Методик семинар
материал по теме

Хаматдинова Муршида Габделхаевна

Предварительный просмотр:

Методик семинар

Тема.  Федераль белем бирү стандарты кабул ителү шартларында кече яшьтәге мәктәп балаларының сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Максат. Федераль белем бирү стандарты һәм сәнгатьле сөйләм телен үстерү алымнары белән  таныштыру.

Үткәрү урыны:  «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

Үткәрү вакыты:  25.11.2014

Көн тәртибе.

1. Хакимуллина Раилә Фаик кызы -  «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү  укытучысы.  Доклад. “Федераль дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда сөйләм телен үстерү. ”

2. Хаматдинова Мөршидә Габделхай кызы  –   «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең Янсыбы авылындагы филиалы укытучысы. Доклад. “Кече яшьтәге мәктәп балаларын сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.”  

3. Башлангыч сыйныфларда  Сингапур структуралары кулланылган дәресләр карау.

1) Ахметзянова Руфия Ришат кызы – «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе укытучысы.Әдәби уку дәресе. [җ] авазы, Җ, җ хәрефләре.

2) Галимуллина Илзия Раифовна – «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе укытучысы. Әдәби уку дәресе. . [Ч] авазы, Ч, ч хәрефләре.

3) Халилова Тәнзилә Мөдәрис кызы. –  «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе укытучысы. Сыйныфтан тыш чара. “Әнием – күз нурым”

4. Түгәрәк өстәл артында сөйләм телен үстерү алымнары буенча фикер алышу.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең Янсыбы авылындагы филиалы укытучысы . Хаматдинова М өршидә Габделхай кызы

Слайд 2

Методик семинар Тема. Ф едераль белем бирү стандарты кабул ителү шартларында кече яшьтәге мәктәп балаларының сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Слайд 3

Методик семинар Максат. Ф едераль белем бирү стандарты һәм сәнгатьле сөйләм телен үстерү алымнары белән таныштыру. Үткәрү урыны . Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе Үткәрү вакыты. 25.11.2014

Слайд 4

Көн тәртибе Хакимуллина Раилә Фаик кызы - «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе укытучысы. Доклад. “Федераль дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда сөйләм телен үстерү. ”

Слайд 5

2 . Хаматдинова Мөршидә Габделхай кызы – «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең Янсыбы авылындагы филиалы укытучысы. Доклад . “Кече яшьтәге мәктәп балаларын сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.”

Слайд 6

3. Башлангыч сыйныфларда Сингапур структуралары кулланылган дәресләр карау. 1) Ахметзянова Руфия Ришат кызы – «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе укытучысы. Әдәби уку дәресе. [җ] авазы, Җ, җ хәрефләре. 2) Галимуллина Илзия Раифовна – «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе укытучысы. Әдәби уку дәресе. . [Ч] авазы, Ч, ч хәрефләре. 3) Халилова Тәнзилә Мөдәрис кызы. – «Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе укытучысы. Сыйныфтан тыш чара. “Әнием – күз нурым”

Слайд 7

4. Түгәрәк өстәл артында сөйләм телен үстерү алымнары буенча фикер алышу.

Слайд 8

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Кече яшьтәге мәктәп балаларын сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.

  1 слайд Кече яшьтәге мәктәп балаларын сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.

        Балаларны матур, дөрес, төгәл итеп сөйләргә өйрәтү татар теле һәм әдәби уку дәресләренең төп бурычларыннан санала. Бер яктан, сөйләм – аң, фикерләү үсеше белән тыгыз бәйләнгән,чөнки сөйләм ярлылыгы фикер үсешен тоткарлый. Икенче яктан, телне яхшы белми торып сүз сәнгате булган әдәбиятны да аңлап, тоеп, кичереп булмый. Шуңа күрә укучыларның телен баету һәм камилләштерү  һәр  дәрестә игътибарга алынырга, аның өстендә махсус эш алып барылырга тиеш.

       Мин, бәйләнешле сөйләм үстерүдә иҗади (сәнгатьле) укуның әһәмияте зур, дип саныйм. Сөйләмнең мәгънәсе сүзләрдә генә түгел, мимика-хәрәкәтләрдә, сөйләүченең йөз-кыяфәтендә, бигрәк тә интонациядә чагыла. Сәнгатьле укый белү, автор фикерен аңлап, нәкъ ул теләгәнчә башкаларга җиткерү, аерым сүзләрне билгеләп үтү, басымнарны дөрес кую, ачык һәм төгәл , тиешле тон белән әйтү – болар барысы да  сәнгатьле уку вакытында өйрәнелә, шомартыла торган нәрсәләр. Сәнгатьле уку серләренә төшенү, үз чиратында, сөйләмнең сәнгатьлелеге өстендә эшләргә ярдәм итә.

