Технологическая карта урока по математике для 1 класса по теме "Решение задач в два действия"
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Динмухаметова Кадрия Рафгатовна

Урок объяснения нового материала с использованием презентации.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematikadan_1_nche_syynyf_ochen_tekhnologik_karta_2.docx19.5 КБ

Предварительный просмотр:

Математикадан 1 нче сыйныф өчен технологик карта.

 Тема:2 гамәлле мәсьәләләр .

Дәрес максаты: 1)телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту, кушу,алу гамәллләрендәге компонет исемнәрен белүне ныгыту һәм сөйләмдә куллану, 2)логик фикер йөртә белү күнекмәләрен үстерү, 3)мөстәкыйль эшләп үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси УУЭ: үзбәя кую сәләтен булдыру, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, хатат ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерә белү күнекмәләрен булдыру.

Регулятив  УУЭ: укытучы :укытучы белән берлектә уку матсатлары кую.

Танып –белү УУЭ:чагыштыру,танып –белү активлыгын, логик фикерли белү кунекмәләрен тәрбияләү,әкиятләрне искә төшерү,

Коммукатитив УУЭ: үз фикереңне булдыру, сорауларга аңлап һәм төгәл җавап өйрәнү, аралаша,ярдәмләшә белүләрен, бердәмлекләрен булдыру.

Җиһазлау:компьютер, интерактив такта.

Материаллар :китап, “Эш дәфтәрләре”,гади дәфтәрләр, геометрик материаллар, “Кояш” макеты, рәсемле карточкалар.

Предметара бәйләнеш:уку дәресе,әйләнә-тирә дөнья дәресе.

Эш формалары:фронталь , индивидуаль, төркемдә.

Ресурслар:”Математика” 1 класс, 2 нче кисәк, Доровеев Г.В. Казан “Мәгариф” нәшрияте, Москва “Просвещение» 2010 ел.

Дәрес этаплары

УУЭ

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру өлеше

Психологик уңай халәт тудыру.

Коммуникатив УУЭ

-Хәерле көн, балалар. Барыгызга да яхшы кәефләр, уңышлар,тырышлыклар теләп дәресебезне башлыйбыз.

-Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Кыш артыннан кайсы ел фасылы килә?

-Яз көне көннәр нинди була

_-Әйдәгез бергәләп кояшны чакыйк әле.

-Хәерле көн барыбызга да.

-Кыш.

-Яз.

-Җылы,кояшлы.

Актуальлләштерү.

Шәхси УУЭ.

1.Телдән исәпләү.

-Кояш безгә җылы нурларын өләшә, ләкин бу нурлар гади түгел,ә хикмәтле, аларның артында мисаллар бирелгән , шуларны чишсәгез, кояш безгә елмаячак. Башладыкмы?

А)фронталь эш.

10-6      9-3    7+3

8+2       8-2     7-5

7+3       4+4    6+3

-Кояш безгә көч биреп торачак, сынатмагыз,дусларым.

Белемнәрне актуальлләштерү.

Һәр мисалны укып, җавапларын әйтеп бару.

Коммуникатив УУЭ

-Бүген без сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәт итәчәкбез. Әкиятләр ничек башлана әле,балалар?

-Әйе, ә мин хәзер дәваи итәм.

Яшәгән ди бер шби белән бабай...Ә нинди әкият икәнен үзегез белерсез.

 (слайд 1)

-Шулай, “ Йомры

 икмәк” әкияте.

-Йомры икмәкнең юлы бик озын булган. Хәзер дәфтәрләрне ачабыз да бүгенге числоны язабыз һәм матур итеп  төшеп калган саннарны куеп  1 дән 10 га кадәр саннарны язып чыгабыз.

(слайд 2)

-Борын-борын заманда, дип.

Проблема кую

Регулятив УУЭ.

-Әби белән бабай йомры икмәкне эзләп Чәчәкле аланга килеп җиткәннәр.Монда аларга мисаллар чишәргә кушканнар. Һәр компонентның исемен атарга кушканнар. Әйдәгез аларга булышабызмы,дуслар.

-Мисалларның җавапларын ничек таптык?

Аларның исемнәрен атагыз әле.

-Мисаллар ничә гамәлле?

- Мондый мисалларны чишкәнебез бар идеме?

 (слайд 3)

-Ә шундый мәсьәләләр чишкәнебез бар идеме?

-Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән?

Мөстәкыйльэш.

Мисалларны чишәләр.

-Булышабыз.

-Кушып,алып.

- 1 нче кушылучы,

1 нче кушылучы, сумма.

Кимүче,киметүче, аерма

-ике гамәлле.

-бар иде.

-юк иде

-Ике гамәлле мәс ьәләләр  чишү.

 Дәреснең темасын билгеләү

Шәхси УУЭ

-Бүгенге дәреснең темасы “2 гамәлле мәс ьәләләр  чишү” дип атала. Без моңарчы 2 сораулы мәсьәләләр  чиштек инде. Хәзер без белемнәребезне тагын да ныгытып бер генә сораулы мәсьәләне  2гамәл белән чишәргә өйрәнербез.

Дәреслекләрегезне ачыгыз әле 40 нчы биттәге мәс

ьәләне чишәбез.

Фикер йөртү планын парларда тикшерәбез,өйрәнәбез һәм һәр укучы бер пунктын әйтә.

Физкультминутка

Коммуникатив УУЭ

Музыкаль тәнәфес  Бию башкарыла, музыка туктагач төркемләп басабыз.

7-4 ничә булса шулкадәр итеп басабыз.

10-8, 3-3.

