Рабочая программа по математике 2 класс
рабочая программа по математике (2 класс) на тему

Рабочая программа по математике для 2 класса (ПНШ)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_kl_matem_fatihova.doc336.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет гомумибелем бирү учреждениесе “Күңгәр урта гомуми белем  мәктәбе”

«КАРАЛДЫ»

Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе

____________ Галиева С.М.

Беркетмә № 1

«  » август 2016 ел.

«КИЛЕШЕНДЕ»

Укыту-тәрбия  эшләре буенча директор урынбасары

__________ Ахметова Л. К.

«28» август 2016 ел.

« РАСЛЫЙМ»

Мәктәп директоры __________Н.Г.Габидуллин

боерык  № 79 -  о/д

«28» август 2016 ел.

2 нче сыйныф өчен математика фәненнән эш программасы

 «Перспективалы башлангыч мәктәп»

Төзеде Фатыйхова Фәридә Харис  кызы,

югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

2016– 2017 нче уку елы

Математика

2 сыйныф  (136 сәгать)

2 нче сыйныф ахырына математика һәм универсаль уку гамәлләре формалаштыру программаларын үзләштерү

буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

          Укучылар өйрәнәчәк:

    дистәләп һәм йөзәрләп санарга;

   • “сан” һәм “цифр” терминнарын аеырырга;

   • рим цифрлары белән язылган саннарны (1 дән 1 гә кадәр) танырга;

   • барлык берурынлы, икеурынлы һәм өчурынлы саннарны укырга һәм язарга;

   • санны разрядлы кушылучылар рәвешендә язарга, “түгәрәк” саннарны разрядлы кушы- лучылар ролендә кулланырга;

   • өйрәнелгән саннарны аларның унарлы язмасы нигезендә чагыштырырга һәм чагышты-ру нәтиҗәсен тамгалар (>, < яисә =) ярдәмендә язарга;

   • саннарны санлы нурда сурәтләргә;

   • “натураль рәт” һәм “натураль сан” терминнарын кулланырга;

   • бирелгән кагыйдә буенча төзелгән санлы эзлеклелекләрнең беренче берничә санын табарга;

   • берурынлы саннарның кушу таблицасын белергә һәм кулланырга;

   • санны суммага һәм сумманы санга кушу кагыйдәләрен кулланырга;

   • кушу һәм тапкырлауның урын алыштыру үзлеген кулланырга;

   • суммадан сумманы алу кагыйдәсен кулланырга;

   • нуль белән кушу һәм алу, нуль һәм бер белән тапкырлау кагыйдәләрен кулланырга;

   • өч разряд кысаларында язмача кушу һәм алуны башкарырга;

   • кушу һәм алу гамәлләренең билгесез компонентларын табарга;

   • тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамгаларны ( * һәм : ) кулланып, тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен язарга;

   • берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын;

   • тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамга һәм терминнарны ( (*) һәм (:) тамгалары, тап-кырчыгыш, тапкырчыгыш кыйммәте, тапкырлаучылар, өлеш, өлеш кыйммәте, бүленүче, бүлүче) кулланырга;

   • берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын белергә һәм кулланырга;

   • бүлүне предметлы гамәлләр һәм алу нигезендә башкарырга;

   • гамәлләрне үтәү тәртибе кагыйдәсен бер яки төрле баскыч гамәлләрен үз эченә алган җәяле һәм җәясез аңлатмаларда кулланырга;

   • линейка ярдәмендә туры сызыклар, кисемтәләр, сынык сызыклар, күппочмаклар сы-зарга;

   • предметлар һәм ара озынлыгын (метр, дециметр һәм сантиметрларда) үлчәү прибор- лары ярдәмендә билгеләргә;

   • бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линей-касы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга;

   • кисемтә озынлыгын, төрле озынлык берәмлекләрен кулланып, күрсәтә белергә (мәсә-лән, 1 м 6 дм яки 16 дм яки 160 см);

   • өйрәнелгән озынлык берәмлекләре (сантиметр, дециметр, метр) арасындагы нисбәт-ләрне озынлыкны төрле берәмлекләрдә белдерү өчен кулланырга;

   • өйрәнелгән геометрик терминнарны (туры, нур, почмак (туры, кысынкы, җәенке), турыпочмаклык, квадрат, әйләнә, түгәрәк, әйләнә (түгәрәк) элементлары (үзәк, радиус, диаметр)) танырга һәм сызымда кулланырга;

   • массаны үлчәргә һәм аны, өйрәнелгән масса берәмлекләрен (килограмм, центнер) кулланып, белдерергә;

   • вакыт озынлгын үлчәргә һәм аны өйрәнелгән вакыт берәмлекләрен (минут, сәгать, тәү- лек, атна, ай, ел, гасыр) кулланып, белдерергә; бер вакыт берәмлегеннән икенчеләренә күчәргә;

   • вакыйганың башы һәм ахыры һәм аның озынлыгы арасындагы бәйләнешне урнашты-рырга; вакытны сәгать буенча ачыкларга;

