Разработка урока по матем."Деление на 4" -2 кл., и "Квадрат метр"- 3 кл.
материал по математике (3 класс) по теме

Ганиева  Гульнара  Мазитовна

Азкомплектлы башлангыч  мәктәпләрдә куллану өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem._achyk_dres.docx27.06 КБ

Предварительный просмотр:

Ганиева Гульнара Мазитовна

МБОУ «Атясевская ООШ»

Урок математики во  2 и  в 3 классе.

Тема: «Деление на 4»  2кл.

           «Квадрат метр» 3 кл.

Максат: тапкырлау таблицасын ныгыту;  тапкырлау һәм бүлүгә карата мәсьәләләр чишүне камилләштерү; логик фикерли алуларын булдыру, хәтердә калдыру  сәләтен үстерү;  чисталыкка, пөхтәлеккә өндәү. Балаларның математик күзаллауларын үстерү, алдагы дәрестә алган белемнәрен ныгыту һәм аларны гамәли дәрестә кулланырга өйрәтү. 3нче классларны квадрат метр төшенчәсе белән  таныштыру. Дәрестә фәнгә карата кызыксыну уяту. 2 нче классларны 4 кә бүләргә өйрәтү.

Җиһазлау:карточкалар, тестлар, компьютер. Дәреслекләр: 1. Г.В.Дорофеев.Математика 2 сыйныф, беренче кисәк.   2. М.И.Моро.Математика 3 сыйныф, 1 нче кисәк.

Дәрес планы:

1.Оештыру.

-Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез! Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне!

  -Хәлләрегез, кәефләрегез ничек укучылар? Бер-беребезгә матур итеп елмаеп һәм хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, без ике класстада тапкырлауны  һәм өлешчә бүлүне үттек, әйдәгез  кабатлап алыйк әле. ( Тактага эленгән)

2*2=          3*2=             6*4=              7*5=                                                                                                                                                

4*4=           2*5=           8*4=               9*3=

3*4=           6*2=             5*5=              4*7=

5*3=           4*2=             4*9=              6*6=

9*2=            8*2=            8*3=               7*3=

3*6               5*4=          7*8=                7*7=

   -Әйдәгез,  менә бу сорауларга җавап бирегез әле:

1.Санаганда 32  саныннан соң нинди сан килә?

2.18 саныннан алда нинди сан  килә?

3.15 һәм 17 саннары арасындагы санны әйтегез.

4.8 һәм 5 саннарының суммасын әйтегез.

5. 18 һәм 15 саннарының  аермасын  әйтегез.

6.9 һәм 16 саннарын чагыштырыгыз.16 саны 9 саныннан ничә берәмлеккә зуррак?

7.9 саны 16 саныннан ничә берәмлеккә кечерәк?

8.5 һәм 4 саннарының тапкырчыгышын табыгыз.

9.18 санын 2 гә булгәч өлеш ничәгә тигез була?

 -Яхшы, хәзер 7, 5, 9, 8, 10, 4  саннарын үсә бару кими бару тәртибендә урнаштырыгыз.Аларны нинди 2 группага бүлеп була? (так һәм җөп саннар).

 Һәрбер санны 2 гә киметегез, 2 гә арттырыгыз, 2 тапкыр арттырыгыз.

  - Кулларыбызны җылытып алыйк.Әйбәтләп җылытыгыз.Иң беренче дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерик әле.

Язганда дөрес утырам

Тигез тора иңсәләр,

Баш иелми, баш бармаклар

 Күз читенә тисәләр.

 Ручкамны мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп,

 Яза башлыйм  цифрларны

 Дөрес һәм матур итеп.

-Дәфтәрләрне ачтык (матур язу, число, класс эше) яздык. № 1 дип куйдык. Мин сезгә карточкалар бирәм. Карточкада мәсьәләләр бирелгән. Кычкырып укып чыгыйк әле.( №1. Мендәрнең массасы 2 кг.Шундый 6 мендәрнең массасын тап.)

  -Мәсьәләдә сүз  нәрсә турында  бара?

  - Мәсьәләдә нәрсә билгеле?

  - Мәсьәләдә нәрсә сорала?

 -Әйдә мәсьәләнең шартын языйк. Кайсыгыз тактага чыгып эшли? Әйдә .... Мәсьәләнең соравына бер гамәл белән генә җавап биреп буламы? Ничек табабыз? (бер мендәрнең массасын мендәр санына тапкырлыйбыз). Чишелешен язабыз.