                  Сөйләм – фикерне телдән әйтү процессы, ягъни тупланган сүз байлыгын гамәлдә куллану. Сөйләмнең бер төре – үзара аралашу. Әлеге процесс даими рәвештә фикер алышудан гыйбарәт. Беренчедән, ул әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән үз уеңны әңгәмәдәшең аңларлык итеп әйтә алу. Сөйләм үстерүнең төп ысулы һәм алымнары булып иҗади уку, сөйләү, әңгәмә тора. Чөнки ул укытучының сөйләвеннән, укучы җавабыннан ук башлана.

      Балаларның сөйләме камил, төгәл, аңлаешлы, сәнгатьле булсын өчен дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта да сәнгатьле сөйләмгә куелган таләпләрне, нормаларны сөйләмдә үзләштерү һәм ныгыту күздә тотыла.

               

            Сәнгатьле сөйләүгә карата куелган таләпләр:       (2 слайд)

1. Сөйләм тизлеген (темпын) аерымлый алу.

2. Сөйләм ритмы камиллегенә омтылу.

3. Төп тон – әдәби әсәрләрнең нигез яңгырашы төшенчәсен булдыру.

4. Интонация (аһәң) төрлелегенә ирешү.

   Сөйләү темпы сәнгатьле сөйләүгә тәэсир итә. Текстның эчтәлегенә, анда сурәтләнгән вакыйга һәм күренешләрнең бирелешенә карап, сөйләү темпы я тизләтелә, я әкренәйтелә. Сөйләү тизлеге – йөгерек сөйләүне үстерүдән тыш, сәнгатьле сөйләү чарасы булып та санала.

    Ритм – шигъри сөйләмнең иң әһәмиятле үзенчәлекләренең берсе. Шигырьләрне сөйләгәндә, балалар ритмны төшенсен өчен, аерым такт белән сөйләү нәтиҗәле була.

       Төп тон сөйләнелә торган әсәрнең эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеш формасы белән билгеләнә. Балаларны әсәрнең эчтәлегенә карап, аның аерым кисәкләрен төрле тонда сөйләргә өйрәтергә кирәк.

      Интонация – сөйләмнең мәгънәви һәм эмоциональ бизәге. Бу кече яшьтәге мәктәп баласының сәнгать образларын сурәтләүгә ярдәм итә торган тойгыларын һәм уйларын тавышының төрле төсмерләре белән белдерүе.    

   (3 слайд)

            Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен булдыру өчен кече яшьтәге мәктәп балалары белән системалы рәвештә эшләргә кирәк. Ул түбәндәге күнегүләрдән тора

(4 слайд)

1. Әдәби әйтелешне күнектерү.

Сүзләрдә басымны дөрес кую – сөйләм культурасын үзләштерүгә ярдәм итә торган чараларның берсе. Балаларны сөйләмгә өйрәтүдә логик басымның да әһәмияте зур.

2. Сөйләү үрнәге.

   Сөйләргә өйрәтү үрнәге буларак, видео язмалардан файдалану да бик уңышлы. Бу сәнгатьле сөйләү чараларын аңлап куллана белергә өйрәтә.

3. Сөйләү күнекмәләрен үстерү.

   Сәнгатьле сөйләү күнекмәсе булдыруда рольләргә бүлеп сөйләү, сюжетлы-рольле уеннар, әкиятләрне сәхнәләштерү бик әһәмиятле.

  4. Сулыш урнаштыру һәм дөрес дикция булдыру юнәлешендә эшләү. (4 слайд)

      Сөйләү әгъзаларын чыныктыру һәм кече яшьтәге мәктәп балаларның сүздәге һәр авазны ачык, анык итеп әйтү күнекмәләрен үстерү – дикцияләрен яхшырту өчен, тизәйткечләр әйтү, әйтелеше авыр булган авазлардан торган иҗекләр әйтү күнегүләре үткәрелә.

    Балалар сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен дәрестән тыш эшләрдә үстерәләр. Аеруча ата-аналар алдында чыгыш ясау өчен бик теләп әзерләнәләр.

   Сүз –  кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер зыялы кеше өчен зарури. Бу күнекмәләр мәктәптә бирелергә тиеш. Без  белем бирү белән бергә, балаларны дөрес һәм матур сөйләргә өйрәтергә тиеш.