   • гади һәм төзелмә мәсьәләләрне танырга әм формалаштырырга; “мәсьәлә” төшенчәсе белән бәйле терминнарны (шарт, таләп, чишелеш, җавап, бирелгәннәр, табылырга тиеш-ле сан (зурлык)) кулланырга;

   • арифметик сюжетлы мәсьәләнең график моделен төзергә; төзелгән модель нигезендә мәсьәлә чишәргә;

   • “... га (гә) зуррак”, “... га (гә) азрак” нисбәтләре булган гади һәм төзелмә мәсьәләләр чишәргә;

   • төзелмә мәсьәләне гадиләргә таркатырга һәм чишелешне язуның ике формасын кул-ланырга (гамәлләп һәм бер аңлатма рәвешендә);

   • кире мәсьәлә формалаштырырга һәм аны бирелгән чишелешнең дөреслеген тикшерү өчен кулланырга;  

   • таблицаның юлларын һәм баганаларын укырга һәм тутырырга.

         Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • унарлы санау системасында саннар язылышының позицион принцибын аңларга;

   • рим цифрларын беренче һәм икенче дистә саннарын язу өчен кулланырга;

   • “натураль рәт” һәм “натураль сан” терминнарын аңларга һәм кулланырга;

   • “санлы эзлеклелек” терминын аңларга һәм улланырга;

   • сумманы суммадан алу кагыдәсен белергә һәм кулланырга;

   • бөтен тискәре булмаган саннар буенча тапкырлау һәм бүлү гамәлләренең (операци- яләренең) микъдарлы мәгънәсен аңларга;

   • компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе (кушу һәм алу өчен) арасында бәйләнешне аң-ларга;

   • билгесез компоненты булган гамәлләрне тигезләмә рәвешендә язарга;

   • турының һәм нурның чиксезлеген аңларга;

   • әйләнә һәм түгәрәк нокталарының үзлеген аңларга;

   • рим цифрларын гасыр һәм төрле даталарны язу өчен кулланырга;

   • үзгәрүчән вакыт берәмлекләрен (ай, ел) аларның тәүлек белән нисбәтләре нигезен-дә карарга; “кәбисә ел” терминын кулланырга;

   • вакыт-дата һәм вакыт-дәвамлылык арасында бәйләнешне аңларга;

   • арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләне математик биремнең аерым төре бу-ларак карарга; арифметик сюжетлы мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга, аларны башка мәсьәләләрдән (логик, геометрик, комбинатор) аерырга;

   • төрле график модельләр һәм тигезләмәләр кулланып, арифметик сюжетлы мәсьә-ләләрне модельләштерергә;

   • бирелешнең таблицалы формасын кулланырга.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

      Укучыларда формалашачак:

-яңа уку материалына һәм яңа мәсьәлә чишү ысулларына уку-танып белү кызыксынуы;

-математика фәнен гомумкешелек культурасы өлеше буларак аңлау;

- уку эшчәнлегендә уңыш сәбәпләрен, шул исәптән нәтиҗәгә үзанализ һәм үзконтрольне аңлауга, нәтиҗәләрнең конкрет мәсьәлә таләпләренә туры килүен анализлауга, укытучы һәм башкаларның бәяләрен аңлауга ориентлашу;

- уку эшчәнлегеңне бәяләү сәләте;

- төп мораль нормаларны белү һәм аларны үтәүгә ориентлашу;

     Укучыларда түбәндәгеләр формалашырга мөмкин:

  • Белем бирү учреждениесенә уңай караш, математика фәнен өйрәнүненң кирәклеген аңлау дәрәҗәсендә укучының эчке позициясе;
  • Белем алуда уку-танып белү тотрыклы мотивлары;
  • Мәсьәләрнене чишүдә яңа гомуми ысулларга тотрыклы уку – танып белү кызыксынуы;
  • Уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (уңышсызлыгы)сәбәпләрен аңлау;
  •  Аралашканда партнерларыңның мотивларына һәм хисләренә ориентлашу, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик таләпләргә тотрыклы иярү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

      Укучылар өйрәнәчәк:

  • Уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм аны эш дәвамында сакларга;
  • Укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алырга;
  • Үз эш- гамәлләреңне куелган бурычка һәм аны гамәлгә ашыру шартларына (шул исәптән эчке планда да) туры китереп планлаштырырыга;
  • Укытучы һәм башкаларның ( сыйныфташлар,  ата-аналар, туганнар) бәяләрен һәм тәкъдимнәрен дөрес кабул итәргә;
  • Бәя һәм ясалган хаталар характерын исәпкә алып,  эш-гамәлләргә кирәкле төзәтмәләр кертергә, тәкъдимнәрне һәм бәяләрне яңа, тагын да камилләштерелгән нәтиҗә алу өчен кулланырга;

      Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Укытучы белән хезмәттәшлектә яңа уку мәьсәләләрен куярга;
  • Гамәли мәсьәләне танып белү мәьсәләсенә үзгәртеп корырга;
  • Уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;
  • Укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын мөстәкыйль рәвешт ә яңа уку материалында исәпкә алырга;
  • Эш-гамәлләрнең дөрес  үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

