әдәби укудан эш программасы 4 сыйныф
рабочая программа (4 класс)

 

4 сыйныфы өчен  туган телдә әдәби укудан авторлык программасы 68 сәгатькә исәпләнгән  (атнага 2 сәгать)  Уку елы ахырында арадаш аттестация өчен йомгаклау контроль эше (текст  өстендә эшләү) үткәрелә.

“Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту – методик комплекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku_4klass.docx255.1 КБ

Предварительный просмотр:

D:\тематик планнар 2018-2019\4 кл скан\4 кл 005.jpg

Укыту предметының  эчтәлеге

Халык авыз иҗаты.

Мифлар турында гомуми күзаллау булдыру. 

Борынгы халыкларның тормышы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт. Тормыш агачы. Тотем хайван һәм үсемлекләр, кешеләрнең аларга карашы, борынгы традицияләрнең сакланышы.

             Тылсымлы әкиятләр.

              Дөнья турында борынгы күзаллаулар чагылышы. Тылсымлы әкият герое. Тылсым  дөньясы. Тылсымлы предметлар, сихри саннар, сүзләр, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әкият законнары: әкият герое өеннән чыгып китә. Максатка ирешү юлы (тылсым  дөньясы, карурманнар аша үтүче юл, сынаулар, тылсымлы булышчы ярдәме, җиңү шатлыгы.) Халык әкиятләренең  мифлар, легендаларда чагылышы.

               Риваять һәм легендалар.

               Риваять һәм легендаларда сөйләнгән геройлар, аларның кичерешләре. Тарихи бәйләнеш. Төрле атамалар. Аларның килеп чыгышы.Риваять һәм легендаларда бирелгән вакыйгаларның әкиятләрдә чагылышы.

              Автор әкиятләре.

             Автор әкиятләренең  халык әкиятлре белән охшашлыгы (жанр һәм  сюжет). Халык әкиятлрендәге тылсым юлы белән җиңүләр, автор әкиятләрендә акыл белән эш итеп уңышка ирешү, ярату һәм яратыла белүнең көче.

             Фольклор жанрының тормышта, хәзерге вакытта яшәеше.

             Халык традицияләре һәм бәйрәмнәре. Символик төшенчәләр. Гимннар (Татарстан гимны). Халык һәм автор әкиятләре.

             Хикәя.

            Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыруны дәвам итү. Хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.Хикәядәге чынбарлык чагылышы. Әдәби тел берәмлекләре.

        Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

              Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм  халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Әсәр авторлары турында.

Шагыйрь, язучы, рәссамның биографиясе.

а) әсәрдә авторлар кичереше;

ә) автор күзәтүләренең чагылыш;

б) хәзерге заман авторлары белән очрашу, балаларның авторга сораулары, җаваплар.

Библиографик культура формалаштыру.

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

        Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

        Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзал-лау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

4 нче сыйныфта укыла торган әсәрләр

Халык авыз иҗаты.

“Җир ничек яралган?” (легенда), “Күкнең күтәрелүе (хикәят), “Айдархан һәм сәхабәләр, (легенда), “Пәйгамбәрнең тууы һәм  аның балачагы”, “Абага чәчәге (хикәят), “Ак бүре”(риваять), “Кырык кыз”( риваять), “Мәрҗан каласы һәм  унике кыз” (хикәят), “Дөнья яратылу турында” (миф), “Хапи алла турында” (миф), “Чыршы ни өчен мәңге яшел?” (легенда) . әкиятләр: “Ак байтал”, “Ак бүре”, “Еланнар патшасы Шаһмара”, “Үги кыз” , “Ике кыз”, “Бумеранг”(Австралия халкы әкияте).

Борынгы язучылар һәм татар әдәбияты классиклары

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”.

Г. Тукай : “Таз”, “Яз галәмәтләре”.

Дәрдемәнд: “Гали”.

З. Ярмәки: “Иртә”, “Ак каен”.

М.Җәлил: “Дару”.

К.Насыйри. “Каз итен коймакка төреп, каймакка манып ашау”.

Н.Исәнбәт: “ Кышкы төндә”, “Туган ил”, “Өч матур сүз”.

Ш.Бабич: “ Тын төн”, “Габдулла әфәнде Тукай”. .

