Әлифбам белем ачкычы
план-конспект занятия (1 класс) по теме

Закирзянова Эндже Рахимзяновна

 Әлеге бәйрәм чарасы әлифба дәреслеген тәмамлагач, 1 сыйныф укучылары белән үткәрелә.Чараның төп максаты булып укучыларның белем алуга кызыксынуы, фәннәрне яратулары, хөрмәт итүләре, иптәшләренә игътибарлыклары, әлифбаны олылау тора.Әлеге темага җырлар, табышмаклар чараны тагын да җанландырып җибәрә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx20.42 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Дусым башлангыч мәктәбе

Әлифбам-белем ачкычы

(Әлифба бәйрәменә багышланган кичә)

                                                          Укытучы: Закирҗанова Энҗе  

                                                        Рәхимҗан кызы Әтнә районы

                                                        Дусым башлангыч мәктәбенең

                                                        1 кв. категорияле башлангыч      

                                                         сыйныфлар укытучысы

                                                               2014

Максат: Укучыларда укуга, белем алуга кызыксыну уяту, иптәшләреңә ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү, дәреслекләргә сакчыл караш булыру.

Җиһазлау: магнитафон, җыр көйләре, Әлифба, Туган тел дәреслекләре,хәрефләр.

Кулланылган әдәбият: ” Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр” дәрестән тыш чаралар җыентыгы, Казан 1999., “Күңел ачыйк бергәләп” “Мәгариф” нәшрияты 2003.

Бәйрәм барышы:

А.Б. Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар. Бүген бездә зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме. Әле генә , 1 сентябрь иртәсендә, мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

     Балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма, сез югалып калмадыгыз. Тырыштыгыз, өйрәндегез. Бүген безнең класста һәрбер бала укый белә. Чын күңелемнән котлыйм сезне. Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, әти-әниләрнең бәйрәме

     Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

   Әлифба алды әтием миңа,

   Бик- бик сөендем бүген мин шуңа

   Белдем , әлифба- телнең ачкычы

   Белем иленең – тәүге баскычы.

   Баскычка басып югары менәм

   Фән нигезенең серләрен беләм.

   Әлифбабыз тәмам булды,

    Без җыелдык бәйрәмгә.

    Шатлыгыбыз эчкә сыймый.

    Ничек сезгә сөйләргә.

    Кем кайсы хәрефне

    Бигрәк ошатты.

    Я,әйтеп бирегез,

    Ачмыйча китапны.

    Әткәй-әнкәй, газизләрем,

    Гомер биргәнсез безгә.

    Изге итеп үстерәсез,

    Мең рәхмәтле без Сезгә.(”Ә” хәрефен тотып алга чыга)

  Өйрәндем мин күп хәрефләр

  Тырышып, тирләр түгеп.

  Мин яратам “Л” хәрефен

  Кабатлыйм мин “Л” диеп. .(”Л” хәрефен тотып алга чыга)

 “И” хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә. .(”И” хәрефен тотып алга чыга)

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә. .(”Ф” хәрефен тотып алга чыга)

Бәр барабан, уйна быргы

Бар кешеләр ишетсен

“Б” дан башка бәйрәм югын

Барчасы белеп торсын. .(”Б” хәрефен тотып алга чыга)

 Алма диләр алларын да,

Яшелен дә, агын да.

Гел аласы килеп тора

“Алма” дигән чагында. .(”А” хәрефен тотып алга чыга)

ӘЛИФБА сүзе килеп чыга

Барысы: Һәммәбезнең үз урыны,

                Һәммәбез дә кирәкле.

                Безне әлифба китабы

                Дус булырга өйрәтте.

Җыр “Әлифба”.

Әлифба керә.

Әлифба:

Нәни дусларым,

Рәхмәт сезгә дә,

Әлифбаны нык

Үзләштергәнгә.

Белем сараен

Керергә ачып,

Сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы

Бик күп укысын!

Китап иң якын

Дустыгыз булсын!

Нәни дусларым,

Шуны белегез:

Фәкать Әлифба-

Белемгә нигез.

Зур доктормы ул,

Укытучымы,

Яки төзелештә

Бер инженермы,

Космонавтмы ул,

Әллә галимме,

Агроном яисә

Гади эшчеме,

Үтәргә эшнең

Кечесен,зурын
Әлифбадан ул

Башлаган юлын.

Балалар:

Әлифба.әлифба

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Әлифба сүзләрне

Безгә син өйрәттең

Әлифба, китәсең,

Килмәссең моннан соң,

Әмма син гомергә

Күңелдә каласың.

Китап- киңәшчең синең,

 Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Укы, дустым, син аны

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

Әлифба:

Кадерле балалар,

Мин китәм, хушыгыз,

Акыллы булыгыз!

Гел “5”кә укыгыз!

Барысы бергә:

Рәхмәт сиңа ,Әлифба!

Хуш,хуш.Әлибба!

Әлифба:

Беләсең алмашка

Туган тел киләчәк.

Ул сезгә бигрәк күп

Бүләкләр бирәчәк.

Әлифба чыга. Туган тел керә.

Туган тел:Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен

Мин әле өр-яңа,

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын.

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч-

Таплама китапны!

Барыс бергә:

Туган тел. Туган тел

Боларны беләбез.

Өйрәндек күп нәрсә

Әлифба белән без.

Туган тел:

Сез Тукай абыйны

Беләсез һәммәгез.

Ул язган бер җырны

Җырлыйбыз. әйдәгез!

Әле күп укымасак та

Туган телне беләбез.

Бу Тукай абый бүләге,

Кадерле җыр диябез.

Җыр “И туган тел”

Туган тел:

Күрәм, яхшы өйрәнгәнсез

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагын да күп белерсез.

Рәхмәт, Туган тел, сиңа

Безгә килүең өчен.

Дуслашырбыз, серләшербез

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

Тырыш булырга,

Ялкауланмаска

Артта калмаска!!!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез.

Әйдәп барырга

“5” кә укырга!

“Туган тел” җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт. 1 нче класс. Әлифба бәйрәме.

Прощание с букварём.Игра- путешествие в мир знаний.Почему нам нужны знания? Знания нужны, чтобы получить желаемые профессии.Показ родителям своих знаний.Праздник можно проводить перед праздником 8 мар...

Гаилә - бәхет ачкычы!

Класс сәгате өчен материал....

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...