  • Энциклопедия, белешмәлекләр (шул исәптән электрон, цифрлы) кулланып, кирәкле мәгълүмат эзләргә;
  • Мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар (шул исәптән модельләр һәм схемаларны кертеп) кулланырга;
  • Уку мәсьәләләрен чишүдә ысулларның төрлелегенә ориентлашырга;
  • Тексттан төп  мәгълүматны аерып алырга;
  • Беренчел һәм икенчел мәгълүматларны аерып чыгарып, объектларны анализларга;
  • Аерым кисәкләрдән бербөтен төзергә;
  • Бирелгән критерийлар буенча чагыштырырга, сериацияләргә һәм классификацияләргә;
  • Мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә объектлар өчен гомуми охшашлыклар табарга;
  • Мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Уку мәсьәләсен чишү өчен модель һәм схемаларны үзгәртеп корырга;
  • Конкрет шартлардан чыгып, уку мәсьәләләрен нәтиҗәле чишү ысулларын сайлап алырга;
  • Җитмәгән компонентларны тулыландырып һәм өстәп, аерым кисәкләрдән бербөтен төзеп синтезларга;
  • Күрсәтелгән логик операцияләр өчен мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;
  • Ирекле һәм аңлы рәвештә мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

              Укучылар өйрәнәчәк:

  • Кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итәргә ( шул исәптән үз фикерең белән туры килмәсә дә). Хезмәттәшлек һәм аралашу партнеры позициясенә ориентлашырга;
  • Үз фикереңне һәм позицияңне формалаштырырга;
  • Уртак эшчәнлектә килешергә һәм гомуми чишелешкә килергә;
  • Партнерның нәрсәне белүен һәм күрүен , ә нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен иәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә;
  • Сораулар бирергә;
  • Партнерның эш-гамәлләрен контрольгә алырга;
  • Сөйләмнең диалог формасын үзләштерергә.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Хезмәттәшлектә, үз фикереңнән аермалы буларак, башка кешеләрнең позицияләрен исәпкә алырга;
  • Төрле фикерләрне исәпкә алырга һәм үз позицияңне нигезләргә;
  • Үз фикереңне аргументлар белән нигезләргә һәм аны уртак эшчәнлектә гомуми чишелеш чыгару өчен хезмәттәшлек партнеры позициясе белән килештерергә;
  • Кирәкле мәгълүматны партнерга эш гамәлләре төзү өчен ортиентир сыйфатында төгәл, эзлекле һәм тулы рәвештә тапшырырга;
  • Үз эшчәнлегеңне һәм партнерың белән хезмәттәшлекне оештыру өчен кирәкле сораулар бирергә;
  • Хезмәттәшлектә үзара контроль һәм ярдәмләшү оештырырга.

Программаның эчтәлеге

         Саннар һәм зурлыклар

       Нумерация         һәм саннарны чагыштыру.

   Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: саннарны унарлап язуда разрядлы принцип, “түгәрәк” дистәләрнең язылышы һәм аталышы, икеурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. “Түгәрәк” дистәләр.

   Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яңа разрядлы берәмлек – йөзне табу, унарлы язмада өченче разряд – йөзләр разряды, “түгәрәк” йөзләр язылышы һәм аталышы, өчурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. “Түгәрәк” йөзләр. Өчурынлы саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.

   Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

   Саннарны саннар нурында сурәтләү. Саннарның натураль рәте турында төшенчә.

   Рим язма нумерациясе белән танышу.

   Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр.

   Санлы эзлеклелекләр турында беренчел күзаллаулар.

       Зурлыклар һәм аларның үлчәнеше.

   Предметларны масса буенча үлчәмичә чагыштыру. Масса берәмлеге – килограмм. Мас-саны үлчәү. Масса берәмлеге – центнер. Центнер һәм килограмм арасында нисбәт:  1 ц = 100 кг.

   Вакыт озынлыгы. Вакытны сәгать ярдәмендә билгеләү. Мизгел (момент) буларак вакыт. Вакыт  мизгелен әйтә белүне формалаштыру. Вакыйганың бетү мизгеле һәм башлану миз-геле аермасы буларак дәвамлылык. Вакыт берәмлекләре: сәгать, минут, тәүлек, атна һәм алар арасындагы нисбәтләр. Үзгәрүчән вакыт берәмлекләре (ай, ел) һәм аларның тәүлек белән нисбәт вариантлары. Әлеге нисбәтләрне истә калдыру ысуллары. Календарь. Вакыт берәмлеге – гасыр. Гасыр һәм ел арасында нисбәт: (1 гасыр = 100 ел.)

   Зурлык яки күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

        Арифметик гамәлләр

   Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте. 100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күч-мичә телдән кушу һәм алу. Суммадан сумманы алу кагыйдәсе. 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу ысуллары. Саннарны аермалары буенча чагыштыру. Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы. Кушу һәм алу гамәлләрен калькулятор ярдәмендә үтәү һәм тикшерү.

   Компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасында бәйләнеш (кушу һәм алу өчен). Тигезләмә – билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы. Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре.

   Тапкырлау – бертөрле кушылучыларны кушу. Тапкырлау тамгасы (·). Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте. Тапкырлауның таблицалы очраклары. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.

   Санны берничә тапкыр арттыру.

   Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре.

   Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу. Бүлү тамгасы (:). Эзлекле алу бу-ларак бүлү. Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте. Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ.б. өлешләре). Санның бирелгән өлешен табу буларак бүлү. Санны берничә тапкыр киметү.

   Зурлыкны яисә күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

   Арифметик гамәлләр үзлекләрен исәпләүләрне җиңеләйтү өчен куллану.

        Текстлы мәсьәләләр

   Математик биремнең аерым төре буларак арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең аермалы үзлекләре һәм аның мәҗбүри компо-нентлары: санлы (зурлыклы) бирелгәннәр белән шарт һәм табылырга тиешле санга (зур-лыкка) таләп (сорау). Арифметик сюжетлы мәсьәләне текст рәвешендә формалаштыру. Тексттан “артык” мәгълүматны аерып чыгару. Мәсьәләнең кыскача язылышы.

   Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне график модельләштерү.

   Гади мәсьәлә. Гади мәсьәләне чишкәндә дөрес гамәл сайлый белүне формалаштыру (арифметик гамәл мәгънәсе нигезендә һәм график модель ярдәмендә).

   Төзелмә мәсьәлә. Төзелмә мәсьәләне гади мәсьәләгә һәм таләпне яисә шартны үзгәртү исәбенә киресенчә үзгәртеп кору. Төзелмә мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә таркату. Төзелмә мәсьәлә чишелешен “адымлап” (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

   Кире мәсьәлә турында төшенчә. Бирелгән мәсьәләгә карата кире мәсьәләләр төзү. Кире мәсьәлә чишү – бирелгән мәсьәләнең чишелеше дөреслеген тикшерү ысулы.

   Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү.

   Вакытка карата мәсьәләләр (вакыйганың башы, ахыры, озынлыгы).

   Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.

   “...га(гә) зуррак”, “...га(гә) азрак” нисбәтләре булган мәсьәләләр.

   Геометрик фигуралар

   Турының чиксезлеге. Ярымтуры буларак нур. Почмак. Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке. Күппочмакта почмаклар. Турыпочмаклык. Турыпочмаклыкның аерым очрагы буларак квадрат.

   Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнә (түгәрәкнең) үзәге, радиусы, диаметры. Әйләнәне (түгәрәк-не) циркуль ярдәмендә төзү. Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль кулла-ну.

   Геометрик зурлыклар

   Озынлык берәмлеге – метр. Метр, дециметр һәм сантиметр арасындагы нисбәтләр

(1 м = 10 дм = 100 см).

   Сынык сызык озынлыгы. Күппочмак периметры. Квадрат һәм турыпочмаклык пери-метрын исәпләү.

   Мәгълүмат белән эш

   Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, бага-наларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаш-тыру өчен куллану.        

Бүлекләр

Дәресләр саны

1

Саннар һәм зурлыклар

20

2

Арифметик гамәлләр

46

3

Текстлы мәсьәләләр

36

4

Геометрик фигуралар

10

5

Геометрик зурлыклар

12

6

Мәгълүмат белән эш

12

Барлыгы

136

Белемнәрне контрольләү

Тема

1

Стартовая  контроль эш№ 1

2

Контроль эш  № 2  Тема: 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу.

3

Контроль эш  № 3 Тема:  Саннарны чагыштыру, кушу һәм алу.

4

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча йомгаклау контроль эше №4. Тема: Тапкырлау.

5

Контроль эш №5 Тема: Өчурынлы саннар нумерациясе, баганалап кушу.

6

3 нче чирек нәтиҗәләре буенча контроль эш №6. Тема: Баганалап кушу һәм алу, гамәл тәртипләре.

7

Контроль эш  №7  Тема: Тигезләмә, бүлү.

8

Арадаш аттестация.

           

Календарь-тематик планлаштыру

Дәрес формалары: фронталь; парлы; группалы; индивидуаль. Уен, катнаш, ярыш, сәяхәт, әңгәмә, практикум, проект, рольле уен, әкият, белемнәрен тикшерү.

Темалар буенча укучылар эшчәнлеге төрләре

Саннар һәм зурлыклар

-Күренеш һәм вакыйгаларны саннар, зурлыклар кулланып сурәтләү;

- Математик бәйләнешләрне әйләнә-тирәдәге чынбарлыкта табу;

-Аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;

-Предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау.

Арифметик гамәлләр

- Арифметик исәпләүләр башкару;

- Эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү;

- Проблема кую һәм аны формалаштыру;

-Арифметик гамәлләр алгоритмын үтәүнең дөреслеген һәм тулылыгын адымлап тикшерү;

- Логик (чишелеш барышында) һәм арифметик (исәпләүләрдә) характердагы хаталарны эзләү,.табу һәм бетерү;

- Ситуацияләрне арифметик чаралар белән модельләштерү;

- Исәпләү нәтиҗәсен фаразлау;

- Парларда (төркемнәрдә) эшләү: эшне планлаштыру, вазыйфаларны үзара бүлешү.

