рабочая программа ПНШ 1 кл
рабочая программа по математике (1 класс) на тему

Ганиева Люция Фаесхановна

рабочая программа по математике 1 кл ПНШ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem_1_kl.doc331 КБ

Предварительный просмотр:

ТР  Әтнә муниципаль районы  муниципаль  бюджет белем бирү учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү  мәктәбе”

           «Каралды»                                                            «Килешенде»                                                                     «Раслыйм»

         ММБ җитәкчесе                                                 Уку-укыту эшләре буенча                                                  Мәктәп директоры

____/Бурганова Р.Н./                                      директор урынбасары                                                 ____/Хәкимҗанов Х.Г./

         Беркетмә № 1                                                                _____/Ганиева Л.Ф../                                                    Приказ № 65, §4

        «28» август  2014 ел.                                            «28 »август  2014 ел.                                                            «29» август  2014 ел.

                                                       Башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                      Ганиева Люция Фәесхан кызының

                1 сыйныф өчен математикадан эш программасы

«Перспективалы башлангыч мәктәп»

         

Күәм  2014  ел

                                                                                                     Аңлатма язуы

     Математикадан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

           2.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч    белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

3.  ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының “2014-2015 уку елына укыту планнары” исемле  хатына;

        4.  ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының 23.06.12 № 7699/12 приказына (БУП 4 модель)

         5.  2014-2015 нче уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күәм   урта гомуми  белем бирү мәктәбе“ укыту планы (2014 нче елның 29 нчы августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган)

  Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешәрне, уку  

   процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсәләләрен исәпкә алып төзелде .

 Математиканың башлангыч курсын өйрәтү түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

 - Образлы һәм логик фикерләүне үстерү, уку һәм практик мәсьәләләр чишү, математика буенча белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем, күнекмәр һәм осталык булдыру.

- математика белемнәрнең нигезен үзләштерү, математика турында башлангыч күзаллаулар булдыру.

-  математика фәненә кызыксыну тәрбияләү, алган белемнәрне көндәлек тормышта файдаланырга теләк булдыру.

-планлаштыру, белемнәрне системага салу, чынбарлыкта беренчел ориентлашу күнекмәләре булдыру.

              Куйган максатларга ирешүгә түбәндәге бурычлар ярдәм итә, алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән:

- укучыларның математик белемнәренең үсеше өчен кирәкле шартлар тудыру

 - укучыларның математик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне үзләштерүләренә нигезләнеп, гомуми акыл үсешләре өчен шартлар тудыру.

- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау һәм үстерү  

-танып-белү күнекмәләре формалаштыру һәм үстерү.

   Курсның практик әһәмияте түбәндәге пунктларда чагыла:

- балаларның исәпләүнең төрле алымнарын аңлап үзләштерүләре күрсәтмәлелектән рациональ файдалану һәм кулланылган алымнвң нигезендә яткан операцияләрне дөрес куллану нәтиҗәсендә бара. Исәпләү алымнарын өйрәнү теоретик якны өйрәнгәннән соң акрынлап күчү юлы белән бара.

-   курсның теоретик  мәсьәләләрен өйрәнү балаларның тормыш тәҗрибәсенә, практик эшләргә, күрсәтмә материалларга, укучыларның үз күзәтүләре нәтиҗәсендә индуктив нәтиҗәләргә килүенә нигезләнә.

- укучыларда күнекмәләр барлыкка китерүгә нигезләнгән күнегүләр җыелмасы аларны төрле шартларда кулланырга мөмкинлек бирә. Таратма материалларга, схематик рәсемнәргә, мәсьәләләр чишкәндә төрле вариантлардан файдалануга зур игътибар бирелә.

КУРС ЭЧТӘЛЕГЕ, ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ,

УКУЧЫЛАР ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ

1 нче сыйныф (132 сәгать)

Саннар һәм зурлыклар (28 сәг.)

Саннар һәм цифрлар.

     Беренчел микъдарлы күзаллаулар: бер һәм берничә, бер һәм бер дә юк. 1 дән 9 га кадәр саннар. Беренче, икенче, өченче һ.б. Предметларны санау. 0 саны һәм 0 цифры.  Предмет төркемнәрен сан буенча чагыштыру: күбрәк, азрак, шулкадәр үк. Саннарны чагыштыру: ">, <, =" тамгалары. Берурынлы саннар. Дистә. 10 саны. Дистәләп санау. Дистә һәм берәмлекләр. Икеурынлы саннар. Разрядлы кушылучылар. 11дән 20 гә кадәр саннар, аларның язылышы һәм аталышы.

         Зурлыклар.

    Предметларны кайбер зурлыклары буенча үлчәмичә чагыштыру: биегрәк-тәбәнәгрәк, киңрәк-таррак, озынрак-кыскарак, өлкәнрәк-яшьрәк, авыррак-җиңелрәк. Кыйбатрак-арзанрак нисбәте - предметларны төрле зурлыклар буенча чагыштыруны гомумиләштерү.

     Вакытка бәйле беренчел күзаллаулар: тәүлек өлешләре, ел фасыллары, алданрак-соңрак,    вакыт   озынлыгы   (вакытка   бәйле   рәвештә   озынрак-кыскарак). Тәүлек һәм ел цикллары турында төшенчә: түгәрәк буенча хәрәкәт белән аналогия (охшашлык).

    Арифметик гамәлләр (48 сәг.)

Кушу Һәм алу.

