Подготовка к сочинению по теме "Беренче кар" в 3 классе по татарскому языку
методическая разработка (3 класс) на тему

Подготовка к сочинению  по теме "Беренче кар" в 3 классе по татарскому языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berenche_kar.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле. 3 нче класс.

“ Беренче кар” темасына хикәя төзү.

Дәреснең максаты:

1.Күзәтүләргә таянып, беренче кар турында хикәя төзергә өйрәтү.

2.Исемне килешләрдә төрләндерә белү күнекмәләрен ныгыту.

Сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

3.Күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.                                                                                                                                   Эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау: компьютер ( табигать күренешләре сурәтләнгән слайдлар), кар бөртекләре, кышкы күренешләр сурәтләнгән рәсемнәр күргәзмәсе, кыш  турында язылган әсәрләр (китаплар, журналлар, газеталар)

I. Оештыру моменты.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

 -Укучылар, безнең мәктәпкә бер хат килгән. Нәрсә нәрсә язылган икән аның эчендә?

Ак ашъяулык таптым

Җир өстенә яптым.

Нәрсә икән ул?

   -Кар.

 - Укучылар әйтегез әле, без алдагы дәресләрдә нәрсә өйрәндек?

-Сүзләрне килешләрдә төрләндерергә өйрәндек.

- Ә хәзер кар сүзен килешләрдә төрләндерик. (бер укучы тактада, калганнар перфокарталар белән эшли).

   Тикшерү:

 - Бер– берегез белән эшләрне  алыштырыгыз.

  Җавапларны чагыштырабыз, тикшерәбез (тактадагы язу белән).

III. Яңа тема.

 - Әле мин хат  эчендәге әйберләрне алып бетермәдем бит. Карыйк әле.

 ( 1 укучы  төрле төстәге кар бөртекләре ала).

 - Нәрсә бу?

 - Ә нишләп төрле төстә соң алар?

 Исегезгә төшерегез әле, кояш нурларында кар бөртекләре нишли?

- Җемелди, төрле төскә керә.

 - Кар бөртекләре  бертөрлеме?

- Юк.

Ишек шакыйлар.Кар бөртекләре:

-  Исәнмесез, укучылар. Таныш булыйк – мин кар бөртеге. Без кар  бөртекләре – табигатьнең гаҗәеп ачышларының берсе.

       Без беркайчан да бер- беребезгә охшамаган. Сез, кешеләр төсле, һәрберебез үзенчәлекле. Кар бөртекләрен өйрәнүче галимнәр безгә кызыклы исемнәр дә биргәннәр: пластинка, йолдыз, энә, мамык, ярма һәм башкалар. Укучылар! Ә сез карны яратасызмы? Мин үзем турында хикәя язулары турында күптәннән хыялланып йөрим. Минем үтенечемне тыңламассызмы икән?

Укытучы:

- Балалар, сез кар бөртегенең үтенечен үтәргә ризамы?

- Әйдәгез башта  кар бөртеге белән ял итеп алыйк.?

Физминут:

Без – карлар – очабыз

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез,

Шунда без  һавада

Җилпенеп торабыз.

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

Дәреснең максаты белән таныштыру.

 - Димәк, без сезнең белән бүген “Беренче кар” исемле хикәя төзербез.

 - Исегезгә төшерегез әле, беренче кар быел кайчан яуды?

- 26 октябрьда.

 -Карны күргәч сөендегезме?

  Нишлисегез килде?

- Уйныйсы килде.

 - Экранга карыйк әле (табигать күренешләре сүрәтләнгән слайдлар)

1. -  Иртән торгач сез нәрсә күрдегез?

- Бөтен җиргә, өй түбәләренә, коймаларга, агачларга кар яуган. Бөтен һава ап-ак кар белә тулган. Әйтерсең лә күктән кемдер энҗе-мәрҗәннәр сибә.

2. – Кар бөртекләре тыныч кына явамы? Ә җил чыкса нишлиләр?

- Кар бөртекләре башта күбәләктәй очып төшәләр. Ә аннан соң кошлардай күтәрелеп бөтереләләр.

3. – Кар яуганын күргәч сез тизрәк урамга чабып чыккансыздыр. Шулаймы?  

