“Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә” темасына дәрес планы
классный час (2 класс) по теме

Фатыхова Гулия Фоатовна

“Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә” темасына дәрес планы

(Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк”әкияте буенча)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ser_kutr_almaslyk_kesheg_ser_soylm_fatyhova_g.f.docx267.26 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Сарман гимназиясе”

“Бала” китапханәсе белән бергә укыйбыз

“Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә” темасына дәрес планы

(Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк”әкияте буенча)

Фатыхова Гөлия Фоат кызы,

 Сарман гимназиясенең

 башлангыч класслар укытучысы

2013 ел

“Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә” темасына дәрес планы

(Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк”әкияте буенча)

Максат: әсәрнең төп мәгънәсен аңларга ярдәм итүче образларга хас сыйфатларны ачыклау; укучыларда ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис- тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерү.

Җиһазлау: презентация, “Бала”китапханәсе, Аңлатмалы сүзлек

Дәрес барышы

I..Эмоциональ халәт тудыру

Үзебез өчен елмайдык,

Иптәшләребез өчен елмайдык

Сылу кызларыма карыйм

Батыр егетләремә карыйм.

Сылу кызларыбыз утыра

Батыр егетләребез утыра.

-Кәефләрегез ничек?

-Әйдәгез тирә-юньдәгеләргә хәерле иртә теләп дәресебезне башлап җибәрик.

Хәерле иртә ,агачлар,

Хәерле иртә, кошлар,

Хәерле иртә,табигать,

Хәерле иртә, дуслар,

II. Кереш әңгәмә

1”.Язучыны таны” уены .

 – Кем портреты икән бу? Ни өчен мин бу портретны сезгә тәкъдим иттем икән?

-Әйе, укучылар бүген дәрестә сүз Абдулла Алиш турында барыр? Без А.Алиш әкиятләренең үзенчәлекләре белән танышырбыз. “Әкият ялган, ләкин хак- шәп егетләргә сабак”,- диләр.Бу әкиятләрнең нәрсәгә өйрәткәнен белербез.

-Абдулла Алишның тормыш юлы турында нәрсәләр беләсез? (Махсус әзерләнгән 1 бала язучының тормыш юлын презентацияли)

Аның портретына игътибар итегез әле?! Киң маңгайлы, ягымлы моңсу күзләре, чем-кара күзле Алиш абый 36 яшендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

2. Китапханәләр турында сөйләшү, китап күргәзмәсен карау

-Сез китапларны каян алып укыйсыз?

Ә бүген без сезнең белән электрон  китапханәгә сәяхәт итәрбез.Ул “Бала”китапханәсе дип атала. Сез сәяхәткә әзерме?

III. Төп өлеш

1.Абдулла Алишның әсәрләрен искә төшерү.

-Дәрестән тыш вакытларда язучының нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?

2.Әкият һәм хикәяне аерырга өйрәтү

- Абдулла Алиш әкиятенең төп геройлары кемнәр? Сез санап киткән әсәрләрнең күбесе әкият, аның хикәяләрен искә төшерик әле.

Бу  юллар кайсы хикәядән?

а)-Кызым, Гөлгенә, яратканым син генә, кил әйдә, әбиләреңә барабыз, бүләк илтеп кайтабыз,-диде

(Әбиләргә кунакка)

б)Безнең әбинең ак тавыгы бар. Ул көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала. Әби ак тавыгын бик ярата, аны төрле тәмле җимнәр белән сыйлый, ә йомыркаларын иләккә җыя бара. Ул иләктә ак тавыкның йомыркалары бик күп:

— Бер, ике, өч, дүрт... сигез, тугыз, ун...

 ( Утлы йомырка)

-Әкият һәм хикәя арасында нинди аермалык бар?

3. Абдулла Алиш әкиятләренең  интонация, тел үзенчәлекләрен билгеләү.

-Электрон  китапханәдән “Бик яхшы сабак алды ябалак”әкиятләрен карау, әкият буенча бирелгән тестларны үтәү.

-Әкият ахырында Ябалак баласы нинди нәтиҗәгә килә?

Электрон китапханәдән.”Бал корты һәм шөпшә” әкиятен карап үтик.”Бал корты һәм шөпшә”әкияте буенча фикер алышуларга кереп рәсем астындагы сорауларга җавап бирү.

- А. Алиш әкиятләре сезгә ошыймы? Ни өчен?

-Әйе, әкиятләр җиңел, аңлаешлы тел белән язылган. Күп әкиятләр шигырьгә охшаган, көйле, ритмлы, рифмалашкан.

4.Электрон китапханәдә эш.

- Ә хәзер, әйдәгез, үзебезне А. Алишның күпчелек геройлары яшәгән урында – урманда дип хис итик. Урман нинди икән?

Карагыз әле нинди матур сукмак күренә. Сукмак  буйлап кем бара ул? “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча эшләнгән мультфильм карау.

-Әкият сезгә ошадымы? “ Сертотмас үрдәк” әкиятендә урман ничек сурәтләнгән?

IV. Ныгыту

  1. Әкиятнең темасын, проблемасын, чишелешен аңлату.

Сораулар бирү.

-“Сертотмас үрдәк” әкиятендә сүз нәрсә турында бара?

-Әсәрдә нинди проблема (мәсьәлә)күтәрелә?

-Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәрергә булганнар?

-Үрдәкнең фаҗигасе нидән гыйбарәт?

-Хуҗалыкка зыян килми кала.Ни өчен?

