Гаилә - бәхет ачкычы!
классный час (3 класс) по теме

Нургаянова Гульназ Зиннуровна

Класс сәгате өчен материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_klasssgate_-.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: ГАИЛӘ - БӘХЕТ АЧКЫЧЫ.

МАКСАТ: Укучыларга гаилә турында төшенчә бирү, әти -        

                әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын

                бер тапкыр аңлату.Туган җирнең, гаиләнең һәркем өчен

                бер генә булуына төшендерү, әти-әниләргә карата кадер-

                хөрмәт, ярату, олылау, ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрби

                яләү.

ҖИҺАЗЛАУ: альбом битенә язылган мәкальләр, плакатлар, магнитофон, компьютер, кассеталар.

МАТЕРИАЛ: “Ачык дәрес” газеталары, “Мәгариф” журналы, Татар халык авыз иҗаты китабы.

Дәрес барышы:

-Исәнмесез , укучылар.

- Исәнмесез!

- Укытучы: Бик якын туганмы сез?

                    Ерактан килгәнме сез?

                    Дуслашырга бер сүз җитә,

                   Сихри сүз – исәнмесез!

                    Шушы сүзне ишетүгә

                    Йөрәгем эреп итә.

                    Исәнмесез.

                    Бу сүз яшәргә көч бирә,

                    Йөз ел яшисе килә.-

БАЛАЛАР: ИСӘНМЕСЕЗ!

                    ИСӘНМЕСЕЗ!

Бүгенге сыйныф сәгатен шушы шигырь юллары белән башлап җибәрдек.

  • Бүгенге сыйныф сәгатенең темасын ачар өчен мин сезне “Ике күрше”дигән мәсәл белән таныштырам.
  • Якын урманда ике күрше карга яшәгән . Аларның берсе бик аралашучан булган. Үзенә бик матур карга кызы сайлап , аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр.Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.
  • Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган , үзен бик акыллыга санап,башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр, төн үткәрер оясы да булмаган. Көн артыннын көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик  ябыккан, инде аның азык табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкләшеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган,тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, дигән.

СОРАУ:Ике карганың тормышын чагыштырыгыз. Икенче карга ни өчен күршесенә : “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, - дигән.

(Беренче карганың гаиләсе бар.)

  • Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
  • Нәрсә ул гаилә?
  • Җаваплар.

 Әйе, Без бүген сезнең белән гаилә, әти, әни темасына багышланган ачык класс сәгатенә җыелдык. Дәрестә кунаклар да бар, шуңа дәрестә үзегезне тыныч тотыгыз, актив булыгыз. Без сезнең белән уен-сәяхәткә чыгарбыз, сәяхәткә автобус белән барачакбыз, формадан булмаганнар, өй эшләрен эшләп килмәүчеләрне автобуска утыртмыйлар. Я сез әзерме? Хәзер автобуска утырыр өчен аның исемен белергә кирәк, моның өчен кроссворд ярдәм итәр.

1) Гәүдәсе бар – җаны юк,

     Үзе эшләпә - башы юк.( гөмбә)

2) Канаты бар – очмый,

    Аягы юк – йөри. ( балык)

3) Кош түгел –оча,

    Ябалактан курка,

   Чикләвекне ярата,

   Сызгырса урманны яңгырата. ( тиен)

4) Безнең якта яшәми,

    Яши бары көньякта.

    Шуңа күрә ярата

    Тәмле банан ашарга.( маймыл)

5) Тавыкларга хуҗа ул,

    Барыбызны уята ул. (әтәч).

  • Автобусның исеме – гаилә.
  • Укучыларның җаваплары.

Галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган төсле, кешеләр дә төрле-төрле була, алар төрле гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Әмма һәрберсе үз гаиләсен ярата, хөрмәт итә. Гаилә - кеше тормышындагы иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар.Гаиләдә бала үзен һәрвакыт бәхетле тоя, аның сәләтләре ачыла, белеме арта. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык, яктылык, нур да шулкадәр көчле була. Гаилә ул - иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урныбыз. Анда бер-берсен хөрмәт иткән, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр генә яши. ........

-Әйдәгез, юлга кузгалыйк.

1 нче тукталыш:  “Серле пумала” тукталышы

Укучылыр үзләренең гаилә портретларын ясап килгәннәр, хәзер безне үз гаиләләре белән таныштырып китәрләр.

2 нче тукталыш:  “Табышмаклар биштәре” тукталышы

Бу тукталышны яхшы гына үтеп китәр өчен безгә табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап табарга кирәк булыр.

Мин аны бик сагындым,                У л бик күпне күргән,

Күңелем әрни, уйлый әллә ни.        Сугышта да булган.

Кем соң аны белми                         Йөзе нурлы айдай,

Ул минем( әни.)                              Кем дисезме?Ул минем (бабай)

Ул зирәк тә, шаян да,                   Тәмле ашлар пешерә,

Акыллы да әйбәт тә.                   Матур гөлләр үстерә.

