Урок музыки во 2 классе на тему "Балет"
план-конспект урока по музыке (2 класс)

Урок музыки во 2 классе на тему "Балет"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balet.doc60 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әтнә муниципаль районы  “Иске Өҗем төп гомуми белем мәктәбе” башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәрифҗанова Рәмзия Вәдүт кызы.

2 нче сыйныфта музыка дәресе.

Тема: Балет

Максат: укучыларга балет турында төшенчә бирү, аның опера һәм әкият белән охшаш һәм аермалы якларын күрсәтү. 

УУГ :

Шәхси:

  • Баланы эмоциональ яктан баету; развивать интерес к искусству, умение найти свою позицию в искусстве;
  • Сәнгать белән кызыксыну уяту, музыкаль культура тәрбияләү;

Метапредмет:

  • Дәрескә максат кую, бурычлар билгеләү, проблеманы чишү юлларын ачыклау;
  • применение речевых средств для решения коммуникативных и познавательных задач;

Предмет:

  • музыканы аңларга өйрәнү;
  • музыкаль әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер йөртү;
  • музыканың характерын билгеләү, төрле музыканы чагыштыру;
  • төп музыкаль жанрларны белү;

Җиһазлау: экран, проектор презентация

Музыкаль материал:

  1. С. Прокофьев «Марш», М. Коваль «Семеро козлят».
  2.  П. И. Чайковскийның  «Щелкунщик» балетыннан видеофрагентлар ( 50 нче секундтан  2.20 секундка кадәр)

Дәрес барышы

Оештыру.

-Укучылар, без сезнең белән музыкаль илләр буенча сәяхәтебезне башлаган идек. Бүген ул сәяхәтне дәвам итәрбез. Сез сәяхәтне дәвам итәргә әзерме? Әйдәгез, юлыбызны  җыр белән башлыйк, юлыбыз күңеллерәк булыр.

-Юлга чыктык без бергә

Музыка иле буйлап.

Музыканың тылсым көчен,

Серен чишәргә уйлап.

җырлыйлар

Актуальләштерү

  • Укучылар, карагыз әле, без кая килеп җиттек. Әйе, бик матур болынга. Нинди матур, хуш исле чәчәкләр үсә монда! Әйдәгез әле, рәхәтләнеп, күкрәкләребезне тутырып, чәчәкләрнең хуш исен исник әле. (сулыш алу күнегүе.)

(“Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” операсыннан кәҗә бәтиләре җыры яңгырый)

  • Нинди музыка яңгырый? Ул нинди жанрга карый?
  • Җыр безне нинди музыкаль илгә алып килде? Нинди ил соң ул опера? Операның нәрсә икәнен белүчеләр кул күтәрегез.  (барысы да күтәрмәсә, бер-берегезгә опера турында сөйләгез, дигән бирем бирелә)
  • - “Әйе, юк” уены     (әйе – кул чабабыз, юк –тыпырдыйбыз)
  • 1. Опера – музыкаль спектакль.
  • 2. Операда артистлар җырлый.
  • 3. Операда музыканы гармончы уйный.
  • 4. Операда симфоник оркестр яңгырый.
  • 5. Операда артистлар сөйләшә.

Эшләр экрандагы җаваплар аша тикшерелә. Нәтиҗә ясала.

  • Без тыңлаган җыр кайсы операдан? Авторы кем? Әйдәгез, бергәләшеп ул җырны башкарыйк.
  • Бик яхшы. Сезгә бу илдә ошагандыр, дип уйлыйм. Ләкин без монда озаклап тукталмыйбыз, юлыбызны дәвам итәбез. Җырны үзебез белән алабызмы? Карагыз, без кая килеп чыктык?
  • “Урман шавы” күнегүе.
  • “Ау” кычкырып карыйк әле, бәлки кем дә булса ишетер.

Ж.Бизе “Кармен” операсыннан Треодор маршы яңгырый.

- Нинди серле музыка яңгырады? Ул кайсы жанрга карый? Бу маршны кайсы музыкаль илдә очратырга мөмкин? Ул күбрәк нәрсәгә охшаган?

Сулыш алу күнегүе

Парларда эш

+ + - + -

Урманга

Тавышны көчәйтеп, түбәнәйтеп “ш-ш-ш-ш авазларын әйтеп, күнегү ясыйлар.

Уку мәсьәләсен кую.

Уку мәсьәләсен чишү.

- Игътибар, тагын бер музыкаль әсәр. (“Щелкунщик” балетыннан марш). Бу марш безне нинди музыкаль илгә алып килде икән? Бәлки түбәндәге шигъри юллар сезгә ярдәмгә килер?

“ Я снова вижу голубой далекий свет.

Прекрасным принцем мне является балет. 

Он позолоченную туфельку дает.

И за собою в мир загадочный ведет”.