 А. Алиш. “Сертотмас Үрдәк”.

Г.Кутуй.” Яшен”.

Ш.Галиев:”Кол Галигә”, “Алсу дөнья”, “Җирдә миңа ни кирәк?”, “Урман ява”, “Тукран сые”.

Г.Ибраһимов: “ Укудан кайткач”.

Г.Галиев.” Бибкәй аланы”.

Ф.Әмирхан. “ Кечкенә хезмәтче”.

К.Нәҗми: “Нәсимәнең беренче эш көне”.

З.Бәшири: “ Бер асрауның аһ-зары”.

Н.Думави: “ “Беренче кар”, “Ятим бала”.

М.Мәһдиев: “Бәхилләшү”.

С.Хәким: “ “Яратам мин”, “Тегермән стенасындагы язулар”.

Ә.Фәйзи :”Асрарга бала бирәм”.

Ф.Хөсни:”Малай белән солдат”.

Ш.Рәкыйпов: “ Төнге очыш”.

И.Туктар: “Букет”, “Бер каен үсә”.

Г.Хәсәнов: “ Аккош”, “Абага”.

Г.Сабитов: “Кадерле ул туган як!”, “Чәчәк нигә боекты?”.

Н.Арсланов: “Халкыма”.

Җ.Тәрҗеманов: “Шуктуган”, “Тукран малае Шуктуган”.

Л.Ихсанова : “ Шомырт чәчәкләре ак кына”.

Ф.Яруллин: “Буар елан”.

М.Әгъләмов: “Матурлык минем белән”.

Зөлфәт: “Кыз тавы”.

С.Шакир: “ Ландыш чәчәге”.

Р.Хафизова: “Кирлемән”.

Г.Латыйп: “Минем нәсел”.

Р.Гыйззәтуллин: “Язгы моң”.

К.Тимбикова: “Бану әби сабагы”.

К.Сибгатуллин: “Чыпчык”, “Бөтен кеше бүген шундый әйбәт”.

Роб.Әхмәтҗанов: “Безнең шигырь”.

Р.Хисмәтуллин: “Аһ. Бер китсә кирегә...”

Рус язучылары:

Л. Толстой “Слива төше”.

Н. Сладков: “Тыштан ялтырый,эчтән калтырый».

           Татар язучылары һәм шагыйрьләре  (бүгенге көн язучылары)

Р. Миңнуллин: “Иртән иртүк”, “Атказанган сандугач”, “Машина тавышлы көчек турында кечкенә әкият”, “Сабантуйда”, “Татарларым”, “Минем телем”, “Утыз Имәнине укыганда туган уйлар”.

Р. Фәйзуллин: “Быелгы яз”, “Минем әти”.

Х.Камалов: “ Археолог”.

Ә.Рәшит: “ Нәсел агачы”.

К.Булатова:”Кичә генә”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.

Җ.Дәрзаман: “Бөҗәкләр белән сөйләшү”.

 Р. Вәлиева: “Изгеләр тавы”, Энҗе чәчәк”. “Бөтен дөнья ак кына”, “Онытма!”.

Р. Вәлиев: “Кошлар кайта”, “Кайтчы, Сөембикә”, “Эт кояшы” (өзек), “Ватаным”.

 Н. Әхмәдиев: “Хәерле иртә”.

И.Гыйлаҗев: “Тутыкмас тотка”, “Охшашлык”.

Р.Харис: “Татарстан әләме”, “Зөләйха”, Ак карлар арасында”, “Елмай”, “Туган җирем”, “Фронтовиклар”.

Л. Лерон: “Кыхмырый, Мыхмырый һәм Шыхмырый”.

Э. Шәрифуллина6 “ Табигатьнең бер бөртеге”, Без татар балалары”, “Тормыш яме”.

 Г. Гыйльманов: “ Чишмәгә бардык”, Кайтаваз”, “Курай”, “Җавапсыз легенда”, “Минем исемем – Бүрек”.

В. Нуриев: “Ачуланма инде. Илһам!”

Г. Рәхим:”Көз йөри”,  “Көзге моң”, “Көзге урман”, “Песнәк”, “Апрель”.

Р. Корбан:   “Көз нинә моңлы?”, “Ярдәм итик”, “Курай”.

