Рабочая программа
календарно-тематическое планирование (4 класс) на тему

Хайруллина Диля Данилевна

Рабочая программа для 4 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx39.75 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБМ     “Шубан  төп  гомуми белем мәктәбе”

Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль  районы

”Каралды”

МБ  җитәкчесе:

_____/Сәфәргалиева  Г.У./

Беркетмә   №______

“___”_________2012 ел

“Килешенде”

Укыту  эшләре буенча

директор  урынбасары

_____/Гыйльметдинова Л.Н./

“___”_________2012  ел

“Расланды”

Мәктәп  директоры:

_____/Рәхимҗанов Х.Г./

Приказ №_______

“___”_________2012 ел

4 нче  сыйныф өчен    

татар  теленнән

эш программасы

Төзүче:  Хәйруллина  Дилә Данил  кызы

                                                                                                         

                                                                                                                                  Педагогик  киңәшмә      

                                                                                                                                утырышында  каралды

                                                                                                                                Беркетмә   №______

                                                                                              “___”_______2012 ел

                                           

                                                 

                                                                   

2012 ел

АҢЛАТМА

   Татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп тө-

зелде:

  1. Федераль дәүләт мәгариф стандарты;
  2. Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программалары”( 2010);
  3. ТР  дәүләт  телләре  һәм  ТРда башка  телләр  турында  закон  (2004);
  4. Р.Х.Ягъфәрова. Р.Ә.Асылгәрәеваның 4нче сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге

 ( Казан. “Мәгариф”нәшрияты 2010ел);

  1. Гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планында күрсәтелгән, атнага 3 дәрес хисабыннан,барысы – 102 дәрес.

 

      Тел дәресләренең максаты: балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.

Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул әле телне аңлы рәвештә кулланмый, татарча сөйләү - аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычы укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып, һәм сөйләм һәм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлап аңлау, сөйләшү һәм сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслекләрдә материал коммуникатив юнәлешле итеп, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла.

     Укытуның эчтәлеге һәм  методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

- аралашу һәм танып белү чарасы булып телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

  Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп балаларның актив эшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк. Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:      -сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела;

- укучылар үзләре “ачкан” кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;

- дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;

- тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

   Эшнең шушындый эзлеклелектә оештырылуы телне аңлауда эчтәлектән формага күчәргә мөмкинлек бирә, икенче төрле әйткәндә классикадан грамматикага, фонетикадан грамматикага, сөйләмнән телгә, телдән сөйләмгә, аралашу ситуациясендә әйтелгәнне аңлаудан үз сөйләмеңне мөстәкыйль рәвештә төзүгә салмак күчеш ясарга мөмкинлек бирә.

Тематик планлаштыру.

№п/п

                        Темалар

Сәгать саны

1.

Кабатлау

9

2.

Сүз ясалышы

12

3.

Сүз төркемнәре( исем )

15

4.

Фигыль

13

5.

Сыйфат

8

6.

Алмашлык

11

7.

Җөмлә

15

8.

Текст.Бәйләнешле сөйләм

15

9.

Үткәннәрне кабатлау

4

Барлыгы

102

                           

Белем бирүнең эчтәлеге.

Кабатлау (9сәг.).

Авазлар һәм хәрефләр. Аларның бүленеше. Сүзгә аваз-хәреф анализы.

Сүз ясалышы (12сәг.).

Сүз ясалышы. Тамыр сүзләр, ясалма сүзләр, кушма һәм парлы.тезмә сүзләр. Аларның ясалышы һәм дөрес язылышы. Рус теле аша кергән алынма кушма сүзләр. Сүз төзелешенә анализ ясау.

Сүз. Сүз төркемнәре. Исем. (15сәг.).

Сүзнең лексик мәгънәсе (гомуми төшенчә). Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр (таныштыру).

Исемнәрнең   берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнеше. Калын һәм нечкә төрләнеш. Килеш кушымчаларының дөрес язылышы. Төрле, килешләрдә исемнәрнең бәйлекләр белән кулланылуы.

Фигыль (13сәг.). төркемчәләре. Аның зат, сан белән төрләнеше. Фигыльнең җөмләдә хәбәр  булып килүе. Текстта синоним һәм антоним фигыльләрне куллану.

Рәвеш. Сөйләмдә актив кулланышлы рәвешләргә һәм аларның дөрес язылышына күзәтүләр оештыру.

Сыйфат (8сәг.).

 Дәрәҗә формаларының ясалышы, дөрес язылышы һәм кулланылышы. Сыйфатларның җөмләдәге роле (иярчен кисәкләр һәм хәбәр булып килүе). Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы. Антоним сыйфатлар, синоним сыйфатлар.

Алмашлык (11сәг.).  Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. Аларның бәйлекләр белән килүе һәм дөрес язылышы, күләм, чама белдерүче сүзләрне алмаштырып килүе.Алмашлыкларның җөмләдәге роле.

Текстта кабатланып килгән исемнәр урынына — алмашлык, алмашлыклар урынына исем куллану.

