рабочая программа
рабочая программа по математике (1 класс) на тему

Рабочая программа по математике для 3 го класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_kl_matem_da.docx53.52 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды

Методик берләшмә җитәкчесе                        

__________/ Яруллина В.Х./                            

Беркетмә №  ____

«____» ____________2017 ел                                                                                                                      

Килешенде

МБГБУ “Носы төп  гомуми  белем мәктәбе”нең

 укыту-тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары  ___________ / Сафиуллина Г.К/  

«____» ____________2017  ел

Раслыйм

МБГБУ  “Носы төп гомуми белем  мәктәбе” директоры   _____________/ Бәдертдинов В.Х./

Приказ № _______    

   «_____» ____________2017  ел

        

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

“Носы төп гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

I квалификацион  категорияле укытучы

1 нче сыйныф өчен  математикадан эш программасы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

                                   Беркетмә  №______

                                                           «____» _______________20____ ел

2017 – 2018 нче уку елы


 

Укыту предметын үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Предмет нәтиҗәләре

1 сыйныф ахырына укучы математика фәненнән өйрәнәчәк:

-  0  дән  20  гә  кадәрле  саннарның  аталышын  һәм  эзлеклелеген белергә;

- барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын( 20 не дә кертеп) укырга һәм язарга;

- туры һәм кире тәртиптә санарга( 0 дән 20 гә кадәр) ;

- өйрәнелгән саннарны чагыыштырырга  һәм чагыштыруның нәтиҗәсен (>,< ,яисә =) ярдәмендә язарга;

- кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар кулланып язарга;

- кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны кулланырга;

- кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга;

- кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә;

- нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга;

-  кушу  һәм  алу  гамәлләренең  аталышын  һәм  тамгаланышын өйрәнү;

- гади мәсьәләләрне танырга,чишү алымнарын белергә;

- линейка белән төрле сызыклар сызарга;

- озынлык  үлчәү берәмлекләрен танырга

-геометрик фигуралар темасына эзләнү-тикшеренү һәм проект эшчәнлеген алып барырга (исбатлау,классификацияләү,чагыштыру,үзара бәйләнешне билгеләү).

Өйрәнергә мөмкинлек алачак:

- 10  эчендә  саннарның  кушу  таблицасын  һәм  алуның  тиңдәшле  очракларын;

-  геометрик терминнарны белергә;

-  рәсем буенча схемалар,мәсьәләләр төзергә;

-  бирелгән үзлеккә караган күплектән бер яки берничә  предметны билгеләргә;

- озынлык  үлчәү берәмлекләре арасындагы бәйләнешне аңларга;

- сызык төрләрен аерырга;

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү универсаль  уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

-дәреснең максатын һәм кагыйдәләр формалаштыру.

-әйләнә – тирә дөньяны танып белү.

-пространстволы күзаллау.

-бирелгән алгоритм буенча эшне башкару.

-фикерләүнең логик чылбырын төзү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

 -биремнәр үтәгәндә яки биремнәрнең нәтиҗәләре аша үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

 -үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

-җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- логик фикер йөртү;

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучыларда формалашачак:

-Дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып – белү инициативасы күрсәтү.

- Танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

-Үз фикереңне әйтә белү.

-Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Укучыларда түбәндәгеләр формалашырга мөмкин:

- Үз мөмкинлеклә-реңне чамалау, үзеңне читтән күрү

-Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

Укыту предметының эчтәлеге

1. Саннар һәм зурлыклар (35 сәг.)

    Саннар һәм цифрлар.

Беренчел микъдарлы күзаллаулар: бер һәм берничә, бер һәм бер дә юк. 1дән 9га кадәр саннар. Беренче, икенче, өченче һ.б. предметларны санау. 0 саны һәм цифры. Предмет төркемнәрен сан буенча чагыштыру: күбрәк, азрак, шулкадәр үк. Саннарны чагыштыру: >, <, = тамгалары. Берурынлы саннар. Дистә. 10 саны. Дистәләп санау. Дистә һәм берәмлекләр. Икеурынлы саннар. Разрядлы кушылучылар. 11дән 20гә кадәр саннар, аларның язылышы һәм аталышы.

   Зурлыклар.

Предметларны үлчәмичә чагыштыру: биегрәк – тәбәнәгрәк, киңрәк – таррак, озынрак – кыскарак, өлкәнрәк – яшьрәк, авыррак – җиңелрәк, кыйбатрак – арзанрак нисбәте.