Йолдыз: “ Очрашу”.

Р.Мингалим: “ Бүген төнлә күккә кара”.

Батулла: “ Су ияләре”(әкият), “Терек-терек кырмыска”, “Салават күпере кайда йоклый?”

В.Хәйруллина “ Хәерле көн”, “Алмаштыру”,“Наз”, “Чикерткә”.

М.Мирза: “ Көз”, “Балачак хатирәсе”.

Ф.Бәйрәмова: “Кара пулат”.

Мөҗәһит: “Бер яфрак зары”.

Д.Гайнетдинова: “Исәнме, яңа көн”, “Батыр Хәбир”.

Л.Гыймадиева: “Кара урман, караңгы төн”.

Н.Сәйяр: “ Айсылу”.

Р.Рахман: “ Кесәл”.

Н.Каштан: “ Әрем исе”.

Г.Вәлиева: “Кызыктырсалар да”, “Карт алаша колагы”.

Ф.Тарханова: “Без бәлеш пешерәбез”, “Килде   пилмән ашыйсы”.

И Нәбиуллина: “Тәмле тел”.

Ф. Мәҗитов: “Яңгыр кызы Гөлтамчы”.

Г.Мөхәммәтшин: “ Туган як”.

М.Галиев: “ Туган як”.

Г.Морат: “ Чит тел”.

С.Гаффарова: “Көз”.

Р.Зәйдулла: “Кол Гали”.

Укыту материалының эчтәлеге

Бүлекнең исеме

Авторлык программасы

Эш программасы

1

 Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан кичереп, бүгенге тормыш белән бәйлибез

13

11

2

Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легендалар аша тарих белән танышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра

7

9

3

Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез

8

8

4

Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз

6

6

5

Матурлыкның безгә ничек тәэсир итүен аңларга тырышабыз

11

11

6

Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?

10

10

7

Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз

4

4

8

Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк. Туган ил турында уйланабыз

9

9

Барлыгы                                                                                                

68

68

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;
  2. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
  3. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;
  4. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
  5. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белу;
  6. Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;
  7. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;
  8. Сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;
  9. Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр)
  10. Фольклор жанрын аеру: хайваннар турындагы. Тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл,хикәя турында күзаллау, халык иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен, аларның әсәрләрен;
  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган рубрикаларны;
  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;
  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
  • укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;
  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы  нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

4) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Метапредметлы нәтиҗәләр:

1) гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

2) үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

3) укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

4) өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

5) мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

Предметлы нәтиҗәләр:

1) татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

2) телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

3) татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Предметның укыту планындагы урыны һәм укыту-методик әсбап

4 сыйныфы өчен  туган телдә әдәби укудан авторлык программасы 68 сәгатькә исәпләнгән  (атнага 2 сәгать)  Уку елы ахырында арадаш аттестация өчен йомгаклау контроль эше (текст  өстендә эшләү) үткәрелә.

“Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту – методик комплекты

Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланылган дәреслек:

  •  Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова Ә.Г.Мөхәмәтҗанова.,Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфы өчен дәреслек. 1 кисәк .Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел
  •  Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова Ә.Г.Мөхәмәтҗанова.,Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәк .Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел
  • Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова Ә.Г.Мөхәмәтҗанова.,Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфы өчен дәреслек. 3 кисәк .Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел
  • Әдәби уку .Методик ярдәмлек 4 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2014ел Авторлар Г.М Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова

                                                   4   класста  туган телдә  әдәби уку дәресләрен  календарь – тематик   планлаштыру

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

   Искәрмә

план

факт

1

Кереш дәрес.Җир йөзендә яшәгән беренче кешеләр.

Җир ничек яралган? (легенда)

Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе.

Борынгы легендалар ни сөйли?

1

2

Борынгы легендалар ни сөйли?  Күкнең  күтәрелүе.

Тотем агачлары.

Р.Миңнуллин. “Сабантуйда”.

Әдәби һәм сәнгать әсәрләрен чагыштыр

Пәйгамбәрнең тууы һәм аның балачагы.Музей   йортына сәяхәт. А.Абзгильдин.Мөхәммәднең  тууы.

1

3

Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру.Тотем агачлар. З.Ярмәки. “Ак каен”.