Текстлы мәсьәләләр

-Мәсьәләне анализлау;

- Мәсьәләнең җавабын фаразлау;

- Мәсьәлә чишүне планлаштыру;

- Мәсьәлә чишү, исәпләүдә төрле ысулларны чагыштыру; рациональ(уңайлы) ысул сайлау;

- Төрле математик мәсьәләләр чишүдә тәҗрибә туплау һәм аны куллану;

- Өйрәнелгән бәйләнешләрне модельләштерү.

Геометрик фигуралар

- Геометрик фигура модельләрен әйләнә-тирәдәге  предметларда танып белү;

- Геометрик төзүләр башкару, аларны төзүнең дөреслеген һәм тулылыгын адымлап тикшерү.

Геометрик зурлыклар

- Ситуацияләрне геометрик чаралар белән модельләштерү;

- Геометрик зурлыклар (планлаштыру,  сызым сызу) табуны таләп итүче көндәлек ситуацияләрне чишү;

- Предмет һәм математик объектларны тәртипкә китерү (озынлык, ераклык буенча)

Мәгълүмат белән эш

- Мәгълүматны эзләү буенча план, алгоритм төзү;

 - Кирәкле мәгълүматны уку материалларында һәм башка белешмә әдәбиятта эзләү;

- Мөстәкыйль рәвештә үткәрелгән күзәтү, сораштыру, эзләнү барышында алынган мәгълүматны җыю, гомумиләштерү һәм тәкъдим итү;

- Мәгълүматны таблица, диаграмма, схема,сызым, формула формасында бирү.

-     

Дәрес темасының эчтәлеге

Сәг саны

Календарь дата

Фактик дата

Искәрмә

Беренче  яртыеллык (64 сәг)

1

   Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе.

Математика һәм җәйге каникуллар

1

1.09

2

   Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: саннарны унарлап язуда разрядлы принцип, “түгәрәк” дистәләрнең язылышы һәм аталышы.

Дистәләп санау һәм “түгәрәк” дистәләр

1

2.09

3

Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр.

Санлы тигезлекләр һәм санлы тигезсезлекләр.

1

5.09

4

Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте.

Санлы аңлатмалар һәм аларның кыйммәтләре.

1

6.09

5

Стартовая контроль эш  №1

2 нче сыйныфка керү диагностик эше.

1

8.09

6

“Түгәрәк» дистәләр.

Хаталар өстендә эш. “Түгәрәк” дистәләрне кушу һәм алу.

1

9.09

7

Икеурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы.

Дистәләр һәм берәмлекләр.

1

12.09

8

Мәсьәләнең кыскача язылышы.

Мәсьәләнең кыскача язылышы.

1

13.09

9

Масса берәмлеге-килограммм. Массаны үлчәү.

Килограмм.

1

15.09

10

Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне график модельләштерү.

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез .

1

16.09

11

Турының чиксезлеге.

Туры чиксез.

1

19.09

12

100 эчендә разрядлап кушу һәм алу алымнары.

“Түгәрәк” дистәләрне берурынлы саннар белән кушу, ныгыту.

1

20.09

13

 100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә телдән кушу һәм алу

Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы кушу.

1

22.09

14

100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә телдән кушу һәм алу.

Разряд аша күчмичә икеурынлы саннан берурынлы санны  разрядлы алу.

1

23.09

15

Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклаар) арасында бәйләнешләрне график модельләштерү. Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте.

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

26.09

16

Ярымтуры буларак нур.

Туры һәм нур.

1

27.09

17

100 эчендә разрядлап кушу һәм алу алымнары.

“Түгәрәк” дистә белән икеурынлы санны кушу.

Икеурынлы саннан “түгәрәк”  дистәне алу.

1

29.09

18

“Түгәрәк” дистәләр.

“Түгәрәк” дистәгә тутыру. Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

30.09

19

Белемнәрен тикшерү. Контроль эш №2. 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу.

1

3.10

20

100 эчендә разрядлап кушу һәм алу алымнары.

Хаталар өстендә эш. Икеурынлы санны берурынлы санга разряд аша күчеп кушу.

1

4.10

21

100 эчендә разрядлап кушу һәм алу алымнары.

Берурынлы санны “тугәрәк” дистәдән алу.

1

6.10

22

100 эчендә разрядлап кушу һәм алу алымнары.

Икеурынлы саннан берурынлы санны разряд аша күчеп разрядлы алу.

1

7.10

23

Почмак.

Почмак. Нинди почмак кечерәк?

1

10.10

24

Санлы эзлеклелекләр турында беренчел күзаллаулар.Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке.

Туры, кысынкы һәм җәенке почмаклар. Саннарның эзлеклелеге.

1

11.10

25

Күппочмакта почмаклар. Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте.

Күппочмакның почмаклары. Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

13.10

26

Саннарны аермалары буенча чагыштыру.

Саннарны аермалары буенча чагыштыру.

1

14.10

27

“...га (гә) зуррак”, “...га (гә) азрак” нисбәтләре булган мәсьәләләр.

Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр.

1

17.10

28

Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

Икеурынлы сан берурынлыдан зуррак.

Икеурынлы саннарны чагыштыру.

1

18.10

29

Турыпочмаклык.Турыпочмаклыкның аерым очрагы  буларак квадрат.

Турыпочмаклык һәм квадрат.