-Искә төшереп үтик әле  :Әкиятләр ничә төргә бүленә? (Тормыш- көнкүреш, тылсымлы, хайваннар турында).

- Ә “Сертотмас үрдәк” әкияте кайсы төркемгә керә?

Нәтиҗә ясыйк. Чагыштырыйк әле: әкият хайваннар, кош-кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кемнәр тормышын тасвирлый? (Кешеләр)

2.Акыл штурмы.

Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы? Үзегезнең үрдәк хәлендә калганыгыз булмадымы?

  • Әкиятнең төп темасы нинди?

Нәтиҗә: Безнең халык “озын телне”

Беркайчан да мактамый..

Сер саклауның кирәгенә.

Тагын бер кат инаныйк!

3.Сер саклау турында нинди мәкаль- әйтемнәр беләсез?

-Сер тотмас-дус тапмас.

-Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.

-Сереңне бер генә кешегә сөйлә,киңәшеңне мең кешегә әйт.

-Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы.

-Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белән.

-Үзен саклый алмаган сереңне кеше ничек сакласын.

-Мэкальлэрнең кайсысы үрдәк образына аеруча туры килә?

(күп сөйләгән авыз бәхетсезлек капкасы)Үрдәккә нинди сыйфат җитеп бетми?(җаваплылык тою)

-Нәрсә ул ышаныч?

4.Аңлатмалы сүзлек белән эш.

Ышаныч-нәрсәнең дә булса тормышка ашуына чикләнмәү хәле.

Җаваплылык-эшкә җитди караш.

Сер-кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.

Нәтиҗә ясау.

-Үрдәк ни өчен фаҗигагә юлыга?

Әкияттә нинди сөйләм күп кулланылган? Үзегезгә ошаган урыннары укып курсәтегез.(Үрдәк белән Керпенең очрашуы) Курчаклар ярдәмендә уку.

-Кешенең уңай,дискәре сыйфатлары турында ниләр белэсез?

-Әхлаклы кеше дип кемгә әйтәбез?

-Нинди кеше үзенә хөрмәт яулый?

-Нәрсә ул дәрәҗә?

-Әкияттэге үрдәкнең дәрәҗәсе бармы?(Җаваплар тыңлана).

“Сертотмас үрдәк”әкиятенең эчтэлеген сөйлэү. Натиҗә ясау.

-Бу әкияттә үрдәк барлык серләрне сөйләп йөрүе аркасында һәлак була,йорттагы башка хайваннар һәм кошлар тормышын да куркыныч астына куя.Ярый әле хуҗа уяу була,ерткычлардан саклану чарасын алдан күрә,йортны һәлакәттән коткара.Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?(Уяу,сизгер булырга серне саклый белергә).

-Әйе серне саклый белү-зур һәм җаваплы эш,изге бурыч,намус эше.Кече яшьтән үк башкаларның ышанычын яулап,кушылган эшкә җаваплы карап яшәргә тырышырга кирәк.Кешелекле булыр өчен,хөрмәт казаныр өчен,Сез узегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр итегез?Башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез?(Җаваплар тыңлана)

V.Өйгә эш бирү.(Өй эшен сайлау мөмкинлеге бирелә).

1.Әкиятнең куңелегезгә хуш килгән өлешләренә рәсем ясарга мөмкин.

2.Бүгенге дәрестә алган тәэсирләрегез хакында яза аласыз.

3.Үзегезгә охшаган берәр өзекне ятлап килсәгез дә ярый.

VI.Йомгаклау.

Әйтегез әле ? Бу әкиятне укыгач нинди фикергә килдегез? Әкиятне өйрәнү кирәк идеме ? Аннан үзегезгә нинди сабак алдыгыз?(Фикерләр тыңлана)

-Рәхмәт.Сез бик матур уйлыйсыз фикер йөртәсез.(Билгеләр кую).Матур уй-фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас.Укуда,өйдә,гомумән яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең сүзен аклагыз,кайда гына булсагыз да,нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз,дусларыгызның серләрен саклагыз.Хөрмәт казанып яшәргә хәзердән үк әзерләнегез.Уңышлар сезгә!

Үзем турында

 Фатыхова Гөлия Фоатовна

Адрес: Татарстан Республикасы, Сарман районы ,Сарман авылы, Төзүчеләр урамы 3 йорт, 6 квартира,

Эш урыным: МБОУ “Сарман гимназиясе”

Электрон адрес: guliafat@mail.ru

D:\User\Desktop\P1020934.JPG

D:\User\Desktop\P1020935.JPG

D:\User\Desktop\P1020936.JPG

D:\User\Desktop\P1020937.JPG

D:\User\Desktop\P1020938.JPG

D:\User\Desktop\P1020941.JPG

D:\User\Desktop\P1020942.JPG

D:\User\Desktop\P1020944.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ  Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...

Татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы.

4 нче сыйныф  өчен татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы....

Татар теле 2 класс "Ел фасыллары"темасын өйрәнү план конспект

Табигатьтәге күренешләрнең цикллыгы турындагы күзаллауны үстерү; тере   һәм тере булмаган табигатьләрнең бәйләнешен күзәтергә ярдәм итү; логик мәсьәләләрне  чишә белүне ...

Туган ягы кирәк кешегә

Дәрестән тыш эшчәнлек программасы...

Җөмлә темасына дәрес планы. 2 класс

2 нче класста җөмлә темасына дәрес планы...

Табигатькә-кояш, кешегә белем кирәк.

Дәрес, класс сәгатьләре өчен материал...