1

4

Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь. Тотем үсемлекләр.  Г.Кутуй     “Рөстәм маҗаралары”.

1

5

Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Сөйләм телендә сурәтләү чаралары. Г.Кутуй “ Рөстәм маҗаралары”.(дәвамы)

1

6

Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Сөйләм телендә сурәтләү чаралары. Г.Кутуй “ Рөстәм маҗаралары”

1

7

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

Тотем хайваннар.Р.Шәмсетдинов. “Хан ауда”картинасы.

1

8

Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү.Татар мифологиясендә Ак бүре.Татарстан гербы. Р.Фәйзуллин “Безнең тарих”.

Әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире.

Ак бүре.Татар халык әкияте

1

9

Тылсым дөньясы. Әкиятләрдә Ак елан.

1

10

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгын аера белү.Тылсымлы әкият герое. Еланнар патшасы-Шаһмара.

1

11

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгын аера белү.Тылсымлы әкият герое. “Чакма  ташы”                            

1

12

Тылсымлы   әкиятне үзебез  уйлап чыгарабыз.Әкиятләрдә герой

 характерының катлаулылыгы. Борынгы шагыйрь-Кол Гали.

Ш.Галиев. “Кол Галигә”.

1

13

Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Кол Гали.“Кыйссаи Йосыф”.

1

14

Кол Гали.“Кыйссаи Йосыф”.(дәвамы)

1

1

15

Кол Гали.“Кыйссаи Йосыф”.(ахыры)

16

Шигырьләрдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны таба белү.

Э.Шәрифуллина. “Без-татар балалары”.

Татар теленә мәдһия җырланган  әсәрләрне  табу

1

17

Сүзлекләр куллану.Ә.Рәшит. “Нәсел агачы”.Музей йортына сәяхәт.Ф.Гыйрфанов.Болгар  ханнары  шәҗәрәсе.

1

18

Нәсел агачы.Шәҗәрә.Үз нәсел агачыбызны төзибез.

1

19

Әкият геройлары, аларның үзенчәлекләре.

Су асты патшалыгында. Н.Сәйяр. “Айсылу”.  1-2нче бүлек

1

20

Тылсымлы әкият законнары.  Айсылу – бәхетле бала. Н.Сәйяр. “Айсылу”. 3 нче бүлек

1

21

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Рифма . Ш.Галиев. “Җирдә миңа ни кирәк?”.

1

22

Лирик геройның  эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү. Ш.Бабич шигырьләре.”Тын төн”

1

23

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Г.Рәхим. “Көзге урман”.

1

24

Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Г.Рәхим “Песнәк”

1

25

Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чара-ларын тану һәм аңлау. З.Ярмәки. “Иртә”.

1

26

Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Татар һәм  рус мәкальләрен чагыштырабыз. Г.Рәхим. “Апрель”

1

27

Рифманы сиземләү, куллану.Н.Исәнбәт. “Өч матур сүз”.

1

28

Укылган текстның эчтәлеген аңлау. Л.Лерон. “Кыхмырый , Мыхмырый һәм Шыхмырый”.

1

29

Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы.  Г.Галиев “Бибкәй аланы”.

1

30

Туган  тел төшенчәсе. И.Гыйләҗев.Тутыкмас  тотка”

1

31

Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Ф.Әмирхан “Кечкенә хезмәтче”.

1

32

Хикәядә пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. К.Нәҗми “Нәсимәнең беренче эш көне”.

1

33

Музей  йортына сәяхәт.В.Маковский”Күрешү”

1

34

Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү. Г.Ибраһимов “Укудан кайткач”.

1

35

Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу. Балачак хәтирәләре. С.Хәким  “Яратам мин”

1

36

Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.  Зөлфәт “Кыз тавы”.

1

37

Шигырь өлешләре. В.Хәйруллина “Хәерле көн!”

1

38

Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Каен-урман чибәре. С.Гафарова “Көз”.

1

39

Музей  йортына сәяхәт.  Иван  Шишкин  “Каенлык” һәм Кондрат Максимовның “Каенлык”картиналары.

1

40

Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Р.Вәлиева “Бөтен дөнья ак кына”.

1

41

«Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү.Р.Гыйззәтуллин. “Язгы моң”.

