открытый урок математики в 1 классе
методическая разработка по математике (1 класс) по теме

Урок - повторение на сложение ы вычитание чисел от 0 до 10. Проводится в форме Математического сабантуя.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem.sabantuy.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : 10 эчендә + һәм – буенча кабатлау.

Максат : 1) 10 эчендә + һәм – буенча алган белемнәрне ныгыту ,кабатлау.

               2) Мәсьәлә чишү ,телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту ;

               3)Укучыларның гореф –гадәтләр турында белемнәрен арттыру;

               үзара дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыру;

Җиһазлау : тарату материаллары ( тестлар) түгәрәкләр;төрле геометрик

                   фигуралар; кассета “Сабантуй” җыры ,бию көе;санлы табышмак;

                   санау таякчыклары ; Х.Халиков “ Сакчы күркә “ китабы,20 бит .

Дәрес барышы.

I.Кереш өлеш.

        -Дежур укучының чыгышы.

II.Дәреснең темасын музыка тыңлап ачыклау; (кассетадан “ Сабантуй” көен тыңлау)

    Укучыларга сораулар бирү:

-Бу шатлыклы көйме ,әллә кайгылымы?

- Сезнең бу көйне ишеткәнегез бармы? Нинди бәйрәмдә?

-Сабантуй бәйрәме ул нинди бәйрәм? Кайчан үткәрелә? Ниләр эшлиләр?

Бәйрәм башланганчы без аңа әзерләнәбез.(1 дән 10 кадәр уңайга һәм кирегә санау);

- Дәфтәрләрдә матур язу күнегүе язу. (1 Һәм 8 цифрларын язу )

III. Төп өлеш.

Математик Сабантуйны башлыйбыз.Бүген без сезнең белән биремнәрне төгәл үтәп чыксак кына җиңүче булабыз.

1 уен “Капчык киеп йөгерү” уены.Бу ярышта арифметик диктант.Кем дөрес яза ,шул җиңүче була.

Арифметик диктант.

8-2=6

5+2 =7

10- 1=9 7+1=8

1 кушылучы 4 ,2 кушылучы 1,сумманы тап.(4 +1=5)

6 ны 2 гә киметергә 6 -2 =4

2 не 1 гә арттырырга 2+1=3

IV.Тикшерү.Әгәр дә мисалларны дөрес язган булсагыз,безнең салават күпере төсләре килеп чыгарга тиеш.Салават күперендә ничә төс бар? (7).Ниндиләр?(Саныйлар)

2 уен .Йомырка кабып йөгерү.(Йомыркада Д витамины бар)

Геометрик фигуралар эленә.5 секунд карап торырга.Нинди геометрик фигуралар ясалган ,тәртип буенча санап чыгарга.Нинди аермалар бар?

3 уен.”Су ташу.” Уены.Таякчыклар ярдәмендә чиләкләр ясау.

Арифметик табышмак .Х.Халиков “ Безнең гаилә” шигыре (20 бит) (“Сакчы күркә” китабы.)

 

4 уен.”Баудан әйбер кисү” Тактада геометрик фигуралар беркетелә,төрле төсләрдә,артында мисаллар язылган. (Төсе , аталышы,почмакларын ,ягын күрсәтү, фигураның артындагы мисалларның җавабын әйтү.)

5 уен . “Йөгерү” ярышы. Рәсем буенча мәсьәлә төзү.(Алмагачка алмалар беркетелә)

6 уен .Күңел ачу. Физкультминутка.Йөгереп килү.

7 уен .”Бау тартышу “. Сүзләр уку.

8 уен .”Көрәш”.(Тест)

                                   

Тест .

1. Төшеп калган цифрларны куй.

1,2,3,4... ,6...,7...,9...

10,9,8...,6,5,...,3...2,1

2.Җавабы 3 булган мисалларның астына сыз.

 9+1        6-3

 8-2         9-3

 4-1          7-4

3.Барысы 5 булырлык итеп өчпочмак һәм түгәрәк сыз.

4.Кайсылары аз ,асларына сыз.

V.Йомгаклау өлеше.

Укучылар ,сезгә математик Сабантуй ошадымы?Нәрсәләр эшләдек? (Санап чыгалар).Сабантуй бүләксез булмый.Менә сезгә Сабантуй әтәче үзенең бүләкләрен алып килгән.

VI. Саубуллашу.

Урта Пошалым урта мәктәбе.

(Урта Пошалым башлангыч класс укытучыларының методик берләшмәсендә үткәрелгән ачык дәрес)

Укытучы : Юсупова Фанзия Равиловна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок математики 1 класс

На этом уроке учащиеся познакомились со знаками "меньше", "больше", "равно". Учились сравнивать числа. Равивались навыки устного счёта в пределах десяти, решались задачи. На уроке дети узнали много ин...

Открытый урок математики 1 класс. тема: "Сложение однозначных чисел с переходом через десяток"

Урок в первом классе.Тема :         Закрепление .  Сложение  однозначных  чисел  с...

Открытый урок математики 2 класс " Умножение на 2"

Данный урок проведен во 2 классе ( Планета Знаний). На уроке использована презентация созданная мной в Power Poit . Весь урок объединен идеей зимних олимпийских игр в 2014 году....

Открытый урок математики 3 класс. тема: " Прием деления для случаев вида 78:2;69:3

Цели: 1.Познакомить учащихся с внетабличным  приемом   деления;2.Развивать  навыки решения задач и примеров, логическое мышление.Совершенствовать  табличные случаи деления и у...

Открытый урок математики 1 класс. тема: "Перестановка слагаемых"

Тема: Перестановка слагаемых.Цели:Вывести правило о том, что от перестановки слагаемых сумма           не   изменяется.Планируемые результат...

Открытый урок математики 3 класс, по программе М.И. Моро, УМК «Школа России» Урок № 46 Сводная таблица умножения. .

Открытый урок математики в З классе (с презентацией) по теме "Сводная таблица умножения" Сценарий урока разработан по известному мультфильму "Приключение кота Леопольда". Следуя за сюжетом дети на уро...

Технологическая карта урока. Открытый урок математики 4 класс "Умножение числа на сумму"

Технологическая карта урока. Открытый урок математики 4 класс "Умножение числа на сумму"...