1

20.10

30

100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә  кушу һәм алу.

Разряд аша күчмичә икеурынлы саннарны разрядлы кушу.

1

21.10

31

100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә телдән кушу һәм алу.

Разряд аша күчеп икеурынлы саннарны разрядлы кушу.

Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

24.10

32

Белемнәрен тикшерү. Контроль эш №3. Саннарны чагыштыру, кушу һәм алу.

1

25.10

33

Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яңа разрядлы берәмлек – йөзне табу, унарлы язмада өченче разряд – йөзләр разряды, “түгәрәк” йөзләр язылышы һәм аталышы, өчурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. “Түгәрәк” йөзләр.

Хаталар өстендә эш. Ун дистә яисә йөз.

1

27.10

34

Озынлык берәмлеге- метр. Метр, дециметр. Һәм сантиметр арасындагы нисбәтләр. (1м=10 дм=100см).

Дециметр һәм метр.

1

28.10

35

Масса берәмлеге-центнер. Центнер һәм килограммм арасында нисбәт: 1ц =100 кг.

Килограмм һәм центнер.

1

31.10

36

Метр, дециметр. Һәм сантиметр арасындагы нисбәтләр. (1м=10 дм=100см).

Сантиметр һәм метр.

1

7.11

37

Тапкырлау- бертөрле кушылучыларны кушу. Тапкырлау тамгасы.

Сумма һәм тапкырчыгыш тамгасы.

1

8.11

38

Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте.

Тапкырчыгыш һәм тапкырлаучылар.

1

10.11

39

Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте.

Тапкырчыгышның кыйммәте һәм тапкырлау.

1

11.11

40

Гади мәсьәлә. Гади мәсьәләне чишкәндә дөрес гамәл сайлый белүне формалаштыру (арифметик гамәл мәгънәсе нигезендә һәм график модель ярдәмендә).

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез.

1

14.11

41

Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.

Тапкырлаучыларның урыннарын алыштыру.

1

15.11

42

0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары.

0 санын тапкырлау һәм 0 санына тапкырлау.

1

17.11

43

0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары.

1 санын тапкырлау һәм 1 санына тапкырлау.

1

18.11

44

Сынык сызык озынлыгы.

Сынык сызыкның озынлыгы.

1

21.11

45

0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары. Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, бага-наларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаш-тыру өчен куллану.        

1 санын берурынлы саннарга тапкырлау.

1

22.11

46

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

2 санын берурынлы саннарга тапкырлау.

1

24.11

47

Күппочмак  периметры.

Күппочмакның периметры.

1

25.11

48

Квадрат һәм турыпочмаклык периметрын исәпләү.

Турыпочмаклыкның периметры.

1

28.11

49

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

3 санын берурынлы саннарга тапкырлау.

1

29.11

50

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, бага-наларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаш-тыру өчен куллану.        

4 санын берурынлы саннарга тапкырлау.

Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

1.12

51

Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм кенче баскыч гамәлләре.

Тапкырлау һәм кушу: гамәлләрне үтәү тәртибе.

1

2.12

52

Квадрат һәм турыпочмаклык периметрын исәпләү.

Квадратның периметры.

1

5.12

53

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

5 санын берурынлы саннарга тапкырлау.

1

6.12

54

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

6 санын берурынлы саннарга тапкырлау.

1

8.12

55

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

7 санын берурынлы саннарга тапкырлау

Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

9.12

56

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

8 санын берурынлы саннарга тапкырлау.

1

12.12

57

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

9 санын берурынлы саннарга тапкырлау.

1

13.12

58

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

15.12

59

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча йомгаклау контроль эше. №4. Тапкырлау.

1

16.12

60

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, бага-наларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

Хаталар өстендә эш. Берурынлы саннарның “Тапкырлау таблицасы”.

1

19.12

61

Санны берничә тапкыр арттыру.

Берничә тапкыр арттыру.

1

20.12

62

Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез.

1

22.12

63

Мәгълүматны таблицада бирү.

Бирелгәннәр белән эшләү. Ныгыту.

1

23.12

64

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар.

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар.

1

9.01

Икенче яртыеллык (72 сәг)

65

   Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яңа разрядлы берәмлек – йөзне табу, унарлы язмада өченче разряд – йөзләр разряды, “түгәрәк” йөзләр язылышы һәм аталышы. “Түгәрәк” йөзләр.

Дистәләп санау һәм дистәләрнең “түгәрәк” саны.

Йөзләр разряды һәм “түгәрәк” йөзләр аталышы.

1

10.01

66

“Түгәрәк” йөзләр.

Түгәрәк” йөзләрне кушу.

1

12.01

67

“Түгәрәк” йөзләр.

“Түгәрәк” йөзләрне алу.

1

13.01

68

Өчурынлы саннарны разряд кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.

Өчурынлы сан – разрядлы кушылучылар суммасы.

1

16.01

69

Өчурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы.

Өчурынлы сан – “түгәрәк” йөзләр һәм икеурынлы яисә берурынлы саннар суммамы.

1

17.01

70

Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

Өчурынлы сан икеурынлы саннан зуррак.

1

19.01

71

Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

Өчурынлы саннарны чагыштыру.