-  Яхшы, эйдәгез  карточканың икенче биремен укыгыз (№2.  Төлкенең балары 4, ә куянның 2 тапкыр күбрәк.Төлке белән куянның балалары барысы ничәү? ) Мәсьәләдә нәрсәләр бирелгән? Нәрсә сорала? Мәсьәләнең соравына бер гамәл белән генә җавап биреп буламы?  Мәсьәләнең шартын ничек язабыз? Мәсьәләне тиз генә эшлибез, чыккан җавапны әйтәбез.

- Молодцы. Ә хәзер тест эшләп алыйк.

    3 нче класс укучыларына:

  1. Китапта 56 бит. Нияз һәр көнне 8 бит укыган. Ул китапны ничә көндә укып бетергән?

   а) 7 көндә    б) 9 көндә      в) 8 көндә       г) 3 көндә

  1. Бер китапта 9 бит. Бу икенчесенә караганда 3 тапкырга ким. Икенче китапта ничә бит?

а) 3 бит       б) 6 бит          в) 27 бит      г) 18 бит

  1. Бер китапта 40 бит, икенчесендә 5 тапкыр кимрәк. Ике китапта бергә ничә бит?

    а) 45 бит       б) 48 бит       в) 53 бит          г) 75 бит

  1. Ташкабакның массасы – 2 кг, кабакның массасы 6 тапкыр зуррак.Ташкабак белән кабакның массасы бергә күпме булыр?

  а) 10 кг          б)12 кг         в) 14 кг           г) 8 кг

  1. 3 бертөрле тартмада 18 карандаш. Шундый 5 тартмада ничә карандаш

а) 18 карандаш        б) 25 карандаш     в) 30 карандаш        г)35 карандаш

       2 нче класс укычыларына:

  1. Малай 2 шәр сумнан 4 карандаш сатып алган. Бу сатып алынган әйбер күпме торган?

а) 6 сум            б) 8 сум     в) 12 сум        г) 10 сум

 2. Музейның кече залында 6  картина, ә зурында 5  картинага күбрәк эленеп тора. Музейның кече  залында ничә картина бар?

         а)   10 картина    б)11 картина  в)15 картина    г)30 картина

  3. Билгесез саннан 7 санын алганнар һәм 5 санын тапканнар. Билгесез санны  тап.

         а) 12                       б)14                              в)11                    г)  13

    4. Камил  3 йорт ясаган, һәр йортта 3 әр тәрәзә. Камил ничә тәрәзә ясаган?

          а) 6                         б12                            в)9                           г)15

    5.Сабантуй бәйрәмендә һәр авылдан  өч ат ярышкан. 4 авылдан барысы ничә ат ярышкан.

           а) 7                       б)15                          в)12                        в)9

  -Хәзер тикшереп карыйк. Карточкаларның артында җаваплары бар. Кемнең бер хатасы да юк?

   -Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер ял итеп алыйк. Барыбыз да басабыз.

3.Физминут.

4.Яңа тема аңлату.

- Укучылар әйдәгез китапларны ачыйк. (Темалар аңлату).

  -        3 нче класс укучылары, сез  дәреслекнең 65битендәге №3нче мисалларны эшли торыгыз. Анда  1 нче эштә саннарны 9 га тапкырларга, 2 нче эштә бирелгән саннарны 8 гә бүләргә кирәк.

2 кл.- Әйдәгез, дәреслекнең 91 нче битен ачтык,  №1 нче мисаллны тактага чыгып эшлик әле.  4 * 3 = 12  һәм  12 : 4 =  3,   5 * 4 = 20  һәм  20 : 4 =5 . Берәр төрле бәйләнеш күрәсезме? ( тапкырчыгышны бер тапкырлаучыга бүлсәк, икенче тапкырлаучы килеп чыга). Димәк тапкырлау таблицасын белсәгез, бүлүне дә белеп .

            Безнең бүгенге дәрес темасы  4 кә бүлү.