Вакытка бәйле беренчел күзаллаулар: тәулек өлешләре, ел фасыллары, алданрак – соңрак, вакыт озынлыгы (озынрак – кыскарак). Тәүлек һәм ел цикллары турында төшенчә.

2.Арифметик гамәлләр (46 сәг.)

    Кушу һәм алу.

Саннарны кушу. + тамгасы. Кушылучылар, сумма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм берәрләп кушу. 3, 4, 5 саннарының аддитив составы. 3, 4, 5 саннарын кушу. Саннарны алу. – тамгасы. Кимүче, киметүче, аерма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм 1әрләп алу. Кушуның урын алыштыру үзлеге. Кушу һәм алуның үзара бәйләнеше. Таблицалы кушу һәм алу очраклары. 0 саны белән кушу һәм алу очраклары. Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр. Санны суммага кушу. Берәмлекләрне разрядлап кушу. Сумманы санга кушу. Өлешләп кушу ысулы. Разрядлы кушылучыны алу. Санны берничә санга зурайту (кечерәйтү). Саннарны кабатлы чагыштыру. Саннан сумманы алу. Уңайлы кушылучылар нигезендә өлешләп алу ысулы. Озынлыкларны кушу һәм алу. Кисемтә озынлыгын үлчәү, бирелгән озынлыкта кисемтә сызу; бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләү.

3.Текстлы мәсьәләләр ( 10 сәг.)

    Арифметик текстлы(сюжетлы) мәсьәлә белән танышу: шарт һәм сорау (таләп). Сюжетлы арифметик мәсьәләләрне тану һәм төзү. Мәсьәләнең чишелешен табу һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу. Мәсьәләнең җавабын исәпләү һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу.

4.Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар(29 сәг.)

    Предметларның үзлекләре. Предметларның урнашуы.

Предметларның төс, форма, үлчәм буенча аерымлыклары. Бертөрле формалы предметларны үлчәмнәре буенча чагыштыру: зуррак, кечерәк, шундый ук. Предметларның охшашлыкларын бер яки берничә билге буенча билгеләү. Предметларны төркемгә гомуми билге буенча берләштерү. Предметларның күзәтүчегә карата сулда, уңда, өстә, аста урнашуы, аларның комбинациясе. Предметларның нәрсәдер өстендә (астында), сулдарак (уңдарак) ике әйбер арасында урнашуы. Хәрәкәт юнәлеше буенча алда (артта), сулга (уңга), өскә (аска) хәрәкәте.

Геометрик фигуралар һәм аларның үзлекләре.

Яссы һәм кәкре өслекләрнең аермалы яклары турында беренчел күзаллаулар. Яссы геометрик фигуралар белән танышу: түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык. Туры һәм кәкре сызыклар. Нокта. Кисемтә. Дуга. Кисешүче һәм кисешмәүче сызыклар. Кисешү ноктасы. Сынык сызык. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар. Йомык сынык сызык. Күппочмак. Симметрик фигуралар.

 Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

5.Геометрик зурлыклар (7 сәг.)

    Юл озынлыгы һәм ераклык турында беренчел күзаллаулар. Аларны «ераграк – якынрак», «озынрак – кыскарак» төшенчәләре нигезендә чагыштыру. Кисемтә озынлыгы. Озынлык үлчәү. Сантиметр – озынлык берәмлеге. Дециметр – эрерәк озынлык берәмлеге. Дециметр һәм сантиметр арасындагы бәйләнеш (1дм=10см). озынлыкларны чагыштыру.

6.Мәгълүмат белән эш (5 сәг.)

Берурынлы саннарны (0дән башка) кушу таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Берурынлы саннар буенча кушу гамәлен үтәү инструменты буларак кушу таблицасы.  

Милли-региональ компонент текстлы (сюжетлы) мәсьәләләрне чишкәндә Татарстан Республикасының экология һәм экономик яктан мәгълүматны үз эченә алган текстлар аркылы бирелә.

                                                                                             

Календарь - тематик планлаштыру

УМК: 1.А.Л.Чекин Математика.1 сыйныф өчен дәреслек.  Ике кисәктә .  Москва Академкнига/Учебник, 2010  Казан”ТаРИХ”2010.

Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

План

Факт

1.