Кисәкчә. Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле — мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкяр итүне белдерүләре. Аларны аралашу ситуациясенә һәм сөйләм максатына туры китереп урынлы, төгәл куллану.

Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр.

Рәвеш. Сөйләмдә актив кулланышлы рәвешләргә һәм аларның дөрес язылышына күзәтүләр оештыру.

Җөмлә(15сәг.) .Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Гади җөмлә, ике гади җөмләдән торган тезмә кушма җөмлә (таныштыру). Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, ә, ләкин, әмма  теркәгечләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

Сүзтезмә.  Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

Текст. Бәйләнешле сөйләм.(15 сәг.). Текст, аның темасы, төп фикере, бүлек башы, текстның кисәкләре, алар арасындагы һәм җөмләләр арасындагы бәйләнеш, укучыларның текст планы турындагы белемнәрен гомумиләштерү. Текстларның төрләре (хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү). Текстта сурәтләү чаралары. Хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларның төзелеше. Текстларның эчтәлеген тулысынча һәм кыскартып сөйләү. Телдән рәсем, диафильм, кинофильм эпизодлары буенча хикәя төзү. Хикәя төзегәндә эпитет, метафора, җанландыру, чагыштыру куллану. Синоним фигыльләрдән, синоним сыйфатлардан файдалану. Фәннәр буенча телдән җавап бирүнең үзенчәлекләре (уку эшчәнлегенә бәйле сөйләм стиле).

Үткәннәрне кабатлау (4 сәг.).

Матур язу. Хәрефләрнең дөрес язылышын, аларның сүзләрдә рациональ тоташтырылуын үзләштерү һәм камилләштерү. Язу тизлеген үстерү. Ритмик, салмак язу күнегүләре аша тиз язуга күчү. Укучыларның  язуындагы  графикага кагылышлы кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү.

Язылышы истә калдырылырга тиешле сүзләр.

Авыру, аз-маз, ата-ана, ашханә, аңлый, әби-бабай, әверелә, әувәл, балачак, бәет, бәла, берничә,, борынгы, вакыйга, ватык, гадәт, гомер, дәвам, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, җилем, зинһар, иелә, ихтирам, йомры, кадәр, каушый, кием-салым, кулъязма, көнбатыш, көнчыгыш, көрәшче, кыйммәтле, мал-туар, махсус, мәйдан, мәкалә, мәрхәмәт, могҗиза, моңлы, мөстәкыйль, нәкъ, охшаш, очрак, очсыз, өем, өчпочмак,, пәрәвез, рәвеш., рәссам, савыт-саба, сәнгать, сөңге, сурәт, табиб, табигый, таләп, тән, тәмам, тәхет, тирә-як, төер, туп-туры, тылсымлы, тынгылык, харап, хыял, чүп-чар. чыдамлы, шагыйрь, шакката, шау-шу, шәкерт, шәфәкъ, шыңшый, шыпырт, эшчән, юньле, юучы, ява, яланаяк, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь.

Контроль диктант – 7, изложение – 2, күчереп язу -2.

Календарь – тематик план.

                     

№     №

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дата

Искәрмә

План

Факт

3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

9сәг.

1-2

 Авазлар һәм хәрефләр.

2

3

Сузык һәм тартык авазлар.

1

4

Иҗек. Дифтонг.

1

5

Алфавит.

1

6

Ц, щ, в, к, г хәрефләре.Алынма сүзләр. Сүзлек диктанты.

1

7

Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау.

1

8

Сүзләрне  юлдан-юлга күчерү.

1

9

Контроль диктант  “Көз”.

1

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

12 сәг

10

Хаталар өстендә эш.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

1

11

Сүз ясагыч кушымчалар. Кушма сүзләр.

1

12

Парлы сүзләр.

1

13

Инша  “Алтын көз”.

1

14

Сүз ясалышы. Тезмә сүзләр.

1

15

Изложение  “Төнбоек”.

1

16

Сүзнең мәгънәсе, лексик составы, сүзлекләр.

1

17

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

18

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

19

Синонимнар, антонимнар, омонимнар.

1

20

Искергән һәм яңа сүзләр.

1

21

Аңлатмалы диктант  “Кы-зыл бүреләр”.

1

 Сүз төркемнәре.Исем.

15сәг.

22

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

23

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

24

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

25

Контроль диктант “Тәвәк-кәллек”.

1

26

Хаталар өстендә эш.

Баш килеш.

1

27

Иялек килеш.

1

28

Изложение   “Боз өстендә”.

1

29

Юнәлеш килеш.

1

30

Төшем килеше.

1

31

Чыгыш килеше.

1

32

Урын-вакыт килеше.

1

33

Нечкәлек хәрефенә беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

34

Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

35

“Исем” темасын кабатлау.

Күчереп язу “Әнием үп-кәләгәч”.

1

36

 Диктант “Истәлекләр укы-гач”.

1

Фигыль.

13 сәг.

37

Фигыль.

1

38

Фигыль төркемнәре.