1

20.01

72

Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

Исәпләүләрне һәм саннарны чагыштыруны ныгытабыз.

1

23.01

73

Математик биремнең аерым төре буларак арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең аермалы үзлекләре һәм аның мәҗбүри компонентлары: санлы (зурлыклы) бирелгәннәр белән шарт һәм табылырга тиешле санга (зурлыкка) таләп (сорау).

Бер шарт һәм берничә таләп.

1

24.01

74

Төзелмә мәсьәлә. Төзелмә мәсьәләне гади мәсьәләгә һәм таләпне яисә шартны үзгәртү исәбенә киресенчә үзгәртеп кору. Төзелмә мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә таркату.

Өстәмә таләпләр кертү.

1

26.01

75

Төзелмә мәсьәлә чишелешен “адымлап” (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

Мәсьәләнең чишелешен гамәлләп язу.

1

27.01

76

Төзелмә мәсьәлә чишелешен “адымлап” (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

Мәсьәләнең чишелешен бер аңлатма рәвешендә язу.

1

30.01

77

Төзелмә мәсьәлә чишелешен “адымлап” (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

Мәсьәләләр чишәргә һәм аларның чишелешен язарга өйрәнәбез.

1

31.01

78

Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы.

Кушуны юллап һәм баганалап язу.

1

2..02

79

Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы.

Баганалап кушу ысулы. Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

3.02

80

Белемнәрен тикшерү. Контроль эш №5

Өчурынлы саннар нумерациясе, баганалап кушу.

1

6.02

81

Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнәне (түгәрәкне) циркуль ярдәмендә төзү.

Хаталар өстендә эш. Әйләнә һәм түгәрәк.

1

7.02

82

Әйләнә (түгәрәкнең ) үзәге, радиусы, диаметры.

Үзәк һәм радиус.

1

9.02

83

Әйләнә (түгәрәкнең ) үзәге, радиусы, диаметры.

Радиус һәм диаметр.

1

10.02

84

Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль куллану.

Тигез фигуралар.

1

13.02

85

Суммадан сумманы алу кагыйдәсе.

Суммадан сумманы алу.

1

14.02

86

100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә  кушу һәм алу.

Разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы алу.

1

16.02

87

100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә  кушу һәм алу.

Разряд аша күчеп, саннарны разрядлы алу.

1

17.02

88

Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы.

Алу гамәлен юллап һәм баганалап язу.

1

20.02

89

Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы.

Баганалап алу ысулы.

1

21.02

90

Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы.

Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

24.02

91

Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм кенче баскыч гамәлләре.

Тапкырлау һәм алу: гамәлләрне үтәү тәртибе.

1

27.02

9

Кушу һәм алу гамәлләрен  калькулятор ярдәмендә үтәү һәм тикшерү.

Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр.Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

28.02

93

Белемнәрен тикшерү. Контроль эш №6. Баганалап кушу һәм алу , гамәл тәртипләре.

1

2.03

94

Компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасында бәйләнеш.

Хаталар өстендә эш. Билгеле һәм билгесез.

1

3.03

95

Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр. Тигезләмә – билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы.

Санлы тигезлек һәм тигезләмә.

1

6.03

96

Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре.

Билгесез кушылучыларны ничек табарга.

1

7.03

97

Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре

Билгесез киметүчене ничек табарга.

1

9.03

98

Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре

Билгесез кимүчене ничек табарга.

1

10.03

99

Тигезләмә – билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы.

Тигезләмәләр чишәргә өйрәнәбез.

1

13.03

100

Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу.

Предметларны тигезләп урнаштыр.

        

1

14.03

101

Бүлү тамгасы (:)

Бүлү. : тамгасы.

1

16.03

102

Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ. б. өлешләре)

Өлеш һәм аның кыйммәте.

1

17.03

103

Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте.

Бүленүче һәм бүлүче.

1

30.03

104

Өзлекле алу буларак бүлү.

Бүлү һәм алу.

1

31.03

105

Зурлыкны яисә күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

Бүлү һәм үлчәү.

1

3.04

106

Белемнәрен тикшерү. Контроль эш №7. Тигезләмә, бүлү.

1

4.04

107

Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ. б. өлешләре)

Хаталар өстендә эш. Урталай бүлү һәм ярты.

1

6.04

108

Санның бирелгән өлешен табу буларак бүлү.

Берничә тигез кисәккә бүлү һәм өлеш.

1

7.04

109

Санны берничә тапкыр киметү.

Берничә тапкыр киметү.

1

7.04

110

Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм кенче баскыч гамәлләре.

Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре.

1

10.04

111

Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте.

Исәпләүләрне ныгытабыз.

1

10.04

112

Вакыт озынлыгы. Мизгел (момент) буларак вакыт.

Күпме вакыт үткән? Кояш һәм ком сәгатьләре.

1

11.04

113

Вакыйганың бетү мизгеле һәм башлану мизгеле аермасы буларак дәвамлылык.   Рим язма нумерациясе белән танышу.

Вакыт күпме? Көн уртасы һәм төн уртасы. Циферблат һәм Рим цифрлары.

