Открытый урок по окружающему миру 2 класс "ПНШ"
план-конспект занятия по окружающему миру (2 класс) на тему

Открытый урок по окружающему миру во 2-ом классе, УМК "Перспективная начальная школа"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_okr_mir.docx64 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ – Теләче  муниципаль районы

Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбе

  1. нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресеннән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: “ Табигатьтә су әйләнеше”        

 Укытучы:

 Сафина Рамилә Мансур кызы

Нырсы, 2016 ел

Предмет:  Әйләнә - тирә дөнья.

Класс: 3

Тема: Табигатьтә су әйләнеше.

Көтелгән нәтиҗәләр:

- су һәм суның үзлекләрен белү;

- су әйләнеше, аның табигатьтәге әһәмияте турында мәгълүмат алу;

-  су, елга, чишмәләрне карау,  саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшенү.

Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-дөрес сөйләмгә омтылыш булдыру;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

-фикереңне дәллили белү.

Регулятив УУГ: 

- уку максаты кую;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, нәтиҗә ясау;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

-нәтиҗәләр формалаштыру.

Танып –белү УУГ: 

- логик гамәлләр башкару, укыганны анализлау;

- проблема кую һәм аны чишү;

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсемнәр, схемалар ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

Коммуникатив УУГ: 

- үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау; 

-башкаларның фикерен тыңлый белү;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

 Дәреснең тибы: Яңа тема өйрәнү. 

Җиһазлау: тәҗрибә ясау өчен химик пыяла савытлар, штатив, шырпы, боз кисәкләре, спиртовка,  компьютерда презентация, рәсемнәр, тест белән биремнәр.

Материал: О.Н. Федотова, Г.В. Трафимова: “Әйләнә-тирә дөнья” дәреслеге, “Әйләнә-тирә дөнья”дан мөстәкыйль эш дәфтәре, укытучы өчен ярдәмлек.

        

Дәрес барышы:  

1. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру.

 -Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар!

-Укучылар! Буген бездә кунаклар  бар. Әйдәгез алар белән елмаеп исәнләшик!

Укучылар! Бүген безнең гади генә дәрес түгел. Без сезнең белән  Лунтик Һәм Кузя белән сәяхәткә чыгарбыз. Бәлки алар таба алмаган сорауларга без җавап табырга булыша алырбыз. (“Лунтик и его друзья” 90 серия “Круговорот” мультфильмыннан бер өзек карау.)(Вакыты 0.00 – 0.50)

-Укучылар! Су кая югалды сон? (Балаларның җавапларын тыңлау)

- Бу сорауга җавапларыгызның  дөреслеген дәрес барышында ачыклап бетерербез.  

2.  Теманы ачыклау, дәрес максатларын әйтү.

- Укучылар! Сез ничек уйлыйсыз, без сезнең белән бүген дәрестә нәрсәләр өйрәнербез икән? Теманы ачыклап китик әле. (Авырыксансалар, китаптан теманы ачып уку).

-“Табигатьтә су әйләнеше”  темасын өйрәнәбез.

- Әйе, укучылар.  Дәреснең максаты итеп  без

-су әйләнеше, аның табигатьтәге әһәмияте турында мәгълумат алырбыз;

- су һәм суның үзлекләрен кабатларбыз;

-су, елга, чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшенербез.

3.  Актуальләштерү.

-Алдагы дәресләрдә алган “Су” темасы турында алган белемнәрне ныгытып алыйк, укучылар.  Тактадагы схемага карыйк. Такта уртасында “СУ молекуласы” дигән язу тора. Әйдәгез, без сезнең белән судан нәрсәләр барлыкка килүен кояш нурлары формасында язып бетерик. (СХЕМА БЕЛӘН ЭШЛӘҮ)

                                                                                     

                                    пар                                                                                                                 бәс

                                                                            томан                                                                                                                                  яңгыр

 чык                               СУ молекуласы

                                                                             кар                                                                        боз агу

                                                                                          елга

4 . Тема өстендә эш.

-Укучылар, ни өчен су  турында табигать могҗизасы, аның  иң мөһәм  матдәсе дип әйтәләр?   Ул нинди могҗизалар эшли ала сон? (Су эретүче матдә;  аннан башка тереклек юк; үсемлекләргә, хайваннарга,  кешеләргә кирәк;  чисталык чыганагы; )

-  Көчле укучыларга өстәмә биремнәр бирелә. Китаптагы текстны укып бетергәннән соң алар шул текст өстендә эшлиләр.

