Открытый урок по окружающему миру, 4 класс
презентация к уроку по окружающему миру (4 класс) на тему

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

Открытый урок по окружающему миру, 4 класс "Арктик чуллеклэр зонасы". А..Плешаков

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon презентация к уроку52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:     Арктик чүллекләр зонасы.

Максат: 1. Укучыларга Арктик чүллекләр зонасы табигате турында                                  

               мәгълүмат бирү;

              2. Табигатенең үзенчәлекләре (терек һәм терек булмаган табигать),                              

               бу зона табигатенең кеше өчен әһәмияте һәм кулланылышы белән          

               таныштыру.

              3. Укучыларда кызыксыну уяту, активлыкларын үстерү.

Җиһазлау:  проектор, слайдлар, карточкалар, индивидуалҗ карточкалар, “Россиянең табигый зоналары” картасы, таратма материал.

Материал:

Дәрес барышы.

Презентация

Слайд – ак аю

  1. Оештыру өлеше.  ( тема һәм максатны хәбәр итү)

1) Җыр “Белые медведи”

  1. Укучылар, бүген без сезнең белән фәнни экспедициягә юл тотарбыз. Безнең маршрут – Төньяктан Көньякка, Россиянең табигый зоналары бунча башланып китәр. Ә бүген исә фәнни экспедициябез Поляр түгәрәккә, Арктик чүллекләр зонасына юнәләчәк.
  2. Слайд - карта

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Слайд. Укучылар, бүген без сезнең белән  Төньяк Боз океанының иксез-чиксез киңлекләре һәм сихри утрауларына юл тотарбыз. Безнен бүгенге экспедициябезнең вәкилләре географлар, ботаниклар һәм зоологлар булыр.

Слайд. Укучылар, экранга игътибар белән карагыз әле, Арктиканы безнинди патшкалык дип әйтә алырбыз икән?

  1. Арктиканы без кар һәм боз патшалыгы дип әйтә алабыз?
  2. Ни өчен шулай уйлыйсың?
  3. Чөнки анда бөтен җир кар белән, ә океанның күп өлеше боз белән капланган.
  4. әйе, дөрес укучылар, бу зонада чиктән тыш кырыс табигать шартлары хакимлек итә. Әйдәгез без дә юлга кузгалганчы җылы итеп киеник. Хәзер сез карточкалардан киемнәр сайларсыз, шул тәртиптә без төркемнәргә бүленербез.(  җылы кием-салым рәсемнәре сурәтләнгән карточкалар алу)

Слайд

-Укучылар безнең экспедициябезнең төп максаты дәрес барышында түбәндәге сорауларга җавап табудан гыйбарәт:

  1. Ни өчен монда шулкадәр дәрәҗәдә кырыс табигать шартлары хөкем сөрә? (географлар өчен бирем)
  2. Арктик чүллекләр зонасында нинди үсемлекләрне очратырга мөмкин?

(ботаниклар өчен бирем)

  1. Бу зонада нинди җәнлекләр яши? ( зоологлар өчен бирем)

Слайд

  1. Әйдәгез әле, укучылар, Россиянең табигый зоналар картасында арктик чүллекләр зонасын табыйк. Китапларыгызның 28 нче битләрен ачыгыз. Арктик чүллекләр зонасы картада нинди төс белән бирелгән?

Слайд

  1. Ә хәзер  яңадан Россия федерациясе картасына мөрәҗәгать итик. Картадан шушы арктик чүллекләр зонасына кергән утрауларны санап чыгыгыз әле.
  2. Франц-Иосив җире, Төньяк җир, Новосибирск утраулары һәм Врангель утравы.

Слай

- Менә монсы д Франц-Иосив җиренең зурайтып сурәтләнгән картасы.

3. Практик эш

Һәр группага  таратма материал һәм ярдәмче карточкалар бирелә.

Географлар.

Арктика – үзенең ...... һәм ........ белән чиксез зур ........ океаны ул.  Бу зонада Кояш бервакытта да горизонт өстеннән биек күтәрелми. Аның нурлары җир өстеннән ........ кына үтә һәм шунлыктан аны аз ......... . Кышын Арктикада ........... төн башлана. Караңгылыкны ай һәм ......... яктырта. Кайчак гаҗәеп матур поляр ........... кабына. Көчле  ......... исә, еш кына ......... котыра. Температура ............. кадәр төшә. Арктикада җәен поляр ......... башлана. Ләкин ....... булмый. Температура гына бары .......... гына .......... югары күтәрелә. 

