3 саны һәм цифры.
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Фазылзянова Рамиля Фирдинадовна

1 сыйныфта математикадан 3 саны һәм цифрын өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mat-achyk_dres.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының 1 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес конспекты

3 саны һәм цифры.

Фазылҗанова Рамилә Фирдинад кызы

2012-2013 нче уку елы

Тема: 3 саны һәм цифры.

Максат: 1. 3 саны һәм цифрының ясалышы, язылышы белән таныштыру.

              2. Телдән мәсьәләләр чишүне, логик фикерләүне,күзаллауны үстерү.

              3. Дәрестә бер-берләренә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү һәм беренчел ныгыту.

Дәрес төре:

Материал: дәреслек, А.Л.Чекин “Математика”, 1 класс, 40-41 битләр.

Җиһазлау: 3 санының составы, тәңкә акчалар, магнитлы цифрлар, флаг, светофор    

                   рәсемнәре.        

Дәрес планы.

I. Оештыру.

    1. Исәнләшү.

    2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

    3. Уңай психологик халәт тудыру.

- Укучылар, бүген нинди матур көн, күк йөзе чалт аяз, кояш үзенең нурларын җиргә тарата, шул нурларның җылысыннан безнең кәефләр күтәрелеп, күңелләргә рәхәт булып китә. Балалар, кояш елмайган кебек сез дә бер-берләрегезгә елмаеп карагыз әле, сезгә рәхәт булдымы? Шушы яхшы кәефләрне дәрес ахырына кадәр җиткерик. Урыннарыгызга утырыгыз.

 

II. Актуальләштерү.

     1. Бүгенге дата турында әңгәмә.

- балалар, бүген ничәсе? (22)

- бу число нинди саннардан тора? (2 һәм 2)

- без бу цифрлар белән танышмы? (әйе)

- бу цифрның күршеләрен әйтегез әле? (1,3)

- 1 һәм 3 саннары арасында сезгә кайсы цифр таныш? (1 саны һәм цифры).

- ә 3 саны турында нәрсә әйтә аласыз, ул сезгә танышмы? Без аны язарга өйрәндекме әле? (юк)

- димәк, без бүген дәрестә нинди сан һәм цифр турында өйрәнәчәкбез? (з)

 

III. Яңа материал өстендә эш.

    1.  Дәреслек белән эш.

            №1, 40 бит.

- рәсемдә ничә ат җигелгән? (3)

  өч ат рус халкының “тройка” сүзеннән алынган, әкиятләрдә еш кулланыла.

- тагын 3 санына туры килгән предметлар бармы?

- сез тагын үзегез 3 саны кергән нәрсәләр беләсез? ә сез әкиятләр белмисезме? (“Өч аю”, “3 кыз”, “3 дуңгыз”)

     2.   3 санының ясалышы.

           Мәсьәлә:

     Минем 1 сары карандашым бар иде, миңа тагын 1 яшел һәм 1 кызыл карандаш алдылар.Минем ничә карандашым булды? (3)

- ә сез каян белдегез? (1 сары янына 1 яшелне куйдым, булды 2, шулар янына 1 кызылны куйгач, булды 3)  

     Ботакта 2 чыпчык утыра, алар янына тагын 1 чыпчык кунды, хәзер алар ничә булды? (3)

-   ә сез каян белдегез? (2 санына 1не өстәдек, ягъни 1 гә арттырдык, күбәйттек, булды 3)

             Акчалар (тәңкә) белән эш. Кибетче уены.

- мин сезне бүләм 2 төркемгә, һәр төркемдә ничәшәр кеше булдыгыз? (3) сезгә өләшәм тәңкә акчалар.

- бу ничә сумлык акчалар? (1сум, 2сум, 5сум)

Мәсьәләне тыңлагыз: дәфтәр алырга дип кибеткә килдегез. Дәфтәрнең бәясе 3 сум тора. Хәзер сез миңа 3 сум акчаны җыеп бирерсез. Акчагыз төгәл булсын, минем сдачам юк бирергә. (укучылар җыялар)

 1 ысул: 1сум + 1сум + 1сум = 3сум

 2 ысул: 2сум + 1сум = 3сум

(белмәгән ысулны әйтү)

     3.   3 санының составы.

- балалар, һәрбер саннарның үзләренең өйләре бар, менә безнең 3 саны тора икән 5 этажлы өйдә. (рәсемне күрсәтү)

                       

- шушы 5 этажлы өйнең бүлмәләрендә нинди саннар яши икән соң? Әйдәгез, бергәләп уйлыйк әле. Өч килеп чыксын өчен нинди саннарны кулланабыз? (0,3; 3,0; 1,2;  2,1; 1,1,1;)

Укучылар әйтә, укытучы яза.

     4.   Дәреслек белән эш.

(3 санының язылышы белән таныштыру)

           №2, 40 бит

- 3 санын язу өчен нинди цифрны кулланабыз, шуны фишкалар белән каплап куегыз.

            №3, 40 бит

- 3 цифрына охшаган предметларны яки аларның кисәкләрен күрсәтегез.

            №4, 40 бит

- 3 цифрының язылышын аңлату;

            - тактада язып күрсәтү;

            - һавада язу;

            - үрнәк цифрны йөртү;

            - дәфтәрдә язу.

IV. Физкультминутка.

V. Ныгыту.

  1.  3 цифрын таптыру.

 

        

- бирелгән цифрлар арасыннан 3не табыгыз әле. (3 юк)

- юк мени, куярга онытканмын, тагын 3не нинди цифрлар ярдәмендә ясап була? (1 һәм 2)

      2.   3 саны кергән предметларны әйтү.

Флаг, светофорны әйттерү, төсләрен аңлату.

VI. Йомгаклау.

- сез бүген дәрестә нәрсәләр турында белдегез? (3 саны һәм цифры)

- 3 саны белән нәрсәләр эшләдек һәм эшләргә өйрәндек?

VII. Рефлексия.

Укучылар күтәрәләр.

        - барысында аңладым

        - кайбер өлешләре аңлашылмады (нәрсә икәне әйттерү)

        - аңламадым


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" 1 саны, 1 цифры"

. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең ...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

7 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 калсста үткәрелгән математика дәресе эшкәртмәсе...

4 саны һәм цифры

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 класста үткәрелгән математикадан дәрес эшкәртмәсе...

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

8 саны, 8 цифры

1 класста 8 санын, 8 цифрын  өйрәнү дәресе....

3 саны һәм цифры

1 класста математика дәресе...