Өстәмә биремнәр:

1-ый ученик:

Некоторые люди называют воду «кровью земли». Именно из-за воды не раз проливалась настоящая кровь.  Давным-давно в Армении жители одного селения перехватили воду горного ручья и отвели ее на свои поля. Когда крестьяне соседнего села обнаружили, что у них исчезла вода, то пошли с кольями и вилами в руках на тех, кто отвел ручей.

2-ой ученик:

В годы Великой Отечественной войны наши моряки - десантники заняли небольшой клочок земли на Керченском полуострове в Крыму. А колодец с пресной водой находился между советскими моряками и фашистскими захватчиками. Стоял зной. Людей мучила жажда. Среди краснофлотцев было много раненых. И тогда отважная девушка-моряк Катюша Михайлова встала во весь рост и, взяв ведро, на виду у противника направилась к колодцу. И ни одного выстрела не раздалось с той стороны, пока девушка-воин, набрав ведро воды, тихо шла к своим, боясь расплескать хотя бы каплю драгоценной влаги.

Ее подвиг удивил даже врагов.

- Ә хәзер шул турыда дәреслекнең  76-78 нче битләрендә бирелгән  беренче өч абзацны укып чыгабыз.

- Аннан нәрсәләр белдек?

1) Су каты халәттә җиңелрәк, ә сыек халәттә авыррак. Гадәттә сыек халәттәге матдәләр каты халәттәге матдәләргә караганда авыррак була.

2) Табигатьтә су бер үк вакытта 3 халәттә булырга да мөмкин: сыек халәттә, каты халәттә, газ халәтендә.

3) Су Һәрвакытта да төрле халәтләргә күчергә мөмкин.

Тәҗрибә үткәрү.

 Стакандагы суны кайнатып парга әйләндерү, парның яңадан су тамчыларына әйләнеп суга әверелүен күзәтү.

Су парга әверелеп тамчыга әйләнгән вакытта көчле укучыларның текстлары өстендә эшләү.

Стакандагы су шулай парга әверелә. Ә табигатьтәге суның әйләнеше ничек барлыкка килә?

-Укучылар, без бу тәҗрибә ярдәмендә нәрсәләр белдек?

-Дәрес  башында   бирелгән  сорауның   дөрес  җавабын ачыклар вакыт җитте. Әйдәгез мультфильмның ахырын карап бетерик. Без дәрестә вакытта Лунтик белән Кузя дөрес  җавапны тапканнар. ( Вакыт 3.47 – 4.45)

Димәк, су кая киткән?(Укучыларның  схема буенча аңлатуы)

1 укучы:

Гадәттә, яңгыр  парга әйләнгән җирдә генә яумый. Алар һәрвакытта да сәяхәттә. Аларга сәяхәт итәргә җил ярдәм  итә. Сәяхәт вакытында болытларның күбесе юкка чыга. Ә һавада калган су парлары  бергә җыелып яңгыр, кар, боз хасил итеп җиргә ява. Шулай итеп Дөнья океаны коры җирне су белән туендырып тора.

2 укучы:

Һавага чиста су парлары гына күтәрелә. Ул төче су (пресная вода) дип атала. Без төче суларны гына эчү өчен,  ашарга әзерләү өчен, юыну өчен кулланабыз.

  • Дөнья океанындагы тозлар кая китә соң?
  • Яңгыр яву нәтиҗәсендә су парлары үсемлекләргә тисә, су нишли? (Су үсемлекнең тамырлары аша яфракларына кадәр барып җитә һәм тагын яфраклар аша парга әйләнү барлыкка килә).
  • Табигатьтә су әйләнеше кайчан барлыкка килгән дип уйлыйсыз? ( Планета барлыкка киләндә үк су әйләнеше барлыкка килгән).

-Укучылар! Ә тирә-ягыбыз, сулыкларыбыз, чишмәләребез  матур һәм чиста  булсын өчен без нәрсәләр эшли алабыз? (агачлар утырта алабыз, чүп- чарлардан арындыра алабыз; булган чүпләрне җыя алабыз һ.б. )

4. Беренчел ныгыту.

Дәреслек белән эш. 78-80 нче биттәге текстны уку.

Сүзлек белән эш.   “Җир атмосферасы”  терминының аңлатмасын уку.

Укучылар! Слайдка карагыз әле. Анда Николай Рерихның  “Төн сакчылары” исемле картинасы куелган.