        Шушы максатны тормышка ашыру йөзеннән, мәктәбебездә сәнгатьле сөйләү буенча түгәрәк  оештырдым.
(5 слайд)

Эшкә керешкәнче, бу юнәлештә эшләүче галимнәрнең, сәнгать әһелләренең  хезмәтләре  белән таныштым һәм сәнгатьле сөйләм сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре булуына инандым. Бу юнәлештә эшләү дәресләрдә алып барылса да, класстан тыш чараларда эш оештыру отышлырак, дип саныйм. Чөнки әкиятләрне сәхнәләштергәндә бала үз героеның характерына ияләшергә – “ул булып” әйтергә һәм авторның геройга булган мөнәсәбәтен аңларга һәм шуны дөрес әйтеп бирергә тырыша. (6 слайд)

    Мәктәбебездә ел саен театр атналыгы, “Иң оста шигырь сөйләүче” бәйгесе үткәрәбез. Укучыларыбыз районда үткәрелгән бәйгеләрдә дә  катнашып грамоталар белән бүләкләнделәр. 

      Тел ачыла башлагач ук, без балаларыбызны дөрес, матур, төгәл сөйләргә өйрәтәбез. Ә мәктәптә сөйләмне үстерү, баету, дөрес итү укытучының төп бурычына әйләнә.  Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аларның сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен,иң күркәм йолаларын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтүгә бәйле.Шуңа күрә укучыларны милли-төбәк компонентлары, якташ язучылар иҗаты белән таныштыруны мөһим дип саныйм һәм моны үз эшемдә уңышлы кулланам. Мин 2007 нче елдан “Информацион технологияләр кулланып укыту-тәрбия эшендә укучыларның сөйләм телен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим. Халык авыз иҗаты үрнәкләре дә сәнгатьле сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә мин дәресләрне һәм сыйныфтан тыш чараларны кызыклы һәм файдалы итү өчен, халкыбызның рухи мирасын өйрәнүгә нык игътибар итәм. Интернет челтәренә чыгып төрле кызыклы материаллар бастырып алам, дәресләрдә презентацияләр кулланам.

     Дәресне оештыру өлешендә тизәйткечләр, табышмаклар куллануны да отышлы дип саныйм. I сыйныф укучыларын укырга өйрәтә башлаганчы ук авазны ишетергә һәм аны дөрес итеп әйтергә өйрәтәбез. Шушы вакытта тел төзәткеч, тизәөткечләрне кулланам.Татар теле дәресләрендә синоним, антоним, омоним сүзләрне өйрәнгәндә такмазалар кулланам. Балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерүдә аларның әһәмияте зур.

     Балаларның сәнгатьле сөйләм телен камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яналыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә без дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә куллансак, төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре,информацион технология элементларыннан дөрес файдалансак, һичшиксез, эшебездә унышка ирешербез.

   Игътибарыгыз өчен рәхмәт!  (7 слайд)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресенә технологик карта

Тема

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре

Дәреснең  максаты

 Укучыларны тартык [җ] авазы, аның үзлекләребелән таныштыру, җ хәрефен үзләштереп укырга өйрәтү.

Дәреснең бурычлары

Сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сак караш формалаштыру.

Терминнар, төшенчәләр

Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Парлы тартык авазлар

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУГ

[ җ]авазы белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау, сүзне авазларга  таркату, авазга характеристика бирү

ТБУУГ: аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

РУУГ: алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып,  яңа информацияне таба белергә күнектерү;

КУУГ: фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, орфоэпик нормаларга туры китереп уку, тормыш тәҗрибәсен куллану

Эшләү киңлеге булдыру

Предметара бәйләнешләр

Эш формалары

Фронталь, парлап, индивидуаль

Ресурслар

Әйләнә -тирә дөнья. Математика.

Әлифба 74- 75 битләр.

Сүзләрнең һәм авазларның схемалары, сүзләр язылган карточкалар

I. Эшчәнлекне  мотивлаштыру

Максат: тартык [ җ] авазы һәм Җ, җ хәрефләрен  үзләштерергә әзерләү

МЭНЭДЖ МЭТ (сәламләшү: җилкә буенча партнер, кара-каршы партнер)

  • Укучылар, без сезнең белән сузык аваз хәрефләрен өйрәнеп бетердек, тартык аваз хәрефләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Өйрәнгән хәрефләрне кабатлап алырбыз.