Слайд. Сөйләү барышында күрсәтеп барыла

Җавап :

 Арктика – үзенең дингезләре һәм утраулары белән чиксез зур Төньяк Боз океаны ул.  Бу зонада Кояш бервакытта да горизонт өстеннән биек күтәрелми. Аның нурлары җир өстеннән шуып кына үтә һәм шунлыктан аны аз җылыта.

Кышын Арктикада поляр төн башлана. Караңгылыкны ай һәм йолдызлар яктырта.

    Кайчак гаҗәеп матур поляр балкыш кабына. Көчле җил исә, еш кына буран котыра. Температура -60 ºС ка  кадәр төшә.

Арктикада җәен поляр көннәр башлана. Ләкин җылы булмый. Бу арктик зонаның географик урыныбелән бәйле. Температура гына бары берничә градуска 0ºС тан  югары күтәрелә.

     

Ботаниклар.

Слайд

Утраудагы ...... юшкынга охшаган .......... очрый.  Алар бик ...... санда. Ташта үсәргә җайлашкан тагын бер үсемлек ....... һәм ........  . Суның боз белән капланмаган урыннарында бик күп сандагы ......... күрергә мөмкин. Боз өстендә үсүгә бә җайлашкан мүкләр дә бар. Аларны яшел бозлыклар дип тә атыйлар.

Җавап:

Утраудагы  ташларда юшкынга охшаган лишайниклар очрый.  Алар бик аз санда. Ташта үсәргә җайлашкан тагын бер үсемлек Мүк һәм котып мәге.

Суның боз белән капланмаган урыннарында бик күп сандагы суүсемнәрне күрергә мөмкин.

Боз өстендә үсүгә дә җайлашкан мүкләр дә бар. Аларны яшел бозлыклар дип тә атыйлар.

Зоологлар.

Слайд

Арктик зонада яшәүче хайваннарны төп тукландыручы булып ........ (диңгез) санала. Диңгез исә суүсемнәргә бик бай. Алар белән..........(кысласыманнар) туена, ә кысласыманнар белән ...... (балыклар). Кошлар һәм хайваннарның төп азыгы – (балык). Җәй көне кыялы ярларга.........(акчарлаклар), .......(кайралар), .......(гагаркалар) җыела. Монда алар бала чыгаралар. Мәсәлән кайра йомыркаларын шәрә кыя киртләчләренә сала. Кызыл томшыклы бик матур кошларны ...........(тупиклар) дип атыйлар. Монда тереклек итүче барлык җәнлекләр – оста ...... (йөзүчеләр). Тире астындагы калын.......... (май катламы ) аларны салкыннан саклый.Мәсәлән, бу җәнлекләр рәтенә..... (моржлар) һәм .......(тюленьнәрне) кертергә мөмкин. Коры җирдә тюленьнәр начар хәрәкәтләнә. Шул сәбәпле аларны....( ак аюлар) аулыйлар. Ак аю арктика шартларына бик шәп җайлашкан: ...(ак)төстәге  куе озын йоны, ...(киң) табаны. Төньяк диңгезләрендә шулай ук иң эре хайван – гренландия .....(киты ) тереклек итә.

Нәтиҗә:

Арктик чүллекләр зонасында кырыс табигать шартлары булуга карамастан, үсемлеклр үсә, җәнлекләр һәм кошлар яши.

  1. Физкультминутка.

  1. Яңа теманы дәвам итү.

Арктик бик күптәннән кешеләрне үзенә җәлеп иткән.  Таныш булмаган җирләр, серле табигате галимнәрне монда тарткан.  Балыкларның, диңгез җәнлекләренең күплеге  балыкчыларны һәм аучыларны кызыктырган. Кешеләр Атлантик океанан Тын океанга иң кыска юл табарга тырышканнар, ә бу юл нәкъ Төньяк Боз океаны аша уза.

Төньякны үзләштерү буенча бик күп эш эшләнә. 1932 нче елда беренче тапкыр Төньяк диңгез юлы ачыла.

(83-84 нче бит уку)

                                           

“Врангель утравы” тыюлыгы. Закиров Илсаф.

Арктикадагы бу утрау Көнчыгыш Себер һәм Чукот диңгезләре арасында урнашкан. Ул поляр тикшеренүчесе Ф.П. Врангель хөрмәтенә шулай аталган. Врангель утравы тыблыгы 1976 нчы елны оеша. Утрау аркылы көнбатыштан Көнчыгышка параллель рәвештә өч тау сузылып китә. Яз көне монда ал акчарлакларны очратырга була. Врангель утравына Арктиканың төрле почмакларыннан ана аюлар килә. Анда ел саен 250гә якын өн санарга була, аю балалары шунда туа. Тыюлыкныңтагын бер искитәрлек хайваннарыннан берсе – сарык-үгез. Бу җәнлекләр үткән заманнарда безнең ил территориясендә яшәгәннәр, ләкин соңыннан юкка чыкканнар. Ул Төньяк Америкада хәзергә кадәр сакланган, аны бу тыюлыкка да америкадан кайтаралар.