1

39

Фигыль төркемчәләре.

1

40

Ирекле диктант “Тамаша”.

1

41

Боерык фигыль.

1

42

Хикәя фигыль.

1

43

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

44

3зат күплек сандагы фигыль.

1

45

Үткән заман хикәя фигыль.

1

46

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

47

Контроль диктант   “Кыш”.

1

48

Хаталар өстендә эш.

Хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

49

“Фигыль” темасын кабатлау. Рәвеш.

1

II кисәк   Сыйфат

8 сәг.

50

Сыйфат турында төшенчә.

1

51

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

52

Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар.

1

53

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

54

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

55

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

56

“Сыйфат” темасын кабатлау.

1

57

Искәртмәле диктант  “Ур-ман юлы”.

1

Зат алмашлыклары.

11 сәг.

58

Зат алмашлыклары.

1

59

Зат алмашлыкларының кулланышы.

1

60

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

1

61

Зат алмашлыкларының җөмләдәге роле.

1

62

Изложение  “Дельфиннар”.

1

63

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

1

64

“Бәйлек” темасын кабатлау.

1

65

Контроль диктант  “Якты  яз”.

1

66

Хаталар өстендә эш.

Кисәкчә.

1

67

Кисәкчәнең җөмләдәге кулланышы.

1

68

Инша “Кушколак планета-сында”.

1

Җөмлә.

15 сәг.

69

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

70

Гади һәм кушма җөмлә.

1

71

Тиңдәш кисәкләр.

1

72

Тиңдәш иярчен кисәкләр.

1

73

Тиңдәш кисәкләрнең сөй-ләмдәге роле.

1

74

Изложение  “Чыпчыклар”.

1

75

Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.

1

76

Кабатлау “Тиңдәш кисәкләр”.

1

77

“Җөмлә” темасын кабатлау. Тест.

1

78

Контроль диктант  “Таң” .

1

79

Кабатлау. Тест.

1

80

Инша “Язгы каникуллар”.

1

81

Сүзтезмә. Сүзтезмә турында төшенчә.

1

82

Җөмләдә сүзләрнең бәйләнү юллары.

1

83

Искәртмәле диктант  “Мәк-тәп-табигать”.

1

Бәйләнешле сөйләм.

15 сәг.

84

Текст .

1

85

Текстның өлешләре.

1

86

Тема.

1

87

Контроль диктант  “Дус-лык”.

1

88

Хаталар өстендә эш.

Текст төрләре.

1

89

Терәк сүзләр.

1

90

Терәк  сүзләр.

1

91-92

Кыскача эчтәлек. Текстның темасы.

2

93

План.

1

94

Изложение “Игез каен”.

1

95

Инша “Туган як җәе”.

1

96

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау “Бәйләнешле сөй-ләм”.

1

97

Тест “Бәйләнешле сөйләм”.

1

98

 Контроль диктант  “Табиб”.

1

99

Хаталар өстендә эш.

Сүз төркемнәре.

1

100

Бәйләнешле сөйләм.

1

101

Текст.

1

102

Күчереп язу  “Файдасы булмый калмас”.

1

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучылар белергә тиеш:

Кушма сүз, парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр;

өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен: исем, фигыль, сыйфат, зат алмашлыклары, кисәкчә, алмашлык;

җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.

Укучылар башкара алырга тиеш:

сүзләрдәге орфограммаларны таба һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;

үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү:сүзнең тамырын һәм кушымчаларын табу;

кушымчаларның төрләрен билгеләү;

кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;

сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш кушымчасын билгеләү; сыйфатның дәрәҗәләрен аеру; фигыльнең зат-сан, заманын күрсәтү;

тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау;

тиңдәш кисәкле җөмләләрне сөйләмдә куллану;

текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем кую;

текстның планын төзү;

хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү һәм сөйләмдә куллану;

культуралы мөгамәлә таләпләренә туры китереп, үтенеч, гафу итү, рәхмәт әйтү, баш тарту, чакыру, котлау-тәбрикләү сүзләрен сөйләмдә куллана белү;

тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп язу, хикәяләү характерындагы сочинениеләр язу.

Әдәбият.

  1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 3-4 сыйныф. Казан: Мәгариф, 2008.
  2. Абдрәхимова Я.Х. Татар  теленнән  диктантлар 3-4 сыйныф. Казан:Мәгариф  2009.
  3. Ахиярова М.Җ., Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.И.. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 сыйныф. Казан: Мәгариф, 2009.
  4. Вәлиуллин  М.А. 1-4 нче  сыйныфлар өчен язма эшләр. Казан.2009
  5. Гыймадиева  Н.С., Галләмова  Р.В.  Татар  теленнән  кагыйдәләр җыентыгы.  Казан.2005.
  6. “Мәгариф”  ңурналлары  2010-2012  нче  еллар.
  7. Ягафарова Р.Х., Асылгәрәева Р.Ә. Татар теленнән эш дәфтәре.

     8.  Татар  теленнән  таблицалар 1-4сыйныф.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...