Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән технологик карта ( 1 сыйныф )
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс)

Гумарова Гульгена Загитовна

Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән технологик карта- 1 сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_syynyfta_yl-tir_drese.docx21.77 КБ
Файл 1_syynyf_yln_prezentatsiya.pptx1.58 МБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән технологик карта - 1 сыйныф

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү

Эш төрләре: парлап, индивидуаль

Укыту ысуллары һәм алымнары: өлешчә эзләнү ысулы, рәсем буенча эш, группада  конверт белән эш, лаборатор эш.

Предметара бәйләнеш: рус теле

Җиһазлар: Хайван,үсемлекләрне,кешеләрне сүрәтләнгән фотокарточкалар; биремнәр салынган конвертлар; лаборатор эш өчен стакан,балчык.

Тема:  Безнең өйгә су каян килә һәм китә. Туган ягыбыз сулыклары.

Максат:  безнең өйгә су каян килүе һәм китүе белән таныштыру;  тәҗрибә ярдәмендә суның пычрануын һәм чистаруын күрсәтү; сулыкларны сакларга кирәклеген төшендерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Предметны өйрәнү буенча көтелгән нәтиҗәләр:  безнең өйгә чиста суның килүен һәм китүен ачыклау;суның пычрануын һәмчистаруын күрсәтә белү;  фильтрның ни икәнен һәм ничек кулланылганын белү.
  2. Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү: Кирәкле мәгълүматны таба белү;суның һәр тереклеккә кирәклеген аңлау; фильтрның ничек эшләвен аңлап тәҗрибә үткәрү. 

Регулятив: үз эшчәнлегеңә максат кую; эшчәнлегеңне планлаштыру; эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен алдан күрә белеп биремнәренең дөреслеген тикшерү; эшчәнлегеңнең сыйфатын билгеләү.

Коммуникатив: сыйныфташләр һәм укытучы белән хезмәттәшлекне оештыру; диалог төзү; коллектив фикер алышуда катнашу; шәхси фикереңне дөрес итеп җиткерә белү.

Шәхси: эшчәнлегеңә үзмаксат кую; мөстәкыйллек; куршеңә ярдәм итү; үз эшчәнлегең мөмкинлекләрен белү.

Укытучы:  Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы  Гумарова Гөлгенә Заһит кызы. 2018.

Дәрес этабы һәм максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ- шәхескә кагылышлы УУГ

РУУГ-регулятив УУГ

ТБУУГ-танып белү УУГ

КУУГ-коммуникатив УУГ

  1. Белем алу процессын мотивацияләү.

Укучыларда уңай атмосфера һәм эшкә кызыксыну булдыру.

Хәерле көн укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат! Дәресебез кызыклы һәм мәгълүматларга бай булыр дип уйлыйм!

Хәзер мин сезнең игътибарлылыгызны тикшереп карыйм. Табышмак әйтәм,ә сез җавабын белегез! ( кара тартмада су яшеренә.Дөрес җавап бирдегез,чыннан да суның исе бармы ( иснәү), төсе ( карау), су сыек, су каты ( боз күрсәтү).

1.Исе, юк төсе юк

Аннан башка тормыш юк.

2.Җәен җәелә, кышын ката.

( “акыл штурмы”).

Хәерле көн теләп исәнләшү!

Балалар җавабы тыңлана.

Укучылар җавабы.Су.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

РУУГ: эшчәнлекне планлаштыру

  1. Белемнәрне актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Укучылар, ә сез  су турында нәрсәләр беләсез? Су кемнәргә кирәк? (рәсемнәр тактага куелып барыла). Хайваннарга су ни өчен кирәк?Үсемлекләргә су ни өчен кирәк?Кешеләргә су ни өчен кирәк?

Димәк,су яшәү өчен кирәк.Безнең организм 80% судан тора.

Укучылар җавабы.

Җавап әйткәч балаларга дәлилләп курсәтәм. Иснәтәсең, сыек каты халәтен курсәтәм.

 

-Эчәргә,юынырга,яшәү урыны

-Үсәргә

-Эчәргә,юыныргы,юарга,ризык пешергәндә

 

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: гомумимләштерү, уртак, аерым якларын ачыклау.

ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

 

  1. Дәреснең темасын һәм максатларын билгеләү.

Укучылар сезнеңчә без нәрсә турында өйрәнәчәкбез.Су безгә каян килә?Кранга чиста су каян килә?  Ә без пычраткан су кая китә?Дөрес, Әйтәсез. Бүген дәрестә без нәрсә турында өйрәнәчәкбез  икән?

   Ә хәзер слайдларга карагыз. Слайд 1. Җир асты һәм елга сулары.

Әлеге сулыклардагы сулар эчәргә яраклымы? Ни өчен эчәргә ярамый?

Сл.2.Балык, су үләннәре, балчык Микроб. Укчылар сезгә ахыргы рәсем танышмы? Димәк суда тагы нәрсә бар икән? Шуңа суны нишләтергә кирәк?

 Сл.3. Су саклагыч башня.

Сл.4.Су саклагыч башняга җир асты суы килүе. Сл.5 Су чистарту корылмалары.Сл.6.Су китү юллары.Сл.7 .Өйгә су килү һәм китү юллары.

-Тозлы

-Баллы

-Чиста

-Краннан, чишмәдән

-Кире торбаларга агып китә

-Су,анын каян килүен һәм китүе турында өйрәнәчәкбез.

 Суда балыклар, су үләннәре, ләм,балчык бар.

Микроб

Чистартырга

-җир астыннан, елга суларынннан килә

-су торбалар аша су чистарту корылмарына китә

- Сөйлиләр

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: гомумиләштерү, аерым һәм уртак якларын табу, телдән нәтиҗә чыгара белү, логик фикерләү формалаштыру, “ фильтр, су чистарту станциясе ” төшенчәсен аңлау

РУУГ: теманы мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Физкультминутка        Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Ә агачлар үсә дә үсә,

үсә дә, үсә.

  1. Яңа информацияне кабул итү.

Укучылар,хәзер парлашыйк? Парлап эшләү кагыйдәсен искә төшереп үтик.

Алдыгызда конверт.Анда рәсемнәр,шул рәсемнәр аша  елга,җир асты суларының безнең өйгә килеп керү,чыгып китү юлларын төзергә кирәк. Әйдәгез, тикшереп алыйк әле, һәр группадан 1 кеше аңлатып үтә.

 

-  Бер-беребезне тыңлау,тавышламау,бере-береңе бүлдерми җавап бирү

 

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: логик фикерләү формалаштыру.

КУУГ: парлап эшли белү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

  1. Укучыларның беренчел алган белемнәрен ныгыту. Практик эш.

- Кереш.

- Тәҗрибә.

Укучылар сез эшләгән арада, безгә Явызчык-Пычракчык килде. Ул безнең суыбызны пычратты. Сезгә пычрак суны чистартырга кирәк булачак. Сез эзләнүчеләр. Сезгә ярдәмгә эш дәфтәрегез килер.Чыккан нәтиҗәләрне шунда теркәп барырсыз. Эшне башкару өчен, дөрес итеп эшләү кагыйдәләрен уйлап табыйк әле.

Укучылар сезнең алдыгыздагы суны Явызчык-Пычракчык нәрсә ярдәмендә пычраткан.

Минем кулымда нәрсә бу? Сез аны беләсезме? Кәгазьдән ясалган сөзгеч. Буш стаканга, пычрак суны сөзгеч  аша үткәрегез. Нәрсәгә кирәк булды сөзгеч? Сөзгеч аша чыккач, су үзгәрәме? Ниндигә әверелә? Укчылар өйдә нинди су чистарту җайланмалары бар?

Дөрес фильтр бар. ( фильтр күрсәтәм).Укучылар без стакандагы суны чистарта алдык. Табигатьтә елга, чишмә,күлләрнең суын чистарту өчен кәгазь сөзгеч кенә ярдәм итә аламы? Сез сулыкларны чиста тоту өчен нинди эшләр башкарасыз? Нинди эшләр тәкъдим итәсез?

Стаканда чиста су бирелә.

-стакан белән сак эшлә

-атарга,бәрергә,төшереп җибәрергә ярамый

Суны балчык ярдәмендә пычраткан.

Кәгазь сөзгеч.

-Сөзгеч суны микроблардан арындыры.Су сөзгеч аша үткәргәч,чистарды.

Тәҗрибә ясыйлар, җаваплар әйтелә.

-Укучыларның җавап бирәләр.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

РУУГ: уз эшеңә бәя бирү, эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү.

ТБУУГ: “сөзгеч,фильтр” терминын аңлау

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек

  1. Рефлексия. Өй эше.

- Бүгенге дәрестә сезне нәрсә гаҗәпләндерде?

- Сезгә  фильтр белән эшләү ошадымы?

-Сулыкларны пычратмау өстендә нинди эшләр башкарачаксыз?

Укучылар,алдыгызда өч төстәге алмалар. Кызыл төсле алма, мин барын да аңладым, сары төс өлешчә генә аңлалдым, яшел төс бер нәрсәдә аңламадым дип хэбәр итә. Сез үзегезгә туры килгәнен күтәрегез. Өйгә кайткач,өйдәгеләрегезгә  бүген үткәргән тәҗрибәне эшләп күрсәтегез. Суны сакларга кирәклеген аңлатыгыз.

-Укучыларның җавап бирәләр.

РУУГ: укытучы һәм укучылар белән бергә класс эшчәнлегенә эмоциональ бәя бирү. 

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 4

Иг ътибар белән карагыз !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

Әдәби уку дәресенә технологик карта Тема: [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре 1 нче сыйныф

1. [ш] авазы  һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм  дөрес әйтергә өйрәтү;  2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләв...