Әдәби укудан дәрес планы. 3 сыйныф.
методическая разработка (3 класс) по теме

 Резеда Вәлиеваның  "Туган көндә" әсәре буенча дәрес планы. 3 сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_nche_syynyfta_uku_drese.docx27.08 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта уку дәресе

Тема: Р.Валиеваның “Туган көндә” хикәясе

Максат: 1) әдәби әсәргә анализ ясау, әсәрнең идеясен билгеләргә өйрәтү;

              2) тикшеренү, эзләнү, иҗади фикерләү күнекмәләрен    

                үстерү;              

              3) мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык, кешелеклелек            

               сыйфатлары тәрбияләү.

               4) укучыларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.

Җиһазлау: әбиләр турында рәсемнәр, балалар язган иншалар,  

                Р.Валиеваның шигырь китапларыннан күргәзмә,  компьютерда            

                 презентация, балаларның проект эшләре.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.Укучыларны барлау.

  - Исәнмесез,укучылар! Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә!

    II.  Актуальләштерү.

  1. Бүгенге дәрестәге әсәрнең исемен ачыкларга Рамиль булышачак. Хәзер аның проект эшен карап үтәбез

( Рамильның презетациясе)

Рамиль:-Бунинди бәйрәм?

Балалар: Туган көн. Димәк, без дәрестә нәрсә турында сәйләшәбез!

  1. Укытучы: Бүгенге әсәрнең исеме Туган көн,  дөресрәге Туган көндә.

Бу хикәянең авторы Резедә Вәлиева. Аның турында безгә Рената сөйләп китәр.

(Ренатаның презентациясе)

  1. Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Теманы  ачыклыйлар, максатларны укыйлар.

Бүгенге дәреснең максатлары белән танышып китик.

1)        Презентация. Балалар чыгышы.

2)        Текст өстендә эшләү.

3)        Сүзлек эше.

4)        Сорауларга җавап бирү.

5)        Геройларга характеристика бирү.

6)     Проект эшләре. Укучылар чыгышы.

  1. Уку мәсьәләсен чишү. Текст өстендә  эшләү.

        1) Сүзлек эше.

Сый-хөрмәт – тәмле ризыклар

Искиткеч- гаҗәеп, (удивительно)

Аңышмыйчарак –аңламыйча,  

Хәлсезләнеп– хәл бетеп,  (остаться без сил)

Кемнең сый-хөрмәте? Әбинең сый-хөрмәтен ашадык.

Искиткеч нәрсә? Искиткеч хайван

Искиткеч хайванны күрдек.

Аңламыйча нишләдек?

Аңламыйча  мәсьәләне эшләп булмый.

Хәлсезләнеп нишләде? Хәлсезләнеп кайтты

Абый эштән хәлсезләнеп кайтты.

2) Әсәрне яхшы укый торган укучы укып чыга.

3) Сорауларга җавап бирү:

- Әсәрдә кемнәр катнаша? ( Фәридә, аның әнисе, әби)

- Фәридәнең туган көне турында каян белдек?

-Димәк, катнашучылар арасында кем бар? (автор)

- Фәридәнең туган көненә әнисе нәрсәләр пешергән?

- Матур күлмәкне кем теккән?

- Чәчәкләрне кем алып кайткан?

- Фәридәнең әнисе нинди?

Тактага әнисенә хас сыйфатларыны тезеп чыгалар

Әни- эшчән, тырыш, кешелекле,

сабыр, мәрхәмәтле, өлкәннәрне

хөрмәт итә, игътибарлы , уңган, тәрбияле.

  1. Аны кем тәрбияләп үстергән?
  2. Фәридә әнисенә нәрсә дип керә?
  3. Әнисе ничек үзгәреп киткән?
  4. Ул ни өчен шулай үзгәргән?
  5. Фәридәнең әнисе үз әнисен кимсеттергәнме?
  6. Уңган, игътибары булу өстенә аны тагын нинди дип була?
  7. Ул кемне ярата?
  1. Үзбәя.

  1. Физкультминутка

5) Рәсем буенча эш.

      - Рәсемне карагыз. Фәридә нинди?

      - Аның әбисе нинди?

      - Фәридә гел шулай матур булып торырмы?

      - Фәридәнең әбисе элек нинди нинди булган дип уйлыйсыз?

      - Син Фәридәнең нинди булып үсүен телисең?

      - Әсәрне ничә өлешкә бүлеп була? (ике)

      - Беренче өлештә  өйдә һәммәсенең кәефе нинди була? (күңелле )

      - Икенче өлешендә нинди кәеф? (кәеф төшкән,борчылу)

      -  Ни өчен?(чөнки Фәридә әбисен туган көндә күрәсе килми)

Шатлык  ----- борчылу

  1. - Бу каршылык Фәридәнең үз әбисенең тышкы матурлыгын гына күрү аркасында килеп чыга. Димәк автор нәрсә әйтергә тели? (Кешенең тышкы матурлыгына гына түгел, эшке матурлыкны күрә белергә кирәклеген әйтә)

2 слайд. - Укучылар, Фәридә хәзер матур булып күренәме?

    - Ни өчен?

VII. Актуальләштерү.

         -Сезнең барыгызның да әбиләре бар. Сез   аларны яратасызмы?

Әбиләрегез турында нинди җылы сүзләр әйтә аласыз? Без сезнең белән әбиләргә багышлап бик күп эшләр эшләдек.Әйдәгез үзегезнең иҗади эшләрегез белән таныштырып китегез.

  1. Безнең Айнур әбисе турында шигырь чыгарган.
  2. Алия әбисе турында презентация ясаган
  3. Эльвина газета чыгарган
  4. Юля әбисенең портретын ясаган
  5. Гөльназ әбисенең нинди тәмле ашлар пешергәне турында сөйләп китәр
  6. Регина әбисенең кул эшләренең күргәзмәсен оештырган
  7. Мансур әбисе турында сочинение язган
  8. Румиль әбиләр турында шигырьләр җыентыгы ясаган

Сезнең әбиләрегезне яратуыгыз аларга игътибарыгыз, хөрмәтегез чиксез булуы мине сөендерә.  

  1. Үзбәя.

VIII.Йомгаклау.

Нәтиҗәләр чыгарып,  слайдтагы мәкальләрне уку.

-Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Нәрсә бигрәк тә ошады?

- Бу хикәясе белән автор нәрсә әштергә теләгән?

- Сез үзегез өчен нәрсә дә булса алдыгызмы?

Өй эше бирү: хикәяне дәвам итәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест

2 нче сыйныф өчен Әдәби укудан "Күрү ноктасы" темасы буенча тест....

Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.

Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән  бакчадагы  күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти....

Укудан 2нче сыйныф укучылары өчен тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

1 сыйныф өчен әдәби укудан календарь - тематик план.

Перспектива УМК сы нигезендә белем бирүче башлангыч сыйныф укытучылары файдалана ала....

әдәби укудан эш программасы 4 сыйныф

4 сыйныфы өчен  туган телдә әдәби укудан авторлык программасы 68 сәгатькә исәпләнгән  (атнага 2 сәгать)  Уку елы ахырында арадаш аттестация өчен йомгаклау контроль эше (текст...

1нче сыйныф өчен Фәтхуллова дәреслегенә туган телдә укудан календарь тематик план

1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен календарь тематик план...