1. Саннар һәм зурлыклар (35 сәг.)

Исәнме, мәктәп!  (3 б.)

1

05.09

2.

Төрле төстәге дөнья (4-5 б.)

1

06.09

3.

Формалары бертөрле һәм төрле предметлар (6-7 б.)

1

07/09

4.

Сулда һәм уңда, өстә һәм аста   Уен-дәрес (8 б.)

1

08.09

5.

Өстендә, астында, сулдарак, уңдарак, арасында (9 б.)

1

12/09

6.

Яссы геометрик фигуралар (10-11 б.)

1

13/09

7.

Турылар һәм кәкреләр (12 б.)

1

14/09

8.

Турылар һәм кәкреләрне ныгыту.Уен-дәрес (13 б.)

1

15/09

9.

Алда һәм артта (14 б.)

1

10.

Нокталар (15 б.)

1

11.

Кисемтәләр һәм дугалар (16-17 б.)

1

12.

Юнәлешләр Уен-дәрес (18 б.)

1

13.

Сулга һәм уңга (19 б.)

1

14.

Өскә һәм аска (20 б.)

1

15.

Зуррак, кечерәк, бертөрле (21 б.)

1

16.

Беренче һәм соңгы. Күңелле уеннар.  (22 .)

1

17.

Аннан соң һәм аннан алда (23 б.)

1

18.

Бер һәм берничә (24-25 б.)

1

19.

1 саны һәм цифры   (26 б.)

1

20.

1 санын һәм цифрын ныгыту.Уен-дәрес

 (27 б.)

1

21.

Кисешүче сызыклар һәм кисешү ноктасы (28 б.)

1

22.

Берсе артык (29 б.)

1

23.

Бер һәм бер дә юк (30-31 б.)

1

24.

0 саны һәм цифры.Уен-дәрес. (32-33 б.)

1

25.

Кисешмәүче сызыклар (34 б.)

1

26.

Предметлар пары (35 б.)

1

27.

2 саны һәм цифры (36-37 б.)

1

28.

Күбрәк,азрак, тигез.Уен-дәрес (38 б.)

1

29.

>, <, = тамгалары   (39 б.)

1

30.

3 саны һәм цифры (40-41 б.)

1

31.

Сынык сызык (42 б.)

1

32.

Йомык һәм йомык булмаган сызыклар.Уен-дәрес (43 б.)

1

33.

Эчендә, тышында, чигендә (44 б.)

1

34.

Йомык сынык сызык һәм күппочмак (45 б.)

1

35.

4 саны һәм цифры (46-47 б.)

1

36.

2.Арифметик гамәлләр (46 сәг.)

Элегрәк һәм соңрак (48 б.)

1

37.

Тәүлек өлешләре һәм ел фасыллары

(49 б.)

1

38.

5 саны һәм цифры (50-51 б.)

1

39.

Кушу гамәле һәм + тамгасы (52-52 б.)

1

40.

Кушылучылар һәм сумма (54 б.)

1

41.

Кушылучылар һәм сумманың кыйммәте

 (55 б.)

1

42.

Биегрәк һәм тәбәнәгрәк (56 б.)

1

43.

1 санын кушу (57 б.)

1

44.

6 саны һәм цифры (58-59 б.)

1

45.

Киңрәк һәм таррак (60 б.)

1

46.

2 санын кушу (61 б.)

1

47.

7 саны һәм цифры (62-63 б.)

1

48.

Ераграк һәм якынрак (64 б.)

1

49.

3 санын кушу (65 б.)

1

50.

8 саны һәм цифры (66-67 б.)

1

51.

Озынрак һәм кыскарак (68 б.)

1

52.

4 санын кушу (69 б.)

1

53.

9 саны һәм цифры (70-71 б.)

1

54.

Барлык цифрлар  (72 б.)

1

55

Берурынлы саннар. (73 б.)

1

56

5ле санын кушу  (74-75 б.)

1

57

10саны һәм 1 дистә (76 б.)

1

58

10 га кадәр санау (77 б.)

1

59

10 га кадәр санау (77 б.)

1

60

Алу «-» билгесе (79-80 б.)

1

61

Алу «-» билгесе (79-80 б.)

1

62

Аерма һәм аның мәгънәсе (81б.)

1

63

Кимүче һәм киметүче (3б. IIб.)

1

64

1 санын алу (4б.)

1

65

Берәрләп алу (5б.)