- Әйе, чабып чыктык һәм бик шатландык.

4. – Сез кар бөртекләрен тотып карадыгызмы? Алар нинди?

- Нәкъ мамык төсле, йолдызлар кебек җемелдиләр.

5. - Ә көндез сез мәктәптән кайтканда кар нишләгән иде?

- Эрегән иде.

6. – Беренче кар турында сез нинди сынамышлар беләсез?

Укучылар:

   - Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятар.

   - Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса – җылы булыр.

   - Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.

    - Мин сезгә кар турында шигырь табып өйрәнергә кушкан идем. Өйрәндегезме? Иптәшләрегезне игътибар белән тыңлагыз, күңелезгә хуш килгән сүзләрне  хәтер сандыгыгызга салып барыгыз.

1. Калган иде кичтән җирем

    Кап- кара, шәрә булып

    Таң атканчы ак кар яуган

    Тал тирәкләргә кунып.

    Табигать үз кочагында

    Тын калган, сабырланган.

     Сиздермичә килеп яуган –

     Кар шундый сагындырган.

    Арган кырлар йокымсырап,

    Ял сорап юрган япкан.

    Шау – шулы көздән соң җирем

    Гуя тынычлык  тапкан.

2. Менә кышлар җитте, ап-ак карлар

    Җәйге күбәләктәй очалар.

    Әкрен генә җир-сәхнәгә төшеп

    Ләззәтләнеп аны кочалар.

   

    Бөртекләргә кушылып

    Мин дә биим.

    Сихерләнеп тыңлыйм җил көен.

    Шушы кыштай ап-ак чиста  булсын,

    Тыныч була күрсен Җир- өем.

3. Ак тунын киеп кыш килде,

   Яфрак-яфрак кар ява.

    Без дә кидек җылы туннар,

    Куркытмый салкын һава.

 - Ә хәзер хикәяне төзеп карыйк. Башта искә төшерик әле,

хикәя нинди өлешләрдән тора?

 - Баш өлештә нәрсә турында сөйләрсез?

- Кыш килү, табигатьтәге үзгәрешләр турында.

  • Төп өлештә нәрсә турында сөйләрсез?
  • Кар бөртеге, кар турында.

Чөнки безнең хикәянең исеме “Беренче кар”.

 - Тәмамлау өлешендә нәрсә турында сөйләрсез?

План.(экранда)

1. Табигатьтәге үзгәрешләр.

2. Кар бөртеге.

3. Кыш килүгә синең карашың, хисләрең.

 - Ә менә бу сүзләр сезгә хикәя төзүдә ярдәм итәр.

Тактада:

ап-ак карлар

энҗе мәрҗәннәр сибелә

нәкъ мамык төсле

йолдызлар кебек җемелдиләр

елтырыйлар

күбәләктәй очалар

матур

нәфис

кечкенә парашютлар сыман

куналар

бөтереләләр

кояш нурлары

юкка чыкты

сагындырган

IV. Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.

  • Ә хәзер төркемнәргә бүленеп, хикәя төзеп карагыз. Кайсыгызның хикәясе матуррак, кызыклырак булыр икән? Шулаймы, Кар бөртеге?

V. Хикәяләрне тыңлау.

VI.Үзбәя бирү.

- Укучылар, кайсыгыз үзеннән бүгенге дәрестә канәгать?

Билге кую.

Йомгаклау.

 - Без бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады? Ни өчен?

Өй эше: хикәяне өйдә бер биткә язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по математике 4 класс (на татарском языке)

Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү.Ныгыту.“Хәрәкәткә мәсьәләләр “темасы буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.ИКТ кулланып  эшлекле уен-дәрес....

УРОК МАТЕМАТИКИ В 1 КЛАССЕ (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)

УРОК МАТЕМАТИКИ ПРОВОДИТСЯ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ. УМК "ШКОЛА РОССИИ".АВТОР УЧЕБНИКА МОРО.Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алуМаксат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнек...

Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)

Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....

Четвертная контрольная работа 3 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся.

Четвертная контрольная работа 3 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся....

Конспект урока 3 класса по татарскому языку

Учайщимся 3-его класса дать понятие о местоимениях....