Саннарны кушу. "Плюс" (+) тамгасы. Кушылучылар, сумма һәм анын кыйммәте. 1 санын һәм 1 әрләп кушу. 3, 4 һәм 5 саннарының аддитив составы. 3,4 һәм 5 саннарын аларның составы нигезендә кушу. Саннарны алу. "Минус" (-) тамгасы. Кимүче, киметүче, аерма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм 1 әрләп алу. Кушуның урын алыштыру үзлеге. Кушу һәм алуның үзара бәйләнеше. Таблицалы кушу һәм алу очраклары. 0 саны белән кушу һәм алу очраклары. Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр. Санны суммага кушу. Берәмлекләрне разрядлап кушу. Сумманы санга кушу. Уңайлы кушылучылар нигезендә өлешләп кушу ысулы. Разрядлы кушылучыны алу. Суммадан санны алу. Дистәләр бәйләнешеннән тыш берәмлекләрне разрядлап алу. Санны берничә санга зурайту (кечерәйтү). Саннарны кабатлы чагыштыру. Саннан сумманы алу. Уңайлы кушылучылар нигезендә өлешләп алу ысулы.

Озынлыкларны кушу һәм алу.

Текстлы мәсьәләләр (12 сәг.)

   Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә белән танышу: шарт һәм сорау (таләп). Сюжетлы арифметик мәсьәләләрне тану һәм төзү. Мәсьәләнең чишелешен табу һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу. Мәсьәләнең җавабынисәпләү һәм аны сүзле аңлатма рәвешендә язу.

     Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар (28 сәг.)

    Предметларның үзлекләре. Предметларның урнашуы.

    Предметларның төс, форма, үлчәм (размер) буенча аерымлыклары. Бертөрле  предметларны үлчәмнәре (размерлары) буенча чагыштыру: зуррак, кечерәк, шундый ук. Предметларның охшашлыкларын бер яки берничә билге буенча билгеләү. Предметларны теркемгә гомуми билге буенча берләштерү.Предметларның күзәтүчегә карата сулда, унда, өстә, аста урнашуы, аларнынкомбинациясе.  Предметларның  нәрсәдер  өстендә  (астында),  нәрсәдәндерсулдарак (ундарак), ике әйбер арасында урнашуы. Хәрәкәт юнәлеше буенчаалда (артта). Сулга (уңга), өскә (аска) таба хәрәкәт юнәлеше. Предметларның тәртип буенча урнашуы: беренче һәм соңгысын, аннан соң һәм аннан алда  килгәннәрен (әгәр алар булса) ачыклау.

      Геометрик фигуралар һәм аларныц үзлекләре.

Яссы һәм кәкре өслекләрнең аермалы яклары турында беренчел күзаллаулар. Яссы геометрик фигуралар белән танышу: түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык. Әлеге геометрик фигураларның формаларын реаль предметларда тану. Туры һәм кәкре сызыклар. Нокта. Кисемтә. Дуга. Кисешүче һәм кисешмәүче сызыклар. кисешү ноктасы. Сынык сызык. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар. Өлкәнең чиге буларак йомык сызык. Чиккә карата эчке һәм тышкы өлкәләр. Йомык сынык ызык. Күппочмак. Дүртпочмак. Симметрик фигуралар.

    Геометрик фигуралар һәм алариыц үзлекләре.

Яссы һәм кәкре өслекләрнең аермалы яклары турында беренчел күзаллаулар Яссы геометрик фигуралар белән танышу: түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык Әлеге геометрик фигураларның формаларын реаль предметларда тану. Туры һәм кәкре сызыклар. Нокта. Кисемтә. Дуга. Кисешүче һәм кисешмәүче сызыклар. Кисешү ноктасы. Сынык сызык. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар. Өлкәнең чиге буларак йомык сызык. Чиккә карата эчке һәм тышкы өлкәләр. Йомык сынык сызык. Күппочмак. Дүртпочмак. Симметрик фигуралар.

     Геометрик зурлыклар (10 сәг.)

     Юл озынлыгы һәм ераклык турында беренчел күзаллаулар. Аларны "ераграк - якынрак", "озынрак - кыскарак" төшенчәләре нигезендә чагыштыру.

Кисемтә озынлыгы. Озынлык үлчәү. Сантиметр - озынлык берәмлеге. Дециметр - эрерәк озынлык берәмлеге. Дециметр һәм сантиметр арасындагы бәйләнеш (1 дм = 10 см). Озынлыкларны аларны үлчәү нигезендә чагыштыру.

   Мәгълүмат белән эш (5 сәг.)

   Берурынлы саннарны (Одән башка) кушу таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Берурынлы саннар буенча кушу гамәлен үтәү инструменты буларак кушу таблицасы.

Контроль эш (1 сәг)

 Еллык тематик планлаштыру

                                       Темалар

Сәгать саны

1

Саннар һәм зурлыклар

28 сәг

2

Арифметик гамәлләр

48 сәг

3

Текстлы мәсәләләр

12 сәг

4

Пространстволы нисбәтләр .Геометрик фигуралар.

28 сәг

5

Геометрик зурлыклар.

10 сәг

6

Мәгълүмат белән эш

5 сәг.

7

Йомгаклау контроль эше

1 сәг

Укучыларның  белемнәренә,  осталык  һәм  күнекмәләренә  төп  таләпләр.

                                  1  нче  сыйныф  ахырына  укучылар  белергә  тиешләр:

-0  дән  20  гә  кадәрле  саннарның  аталышын  һәм  эзлеклелеген;

-  кушу  һәм  алу  гамәлләренең  аталышын  һәм  тамгаланышын;

-  10  эчендә  саннарның  кушу  таблицасын  һәм  алуның  тиңдәшле  очракларын.

                                         

       Укучылар  эшли  белергә  тиешләр:

- 20  эчендә  предметларны  саный  белергә  һәм  20  эчендә  саннарны   яза,  чагыштыра  белергә;  

-  10  эчендә  1-2  гамәлле    санлы  аңлатмаларның  кыйммәтләрен  таба  белергә  ;  

- Кушу  һәм  алу  гамәленең  конкрет  мәгънәсен  ача  торган  1  гамәлле  мәсьәләләрне,  шулай  ук  бирелгән  саннан  берничә  берәмлеккә  зуррак

 (яки  кечерәк)  санны  табуга  карата  мәсьәләләрне  чишә  белергә.