1

13.04

114

Вакытны сәгать ярдәмендә билгеләү.Вакыт мизгелен әйтә белүне формалаштыру.

Сәгать һәм минут. Сәгать буенча вакытны белергә һәм әйтергә өйрәнәбез.

1

14.04

115

Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль куллану.

Тигез кисемтәләр үлчәп салабыз.

1

17.04

116

Саннарның натураль рәте турында төшенчә.

Саннарның натураль рәте.

1

18.04

117

Вакыт берәмлекләре: сәгать, минут, тәүлек, атна һәм алар арасындагы нисбәтләр.

Сәгать һәм тәүлек.

1

20.04

118

Үзгәрүчән вакыт берәмлекләре (ай, ел) һәм аларның тәүлек белән нисбәт вариантлары.

Тәүлек һәм атна. Тәүлек һәм ай.

1

21.04

119

Календарь. Әлеге нисбәтләрне истә калдыру ысуллары.

Ай һәм ел. Календарь.

1

24.04

120

Вакыт берәмлеге – гасыр. Гасыр һәм ел арасында нисбәт: (1 гасыр=100 ел)

Ел һәм гасыр. Календарьдан файдаланырга өйрәнбез.

1

25.04

121

Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне график модельләштерү.

Бирелгән һәм эзләнелә торган саннар.

1

27.04

122

Кире мәсьәлә турында төшенчә. Бирелгән мәсьәләгә карата кире мәсьәләләр төзү. Кире мәсьәлә чишү – бирелгән мәсьәләнең чишелеше дөреслеген тикшерү ысулы.

Кире мәсьәлә.

1

28.04

123

Кире мәсьәлә турында төшенчә. Бирелгән мәсьәләгә карата кире мәсьәләләр төзү. Кире мәсьәлә чишү – бирелгән мәсьәләнең чишелеше дөреслеген тикшерү ысулы.

Кире мәсьәлә һәм бирелгән мәсьәләнең чишелешенең дөреслеген тикшерү.

1

1.05

124

Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү.

Мәсьәләнең чишелешен тигезләмә рәвешендә язу

1

2.05

125

Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү.

Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишәргә өйрәнәбез

1

4.05

126

Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль куллану.

Циркуль һәм линейка ярдәмендә геометрик төзүләр.

1

5.05

127

Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте.

Аңлатмаларның кыйммәтен исәплибез.

1

8.05

128

Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.

Мәсьәләләр чишәбез һәм дөреслеген тикшерәбез.

1

11.05

129

Арадаш аттестация.

1

12.05

130

Вакытка карата мәсьәләләр (вакыйганың башы, ахыры, озындыгы).

Хаталар өстендә эш. Вакыт-дата һәм вакыт озынлыгы.

1

15.05

131

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.        

“Тапкырлау таблицасы” буенча мавыктыргыч сәяхәт.

1

16.05

132

Мәгълүматны таблицада бирү.

Бирелгәннәр белән эш.

1

18.05

133

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар.

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар.

1

19.05

134

Саннар эзлеклелеге турында беренчел күзаллаулар.

Саннар эзлеклелеген төзергә өйрәнәбез.

1

22.05

135

Саннар һәм зурлыклар. Арифметик гамәлләр.

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау.

1

23.05

136

Текстлы мәсьәләләр. Геометрик фигуралар, зурлыклар.

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау.

1

25.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО МАТЕМАТИКЕ Класс 1 Б

В начальной школе изучение математики имеет особое значение в развитии младшего школьника. Математика помогает ученику сделать первые шаги к пониманию научной картины мира, способствует развитию вообр...

Пояснительная записка к рабочей программе по математике на основе авторской программы «Математика» для 3-го класса В.Н.Рудницкой

   Рабочая программа по математике для 3К  класса разработана в соответствии с основными положениями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего об...

Рабочая программа по математике Моро М.И., Бантовой М.А. Математика 1 класс программа «Школа России».

Программа по математике составлена на основе авторской рабочей программы Моро М.И., Бантовой М.А. Математика/ 1 класс// Сборник рабочих программ «Школа России». 1-4 классы. Пособие для...

рабочая программа по математике класс Начальная школа века

Рабочая программа соответствует ФГОС НОО....

Рабочая программа по математике составлена в соответствии с программой для коррекционных общеобразовательных школ и классов VII вида. Начальные классы 1-4 «Математика» (автор Г.М. Капустина

Рабочая программа по  математике составлена в соответствии с программой для коррекционных общеобразовательных школ и классов VII вида. Начальные классы 1-4  «Математика» (автор Г.М. Капустин...

Рабочая программа по математике (4 класс) на тему: "Рабочая программа по математике 4 коррекционный класс (8 вида).

 Рабочая программа составлена на основе авторской  программы В. В. Воронковой «Программы специальных (коррекционных) образовательных учреждений VIII вида, 1-4 классы ,4-е издание - М....

Рабочая программа по математике (3 класс) на тему: "Рабочая программа по математике 3 коррекционный класс (8 вида).

   Рабочая программа составлена на основе авторской  программы В. В. Воронковой «Программы специальных (коррекционных) образовательных учреждений VIII вида, 1-4 классы ,4-е издан...