Уку дәресеннән эш программасы 4 нче сыйныф
рабочая программа (4 класс) по теме

Габитова Гузель Раисовна

Башкортстан Республикасында яшәүче татар балалары өчен уку дәресләре программасы. Р.Х.Ягъфәрова  “Уку китабы”  дәреслеге буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tematicheskie_plany_po_rodnoy_literature_dlya_4_klassa.docx31.35 КБ

Предварительный просмотр:

Бүреказган муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбе

Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Ибраһимова Р.Г

Беркетмә №1,  

 “___” ___________ 2012 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________Әхмәдуллина Л.Ф..

“___” ___________ 2012 ел.

“Раслыйм”

Директор:

  _________Богданов А.В

 “___” ___________ 2012 ел.

                                                                   

БҮРЕКАЗГАН УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ

4 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

УКУ ДӘРЕСЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүчесе:  Гәбитова Гузәл Рәис кызы

(Беренче  категорияле укытучы)                                                                                                                

         

2012 – 2013 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

Татарстан  Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән «Татар телендә башалангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен программа”.

Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

3. Бүреказган муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбенең уку планы.

4. Мәктәп  уставы.

4 нче сыйныфта уку дәресенең  белем бирү максатлары  һәм бурычлары.

 Уку  күнекмәләре .Аңлап , дөрес, йөгерек, сэнгатьле һәм орфоэпия нормаларын үтәп, тулы сүзләр белән уку.

Уку күнекмәләренең ике төрен дә (эчтән һәм кычкырып уку) интенсив үстерү. Төрле кһләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне аңлап һәм йөгерек уку.

Интонация өстендә эш. Сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү.

Текст өстендә эш.Укыганның темасын , төп фикерен мөстакыйль әйтеп бирү, текстның мәгъънәле кисәкләрен билгеләү, укытучы ярдәмендә төзегән план яки сүзле рәсем буенча текст эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү. Билгеле темага хикәя төзүөчен тексттан материал сайлый белү. Эчтәлекне логик эзлеклелектә һәм төгәл сөйләү. Диалогларны хикәяләү формасына күчерә алу. Персонажларга, укытучы тәкъдим иткән сүзләрне кертеп , характеристика бирү; укытучы ярдәмендә алар турындагы белешмәләрне берләштерү: исеме, яше, тышкы кыяфәте, эш-кыланышлары , гадәте, хыяллары, дуслары, дошманнары. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-кыланышларын, тирә-якка, дөньяга карашларын  чагыштырып карау , үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә  куллану, сүрәтләү  чараларын тану һәм аңлау.

Укучыларның сүзлеген баету һәм активлаштыру. Сөйләмне , аның эчтәлеген, ачыклаган һәм сәнгатьлелеген үстерү.Эчтәлекне ижади сөйләү: әсәрнең герое исеменнән  аның язмышы турында хикәяләүне дәвам итү; тормышта күзәтелгән вакыйгалар турында хикәя төзү. Предметларга, табигать күренешләренә тасвирлама язу. Укытучы билгеләгән темага фикер йөртү һәм тасвирлама  формасында текстлар төзү.

Дәреслек белән эшләү. Эчтәлек һәм сүзлекчә өлешләрен остафайдалану. Текстларга куелган сорау һәм биремнәрне мөстакыйльүтәү, дәреслекнең методик һәм белешмә аппараты белән эш итү.

Балалар китабы белән эшләү.   Даими рәвештә китапка мөрәжәгать  итү, әдәби әсәрләрне укып бару ихтияжы тәрбияләү , укыган һәм ишеткән турында фикер алышуга теләк уяту,китапны кабат укудан  шатлык , канәгатьлек хисе кичерү өчен шартлар тудыру.

Шигърият дөньясына керү, шигырь ятлау. Төрле шагыйрьләрнең бер темага язган шигырьләрен, аерым әдипнең төрле шигырьләрен чагыштыру. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргәмөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикерңнеачык әйтә белү.

      Телевизион тапшырулар, фильмнар турында үз фикереңне язып бирү, укылган китапка кыска аннотацияләр язу. Шигырьләр, хикәяләр язып карау. Әсэр геройларының сүзле портретларын ясау. Әдәбият, музыка, сынлы сәнгать  тудырган образларның үзенчәлекләрен чагыштыру. Ижади эшләрне сыйныфта бергәләп тикшерү, сыйныфташларның ижатына игътибарлы булу, теләктәшлек күрсәтү.

      Әкият, бәет,мәсәл, хикәя, шигырь, драма жанрларының үзенчәлекләрен белү.

Яттан өйрәнү- дәрестә укылган яки программадан тыш сайланган  10-12  шигырь

Укучыларның белеменә , эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

   Башлангыч гомуми белем бирү этабында укучылар аңлап,  дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Укучылар эшли алырга тиеш:

-укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;

- әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен  билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- укылганга тулы , кыска һәм рәсемле план төзү;

-укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм ижади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар китерү;

- хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;

-текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;

-мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;

-укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ жәвабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерү;

Һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү.