Танып-белү УУЭ

-Эшебезне дәвам итәбез.Ә хәзер мин сезгә төрле санау материаллары (чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр) таратам, сез шулар белән мәсьәләләр төзеп чишәбез, бер-берегезгә сөйләп күрсәтәсез.

Мәсьәләләр төзеп чишәбез

 Белемнәрне ныгыту

Танып-белү УУЭ

Шәхси УУЭ

-Йомры икмәк юлын дәвам итә,аңа нәрсә очрый?

-Ул безгә мәсьәлә тәкъдим итә. Мәсьәләне укыйбы, дәфтәрләрдә һәм тактада чишәбез. (слайд 6)

-Төлкене тагын нинди әкиятләрдә очратканыгыз бар?

Ул нинди?

Искә төшерик әле, мәсьәлә нинди өлешләрдән тора?

- мәсьәләнең шартын укып күрсәтегез.

-соравын укыгыз.

-чишелеше кая?

Ничә гамәл белән чиштек?

-Ничә соравы бар?

-Җавабы ничек?

 

-төлке

“Төлке белән Каз”

“Торна белән Төлке”.

“Теремкәй”

-ике

-бер

-Барысы 10 агач бар.

Танып –белү УУЭ

Коммуникатив УУЭ.

-“Эш дәфтәрләре”ндә эшлибез.

Бүген ничәсе әле,балалар?

Ә тагын берничә көннән нинди бәйрәм булачак?

-Бу кемнәрнең бәйрәме соң?

Ә алар Ватанны саклаганнармы ?

Әйе,балалар, сезнең әтиләрегез,бабаларыгыз да кайчандыр ил чикләрен саклаганнар.,солдат булганнар. Ә солдатларның баш киемнәрендә нәрсә ясалган булган?

-йолдызның ничә почмагы бар?

-Ә уртасындагы фигураны ничек атап була?

-20 се

-Ватанны саклаучылар көне.

-Бабайларның,әтиләрнең.

-йолдыз

-5

-бишпочмак-дип

Физминутка

Коммуникатив УУЭ

Күзләребезгә гимнастика ясап алабыз(слайд 7)

Үткәннәрне кабатлау

Шәхси УУЭ

-Әкияттә Йомры икмәкнең язмышы ничек тәмамлана әле?

Ә сез аны Төлкедән ашатыр идегезме?

Әйе шул,балалар, әби белән бабай бик кайгырып калдылар бит. Безнед көчебездзн барысы да килә, чәнки сез бик тырыш балалар. Ә Кояш безгә бүген бүләк ясый. Ул сезнең теләгегезне үтәпЙомры икмәкне әби-бабай янына кайтарырга булды..Сез ризамы? Тик моның өчен безгә тагын браз тырышып алырга кирәк. Менә шушы ике сызыкның нинди сызыклар икәнен әйтергә һәм кайсыннан кайтырга икәнен  әйтсәгез икән.

-аны Төлке тотып ашый

-риза

Әлбәттә,әйтәбез

Кызылы-сынык сызык,зәңгәре –туры сызык.

Туры сызыктан кайтырга кирәк

Рефлексия

Коммуникатив УУЭ

-Менә рәхмәт,балалар,тырышлыгыгыз, ярдәмчеллегегез өчен. Әби белән бабай бик шатланып Йомры икмәкләрен каршы алдылар. Алар сезгә ни диләр?

-Ә хәзер әйдәгез ,дәрескә нәтиҗә ясыйк. Үз хисләребезне белдерик.(балалар смайликлар сайлыйлар)

Миңа да сезнең белән әкият иленә сәяхәт бик ошады.Сез бик тырышып эшләдегез. Төгәл җаваплар бирдегез.Бер-берегезгә дз булыштыгыз.

-Рәхмәт сезгә.

Киләсе дәресләрдә тагы зуррак уңышлар телзп калам

-Рәхмәт, балалар,диләр.

-Мин елмаеп торучы смайликны сайладым, чөнки миңа бик күңелле булды.

-Мин дәрестә күп нәрсәләр белдем.

--2 гамәлле мәсьәләләр чишәргә өйрәндем.

-Әкиятләрне искә төшердем.

-Дәрес бик ошады.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока по математике, 1 класс "Составляем и решаем задачи"

Разработка урока по математике длоя 1 класса "Составляем и решаем задачи"...

Технологическая карта урока по математике (1 класс) по теме "Задачи на уменьшение числа на несколько единиц (с двумя множествами)".

В материале представлена технологическая карта урока по математике для 1 класса УМК "Школа России" из пособия "УРОКИ ПРОСВЕЩЕНИЯ"....

Технологическая карта урока по математике 3 класс "Решение задач изученных видов"

Технологическая карта урока по математике 3 класс. Цель: закрепить умение решать тестовые задачи, повторить таблицу умножения, порядок действий в числовых выражениях.Математический диктант...

Технологическая карта урока по математике 1 класс тема "Примеры в несколько действий"

Технологическая карта урока математики в 1 классе по теме "Примеры в несколько действий".Урок  общеметодологической направленности.Цели урока:  учить решать выражения в несколько д...

Технологическая карта урока по математике 4 класс. Программа "Начальная школа 21 века" Тема «Решение задач по теме «Умножение многозначного числа на однозначное»

Технологическая карта урока по математике. Тема «Решение задач по теме  «Умножение многозначного числа на однозначное»   4 класс . К карте приложены карточки по взаимо...

Технологическая карта урока по математике 4 класс. Тема " Решение задач на встречное движение"

Разработка открытого урока по математике по УМК "Перспектива"...