МИКС ПЭА ШЭАструктурасы буенча, музыка астында хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, сорауларга җавап бирәләр.

  • Татар телендә хәрефләр ничә төргә бүленәләр? (2, сузык, тартык)
  • Сузык авазлар  турында нәрсә әйтә аласыз? (парлы, калын - нечкә)
  • 2 аваз белдерүче хәрефләрне санап чыгабыз.

  • Тартык авазлар ничә төргә бүленәләр? (2, яңгырау, саңгырау)
  • Алар турында тагын нәрсә әйтә аласыз? (парлы, парсыз)

Һәр кеше үзенең исемен әйтеп карый. КОНЕРС структурасын кулланып,дөрес почмакка барып басыгыз(таблица буенча). Парларда киңәшләшәләр: ни өчен бу почмакка бастыгыз? Булдырдыгыз! Урыннарга утырабыз.

  • Безнең дәресебезгә кунак булып бер хәреф килгән. Нинди хәреф икәнен белү өчен сезгә табышмакларга җавап табарга кирәк булыр. (РУУГ)
  1. Ашлыклар үсте, башаклар пеште,                                       2. Кызарып пеште,

Халык ашыга, китә басуга.Җиргә төште. Бу нәрсә? (җиләк)

Урагын ура. Бу кайчак була?(җәй)      

  • Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? (Барлык сүзләр дә [җ] авазыннан башлана. Без өйрәнмәгән яңа хәреф бар.)
  • Җ авазы һәм хәрефләре белән танышу өчен без нәрсәләр эшләрбез икән? (РУУГ)(Әйтеп карарбыз, каршылыклар табарбыз, иҗекләр төзербез, укырбыз.) Әйдәгез эшләп карыйк.

II этап. Танып – белү эшчәнлеге

Өйрәнү эзлеклелеге

Белемгә (Б), аңлауга (А), күнекмәгә ( К)  юнәлтелгән биремнәр һәм күнегүләр

Диагностик биремнәр

  1. Авазны сүздән аеру

Максат: укучыларны  авазларны ишетеп, танырга өйрәтү. Тартык аваз төшенчәсен  ныгыту.

Бирем (Б) [ җ]авазына характеристика бирү.(ТБУУГ)

- Җиләк  сүзенең башында нинди аваз ишетәбез? [җ].

       2. Яңа аваз белән танышу

Максат: аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау

– Көзгеләрегезне алып, бу авазны әйтеп карагыз әле. Ул нинди аваз?(тартык)

-         Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?(каршылык барлыкка килә, сузып булмый)

 -       Ул яңгырау тартык аваз (укучылар үзләре шуңа килергә тиеш.)

Бирем. (А)  [җ] авазы кергән сүзләр табу.

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

(Физкультминутка. Җиләк җыю. 1 укучы күнегүләр күрсәтә, калганнары кабатлый)

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау.

      3. Яңа хәреф белән танышу

Максат:укучыларны Җ, җ

хәрефләрен күреп, танырга

өйрәтү

Бирем.(Б) Җиләк сүзенең схемасын төзү

(Тактада җиләк сүзенең схемасы) (РУУГ)

       -   Бу схемадагы кайсы хәрефләрне беләсез?

Бу шакмак эчендә нинди хәреф дип уйлыйсыз? (җ). Сүзне язу.

  • Кунагыбыз Җ хәрефе.(ТУУГ)

-Укучылар, алфавитта бу хәрефнең исеме  “җэ”.Менә

монысы баш Җ,ә монысы юл җ хәрефе.

-Баш Җ хәрефе кайчан  языла?

-Басма баш һәм юл Җ,җ хәрефләрен төзибез.

(парларда эш)

  • Җ хәрефе нәрсәгә ошаган? (Ж)
  • Ж авазы кергән сүзләр әйтәбез.
  • Болар барсы да  рус теленнән кергән сүзләр.
  • Ж авазы кергән татарча сүзләр әйтә алабызмы? (юк.)
  • Болар барысы да рус теленнән кергән сүзләр. Ә [җ]

авазы булган рус сүзләре әйтә аласызмы? (юк.)

Димәк, җ хәрефе кайсы алфавитта гына була? (татар

алфавитында гына)

Схема төзиләр

Таныш авазларга анализ ясыйлар

(Хәрефләрне куя баралар)

Укучыларның җавабы.

Укучылар  басма хәреф элементлары

белән Җ, җ хәрефләрен төзиләр.