Укучылар беләргә тиеш:

-яттан 15тән дә кәм булмаган шигырь;

-2-3 зур күләмле әсәрнең исемен, темасын һәм сюжетларын;

-6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир( аларның мәгънәсен аңлау һәм нинди ситуацияләрдә урынлы кулланылганын әйтү).

Укыту   планы

№ п\п

Бүлекләр

Барлыгы

сәгать

Дәреслэр

Сөйләм үстерү дәресләре

Класстан тыш уку

Тестлар

Уку техникасын тикшерү

1

Туган якта жәй һәм көз

2

1

2

Татар халык аваз ижаты

4

3

1

1

1

3

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре

11

10

1

3

1

4

Туган якта кыш һәм яз

2

2

5

Тәржемә әсәрләре

7

6

1

3

1

1

6

Язучылар – балаларга.

8

7

1

1

1

                                                       Барлыгы

34

29

4

8

1

4

Календарь-тематик план

№п/п

Тема

Үткәрү

план буенча

Үткәрү

факт.

Искәрмәләр

1

Ана теле.М.Гафури, Кояш артыннан киткән тургай. И.Гази

6.09

2

Идел буеның көзләрендә. Г.Исхакый, Көз. Ә.Бикчәнтәев

13.09

3

Татар халык аваз ижаты. Табышмаклар.

20.09

4

Жырлар. Мәкальләр hэм әйтемнәр.Класстан тыш уку.

27.09

5

Әкиятләр. Өч сорау. Гакыллы хәйлә хикәяте.

4.10

6

Гакыллы хәйлә хикәяте.Унөч. Уку техникасын тикшеру.

18.10

7

ГабдуллаТукай. Исемдә калганнар. Китап.Туган авыл.

8.11

    file:///L:\ 

8

Фәтих Әмирхан. Ай өстендәге Зөhрә кыз. Класстан тыш уку.

15.11

9

Шәриф Камал. Курай тавышы. Галимжан Ибраhимов. Яз башы.

22.11

10

hади Такташ. Кыш жыры.Хәсән Туфан Шигырьләр

29.11

11

Шәйхи Маннур. Әткәм – әнкәмнең теле. Муса Жәлил. Кечкенә дуслар. Бакчачы.

6.12

12

Ибраhим Гази . Сиртмәкойрык. Класстан тыш уку.

13.12

13

Фатих Хөсни. Сөйләнмәгән хикәя. .Уку техникасын тикшерү.

20.12

14

Сибгат Хәким. Шигырьләр. Гомәр Бәширов.Язгы сабан туйлары.

27.12

15

Әмирхан Еники. Матурлык. Класстан тыш уку.

17.01

16

Нәкый Исәнбәт. Хужа Насретдин.

24.01

17

Аяз Гыйләжев. Дуртәү

31.01

18

Н.Думави Беренче кар. Г.Хәсәнов. Декабрь.

7.02

19

Г.Камал. Масра авылында яз башы.Г.Ибраhимов Шулай итеп, балыкка китмәкче булдык.

14.02

20

Я.Гримм, В.Гримм. Кызыл калфак. Класстан тыш уку.

21.02

21

Ханс Кристиан Андерсен. Патшаның яңа киеме.

28.02

22

А.С.Пушкин.Балыкчы hәм балык турында әкият. Класстан тыш уку.

7.03

23

Л.Н.Толстой. Балачак М.Горький.Мин ничек укыдым.

14.03

24

Марк Твен . Том Сойер мажаралары. .Уку техникасын тикшерү.

21.03

25

Антуан де Сент-Экзюпери. Нәни принц.

4.04

file:///M:\мама\ 

26

Тема буенча тестлар. Класстан тыш уку.

11.04

27

Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари. Заманга иярү турында. Дәрдемәнд. Шигырьләр.

18.04

28

Ф Кәрим. Гармун турында. Роберт Әхмәтжән. Шигырьләр.

25.04

29

К.Насыйри. Әбугалисина. А.Алиш . Сертотмас урдәк.

2.05

30

Р.Хафизова. Киек каз юлы. Ш.Гәлиев. Шигырьләр.

16.05

31

Л.Ихсанова. Жир астында жиде көн. Класстан тыш уку.

20.05

32

Н.Дәүли. Каракай – йорт эте. Уку техникасын тикшеру.

23.05

33

М.Юныс. Жиде могжизә.Мисыр пирамидалары. Ф.Яруллин Шигырьләр.

27.05

34

Йомгаклау.

30.05

Уку-укыту әсбаплары.

Р.Х.Ягъфәрова  “Уку китабы” 2006 ел

Башлангыч гомуми белем бирү программалары. “Мәгариф” нәшрияты  2010ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту. Мәсьәләләр чишү. УМК -“Россия мәктәбе” (“Школа России”) М.И.Моро “Математика” дәреслеге . Казан Татарстан китап нәшрия...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән технологик карта ( 1 сыйныф )

Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән технологик карта- 1 сыйныф...