- Бу картинаны беренче карауга ук нинди хисләр сизәбез? (Салкынлык, чөнки анда боз таулары ясалган.)

 -Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен салкынлык сизәбез икән? (Чөнки, бозның бер үзенчәлеге ул салкын булуы)

-Укучылар, рәсемдә суның нинди халәте бирелгән? (Каты халәте)

Укучылар! Әйдәгез дәреслекләргә кире әйләнеп кайтыйк.

 Дәреслекнең  79 нчы битендә бирелгән рәсем буенча  табигатьтәге су әйләнешен кем аңлатып китә ала? (Укучылар берәр җөмлә белән табигатьтәге су әйләнешен аңлатып бирә.)

5. Физминутка.

 Әйдәгез, укучылар, ял итеп алабыз.  Моның өчен без үзебезне су молекулалары итеп күз алдына китерик. Мин сезгә һаваның температурасын әйтермен, ә сез су молекулалары булсагыз нәрсә эшләр идегез шуны хәрәкәтләр белән күрсәтегез.

+5 С, -7 С, +100 С,  -20 С,  +15 С, 10 салкын,  -3 С дән 0 С җиткәндә, 8 С җылы,  Һ.б.

6. Икенчел ныгыту.

 1) Дәреслек белән эш. Сыйныф ике төркемгә бүленә. 79 нчы биттәге рәсемгә карап укучылар бер-берсенә  табигатьтә суның ничек итеп парга әйләнүе турында сөйлиләр. Һәрберегез берәр җөмлә әйтеп явым-төшемнәрнең Җир өслегендәге һәм аннан соңгы хәрәкәтен сөйли.

-Укучылар! Бу биремне эшләп без нәрсәләр белдек?

 2)Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү. 40 нчы күнегүне мөстәкыйль рәвештә эшләү һәм үзара тикшерү. Җаваплар:

-Суның парга әйләнүе (1,2)

-болытлар хасил булу  (3)

-явым-төшемнәрнең явуы (4)

-явым-төшемнәрнең җиргә сеңүе (5)

-суның сулыкларга агып төшүе (6)

-Укучылар! Бу биремне үтәп без нинди белемнәрне ныгыттык?

3) Тест биремнәре эшләү. Һәрбер балага тест биремнәре бирелә һәм ахырдан тикшерелә.

Тест “Табигатьтә су әйләнеше” 3 сыйныф        

Ф.И. __________________________________

  1. Вариант

1.Яңгыр ул –

А)каты халәттә;

Б)сыек халәттә;

В) газ халәтендә була.

2. Температура нульдән түбән булганда су ...

 А)каты халәттә;

Б)сыек халәттә;

В) газ халәтендә була.

3. Һавада су һәрвакытта да

А)каты халәттә;

Б)сыек халәттә;

В) газ халәтендә була.

4. Табигатьтәге суның бер халәттән икенче халәткә күчүе

А) җылынуы;

Б) әверелүе дип атала.

5. Су- каты халәттә ул...

А)кар;

 Б)пар;

В) боз була.

6. Кояш нурлары нәтиҗәсендә...

А) суыну;

Б) парга әйләнү;

В) явым-төшемнәрнең яуы дип атала.

7. Сыек халәттә ...

А)пар;

Б) су;

В)кар була.        

Тест “Табигатьтә су әйләнеше” 3 сыйныф      

   Ф.И. __________________________________

  1. - Вариант

1.Яңгыр ул –

А)каты халәттә;

Б) газ халәтендә;

В)сыек халәттә  була.

2. Температура нульдән түбән булганда су ...

 А)каты халәттә;

Б)сыек халәттә;

В) газ халәтендә була.

3. Һавада су һәрвакытта да

А)каты халәттә;

Б)сыек халәттә;

В) газ халәтендә була.

4. Табигатьтәге суның бер халәттән икенче халәткә күчүе

А) әверелү;

Б) җылынуы  дип атала.

5. Су- каты халәттә ул...

А)кар;

 Б)пар;

В) боз була.

6. Кояш нурлары нәтиҗәсендә...

А) суыну;

Б) парга әйләнү;

В) явым-төшемнәрнең яуы дип атала.

7. Сыек халәттә ...

А)пар;

Б) кар;

В)су була.

- Тест ярдәмендә без нинди белемнәребезне ныгыттык?

7. Йомгаклау. Рефлексия.

Шулай итеп, укучылар  табигатьтәге су әйләнеше турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?  

  • Табигатьтә су әйләнеше туктаусыз  -көндез дә, төнлә дә дәвам итә. Суның парга әйләнеп атмосферага күчерелүе һәм явым-төшемнәр булып җиргә әйләнеп кайта торуы бер үк вакытта бара. Су парга җылы вакытта күбрәк әйләнә.

Укучылар! Дәрестә катнашуыгызга үзегезгә үзегез  нинди  билге куяр идегез?

-Табигатьтә су әйләнеше булмаса нәрсә булыр иде икән?

-Дәрестә алган нинди белемнәрегезне Лунтик һәм Кузя  белән бүлешер идегез? Бүген алган белемнәр киләчәк тормышта кирәк булырмы икән? Кайларда?

-Дәрестә миңа бик ошады дип нәрсәләрне атый аласыз?

 - Нәрсәләр авыррак бирелде?

Укучылар! Әйдәгез дәфтәрләребезнең өстәге сул як почмагына рәсем төшерик әле.

Әгәр дә сез бүгенге дәрестәге бөтен әйберләре аңладым, мина барысы да ошады дип уйлыйсыз икән  кояш рәсеме төшерегез.

Әгәр дә кайбер әйберләрне аңлап бетермәдем дип уйлыйсыз икән болыт рәсеме ясап куегыз.

Әгәр дә инде минем өчен дәрес авыр булды, мин бер нәрсә дә аңламадым дип уйлыйсыз икән, кар бөртеге рәсеме төшерегез.

Өйгә эш итеп  суның нинди могҗизалар ясый алуы турында әдәби  китаплардан, интернеттан  материаллар эзләп алып килегез.

Ә хәзер укучылар, дәреснең иң истәлекле өлешенә күчик. Бу мандарин үсентесе безгә һәрвакытта да ачык дәресне хәтерләтер һәм үсемлекләр ярдәмендә дә парга әйләнү процессы барышын искә төшереп торыр. Үсентене банка белән каплап кую парга әйләнү процессын күзәтеп торырга ярдәм итәр.  Дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт!

                                     

   Үзанализ.        

“Әйләнә-тирә дөнья” дәресе 3 нче сыйныфта тәртип саны буенча 20 нче, тема буенча беренче дәрес булып үткәрелде. Бүген яңа тема: “Табигатьтә суның могҗизалы әверелешләре” темасын башладык.  Дәреснең максаты                                                         - су һәм суның үзлекләрен белү;                                                                                      - су әйләнеше, аның табигатьтәге әһәмияте турында мәгълүмат алу;                                -  су, елга, чишмәләрне карау,  саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшенү.

Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-дөрес сөйләмгә омтылыш булдыру;                                                                        -үз фикереңне әйтә белү;                                                                                               -төркемнәрдә килешеп эшли белү;                                                                                   -иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;                                                                               -фикереңне дәллили белү.

Регулятив УУГ: 

- уку максаты кую;                                                                                                  - кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, нәтиҗә ясау;                          -барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;                                                              -үз фикереңне төгәл җиткерү;                                                                                         -дөрестән дөрес түгелне аеру;                                                                                        -таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;                                                       -нәтиҗәләр формалаштыру.

Танып –белү УУГ: 

- логик гамәлләр башкару, укыганны анализлау;                                                      - проблема кую һәм аны чишү;                                                                                        -тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;                                                                       -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;                                           -рәсемнәр, схемалар ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

Коммуникатив УУГ: 

- үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;                      -  башкаларның фикерен тыңлый белү;                                                                               -үз фикереңә ышандыра белү;                                                                                        -башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү булды.

Сыйныфка кечкенә генә характеристика биреп китәм.  Сыйныфта 6 укучы бар. Күрше Иске Карабаян авылыннан 2 кыз  1 нче сыйныфка килгәндә авырлык белән генә татарча сөйләшәләр иде. Хәзер инде аңлап, сөйләшә һәм сөйли беләләр. Малайлар Олы Нырсы авылыннан. 3 бала мәктәпкә кергәндә бик сакау сөйләшеп керделәр.  Хәзерге вакытта икесе авыррак укый. Шуңа да карамастан сөйләм хаталарын төзәтмәсән дәрестә бөтен белгәннәрен сөйләргә генә торалар. Гомумән алганда, укучылар “Әйләнә-тирә дөнья” дәресен бик яраталар.  Бигрәк тә тәҗрибә үткәргән дәресләргә, видиодәресләргә өстенлек бирәләр.  Шулай ук парлап, группалап, ярышып эшләргә яраталар.