  • Ә нәрсә соң ул балет? Фотографиягә карап, балетның төп “киты”н билгеләп карагыз.
  • Әле генә сез тыңлаган марш “Щелкунщик” балетыннан иде. Аның авторы П.И. Чайковский. Хәзер әйдәгез шул балеттан бер  фрагмент карап китик. (Щелкунщик балетыннан фрагмент)
  • Сезгә балет геройлары ошадымы?
  • Хәзер әйтә аласызмы инде, нәрсә ул балет?
  • Геройлар үзләренең уй-фикерләрен, хисләрен тамашачыга ничек җиткерәләр?
  • Артистларга нәрсә ярдәм итә?
  • Балет артистлары ничек атала?

 Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бар һәм  Рудольф Нуриев турында мәгълүмат бирелә.

( Атаклы биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев  Иркутск шәһәрендә туа. Әтисе Харис хәрби кеше була, улының бию белән шөгыльләнүен ошатып бетерми. Бары тик бөтен дөньяга билгеле сәхнәләрдә чыгыш ясый башлагач кына, улының бу шөгылен кабул итә. Әнисе Фәридә бик ягымлы ханым, улын яклаучы була. Ул Казан шәһәрендә туган, шуңа р. Нуриев Казанны үз шәһәре дип саный. Бию белән ул кечкенәдән шөгыльләнә. Танылган Ленинград балет мәктәбен тәмамлый. Гастрольләр белән чит илгә баргач, шунда калырга була. Париж,  Лондон сәхнәләрен яулый. Париж опера-балет театрында сәнгать җитәкчесе була. Ул сәхнәгә куйган “Дон Кихот” һәм “Баядерка” спектакльләре зур уңынка ирешә)

балет

сорауга җаваплар әйтәләр.

Балетның исемен, авторын дәфтәргә язалар.

Сорауларга җавап бирәләр, төп төшечәләрне дәфтәргә язалар.

музыкаль спектакль

бию ярдәмендә

симфоник оркестр

биюче, балерина

Ныгыту.

Без сезнең белән музыкаль илләрнең тагын берсендә – балет илендә кунакта булдык. Аңарчы опера турында сөйләшкән идек. Хәзер опера һәм балетны чагыштырып, аларның охшаш һәм аермалы якларын таба аласызмы?

1 нче төркем – охшаш якларын, 2 нче төркем – аермалы якларын билгели.

Төркемнәрдә эшлиләр, нәтиҗәне һәр төркемнән бер укучы әйтә.

Өй эше.

  1. Өлкәннәргә балет турында сөйләргә.
  2. Ш. Перроның “Золушка” әкиятен укырга, теләүчеләргә иллюстрация ясарга мөмкин.

Рефлексия учебной деятельности.

Йомгаклау

-Ә хәзер дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп алыйк. График диктант (әйе -+, юк - -)

1. Балет – ул музыкаль спектакль .

2. Балетта симфоник оркестр уйный.

3. Балетта актерлар җырлый.

4. «Щелкунщик» балетына музыканы  Прокофьев язган .

5. Балетта биючеләр һәм балериналар бии.

6. Балериналарның махсус аяк киеме пуанты дип атала.

- Кем операның нәрсә икәнен белә – уң кулын күтәрә, кем балетның нәрсә икәнен белә – сул кулын күтәрә.

- Кемдә опера-балет театрында булу теләге туды – миңа карап елмая.

Дәфтәрләрдә график диктант язалар.

+ + - - + +

Слайд аша тикшерәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока музыки,1 класс. Тема: Что может музыка?

Урок музыки по программе Кабалевского сиспользованием технологии развития самоконтроля и взаимоконтроля....

презентация к уроку "Музыка.4 класс" ,тема "Музыка Японии"

ПРЕЗЕНТАЦИЯ МОЖЕТ ИСПОЛЬЗОВАТЬСЯ КАК ДОПОЛНИТЕЛЬНЫЙ МАТЕРИАЛ НА УРОКЕ МУЗЫКИ, РАССКАЗЫВАЕТ КРАТКО О САМОЙ СТРАНЕ    ....

Технологическая карта урока музыки 1 класс "Музыка в цирке"

В карте прописаны предметные и метапредметные задачи, скриншоты презентации в программе "SMART Notebook"....

урок музыки з класс "В каждой интонации спрятан человек. Портрет в музыке"

данный урок предназначен для учеников 3 класса. Цели урока:Образовательная: дать понятие о выразительных и изобразительных возможностях музыки на примере попевки «Разные ребята», С.С. Прокофьева «Болт...

"Мелодия - душа музыки". урок музыки - 3 класс

На уроке музыки учитель обращается к разным видам искуства, используя современные образовательные технологии, в том числе, информационно - коммуникативные, подчиненные одной заданной теме, в совокупно...

Урок музыки. 2 класс.Что изображает музыка.

Урок по учебникам В.О.Усачёвой ,Л.В.Школяр,УМК "Школа 2100"....

Технологическая карта к уроку музыки 3 класс, по теме "Музыка утра"

Уважаемые коллеги!Надеюсь, что моя технологическая карта к уроку музыки в 3 классе, по теме "Музыка утра",поможет Вам, при составлении Ваших технологических карт....