  1. Алган белемнәрне ныгыту. (слайд)

Суүсемнәр – кысласыманнар – балыклар – кошлар

Суүсемнәр – кысласыманнар – балыклар – тюленьнәр

Балыклар – тюленьнәр – ак аюлар

Слайд. Кроссворд

 

 

Сораулар:

  1. Бу кошлар кыялы ярларга көтүе белән җыелып  “кошлар базары” хасыйл итәләр.
  2. Тюленнең якын туганы.
  3. Йомыркларын шәрә кыя киртләчләренә салучы кош.
  4. Бу җәнлек ак аюның корбанына әйләнә.
  5. Поляр зона үсемлеге.
  6. Диңгез һәм океанарда тереклек итүче иң эре хайван.
  7. Төньяк диңгез сулыкларында тереклке итүче балыкларның төп азыгы.

  1. Йомгаклау.

Арктика- боз һәм кар патшалыгы

Географик урыны

  1. Төньяк Боз океаны
  2. Төньяк диңгезләре
  3. утраулар

Яктылык дәрәҗәсе

  1. поляр төн
  2. поляр көн
  3. поляр балкыш

Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

  1. лишайниклар, мүк, котып мәге, суүсемнәр
  2. кысласыманнар, балыклар, кошлар, ак ао, тюлень, морж.


      Кеше эшчәнлеге

  1. фәнни станцияләр
  2. Төньяк диңгез юлы
  3. балык промыселы
  4. аучылык

Приложение

Географлар.

Арктика – үзенең ...... һәм ........ белән чиксез зур ........ океаны ул.  Бу зонада Кояш бервакытта да горизонт өстеннән биек күтәрелми. Аның нурлары җир өстеннән ........ кына үтә һәм шунлыктан аны аз ......... . Кышын Арктикада ........... төн башлана. Караңгылыкны ай һәм ......... яктырта. Кайчак гаҗәеп матур поляр ........... кабына. Көчле  ......... исә, еш кына ......... котыра. Температура ............. кадәр төшә. Арктикада җәен поляр ......... башлана. Ләкин ....... булмый. Температура гына бары .......... гына .......... югары күтәрелә.

Ботаниклар.

Утраудагы ...... юшкынга охшаган .......... очрый.  Алар бик ...... санда. Ташта үсәргә җайлашкан тагын бер үсемлек ....... һәм ........  . Суның боз белән капланмаган урыннарында бик күп сандагы ......... күрергә мөмкин. Боз өстендә үсүгә бә җайлашкан мүкләр дә бар. Аларны ..... дип тә атыйлар.

Зоологлар.

Арктик зонада яшәүче хайваннарны төп тукландыручы булып ... санала. Диңгез исә суүсемнәргә бик бай. Алар белән .... туена, ә кысласыманнар белән ...... Кошлар һәм хайваннарның төп азыгы – .... Җәй көне кыялы ярларга ......, ......, .......  җыела. Монда алар бала чыгаралар. Мәсәлән кайра йомыркаларын шәрә кыя киртләчләренә сала. Кызыл томшыклы бик матур кошларны ..... дип атыйлар. Монда тереклек итүче барлык җәнлекләр – оста ...... . Тире астындагы калын........ аларны салкыннан саклый. Мәсәлән, бу җәнлекләр рәтенә ... һәм ...... кертергә мөмкин. Коры җирдә тюленьнәр начар хәрәкәтләнә. Шул сәбәпле аларны .... аулыйлар. Ак аю арктика шартларына бик шәп җайлашкан: ... төстәге  куе озын йоны, ... табаны. Төньяк диңгезләрендә шулай ук иң эре хайван – гренландия .... тереклек итә.

Куллану өчен сүзләр:

Диңгез, кысласыманнар, балыклар, балык, акчарлаклар, кайралар,  гагаркалар,  йөзүчеләр,  май катламы , моржлар,тюленьнәр, ак аюлар, ак,  киң табаны,  гренландия.

Куллану өчен сүзләр:

  Ташларда, лишайниклар, аз, мүк, котып мәге, суүсемнәрне, яшел бозлыклар.