1

66

Кушу һәм алу  (6-7 б.)

1

67

Кушу һәм алу 6-7 б.)

1

68

Кушылучыларның урынын алыштыру

(8-9б.)

1

69

Үлчә һәм чагыштыр (10б.)

1

70

Үлчи һәм чагыштыра белүне ныгыту (11б.)

1

71

Кисемтә озынлыгын үлчәү. Сантиметр (12б.)

1

72

Сантиметрны ныгыту (13б.)

1

73

Берурынлы саннарга 1 санын кушу (14б.)

1

74

Алдагы саны алу (15б.)

1

75

Дистә һәм берәмлек

1

76

Дистә һәм берәмлекне ныгыту

1

77

Берәмлекләр разряды, дистәләр разряды (18б.)

1

78

2 санын кушу (19б.)

1

79

Туры почмак (20б.)

1

80

Туры почмакны ныгыту (21б.)

1

81

3 санын берурынлы саннарга кушу (22б.)

1

82

Текстлы мәсьәләләр ( 10 сәг.)

Өлкәнрәк һәм яшьрәк (23б.)

1

83

4 санын берурынлы саннарга кушу (24б.)

1

84

Вакыт озынлыгы (25б.)

1

85

Кушылучыларны төркемләү.   Җәяләр

 (26 б)        

1

86

Җәяле аңлатмалар (27б.)

1

87

Мәсьәлә белән таныштыру (28б.)

1

88

Шарт һәм таләп (29б.)

1

89

Мәсьәләләр һәм табышмаклар

1

90

Мәсьәләләр һәм табышмаклар (31б.)

1

91

10санына кушу (32б.)

1

92

4.Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар (29 сәг.)

Разрядлы кушылучылар (33б.)

1

93

Санны суммага кушу (34б.)

1

94

Берәмлекләрне разрядларга кушу (35б.)

1

95

Мәсьәлә. Чишелеш һәм чишелешне язу

1

96

Мәсьәлә. Чишелешне табу һәм язу (37б.)

1

97

Исәпләү һәм җавап язу (38б.)

1

98

Мәсьәлә. Исәпләү һәм җавап язу (39б.)

1

99

Сумманы санга кушу (40б.)

1

100

Өлешләп кушу (41б.)

1

101

5 санын берурынлы саннарга кушу (42б.)

1

102

Турыпочмаклыклар, дүртпочмаклар

103

Суммага сумманы кушу (44б.)

1

104

Суммага сумманы кушуны ныгыту (45б.)

1

105

6 санын берурынлы саннарга кушу (46б.)

1

106

7санын берурынлы саннарга кушу (47б.)

1

107

10саныннан берурынлы саннарны алу (48б.)

1

108

Разрядлы кушылучыны алу (49б.)

1

109

8 санын берурынлы саннарга кушу (50б.)

1

110

8 санын берурынлы саннарга кушу (51б.)

1

111

Берничә санга күбрәк (52б.)

1

112

Берничә санга азрак (53б.)

1

113

Суммадан санны алу (54б.)

1

114

Берәмлекләрне разрядлап алу (55б.)

1

115

Ничәгә күбрәк? Ничәгә азрак? (56б.)

1

116

Берурынлы саннарны кушу таблицасы (57б.)

1

117

Саннан сумманы алу (58б.)

1

118

Өлештән алу (59б.)

1

119

 Озынлык берәмлеклэре арасындагы нисбәт. Сантиметр, дециметр.  (60б.)

1

120

Озынлыкларны кушу һәм алу (61б.)

1

121

5.Геометрик зурлыклар (7 сәг.)

Авыррак һәм җиңелрәк

1

122

Кыйбатрак, арзанрак (63б.)

1

123

Симметрик фигуралар (64б.)

1

124

Симметрик фигуралар турында ныгыту (65б.)

1

125

1-20 кадәр саннар һәм кирегә (66б.)

1

126

1-20 кадәр саннар (67б.)

1

127

Геометрик фигуралар

1

128

6.Мәгълүмат белән эш (5 сәг.)

Кушу таблицасы буенча мавыктыргыч сәяхәт

1

129

Кушуга һәм алуга мәсьәләләр (69б.)

1

130

Кушуга һәм алуга мәсьәләләр чишүне ныгыту (69б.)

1

131

Озынлык үлчәү (70б.)

1

132

Кушу таблицасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...