  -Менә бу рәсемдә 4, 8, 12, 16, 20 шакмакны тигез итеп 4 кә бүлгәннәр. 8 эчендә  4 ничә тапкыр кабатлана?  12 , 16, 20 эчендә ничә тапкыр кабатлана? Димәк, без хәзер 4 кә бүлү таблицасын төзи алабызмы инде. Яхшы, әйдә дәфтәрләрне ачып, 4 кә бүлү таблицасын язып куйыгыз. Һәм №5 нче  биремдәге мәсьәләләрне укып телдән  җавап бирергә әзерләнә торыгыз.

3 кл. Менә укучылар,  мин турыпочмаклык сыздым, аның буе 5 см., иңе 3 см. Бу турыпочмаклыкның периметрын табыгыз. Ничек табабыз? Периметрның формуласы ничек әле? Мин турыпочмаклыкның  якларының озынлыгын нинди берәмлекләрдә билгеләдем? (см.) Әйдәгез бу турыпочмаклыкның мәйданын табыйк. Без аны ничек табабыз әле? (иңен буена тапкырлап). Җавапны ничек язабыз? (15см квадрат). Нәрсә әле ул квадрат см, һәм кв.дм? Яхшы, менә безнең бүлмәнең  мәйданын ничек үлчәп  була икән. Әгәрдә менә  бу 1  см.кв.лы  яки 1 дм.кв. шакмакларны идәнгә тезеп чыксак бик озак вакыт кирәк.Безгә монда яңа үлчәү берәмлеге кирәк, шулаймы? Без нинди үлчәү берәмлегендә үлчи алабыз соң бу бүлмәне? ( метрларда). Димәк, безнең бүгенге дәрес темасы квадрат мерт. Дәреслектән кв.м. билгеләмәсен укыйк әле. Менә мин  безнең классны үлчәдем. Аның буе 6 м., иңе 3 м.  Классның мәйданы әйтегез (18 кв.м.).  Безнең классны сызымда дәфтәр битенә сыйдырып буламы? Ничек?  Әйе, без 1кв.м. шартлы рәвештә 1 шакмак итеп ала алабыз. Яхшы менә мин җәй көне яшелчә бакчасын  үлчәгән идем, аның иңе  4м., буе 7м.  Хәзер сез аның сызымын дәфтәргә сызыгыз, һәм мәйданын табыгыз.

 №4  4 мисалын тактага чыгып  эшлибез.Калганнарын дәфтәрдә эшләп бетерерсез.

  2кл.  Әйдәгез, №5 не укып, җавап бирегез. Яхшы, әйдәгез №6 нчы мисалны тактага чыгып эшләгез.

- Әйдәгез, мөстәкыйль эш эшләп алабыз.( карточкаларда эш бирелә).

5.Йомгаклау:

  - Дәресебез ахырына якынлашты. Без бүген дәрестә нәрсә үттек? Сезгә дәрес ошадымы? Миңа да сез бик ошадыгыз! Дәрестә  бик актив катнашкан өчен, бирелгән биремнәрне төгәл үтәгән өчен,  рәхмәт сезгә.  

   -Әйдә, үзегезнең  дәрестә ничек катнашканнан чыгып, биремнәрдә җибәрелгән хаталарны да исәпкә алып үзегезгә билгеләр күтәрегез.(кызыл түгәрәк –“бишле”, зәңгәр-“дүртле”,сары-“өчле”).

6.Өй эше: 3нче кл.№ 5, 65 б.;                2нче кл.  № 8(2), 92б.

 Өегезнең мәйданын исәпләп кил.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по теме: «Деление с остатком».

Разработка урока по теме: «Деление с остатком». Цель: познакомить с делением с остатком; довести до сознания детей, что остаток меньше делителя....

Разработка урока по теме: «Деление с остатком».

Разработка урока по теме: «Деление с остатком». Цель: познакомить с делением с остатком; довести до сознания детей, что остаток меньше делителя....

Методическая разработка урока "Умножение и деление"

Методическая разработка урока"Умножение и деление". Урок математики в 1 классе по УМК "Начальная школа XXI века"....

Методическая разработка урока математики 2 кл. по теме «Единицы измерения. Метр.»

Программа «Школа России»Автор учебника: М.И. Моро    Год издания: 2013...

Разработка урока математики по теме "Метр"

Разработка урока по теме "Метр" для 2 класса (УМК "Перспектива")...

Методическая разработка урока математики "Письменное деление на трехзначное число"

Цель: научить делить на трёхзначное числоЗадачи: 1)  познакомить с примерами нового вида;                2)  состав...