                                               Слайд 1

- Хәерле көн,укучылар! Кәефләрегез  яхшымы?Барыбыз да дөрес итеп басабыз. Бер- беребезгә карап елмаябыз. Урыннарыбызга утырабыз.

II.Белемнәрне  ныгыту.

  • Әйдәгез,  укучылар санау күнекмәләрен ныгытып алыйк.

1 дән 10 га кадәр санап карыйбыз.                                                                               Слайд 2

  • 10 нан 1 гә кадәр санап карыйбыз
  • “Саннарның күршеләрен әйт!” уены.
  • III. Дәрес проблемасын кую.

8 санын кертүгә әзерлек.

  • Экранда саннар рәте бирелгән, ләкин кайдадыр хата киткән. Әйдәгез дөресләп китик.

1, 2, 3, 5, 4, 6, 7,                                                                                                                         Слайд 3

-Кайсы сан буталган?

-Аны кая куярбыз икән?

-Шушы саннар рәтендәге иң кечкенә санны әйтегез.

-2 санының сул ягында нинди сан тора?

-5 санының уң ягында нинди сан тора?

- Ничек уйлыйсыз, ә 7 саныннан соң нинди сан киләчәк?

-Димәк, нинди сан белән танышабыз инде?

-Дөрес  8 саны, 8 цифры белән танышабыз.(8 цифрының язылышын аңлату)

-Матур язу күнегүе. 8 цифрын язу

IV. Яңа тема буенча эш.

1.Дәреслек белән эш.

- Балалар, үткән дәрестә тавыкның  ничә чебие  чыккан иде?

-Димәк, нинди сан белән танышабыз?

-Узган дәрестә ничә генә чеби иде?

-Бүген ничәгә артты?

7+1=8

8-1=7

-Сәгать уклары ничәне күрсәтә?

V. Ял минуты

VI.Тема буенча эш.

-дәреслектән № 1 не эшләү

-дәреслектән № 3 не эшләү (телдән)

VII.Теманы ныгыту.

-Укучылар, ә хәзер эш дәфтәрләреннән 72 нче битне ачабыз.

-№1

-№2

-№3

-№4

-№5

-№7

-№8

VIII. Йомгаклау.

-Димәк, укучылар , бүгенге дәрестә нинди сан белән таныштык инде?

-Дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Иске Җияш башлангыч мәктәбе

1 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес

Тема : 8 саны, 8 цифры

                                   Укытучы : Гәрәева Флүсә Сабит кызы

2013 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" 1 саны, 1 цифры"

. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең ...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

7 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 калсста үткәрелгән математика дәресе эшкәртмәсе...

4 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 класста үткәрелгән математикадан дәрес эшкәртмәсе...

3 саны һәм цифры.

1 сыйныфта математикадан 3 саны һәм цифрын өйрәтү....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

3 саны һәм цифры

1 класста математика дәресе...