Иң-иң батыр кеше ул,                 Өебезнең нуры ул,    

Минем ( әти ) әлбәттә!              Барыбыздан олы ул.(әби)

СОРАУЛАР:

  1. Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер генә тапкыр килә,аны һәркем көтеп ала. ( туган көн)
  2. Үзе елак, үзе кечкенә, ә шулай да аны яраталар. ( бәби)
  3. Ул гаиләнең алтын баганасы. ( әти)
  4. Ул һәркемгә бер генә иң кадерле, иң ягымлы кешебез.( әни)

3 нче тукталыш:” Мин әнине беләмме?” тукталышы.

Бер укучы әнисе турындагы сорауларга җавап бирә. Һәр җавабы әнисенең үз җаваплары белән чагыштырылып барыла. Әнисенең җаваплары алдан алынып слайдка кертеп куела да, шуннан гына чагыштырыла.

СОРАУЛАР:

  1. Әниеңнең яраткан ризыгы?
  2.  Әниеңнең яраткан төсе нинди?
  3.  Әниеңнең яраткан эше, шөгыле?
  4.  Әниеңнең яраткан артисты?
  5.  Әниеңнең яраткан чәчәге?
  6.  Әниеңнең яраткан ел фасылы?

4 нче тукталыш: “Музыкаль тәнәфес” тукталышы.

Бу тукталышны уңышлы үтү өчен җыр җырлап күрсәтергә кирәк.

Магнитофонга кушылып җырлау. “Туган телем”

5 нче тукталыш: “Мәкальләр утравы” тукталышы.

Укучыларга ике төркемгә мәкальләр бүлеп таратыла, бер-берсенең парын табарга тиеш булалар.

1. Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

2.Ата – беләк, ана- йөрәк.  

3. Тату гаиләгә кайгы килми.

4. Киләчәккә нигез гаиләдән башлана.

5. Гаилә татулыгы белән көчле.

6. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

7. Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

6 нчы тукталыш: “Иң нык гаилә” тукталышы.

Укучылар   гаилә макеты төзиләр. Бирелгән 9 карточканы  өйнең катларына дөрес итеп урнаштыралар. Укучылар иң аскы каттан (нигездән) төзеп менәргә тиеш.

КАРТОЧКАЛАР:

         Тату гаилә                       Ялкаулык

         Сәламәтлек                     Бердәмлек

         Ярдәмчелек                     Яхшы уку

         Күңелле ял                      Сүзеңдә тору

        Шәфкатьлелек

өйнең макеты түбәндәгечә булырга тиеш. Ялкаулыкны  чыгарып җибәрәсе.

2 нче кат

Бердәмлек

Яхшы уку

Күңелле ял

1 нче кат

Ярдәмчеллек

Сүзеңдә тору

Алдашмау

нигез

Тату гаилә

Сәламәтлек

Шәфкатьлелек

     7 нче тукталыш: “ Милли бәйрәмнәр” тукталышы.

Бу тукталышта гаиләдә уздырыла торган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе – туган көнне карап китәрбез.

Әби үзенең оныгын туган көне белән котларга килә.

ӘБИ . Исәнме, оныкчыгым, кошчыгым! Тәбриклим сине. Туган көнеңдә менә күпме малайлар, кызлар алып килдем.

ОНЫК. Исәнмесез, дусларым!

              Онытмагансыз икән сез

              Бу дөньяда мин барын.

  • Кырда үскән каен кебек төз бул!
  • Ирекле бул!
  • Таза бул, бәхетле бул!
  • Изге йөрәкле бул!
  • Шәфкатьле, мәрхәмәтле бул!
  • Туган көнең котлы булсын! - Бергә әйтәләр

ОНЫК. Барыгызга да рәхмәт! Сезгә сый-хөрмәт күрсәтү минем өчен зур шатлык.

ӘБИ. Туган көннең яме юк,

          Җыр биюләр булмаса!

          Һәркемгә файдасы тияр

          Ак калачны тыңласа.

(-укучылар шигырьләр сөйлиләр)

( барысы да түгәрәкләнеп басалар, онык уртада кала, бер бала тартма тотып сөйли:)

  • Менә сиңа бер тартма,

Буш түгел аның эче.

Аны ачкач, биеп алсын

Мондагы бөтен кеше.

(Балалар түгәрәктә бииләр.)

ОНЫК. Рәхмәт, сезгә дусларым!

ӘБИ. Әйе, балалар, дуслар белән һәрвакыт күңелле була.

ОНЫК. Без рәхәтләнеп, уйнадык, көлдек. Инде хәзер сыйланырга да була. Әйдәгез, дусларым, әбием, өстәл янына рәхим итегез.

     8 нче тукталыш : “ Молодцы! Хәерле юл” тукталышы.

Яхшы, укучылар менә уен-сәяхәтебез ахырына да якынлашты. Без сезнең белән барлык тукталышларны да уңышлы үтеп чыктык. Бик зур рәхмәт сезгә. Алга таба да шулай тыныч, тәртипле, тырыш булыгыз. Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз.Гаиләләрегез һәрвакытта да тыныч, матур, тулы булсын. Шигырьдәге сыман пар канатлы булыгыз, бай булыгыз!

-Үзбәя кую.

-Өй эше.

-Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

Әлифбам белем ачкычы

Әлеге бәйрәм чарасы әлифба дәреслеген тәмамлагач, 1 сыйныф укучылары белән үткәрелә.Чараның төп максаты булып укучыларның белем алуга кызыксынуы, фәннәрне яратулары, хөрмәт итүләре, иптәшләренә ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...