УМК  

1.Чекин А.Л. ике кисәктә. Русчадан И.Т.Сәгъдиева тәрҗ.  ТР “ ХӘТЕР ”нәшрияты 2010 ел .Дәреслек “Перспектив башлангыч мәктәп “ концепциясе  һәм яңа белем стандарты таләпләренә туры китереп эшләнгән

2.Математика курсыннан эш программасы.Автор-төзүче С.И.Тәлгатовна1нче сыйныф.ТР Мәгарифне Үстерү Институты Казан- 2011

3 Математика курсыннан тематик планлаштыру 1нче сыйныф. ТР Мәгарифне Үстерү Институты Казан- 2011

 1нче яртыеллык, 2 нче яртыеллык (1 сыйныф Федераль дәүләт белем стандартын гамәлгә кертү) Автор –төзүче С.И.Талгатовна Казан -2011

4. Е.Е.Ипатова, А.В.Афонина”Поурочные разработки по математике” 1 класс к УМК А.Л.Чекина ( Перспективная начальная школа)МОСКВА”ВАКО”2011

5.Өстәмә  дәфтәр О.А Захарова Е.П Юдина “Математика в вопросах и  заданиях” тетрадь для самостоятельной работы. Под редакцией Р.Г.Чураковой 2011

6.Интернет ресурслар http://school-collection.edu.ru

                                                                                                  Календар - тематик план

     Дәрес  темасы

С

а

н

Дәрес

лек

 Укучыларның әзерлек

дәрәҗәсенә таләпләр

Универсиаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре

(УУГ)

Үткәрү         вакыты

фактик

план

буенча

1

Исәнме мәктәп!

1

3 бит

1 кисәк

Математиканы өйрәнү,аны көндәлек тормышта куллана белүнең мөһимлеген аңлату

Мәгълүмат җиткерүче символларны “уку”

2.09

2.

Төрле төстәге дөнья

1

4-5бит

дәф 2 бит

Предметларны төсләре буенча чагыштыра белү

Әйләнә-тирә дөнья предметларын тикшерү-өйрәнү, төс ярдәмендә предметлар объектлар сүрәтләү, рәсем нигезендә бирем үтәү(№1-5)

3.09

3.

Формалары бертөрле һәм төрле предметлар.Төрле төстәге предметлар

1

6-7 бит

дәф 3бит

Предметларны формалары буенча чагыштыра белү.Яссы төшенчәсе.

Әйләнә-тирә дөнья предметларын тикшерү-өйрәнү

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.№1-6

4.09

4

Сулда һәм уңда, өстә һәм аста.Төрле төстәге дөнья.

1

8 бит

дәф.4 бит

Әйләнә-тирә пространствода ориентлаша белү

Обектларның пространсвода төрлечә урнашу очракларын тикшерү (№1-2)

Дәреслек  героена,күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү бирем №1

8.09

5

Өстендә, астында, сулдарак, уңдарак,арасында.

1

9 бит

Дәф.5 бит

Әйләнә-тирә пространствода ориентлаша белү

Обектларның пространсвода төрлечә урнашу очракларын тикшерү №1-2

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, инструментлар ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү.№3

9.09

6

Яссы геометрик фигуралар.

1

10-11 бит дәф 6 бит

Геометрик фигураларны танып белү

Терминнарын истә калдыру

Геометрик фигураларның үзлекләрен тасфирлау, чагыштыру

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Рәсем нигезендә бирем үтәү№4

Фишкалар кулланып биремне үтәү №2-3

10.09

7

Турылар һәм кәкреләр

1

12-13 бит

Туры, кәкре сызыкларны күзаллау, геометрик терминнарны истә калдыру.

Материал объектлар ( фишкалар) кулланып биремнәр үтәү №1-6

11.09

8

Алда һәм артта

1

14 бит

Әйләнә-тирә пространствода ориентлаша белү

Объектларның пространсвода төрлечә урнашу очракларын тикшерү

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Материал объектлар ( фишкалар) кулланып биремнәр үтәү №1-3

15.09

9

Нокталар

1

15 бит

Ноктаны күзаллау, геометрик терминны истә калдыру.

Объектларның пространсвода төрлечә урнашу очракларын тикшерү

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Материал объектлар ( фишкалар) кулланып биремнәр үтәү №1-3

16.09

10

Кисемтәләр һәм дугалар

1

16-17 бит

Кисемтә, дуганы күзаллау, геометрик терминны истә калдыру.

Төшенчәләрнең предметлы моделен төзү

Дәреслек героена, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү

Рәсем нигезендә биремнәр үтәү.

17.09

11

Юнәлешләр

1

18 бит

Әйләнә-тирә пространствода ориентлаша белү

Тиңләштерү графигы төзү

Рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү

Фишкалар кулланып бирем үтәү

Һөнәри үзбилгеләнү

Һәнәрләрнең иҗтимагый әһәмиятенә төшенү

18.09

12

Сулга һәм уңга

1

19 бит

Әйләнә-тирә пространствода ориентлаша белү

Объектларның пространсвода төрлечә урнашу очракларын тикшерү

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Материал объектлар ( фишкалар) кулланып биремнәр үтәү №1-3

22.09

13

Өскә һәм аска

1

20 бит

Әйләнә-тирә пространствода ориентлаша белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Материал объектлар ( фишкалар) кулланып биремнәр үтәү

23.09

14

Зуррак һәм кечерәк

1

21 бит

Предметларны размер буенча чагыштыра белү

Инструментлар (фишкалар) кулланып бирем үтәү

24.09

15

Беренче һәм соңгы

1

22 бит

Беренче, соңгы төшенчәләре ярдәмендә күплекләрне тәртипкә китерү

Эзлеклелекне моделләштерү

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Материал объектлар ( фишкалар) кулланып биремнәр үтәү №3

25.09

16

Аннан соң һәм аннан алда

1

23 бит

Аннан соң,аннан алда терминнарын дөрес куллана белү

Рәсем нигезендә бирем үтәү

Материал обектлар ( фишкалар) кулланып бирем үтәү.