1

42

Музей  йортына сәяхәт.Мәснәви Хәйретдинов.”Ана булу.Назлылык” картинасы.

1

43

Дөрес тавыш төсмерләре белән уку. Р.Мингалим “Бүген төнлә күккә кара”.

1

44

 Әсәр буенча үз фикерләреңне  әйтә белү. Матурлык дөньясы. Л.Ихсанова “Шомырт чәчәкләре ак кына”.

1

45

Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре  белән уку. К.Булатова. “Шушы яктан,шушы туфрактан без”.

1

46

Укылган әсәрне анализлау. Батулла. “Салават күпере кайда йоклый?”.

1

47

Шигырьне рольләргә бүлеп уку. Җ.Дәрзаман “Бөҗәкләр белән сөйләшү”.

1

48

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табу. Г.Хәсәнов “Аккош”.

1

49

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Р.Миңнуллин  “Атказанган сандугач”.

1

50

Укылган әсәргә анализ ясау. Г.Хәсәнов“Абага”.Укылган әсәрне анализлый белү.Р.Хафизова. “Кирлемән”.  

1

51

Геройны характерлау.Урман докторы. Җ.Тәрҗеманов. “Шуктуган”. Гөмбәләр серен белү кирәк.Н.Сладков. “ Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”.

1

52

Курку  егет  өчен ят нәрсә.Ләлә  Гыймадиева.”Кара  урман,  караңгы  төн”.Рифә  Рахман.”Кесәл”.К.Тимбикова. “Бану әби сабагы”.1-2 нче бүлек

1

53

Строфа һәм рифма. Татар халык ашлары. Э.Шәрифуллина. “Тормыш яме”. ” Гөлназ Вәлиева.”Карт  алаша колагы

1

54

Тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлау. Балалар дөньясы. Г.Гыйльманов. “Минем исемем-Бүрек”.

1

55

Язучы катнашында үткән “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.

Р.Вәлиев. “Кошлар кайта”, “Кайтчы, Сөембикә”. Рәссам  остаханәсендә.Билгесез  рәссам.”Сөембикә  ханбикә  үз  гаиләсе белән.”

1

56

Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга  карашларын чагыштырып карау.

Бәбкә үстерү кыенлыклары.Р.Вәлиев. “Эт кояшы”. Каюм  Насыйри. “Каз  итен,  коймакка  төреп,  каймакка  манып ашау”

1

57

Шигъри әсәрләрне чагыштыру. К.Сибгатуллин “Чыпчык”.

Мөҗәһит. “Кемнең сайрыйсы килми?”.

1

58

Шигырьләрдә әдәби сурәтләү чаралары (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар)  Р.Әхмәтҗан “Безнең шигырь” , Г.Тукай. “Яз галәмәтләре”.

1

59

Һәркемгә үз Ватаны кадерле.Р.Валиев. “Ватаным”.

1

60

Монологик сөйләм.Р .Харис. “Татарстан әләме”. Шамил Рәкыйпов.”Төнге очыш”

1

61

Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау. Зур тарихлы батыр халкым. Н.Арсланов.“Халкыма”.Г.Морат “Чит тел”

1

62

Сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). М.Мирза. “Балачак хатирәсе”.

1

63

Сугыш  кайтавазы.  Нәкыйп Каштан. “Әрем исе” Р.Фәйзуллин. “Минем әти”.

1

64

Сөю-иң куәтле дәва. М.Җәлил. “Дару”, Р.Вәлиева.“Онытма”.Рәссам  остаханәсендә   Алла  Ширяева.         ”Авыр  елларда”

1

 65

Арадаш аттестация эше (текст өстендә эш)

1

66

Үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Кыю очучылар. Г.Кутуй “Яшен”.

1

67

Сәнгатьле уку. Г.Мөхәммәтшин. “Туган як”.   Музей  йортына  сәяхәт.А.Пластовның “Фашист очып үтте”картинасы.

1

1

68

Ренат Харис “Туган җирем”Аралашу культурасы.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Йомгаклау дәресе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы ТРМәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы»на ...

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан   эш программасы...

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы (татар төркемнәре өчен)....

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы (татар төркемнәре өчен)...

1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

1  сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы

Аңлатма язуы Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгәнА.Г.Яхинның  урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешл...