Обучение грамоте
план-конспект урока (1 класс) на тему

Гилмиева Энзиля Иншаровна

Разработка урока по обучению грамоте на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alifba_1_kl..doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен

шәһәр күләмендә үткәрелгән

ачык әлифба дәресе.

Тема: «к хәрефе, [к], [къ] авазлары

                          Үткәрде башлангыч сыйныф укытучысы Гыйлмиева Э.И.

Тема: «к хәрефе, [к], [къ] авазлары»

Максатлар: 1) к хәрефе, [к], [къ] авазлары белән танышу, калын һәм нечкә авазларны аера белергә өйрәтү;

  1. балаларга кеше әйберсенә сораусыз кагылырга ярамаганлыкны төшендерү;
  2. әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен киңәйтү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2. Үткәннәрне ныгыту.
  1. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты?( көз)

-Ә көзгә кадәр елның кайсы вакыты була? ( җәй)

  1. Ә сез җәй көне ниләр эшләргә яратасыз?

Минем сезгә хәзер бер әкияттән кечкенә генә өзек укып китәсе килә.Ул малайда су коенырга яраткан. Сез әкиятнең исемен һәм аны кем язды икән шуны исегезгә төшереп карагыз әле.

Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм; чумам, башым белән суны сөзәм.

  1. Бу әкиятнең исеме ничек? Кем язган аны?
  2. Ә кем соң ул Габдулла Тукай?
  3. Ә хәзер әйдәгез « Су анасы» әкиятен рәсемнәр буенча сөйләп карыйк әле.(4 бала сөйли)
  4. Бу әкият сезне нәрсәгә өйрәтә?( Кеше әйберсенә рөхсәтсез кагылырга, урлашырга ярамаганны)
  5. Сез тагы Г. Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

3. Яңа тема.

  1. Балалар, кәҗә сүзен әйтеп карагыз әле. ( кә-җә)
  2. Бу сүз ничек әйтелә? ( нечкә)

-Ни өчен? ( чөнки ә авазы бар, ул нечка сузык аваз)

  1. Бу сүзне иҗекләргә бүлик әле( кә-җә) Ничә нечкә иҗектән тора? (ике) -Ниндиләр? (кә, җә)
  2. Беренче иҗек нинди авазга башлана? ([к] авазына)
  3. Ул нинди аваз? (тартык)
  4. Нинди төркемгә керә? ( саңгырау)

Шулай итеп нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? ([к] авазы саңгырау тартык аваз)

  1. [к], [къ] авазы ка хәрефен белдерә һәм ул менә шундый ( ка хәрефен

күрсәтү)

4. Ныгыту.

  1. Хәзер ка хәрефе белән кушылмалар укып карыйк әле

ка        кә

ку        кү

кы        ки

Чагыштыру.

  1. Нинди аерма бар? ( калын һәм нечкә әйтелешле)
  2. Ни өчен? ( чөнки калын һәм нечкә сузыклар белән янәшә киләләр)

Нәтиҗә Шулай итеп к хәрефе ике авазга билге булып йөри. Нечкә

сузыклар белән янәшә килгәндә [к] авазын, ә калын сузыклар белән килгәндә [къ] авазын белдерә.

  1. Балалар кәҗә белән нәрсә юлга чыккан әле? ( сарык) ( сарык рәсеме эленә)
  2. Ә сарык сүзендә [к] авазы ничек әйтелә?( калын) -Ни өчен? ( чөнки калын сузык белән янәшә килгән)
  3. Кәҗә белән сарык кая киткәннәр соң балалар? (урманга)
  4. Сезнең дә алар белән сәяхәткә барасыгыз киләме?

Сәяхәткә киткәнче бераз ял итеп алыйк әле.( физ. минутка)

  1. Ә хәзер әйдәгез кузгалыйк. Менә барабыз, барабыз урман буйлап, бара торгач без сезнең белән бер бик матур елга буена килеп җиттек. Ул елганың исемен беләсегез киләме?

5. Китап буенча эшләү.

  1. Китапларның 37 нче битендәге иҗекләрне һәм сүзләрне укып чыгыйк әле. Шул сүзләр һәм иҗекләр арасында елга исеме дә бар.

ал ул ил ыс ак ук ик Ык

  1. Ә хәзер [къ] авазы калын укыла торган иҗекләрне һәм сүзләрне генә укыз әле ( 1 бала укый) Ни өчен калын?
  2. Ә хәзер нечкә укыла торганнарын гына. Ни өчен?

Нәтиҗә

  1. Ә хәзер елга исемен кайсыгыз табып укый? (Ык)
  2. Дөрес балалар. Ык елга исеме. Аны зур хәрефтән язганнар Ул бик матур елга, безнең шәһәрдән ерак түгел.
  3. Карагыз әле балалар, бу елга буенда бик күп куаклар, агачлар, үләннәр үсеп утыра. Елгада [к], [къ] авазлары кергән кошлар да йөзеп йөри. Ә нинди кошлар соң алар? ( каз , үрдәк) Шушы сүзләргә аваз- хәреф анализы ясыйк әле.
  4. Яхшы балалар. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик.Менә бара торгач урман буендагы бер болынлыкка килеп чыктык. Ул болында ике кыз бик файдалы бер үсемлек жыеп йөриләр һәм ниндидер бер кошның тавышын ишетеп туктап калганнар. Исемнәре ничек икән ул кызларның ,нинди үсемлек җыялар , нинди кошның тавышын ишеттеләр икән алар. Беләсегез киләме?

Китапларның 38 нче битен ачтык.

Са-ли- сә

1) Укытучы укый:

ка - кы       ку -кү

  1. к хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килгән?
  1. Сүзлек өстендә эшләү.
  1. Кайсы сүз сезгә таныш түгел? ( какы). Какы ул файдалы үлән исеме.
  2. Кызларның исемнәре ничек? ( Салисә, Сәкинә)
  3. Нәрсә җыялар инде алар? ( какы)
  4. Ә нинди кош тавышын ишеттеләр? ( күке)
  1. Күке хикәясен уку.

а)        укытучы укый

б)        сүзләр өстендә эш

в)        үзлектән уку

  1. Бу хикәя ничә җөмләдән тора? ( 4)

г)        җөмләләрне уку ( 4 бала)

  1. Күке турында сез нәрсәләр беләсез?
  2. Кәккүк сүзенә аваз - хәреф анализы ясау.
  1. Йомгаклау.

Бүгенгә балалар сәяхәтебезне шушында тәмамлап торыйк. Салисә белән Сәкинә турында икенче дәрестә укып китәрбез.

  1. Бүген дәрестә нинди хәреф белән таныштык инде?
  2. К хәрефе нинди авазларга билге булып йөри?
  3. Кайчан [к], [къ] авазлары ишетелә?
  1. Бәяләү.

Тырышып эшләгән балаларны мактау, яфрак рәсемнәрен бүләк итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок обучения грамоте "Планета знаний"Тема урока: Урок обучения грамоте Звук [щ\']. Буквы Щ, щ.

Ход урока. 1. Орг . момент . Снег порхает и сверкает В золотом сиянье дня. Словно пухом устилает Все дороги и дома. Сыплет, сыплет снег-снежок. Начинаем наш урок.-Ка...

Календарно-тематическое планирование "Обучение грамоте. 1 класс". Горецкий В.Г., Кирюшкин В.А. Обучение грамоте и развитие речи.

Календарно-тематическое планирование "Обучение грамоте. 1 класс". Горецкий В.Г., Кирюшкин В.А. Обучение грамоте и развитие речи...

Тематическое планирование по обучению грамоте (грамота) - 4 ч. в неделю, авторы Л. Ф. Климанова, С. Г. Макеева. 1 класс. УМК «Перспектива».

        Обучение грамоте является органической частью учебного предмета «русский язык» и имеет с ним общую коммуникативно-познавательную основу. Курс отвечает целям гуманист...

Учебно-методический комплект по русскому языку (обучение грамоте) (технологическая карта урока обучения грамоте «Буква Ь для обозначения мягкости согласных» + учебная презентация в трёх частях) 1 класс

Конспект урока обучения грамоте.Тема: «Буква Ь для обозначения мягкости согласных»Цели деятельности учителя: познакомить  учащихся с Ь, обозначающим мягкость согласных; познакомить с элементами с...

Рабочая программа по обучению грамоте для 1 класса ФГОС,на основе авторской программы по обучению грамоте Горецкого В.Г и др. (УМК «Школа России)

Рабочая программа по обучению грамоте для  1 класса создана на основе Примерных программ начального образования ФГОС, авторской программы по обучению грамоте Горецкого В.Г и др. (УМК «Школа ...

Конспект урока в 1 классе. Русский язык: обучение грамоте (обучение чтению; обучение письму).

               Конспект урока в 1классе.Русский язык: обучение грамоте (обучение чтению; обучение письму).Тема: «Знакомство с буквой С, с.Письмо строчной...