29.09

17

Өйрәнгәнне ныгыту.Мөстәкыйль эш.№1

1

Геометрик фигураларны урнаштыра, төзи белү

Мөмкинлекләрен белү-белмәүне чамалау

Үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү. Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

30.09

18

Бер һәм берничә

1

24-25 бит

Күплектән күрсәтелгән сыйфатка ия яисә ия бул

маган бер яки берничә предметны аеруа беү. .

Тормыш тәҗрибәсен куллану №3

Күршең белән хезмәттәшлек итү №6

Инструментлар кулланып бирем үтәү №5

01.10

19

1 саны һәм цифры

1

26-27 бит

1 санын һәм микъдар мәгънәсен аңлату, 1цифрын белү.

Сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сүрәтләү №1,3

Дәреслек геройларына ярдәм итү № 5, 6

02.10

20

Кисешүче сызыклар һәм кисешү ноктасы

1

28 бит

Кисешүче сызыклар, кисешү ноктасы төшенчәләрен истә калдырту, линейка ярдәмендә сызык үткәрә белү

Хәрәкәтне модельләштерү №1

Инструментлар фишкалар кулланып бирем үтәү № 3

06.10

21

Берсе артык

1

29 бит

Чагыштыра гомумиләштерә белү

Текстны таблица моделенә күчерү № 3

Фикерләүдә логик чылбыр төзү №1-3

07.10

22

Бер һәм бер дә юк.

1

30-31 бит

“ берәү дә юк” сүзтезмәсен дөрес куллана белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү №5

Фишкалар кулланып бирем үтәү № 1

Рәсем һәм схема нигезендә биремнәр үтәү№2,5

Тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү №3

08.10

23

0 саны һәм цифры

1

32-33 бит

0 санының микъдар мәгънәсен белү

Инструментлар кулланып бирем үтәү №3

Кузаллау, фаразлау №5

09.10

24

Кисешмәүче сызыклар

1

34 бит

Кисешмәүче, параллель төшенчәсен белү, линейка ярдәмендә сызык үткәрү

Әйләнә-тирә дөньяны танып белү, реаль ситуацияне геометрик телгә күчерә белү №2

Фикерләүдә логик чылбыр төзү №1

Күршең белән хезмәттәшлек итү№2

Пространстволы күзаллау. №2

13.10

25

Предметлар пары

1

35 бит

“сул” һәм “уң” төшенчәләрен кулланып, пардагы предметларны аера белү

Тормыш тәжрибәсен куллану №1,3

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Дәлилләү

Фишкалар кулланып биремнәр үтәү

14.10

26

2 саны һәм цифры

1

36 -37бит

2 санының тәртип мәгънәсен аңлату

Сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сүрәтли белү №3,5 Дәреслек геройларына ярдәм итү №1

Фишкалар кулланып бирем үтәү №6

15.10

27

Күбрәк азрак. бертигез санда

1

38 бит

Бер күплектәге элементлар санын башка күплектәге элементлар саны белән чагыштыра белү

Анализ,гомумиләштерү№1-3

Рәсем нигезендә бирем үтәү №3

Материаль объектлар фишкалар кулланып бирем үтәү

16.10

28

  • = < тамгалары

1

39 бит

Өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар ярдәмендә чагыштыруның нәтиҗәсен яза белү

Дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып –белү инициативасы күрсәтү №1

Саннарның нокталы образын төзү №2

20.10

29

Үткәнне ныгыту.Мөстәкыйль эш №2

1

0,1, 2 саннарын белү, чагыштыру, кисешүче, кисешмәүче сызыклар сызу, пар төзү

Үз мөмкинлекләрен бәяләү

Башкаларга зыян салмау

21.10

30

3 саны һәм цифры

1

40-41 бит

3 санының микъдар мәгънәсен һәм тәртип мәгнәсен белү

Сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сүрәтли белү №1,3,5 Фишкалар кулланып бирем үтәү №6

22.10

31

Сынык сызык

1

42 бит

Сынык сызыкны күзаллау, линейка ярдәмендә сынык сызык үткәрә белү

Әйләнә-тирәдәге сынык сызык модельләрен танып белү

23.10

32

Йомык һәм йомык булмаган сызыклар

1

43 бит

Йомык һәм йомык булмаган сызыкларны кузаллау. Терминнарны истә калдыру.

Әйләнә-тирәдән йомык һәм йомык булмаган сызыклар моделен табу. №1,2

Фишкалар кулланып бирем үтәү №2

27.10

33

Эчендә, тышында чигендә

1

44 бит

Эчендә, тышында чигендә төшенчәләрен дөрес куллану

Төшенчәләрне модельләштерү

Күршең белән хезмәттәшлек итү.№2

28.10

34

Йомык сынык сызык һәм күппочмак

1

45бит

Йомык һәм йомык булмаган сызыкларны күзаллау, терминнарны истә калдыру, линейка ярдәмендә күппочмаклар сыза белү

Күшеңә ярдәм итүдә танып белү иниөиативасы күрсәтү №3

Фикерләүдә логик чылбыр төзү №2

29.10

35

4 саны һәм цифры

1

46-47 бит

4 санының микъдар мәгънәсен һәм тәртип мәгнәсен белү

Сан ярдәмендә предмет. Күренешләрне сүрәтләү№1,2,5

Фишкалар ярдәмендә биремнәр үтәү№6

30.10

36

Элегрәк һәм соңрак

1

48 бит

Вакытка ориентлаша белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү№2

Рәсем нигезендә биремнәр үтәү №1

Фикер йөртеп сөйләү №3

10.11

37

Тәүлек өлешләре һәм ел фасыллары

1

49 бит

Вакытка орентлаша белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү №2

11.11

38

5 саны һәм цифры

1

50-51 бит

5 санының микъдар мәгънәсен һәм тәртип мәгънәсен белү

Сан ярдәмендә предмет. Күренешләрне сүрәтләү

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Фишкалар кулланып бирем үтәү №6

12.11

39

Мөстәкыйль эш №3.Ныгыту.

1

3-5 саннарын белү,геометрик фигураны танып белү, төзү

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

13.11

40

Кушу гамәле +  һәм тамгасы

1

52-53 бит

Кушу гамәле, кушу белән бәйле тамга терминнарыны белү (+ плюс)

Диаграмма моделе төзү №4

Дәреслек геройларына ярдәм итү №2-3

Рәсем нигезендә бирем үтәү

Логик фикерләү осталыгы формалаштыру.

17.11

41

Кушылучылар һәм сумма

1

54 бит

Кушу белән бәйле терминнарны белү (кушылучы, сумма)

Фишкалар кулланып бирем үтәү№2

18.11

42

Кушылучылар һәм сумманың кыйммәте

1

55бит

Кушу белән бәйле терминнарны(кушылучылар, беренче кушылучы, икенче кушылучы, сумманың кыйммәте белү)

Фишкалар кулланып бирем үтәү№ 3

19.11

43

Биегрәк һәм тәбәнәгрәк

1

56 бит

Биеклек, буй озынлыгы буенча чагыштыру

Тормыш тәҗрибәсен куллану №1-3

20.11

44

1 санын кушу

1

57 бит

Берурынлы санга 1 не куша белү

Төзелгән модельдән яңа белем аерып чыгару

24.11

45

6 саны һәм

1

58-59 бит

6 санының микъдар мәгънәсен һәм тәртип мәгънәсен белү

Сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сүрәтләү№1,2,5

Фишкалар ярдәмендә биремнәр үтәү№6

Дәреслек геройларына ярдәм итү

25.11

46

Киңрәк һәм таррак

1

60 бит

Тарлык һәм киңлек буенча чагыштыра белү

Тормыш тәҗрибәсен куллану №1-3

26.11

47

2 санын кушу

1

61 бит

Берурынлы санга 2 не куша белү

Текстны тамга-символик телгә күчерү №3

Төзелгән модельдән яңа белем аерып алу

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру №1

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

27.11

48

7 саны һәм цифры

1

62-63 бит

7 санының микъдар мәгънәсен һәм тәртип мәгънәсен белү

Сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сүрәтләү№1,5

Фишкалар кулланып биремнәр үтәү

Дәреслек геройларына ярдәм итү

01.12

49

Ераграк һәм якынрак

1

64 бит

Ераклыкны чагыштыра белү

Тормыш тәҗрибәсен куллану №1-3

Тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү

Күршең белән хезмәттәшлек итү

02.12

50

3 санын кушу

1

65 бит

Берурынлы санга 3 не куша белү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Инструментлар кулланып бирем үтәү

Дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.№1

03.12

51

8 саны һәм цифры

1

66-67 бит

8 санының микъдар мәгънәсен һәм тәртип мәгънәсен белү

Сан ярдәмендә предмет, күренешләрен сүрәтли белү

Дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү

04.12

52

Озынрак һәм кыскарак

1

68 бит

Предметларны озынлыклары буенча чагыштыру

Тормыш тәҗрибәсен кулланып ситуациянең геометрик моделе буенча текст төзү

Күршең белән хезмәттәшлек итү№1-5

08.12

53

4 санын кушу

1

69 бит

Берурынлы санга 4 не кушу

Текстны  тамга-символик телгә күчерү №1

Фишкалар кулланып бирем үтәү

Фикерләүдә логик чылбыр төзү

План буенча телдән аңлатма төзү№2

09.12

54

9 саны һәм цифры

1

70-71 бит

9 санының микъдар мәгънәсен һәм тәртип мәгънәсен белү

Сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сүрәтләү №1

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Рәсем нигезендә бирем үтәү

Геройларга булышу

10.12

55

Барлык  цифрлар. Мөстәкыйль эш.№4

1

72 бит

Барлык саннарны белү

6-9 саннарын табу1-4 саннарын кушу, киңлек, буенча төшенчәләрне куллану.

Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

11.12

56

Берурынлы саннар

1

73 бит

Барлык берурынлы саннарның аталышын белү

Фишкалар кулланып бирем үтәү

Дәреслек героена булышу. №1-3

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү №2

15.12

57

5 санын кушу

1

74-75 бит

Берурынлы санга 5 не куша белү

Текстны тамга-символик телгә күчерү№1,2

Схемалар нигезендә бирем үтәү

План буенча аңлатма төзү

Төркемдә хезмәттәшлек итү

Үз эшчәнлегеңне конторольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеге тикшерү №3

16.12

58

10 саны һәм 1 дистә

1

76 бит

 10 саны , цифры дистә турында дөрес күзаллау.

Сан ярдәмендә предмет күренешләрне сүрәтләү

Дәреслек героена булышу

17.12

59

10 га кадәр санау

1

77 бит

10 кадәр саный белү

Дәреслек героена, күршеңә ярдәм итү №1,2

18.12

60

Дистәләп санау

1

78 бит

Дистәләп саный белү

Сан ярдәмендә предмет күренешләрне сүрәтләү

Дәреслек героена булышу.

Фишкалар белән эш, инструментлар белән эн №1

22.12

61

Алу тамгасы

1

79-80 бит

Алу гамәлен аңлау, алу белән бәйле тамга, терминнарны

(-минус) белү

Диаграмма моделен уку

Әзер модель буенча текст төзү

Фикерләүдә логик чылбыр төзү №5

Фишкалар белән бирем үтәү

Тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү№1-4

23.12

62

Аерма һәм аның кыйммәте. Мөстәкыйль эш №5

1

81 бит

Алу белән бәйле терминнарны ( аерма, аерманың кыйммәте) белү берурынлы һәм 10 санын, дистә төшенчәсен белү, саннарны кушу.

Хаталарны мөстәкыйль табу, төзәтмәләр кертү

Үз үңышларың , уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

24.12

63

 Кабатлауга мисаллар, мәсьәләләр чишү.

1

Саннарны беренче дистә чикләрендә куша, чагыштыра белү, төп геометрик зурлыклар белән эш итә белү

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу

Мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе бар?”- дигән сорау кую)

25.12

64

Кушымта.Элекке заманда шулай укытканнар һәм укыганнар

1

82-83 бит

Элек кулланылган һәм хәзер дә кулланылган мөмкин булган кайбер методик алымнарны белү

Нәтиҗәлерәк ысул яисә дөрес чишелеш сайлап чагыштыру.

12.01

65

Дәресләргә биремнәр

1

84-95 бит

13.01

66

Кимүче һәм киметүче

1

2 кисәк

2 бит

Алу гамәле белән бәйле терминнарны белү

( кимүче киметүче аерма)

Эш алгоритмы төзү

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Үз эшчәнлегеңне контролҗгә алу,биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

14.01

67

1 санын алу

1

3-4 бит

1 санын алу кагыйдәсен куллана белү

Рәсемне математик телгә күчерү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Фишкалар кулланып бирем үтәү №2

Телдән аңлатма төзү

15.01

68

Берәрләп алу.

1

5 бит

Алу гамәленең үзенчәлекләрен белү

Ситуацияләрне анализлау. Чагыштыру, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру №1

19.01

69

Кушу һәм алу

1

6 бит

Кушу һәм алу гамәлләре арасындагы узара бәйләнешне белү

Математик гамәлне текстка күчерү

Анализ,гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

20.01

70

Кушу һәм алу

1

7 бит

Кушу һәм алу гамәлләре арасындагы узара бәйләнешне белү

Ситуацияләрне анализлау. Чагыштыру, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру №5

21.01

71

Кушылучыларның урыннарын алыштыру

1

8-9 бит

Кушылучыларның урын алыштыру үзлеген белү һәм куллану

Чишүдә рациональ юл табу.

Фишкалар белән эш.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалашу.

22.01

72

Үлчә һәм чагыштыр.

1

10-11 бит

Үлчәү алымнарын белү, киңлек төшенчәсен аңлату

Анализ, практик гамәлләр аша стандарт үлчәү берәмлеге кирәклеген ачу

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә нәтиҗә формалаштыру.

Күршең белән хезмәттәшлек итү №4

26.01

73

Кисемтәнең озынлыгын үлчәү.

1

12 бит

Озынлык берәмлеген (см) белү,үлчәү линейкасы ярдәмендә бирелгән кисемтәнең озынлыгын үлчәү

Линейка инструментының стандартлылыгын һәм универсальлеген “ачу”

27.01

74

Кисемтәнең озынлыгын үлчәү Сантиметр.

1

13 бит

Линейка ярдәмендә бирелгән озынлыктагы кисемтәләр төзи белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

28.01

75

Мөстәкыйль эш №6

Ныгыту.

1

Саннарны куша, ала белү, озынлык зурлыкларын белү һәм куллану.

Хаталарны мөстәкыйль табу, төзәтмәләр кертү

Үз үңышларың , уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

29.01

76

 1 санын берурынлы саннарга кушу.

1

14 бит

Берурынлы саннарны разряд аша күчмичә, күнекмә дәрәҗәсендә куша белү, нуль белән кушу кагыйдәсен белү һәм куллану

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу., таблица ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Кагыйдәне истә тоту һәм шуңа ияреп гамәлләр кылу.

2.02

77

Алдагы санны алу.

1

15 бит

Нуль белән алу кагыйдәсен белү һәм куллану.

Рәсемне математик телгә күчерү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Диаграмма моделе төзү

Кушу таблицасын белешмә сыйфатында куллану.

3.02

78

Дистә һәм берәмлекләр

1

16 бит

Икенче дистә саннары белән танышу

Сан структурасын анализлау

Инструментлар(санау таяклары) кулланып бирем үтәү.

4.02

79

Дистә һәм берәмлекләр

1

17 бит

Икенче дистә саннарның аталышын белү

Фикерләүдә логик чылбыр төзү.№4

05.02

80

Берәмлекләр разряды һәм дистәләр разряды

1

18 бит

Берәмлекләр разряды һәм дистәләр разряды төшенчәләрен белү

Инструментлар(санау таяклары) кулланып бирем үтәү.

№1-3

09.02

81

2 санын берурынлы санга кушу

1

19 бит

Берурынлы саннарны разряд аша куша белү

Инструментлар(санау таяклары) кулланып бирем үтәү.

№1

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, таблица ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Кушу таблицасын белешмә сыйфатында куллану №2-3

10.02

82

Туры почмак ясап кисешүче турылыр

1

20-21 бит

Туры почмакны аңлау, геометрик терминны истә калдыру, сызым почмаклыгы ярдәмендә туры почмакларны билгели белү

Әйләнә-тирә дөньядан туры почмакның модельләрен танып белү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Материаль объектлар кулланып биремнең дөреслеген тикшерү

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

11.02

83

3 санын берурынлы санга кушу

1

22 бит

Берурынлы саннарны разряд аша куша белү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Материаль объектлар(санау таяклары) кулланып биремнең дөреслеген тикшерү

12.02

84

Өлкәнрәк һәм яшьрәк

1

23 бит

Яшь буенча чагыштыра белү

Тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару Күршең белән хезмәттәшлек.

24.02

85

4 санын берурынлы санга кушу.

1

24 бит

Берурынлы саннарны разряд аша куша белү

 Материаль объектлар(санау таяклары) кулланып биремнең дөреслеген тикшерү

Кушу таблицасын белешмә сыйфатында куллану

25.02

86

Вакыт озынлыгы

1

25 бит

Вакытка ориентлаша белү

Мәктәп, көндәлек тәҗрибәне куллану.