Куллану өчен сүзләр:

 дингезләре, Төньяк Боз,  шуып, җылыта,

 поляр төн, йолдызлар,  балкыш, җил,  буран , -60 ºС ка, поляр көннәр, җылы Бу арктик зонаның географик урыныбелән бәйле, берничә градуска, 0ºС тан  югары күтәрелә.

“Врангель утравы” тыюлыгы.

Арктикадагы бу утрау Көнчыгыш Себер һәм Чукот диңгезләре арасында урнашкан. Ул поляр тикшеренүчесе Ф.П. Врангель хөрмәтенә шулай аталган. Врангель утравы тыюлыгы 1976 нчы елны оеша. Утрау аркылы Көнбатыштан Көнчыгышка параллель рәвештә өч тау сузылып китә. Яз көне монда ал акчарлакларны очратырга була. Врангель утравына Арктиканың төрле почмакларыннан ана аюлар килә. Анда ел саен 250гә якын өн санарга була, аю балалары шунда туа. Тыюлыкныңтагын бер искитәрлек хайваннарыннан берсе – сарык-үгез. Бу җәнлекләр үткән заманнарда безнең ил территориясендә яшәгәннәр, ләкин соңыннан юкка чыкканнар. Ул Төньяк Америкада хәзергә кадәр сакланган, аны бу тыюлыкка да америкадан кайтаралар.

“Бу кызыклы!” рубрикасы

  1. Арктикада бозның калынлыгы 2-4 метрга җитә. Бозлар өсте-өстенә җыелган очракта 30 м га җитә.

  1. Ак аю 600 кг – нан  1000 кг га кадәр авырлыкта булырга мөмкин. Ул су астында 2 мин тора ала, суда 7 км/сәг тизлек белән йөзә. Ак аю тюленьнең 6-7 км дан ук сизә.

  1. Моржларның гәүдә озынлыгы 3 м, авырлыгы 1,5 т. Тешләренең озынлыгы 80 см га кадәр җитә. Шул тешләре белән ул ңирне казып, моллюсклар табып туклана. Морж эч куышлыгыда урнашкан һава куыкчыкларына һава тутыра һәм шуңа күрә суда ял да итә, һәтта йоклый да ала.

  1. Тупик бик яхшы йөзә, 60 м тирәнлеккә чуча, су астында з мин тора  ала. Спортсмен шикелле бер дулкыннан  икенчесенә сикереп, канатлары белән кагынып йөзә., йөзгәнд аякларын да хәрәкәтләнберен, үз-үзенә ярдәм итә.

Унай нәтиҗәләр

Тискәре нәтиҗәләр

  1. Утрауларлар, Төньяк боз океаны бозлыкларында фәнни сланөияләр төзелә.
  2. Полярниклар Төньякның табигатен өйрәнә.
  3. Һава торышын җентекләп күзәтәләр.
  1. Экологик проблемалар туа
  2. Ау нәтиҗәсендә ак аюлар һәм моржлар бик нык сирәгәя.
  3. Күпләп балык тоту арктиканың терек табигатенә зу зыян китерә.
  4. Суднолардан суга һәм ярларга зарарлы матдәләр һәм чүп-чар эләгә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по окружающему миру для второго класса "Голубая планета Земля" конспект урока и презентация

Конспект урока и презентация по теме "Голубая планета Земля"-2 класс. Повторение,новый материал, физминутка,рефлексия...

открытые уроки по окружающему миру во 2 классе Я знаю родной край и в 3 классе По знаменитым местам мира.

Открытый урок по окружающему миру во втором классе "Я знаю родной край." Урок-путешествие. В начале урока ребята отчитываются о  проведённом исследовании экологической обстановки города, делают в...

Открытый урок по окружающему миру 2 класс.Тема урока : «В царстве грибов».

Тема:               В царстве грибовТип урока:      «Открытие» новых знаний.Новое знание: Строение гриба....

План – конспект открытого урока по окружающему миру в 4 классе. Тема урока: Многогранный мир чувств.

Тип урока: комбинированный, урок-исследование.Цель:1) Обучающая:-формировать у учащихся новые понятия об органах чувств, о строении и роли органов слуха, равновесия, обоняния, вкуса и осязания, ...

Открытый урок по окружающему миру 1 класс тема урока "Когда наступит лето?"

Открытый урок по окружающему миру 1 класс тема урока "Когда наступит лето?"...

Открытый урок по окружающему миру в малокомплектной школе 1 класс -"Кто такие рыбы?", 3 класс - "Берегите воду!"

Здравствуйте, данная разработка урока может быть полезна для учителей которые работают в малокомплектных классах....