III. Танып – белү эшчәнлеген диагностикалау

Яңа хәреф белән  иҗекләр уку

Максат: укучыларның теманы аңлауларын ачыклау

  1. Бирем  (А)дәреслектән 74 биттәге иҗекләрне пышылдап уку. 1, 3 нче номер астындагы укучылар калын иҗекләрне, 2, 4 номер астындагылар нечкә иҗекләрне укыйлар.
  2.   Бирем.  (А)

Яңа хәреф белән сүзләр уку. Чылбыр

Сүзләрне уку. Таныш булмаган сүзләрне аңлату (75 бит)- Ни өчен калын (нечкә) укыла?

  1.  Бирем (К) Яңа хәреф белән шигырь уку.
  • Җиләк җыю турында әңгәмә. Картина буенча.
  • Кемнәрнең җиләк җыйганы бар? Җыйган  җиләкне нишләтәбез? (укучыларның җаваплары)
  • Урманда, болында җыйган вакытта җиләкне шул вакытта ук өзеп ашарга ярыймы? Ни өчен?

  • Ни өчен юарга кирәк?
  • Ә хәзер кызларның урманда җиләк җыюлары турында укырбыз.

Пышылдап уку.

  • 2 кеше кычкырып укый.
  • Математиканы искә төшерик. Бу шигырьдә ничә җ хәрефе кергән сүз бар? (парларда саныйлар) (КУУГ)

  •  (Эчтән уку, 2 группа – җ хәрефе кергән сүзләрне генә, 2 группа – җ хәрефе кермәгән сүзләрне укый)

Физкультминутка. Күзләргә күнегү  (күзләр белән йөртеп җ хәрефен ясау)

http://cs410229.userapi.com/v410229777/3ee2/P1kAyCNzsdc.jpg

IV.  Интеллектуаль - үзгәртеп кору эшчәнлеге

Максат: уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкара алу күнекмәсен формалаштыру

Бирем (К)

Карточка белән эш. Һәр кеше үзенә туры килгән санны алып эчтән укый. (секундомер)

(1,3 номерларга шигырь, 2, 4 номерларга табышмак язылган.)TЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН(басырга-утырырга)

  • Кайсы номерларга шигырь язылган, басыгыз.
  • Кайсы номерларга табышмак язылган, басыгыз.
  • Ә хәзер шигырьне укыйбыз?

Табышмакны укыйбыз. Җавабы нәрсә?

V. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя

             Контроль эш төрләре,  контроль биремнәр

Эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү

Дәрескә йомгак

Укучының үзбәясе

1. Җ хәрефе төшеп калган сүзне табыгыз.

    1) ...әй2) дә...ес  3) з...р

2. Яңгырау тартыктан башланган сүзләрне табыгыз.

     1)саз2) җавап   3) он     4) лимон

                                                                           (РУУГ)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на семинаре по ЗОЖ на тему: "Практические методики профилактики близорукости",

Данные рекомендации могут быть использованы учителями начальных классов на уроках....

Методик семинар ." Иҗади укуда өйрәтү методы буларак , сәнгатьле сөйләм өстендә эш".

Иҗади уку методының максаты : көчле һәм озакка сузылган беренчел хисләр тудырырга булышу....

Выступление на Межрегиональном научно-практическом семинаре «АКТУАЛЬНЫЕ ПРОБЛЕМЫ ПЕДАГОГИКИ И МЕТОДИКИ НАЧАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ»на тему:"Формирование универсальных учебных действий"

Все изменения, которые происходят в жизни  вызвали необходимость  разработки  новых  подходов  к системе обучения и воспитания. Учебный процесс  при изучении всех ра...

Выступление на Межрегиональном научно-практическом семинаре «АКТУАЛЬНЫЕ ПРОБЛЕМЫ ПЕДАГОГИКИ И МЕТОДИКИ ДОШКОЛЬНОГО И НАЧАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ» на тему: «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в начальной школе»

Для учащихся начальных классов заниматься творческой проектно-исследовательской деятельностью самое время, хотя у них нет достаточных знаний и навыков для этого. Младшие школьники - это будущие исслед...

Методический семинар "Методика творческого погружения"

Методический семинар"Методика творческого погружения"....

Семинар для учителей ИЗО: Формирование УУД на уроках ИЗО средствами интерактивных методик. Мастер класс. Лэпбук -интерактивная папка. «Времена года»

Семинар для учителей ИЗО: Формирование УУД на уроках ИЗО средствами  интерактивных методик. Мастер класс. Лэпбук -интерактивная папка.  «Времена года»...