Материаль объектлар(санау таяклары) кулланып биремнең дөреслеген тикшерү

26.02

87

Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр

1

26-27 бит

Кушу үзлекләрен белү. Җәяле аңлатмалар белән эш кагыйдәсен куллана белү

Ике этап тан торган процессны сүрәтләү №2

Үз эшчәнлегеңне конторольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремнәр үтәүнең дөреслеген тикшерү

Арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә биремнәр үтәү

План буенча телдән аңлатма төзү.

02.03

88

Мөстәкыйль эш №7

Ныгыту.

1

Икеурынлы саннарны белү, куша, ала белү,геометрик төшенчәләрне белү һәм куллану

Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

03.03

89

Мәсьәлә. Шарт һәм таләп.

1

28 бит

Гади мәсьәләләрне тану һәм формалаштыру “ мәсьәлә төшенчәсе белән бәйле терминнарны (шарт, таләп) белү

Текст һәм рәсемне ситуацияне анализлау

Мәгълумат белән эшләү, бирелгәнне аерып ала, гомумиләштерү

04.03

90

Мәсьәлә. Шарт һәм таләп.

1

29 бит

Гади мәсьәләләрне тану һәм формалаштыру “ мәсьәлә төшенчәсе белән бәйле терминнарны (шарт, таләп) белү

Мәгълумат белән эшләү, бирелгәнне аерып ала, гомумиләштерү

05.03

91

Мәсьәләләр һәм табышмаклар

1

30-31 бит

Рәсем буенча мәсьәлә төзи белү

Мәгълумат белән эшләү, бирелгәнне аерып ала, гомумиләштерү, күршең белән хезмәттәшлек итү.№3

09.03

92

10 санына кушу.

1

32 бит

10 санына кушу үзенчәлеген белү.

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

10.03

93

Разряд кушылучылар

1

33 бит

20 санының аталшын белү.Разрядлы кушылучылар төшенчәсен белү

Фишкалар, санау таяклары белән эш.

11.03

94

Санны суммага кушу

1

34 бит

Кушу гамәленең үзлекләрен белү санны суммага кушуның кагыйдәсен куллана белү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

12.03

95

Берәмлекләрне разрядлап кушу.

1

35 бит

Разрядлы кушу төшенчәсен белү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру,арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә бирем үтәү№1

Фикерләүдә логик чылбыр куллану.

16.03

96

Мәсәлә. Чишелешне табу һәм язу.

1

36 бит

Чишелешен таба белү

Мәгълумат белән эшләү, бирелгәнне аерып ала, гомумиләштерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, күршең белән хезмәттәшлек итү.

17.03

97

Мәсьәлә. Чишелешне табу һәм язу

1

37 бит

Рәсем буенча мәсьәләләр төзү, терминнарны белү

күршең белән хезмәттәшлек итү

ситуацияләрне арифметик чаралар белән модельләштерү

18.03

98

Мәсьәлә.Җавапны исәпләү һәм язу.

1

38 бит

Рәсем буенча мәсьәләләр төзү

” мәсьәлә” төшенчәсе белән бәйле терминнарны (җавап) белү

Мәгълумат белән эшләү, бирелгәнне аерып ала, гомумиләштерү

Дәреслек героена ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

19.03

99

Мөстәкыйль эш №8

Ныгыту.

1

Мәсьәләләлр чишә белү

Берәмлек, дистә төшенчәсен белү

Куша ала белү

Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

1.04

100

Сумманы санга кушу

1

40 бит

Кушу гамәленең үзлекләрен белү,

сумманы санга кушуның кагыйдәсен куллана белү

Фишкалар, санау таяклары белән эш.

Арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә биремнәр үтәү

Дәреслек геройларнына ярдәм итүдә танып-белү иницативасы күрсәтү

Кушу таблицасын белешмә сыйфатында куллану

Фикерләүдә логик чылбыр төзү,чишүдә рациональ юл табу.

2.04

101

Өлешләп кушу

1

41 бит

Кушу гамәле үзлекләрен белү

Үз эшчәнлегеңне конторлҗгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Фикерләүдә логик чылбыр төзү

06.04

102

5 санын берурынлы санга кушу

1

42 бит

Берурынлы саннарны разряд аша куша белү, кушылучыларның урын алыштыру

Арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә биремнәр үтәү

07.04

103

Суммага сумманы кушу

1

43 бит

Кушу гамәленең үзлекләрен белү

Дәреслек геройларнына ярдәм итүдә танып-белү иницативасы күрсәтү

08.04

104

Дүртпочмаклар һәм күппочмаклар

1

44-45 бит

Дүртпочмакларны танып белү,күппочмаклар сызы (төзи) белү куппочмакларның төрләрен күзаллау

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

09.04

105

6 санын берурынлы саннарга кушу

1

46 бит

Берурынлы саннарны разряд аша куша белү,кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсен белү һәм куллану

Фикерләүдә логик чылбыр төзү

Арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә биремнәр үтәү

13.04

106

7 санын берурынлы саннарга кушу

1

47 бит

Кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсен белү

 таблицасны белешмә сыйфатында куллану, тикшерү

14.04

107

10 нан берурынлы саннарны алу

1

48 бит

10 нан берурынлы саннарны ала белү

Кушу  таблицасын белешмә сыйфатында куллану

15.04

108

Разрядлы кушылучыны алу

1

49 бит

Разрядлы кушылучыларга таркатып ала белү

Арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә биремнәр үтәү

16.04

109

8 санын берурынлы саннарга кушу

1

50 бит

Берурынлы саннарны разряд аша куша белү,кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсен белү һәм куллану

Арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә биремнәр үтәү

Фикерләүдә логик чылбыр төзү

таблицаны белешмә сыйфатында куллану, тикшерү

16.04

110

9 санын берурынлы саннарга кушу

1

51 бит

Берурынлы саннарны разряд аша куша белү,кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсен белү һәм куллану

Фикерләүдә логик чылбыр төзү

Арифметик гамәл үзлекләрен куллану нигезендә биремнәр үтәү №1

таблицаны белешмә сыйфатында куллану, тикшерү

20.04

111

Йомгаклау контроль эше №1  

1

Кушу алу гамәлләрен куллана белү,мәсәлә чишү,геометрик фигуралар төзү

Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

21.04

112

Хаталар өстендә эш.

Берничә санга күбрәк

1

52 бит

Күбрәк төшенчәсен аңлату

Арифметик гамәл арасында бәйләнеш аңлау

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Дәреслек геройларнына ярдәм итүдә танып-белү иницативасы күрсәтү

Инструментлар(санау таяклары) кулланып бирем үтәү №1

22.04

113

Берничә санга азрак

1

53 бит

Азрак төшенчәсен аңлау

Һәм аның гамәл арасындагы бәйләнешен аңлау

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Инструментлар(санау таяклары) кулланып бирем үтәү №1

23.04

114

Суммадан саны алу

1

54 бит

Алу гамәленең үзлекләрен белү. Суммадан санны алу

Дәреслек геройларнына ярдәм итүдә танып-белү иницативасы күрсәтү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

27.04

115

Берәмлекләрне разрядлап алу

1

55 бит

Разрядлы кушылучыларга таркатып ала белү

Тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатма төзү

Ситуацияләрне арифметик чаралар белән модельләштерү

28.04

116

Ничәгә күбрәк? Ничәгә азрак?

1

56 бит

Кабатлы чагыштыру кагыйдәсен куллана белү

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

29.04

117

Берурынлы саннарны кушу таблицасы

1

57 бит

“Берурынлы саннарны кушу таблицасы”н белү

Таблица куллану, таблица буенча тикшерү

30.04

118

Саннан сумманы алу. 

1

58 бит

Алу гамәленең үзлекләрен белү

Саннан сумманы алу 

Кушу алу гамәлләрен куллана белү,мәсәлә чишү,геометрик фигуралар төзү

Дәреслек геройларнына ярдәм итүдә танып-белү иницативасы күрсәтү

Инструментлар(фишкалар) кулланып бирем үтәү №2

4.05

119

Өлешләп алу

1

59 бит

Алу гамәленең үзлекләрен белү

Тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатма төзү №1

5.05

120

Сантиметр һәм дециметр

1

60 бит

Озынлык үлчәү берәмлекләрен белү 1дм=10 см аңлау, үлчәү линейкасы ярдәмендә бирелгән озынлыктагы кисемтәләр төзи белү, кисемтә озынлыгын, төрле озынлык берәмлекләрен кулланып күрсәтә белү

Тормыш тәҗрибәсен куллану  №1

6.05

121

Озынлыкларны кушу һәм алу

1

61 бит

Үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә бирелгән озынлыктагы кисемтәләрне сумма һәм аерма кыйммәтен таба белү

Эшне инструмент кулланып тикшерү

07.05

122

Авыррак һәм җиңелрәк

1

62 бит

Авыррак һәм җиңелрәк төшенчәләрен дөрес куллана белү

Инструментлар(фишкалар) кулланып бирем үтәү №2

Тормыш тәҗрибәсен куллану  

11.05

123

Кыйбатрак һәм арзанрак

1

63 бит

Кыйбатрак һәм арзанрак төшенчәләрен куллана белү

Тормыш тәҗрибәсен куллану  

Инструментлар(фишкалар) кулланып бирем үтәү

12.05

124

Симметрик фигуралар

1

64-65 бит

Симметрик фигураларны белү

Тормыш тәҗрибәсен куллану  

Инструментлар(фишкалар) кулланып бирем үтәү

Фикерләүдә логик чылбыр куллану

13.05

125

Беренчедән егерменчегә кадәр һәм киресенчә

1

66 бит

Беренче һәм икенче дистә кысаларында саннарның тәртип мәгънәсен аңлау

Инструментлар(фишкалар) кулланып бирем үтәү №3

14.05

126

0 дән 20 гә кадәр

1

67 бит

Беренче һәм икенче дистә кысаларында саннарның микүдар мәгънәсен аңлау

Инструментлар(фишкалар) кулланып бирем үтәү №3

18.05

127

Геометрик фигуралар

1

68 бит

Өйрәнгән геометрик терминнарны белү

Инструментлар(фишкалар) кулланып бирем үтәү №3

19.05

128

Кушу һәм алуга мәсьәләләр Мөстәкыйль эш №9

1

69 бит

Кушу һәм алуга эшләү

Берурынлы саннарның кушу таблицасы буенча эшли белү кушу һәм алу гамәлләренең үзлекләрен куллану, мәсьәләләр чишү,геометрик фигуралар төзү

Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

20.05

129

Озынлык  үлчәү

1

70 бит

Озынлык берәмлекләре арасындагы өйрәнелгән нисбәтне белү

Инструментлар(фишкалар) кулланып бирем үтәү №1

21.05

130

Кабатлауга мисаллар, мәсьәләләр чишү.

1

Икенче дистә саннарын белү, беренче  ике дистә чикләрендә куша һәм ала белү, геометрик фигуралар төзи белү,сюжетлы арифметик мәсьәләләр төзи чишә белү

Кагыйдәләрне күрсәтмәләрне истә калдырып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Максатка кагылышсыз гамәлләрдә тыелу

Мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе бар?”- дигән сорау кую)

21.05

131

Кушу таблицасы буенча мавыктыргыч сәяхәт дәрес

1

71-75 бит

Берурынлы саннарның кушу таблицасы буенча эшли белү

Кушу таблицасын белешмә сыйфатында куллану

22.05

132

Йомгаклау дәресе.

1

75-95 бит

25.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...