Дәрес мультфильм ярдәмендә Лунтик белән Кузяга булышу йөзеннән сәяхәт формасында барды. Дәрес башында мультфильм аша проблемалы сорау куелды. Шул сорауга җавапны укучылар дәрес барышында үзләре үк китереп чыгардылар.

Актуальләштерү өлешендә алдагы дәресләрдә алган су турындагы белемнәрне ныгыттык.

Икенче проблемалы сорауны да алдагы дәресләрдә алган белемнәргә таянып чиштек.

Яңа теманы үзлектән китереп чыгардык, дәреслек белән эшләү нәтиҗәсендә проблемалы сорауларга җаваплар табып бетердек. Текстны аңлап укуларын белү өчен, ахырдан сораулар биреп тикшердем. Көчлерәк укучыларга шәхси якын килеп карточкалар бирдем. Алар үзләренең текстлары ахырындагы сорауларга җавап бирделәр.

Тәҗрибә үткәрү ярдәмендә суның кайсы вакытта парга әйләнүен карап киттек. Тәҗрибәдә күренгәнчә стакандагы суның җылыткан вакытта су парларының салкын предмет белән очрашкан вакытта су тамчыларына  әйләнүен күзалларга ярдәм итте. Ахырдан нәтиҗә ясалды.

Өченче проблемалы сорауга җавапны укучылар яңа гына үткәрелгән тәҗрибәдән чыгып җавап бирделәр. Суның парга әйләнүе турында алдан әзерләнеп килгән белемнәре белән уртаклаштылар.

Физминутка вакытында балалар “Термометр” темасын кабатладылар.

Икенчел ныгытуда укучыларга күбрәк мөстәкыйльлек бирүне хуп күрдем.

Алдан, төркемнәрдә эшләү нәтиҗәсендә дәрес темасын аңлауларын ачыкларга тырыштым. Аннары үзлектән парлап тикшерү, анализлау оештырылды.

Соңыннан рефлексия, йомгаклау өлеше үткәрелде. Укучылар үзләренең алган белемнәрен Лунтик һәм Кузя белән уртаклаштылар. Үзбәя бирелде. Өйгә эш итеп иҗади эш бирелде.

Дәрес ахырында гөл савытындагы туфракка мандарин үсентесе утыртылды. Бу үсемлек безгә һәрвакыт ачык дәресне һәм шул үсемлек ярдәмендә дә парга әйләнү процессы барышын искә төшереп торыр. Банка белән каплап кую парга әйләнүне күзәтеп торырга ярдәм итәр. Дәресем максатына ирешелде, көтелгән нәтиҗәләрне алдым.

Дәрестә рәсем , әдәби уку, хезмәт, экология прдметлары белән предметара бәйләнеш тә керттем.

Дәрескә килүегез өчен рәхмәт!

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого урока по окружающему миру "Урок-путешествие Древний мир"

Открытый урок - путешествие проводится после изучения темы “Мир древности: далёкий и близкий” в разделе “Всемирная история”, для закрепления знаний учащихся о географическом положении страны, жизни, б...

Открытый урок по окружающему миру для второго класса "Голубая планета Земля" конспект урока и презентация

Конспект урока и презентация по теме "Голубая планета Земля"-2 класс. Повторение,новый материал, физминутка,рефлексия...

открытые уроки по окружающему миру во 2 классе Я знаю родной край и в 3 классе По знаменитым местам мира.

Открытый урок по окружающему миру во втором классе "Я знаю родной край." Урок-путешествие. В начале урока ребята отчитываются о  проведённом исследовании экологической обстановки города, делают в...

Открытый урок по окружающему миру 2 класс.Тема урока : «В царстве грибов».

Тема:               В царстве грибовТип урока:      «Открытие» новых знаний.Новое знание: Строение гриба....

Разработка урока (открытый урок) по окружающему миру

Разработка урока по окружающему миру  с презентацией...

Открытый урок по окружающему миру по теме: «Поговорим о доброте» в рамках муниципального семинара заместителей директоров по учебно – воспитательной работе по теме « Развитие профессиональных компетенций современного учителя: проектирование процесса урок

Тема урока: «Поговорим о доброте». Цель урока: показать обучающимся необходимость целенаправленного воспитания в себе доброты. Планируемые результаты: Предметные: научиться различать добрые и злые...