Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 1 класс (рус.гр.)
рабочая программа (1 класс) по теме

Вахитова Гульназ Раисовна

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 1 класса (русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1a_1b_klassy_tatarskoe_literaturnoe_chtenie.doc177.5 КБ

Предварительный просмотр:

 «Рассмотрено»

Руководитель ШМО

_________________________

_________________________

Протокол № ______  от

__________________ 2015г  

«Согласовано»

Зам. директора по УР

МБОУ «СОШ № 119»

___________ Э.М.Мустафина

_______________ 2015г.  

                           «Утверждаю»

                                   Директор
 МБОУ «СОШ № 119»

          ____________ Т.П.Фадеева

                 Приказ №  ______  от

           «_____» ___________2015 г.  

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

учебного предмета «ТАТАРСКОЕ ЛИТЕРАТУРНОЕ ЧТЕНИЕ»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное  учреждение

«Средняя общеобразовательная школа № 119»

Авиастроительного района г.Казани

Вахитова Гульназ Раисовна,

учитель татарского языка и литературы

1А, Б класс

                                                                                                                                                                                            Рассмотрено на заседании

                                                         педагогического совета

                                                               протокол  № ____ от

                                                              ________________ г

                                                                                                                2015- 2016 учебный год

Аңлатма  язуы

       Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

                - Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" законы.

                - Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законы.

                - Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010ел.

                - "Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" фәненнән дәүләт стандарты. 1-4нче сыйныфлар. Төзхүчеләр: К.С. Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова. 2011ел.

                - "Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы" (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4нче сыйныфлар, Казан, "Мәгариф"нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.

                -Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле".Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012.  

         Татарстан Республикасы Конституциясенең 4нче маддәсе һәм "Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы" Закон нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьте үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

        Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Анаң төп максаты - балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү. Беренче классларда укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплексы Федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

         Татар теле, танып белъ чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисә, толерантлык, мәдәниара диалогик осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

          Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:  

  • 1нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру;
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен,гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм кульрасын үстерү;
  • татар милләтенә, анаң тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗтудыру

   

 

Бурычлар

      - укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга күнектерү;

      - татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык аваз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру.

 

 Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

Сөйләшү.   Диалогик сөйләм

     1нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

      - сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

      - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгәтьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

      - җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

      - өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү

Ишетеп аңлау (аудирование)

      Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

       - нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

       - сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

       - ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

Уку

        Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

        - татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;

        - транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;

        - интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү;

        - сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру;

        - уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.

Кулланылган программа:

          ТР  МӘГАРИФ һәм фән  МИНИСТРЛЫГЫ

  - "Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы" (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4нче сыйныфлар, Казан, "Мәгариф"нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.

Кулланыла  торган  педагогик  технологияләр: коммуникатив технология, шәхескә юнәлдерелгән технология, информацион технология.

Укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

- дәреслек

- мультимедиа

- эш дәфтәре

- укытучы өчен методик ярдәмлек

- ишетеп аңлау күнегүләре

- эш программасы үрнәге

- ата-аналар өчен кулланма

Язма эшләрнең күләме (уку)

Сыйныф

Диалогик

сөйләм

Монологик сөйләм

Уку

(сүзләр саны)

1

3

4

20

Укыту  программасының  эчтәлеге

Темаларга сәгатьләр  бүленеше

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Укудан якынча сәгать саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Әйдәгез танышабыз

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.

3

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

4

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү

Мәктәптә

Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм?  

2

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә  сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)

Бакчада, базарда

Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме.

 3

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

Кыш

Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме.

3

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел  бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Гаилә, өйдә булышу

Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март – әниләр бәйрәме. Язгы көн.

3

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Кунакта

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар.   Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.

3

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

Кибеттә

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар.   Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.

3

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү.  Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

Яз

Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме

1

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

Без шәһәрдә яшибез

Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам.

2

Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Сәламәт бул!

Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары.

2

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Киемнәр кибетендә

Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә.

2

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә  белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Җәй

Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз

2

Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү

Укудан практик өлеш:

                 

ел

Диалог

3

Монолог

4

Шигырь

5

Укудан  тематик  план

Класс: 1А

Сәгать саны :

Гомуми : 33; атнага: 1.

 

  Iчирек  – 9 сәгать

  II чирек – 7сәгать

  IIIчирек  - 9сәгать

  IV чирек – 9 сәгать

      

1.Укыту – методик комплекты

            ТР Мәгариф министрылыгы  рөхсәте белән басыла.

               Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле".Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012.  

                - "Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы" (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4нче сыйныфлар, Казан, "Мәгариф"нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.

2. Мультфильмнар

Тылсымлы сәхифәләр: Габдулла Тукайныңбалалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм мультфильмнар дискы татар, рус һәм инглиз телләрендә. - Казан: Татармультфильм, 2012.

Тылсымлы сәхифәләр: Татар, рус һәм инглиз телләрендә татар халык әкиятләре һәм мультфильмнар белән диск. - Казан: Татармультфильм, 2012.

Тылсымлы сәхифәләр: Татар һәм рус телләрендә татар әкиятләре һәм мультфильмнар белән диск. - Казан: Татармультфильм, 2012.

3. Сайтлар

http://www.tatar.museum.ru

http://www.kamalteatr.ru

http://www.tatknigafund.ru

http://www.kitap.net.ru

http://www.balarf.ru

http://www.edutatar.ru

         

Укудан календарь - тематик план

1 сыйныф рус төркеме өчен (Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева), атнага 1 сәгать, барлыгы – 33 сәгать

Дәреснең темасы

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлегенең төп төрләре

 Көтелгән нәтиҗә

Үтәлү вакыты

Предмет нәтиҗәләсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

План

Факт

1 ЧИРЕК (9 СӘГАТЬ)

Әйдәгез танышабыз – 3 сәгать.

1

Әйдәгез танышабыз.

Яңа тема белән танышу

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны, төрле вакыйгаларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу,   дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Сорауларга җавап бирә белү, аерым фикерләрне исбатлый яки кире кага алу.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар әдәбиятына карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

1.09

3.09

2

Танышу. БСҮ диалог "Син кем?".

БСҮ

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; кирәк булганда, үз фикереңдә калып, аны дәлилли белү.

Текстны аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алу, сорауларга җавап бирә белү.

Яхшылыкка каршы һәрвакыт яхшылык белән җавап бирүләрен аңлау.

7.09

10.09

3

БСҮ диалог "Татарстан шәһәрләре".

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Әкиятнең төрен, жанрын билгеләү, фикерне исбатлый белү;   анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу;  

Кешегә начарлык эшләгәннең үзенә дә зыян киләчәген аңлау.

14.09

17.09

Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар  –  4 сәгать.

4

Йорт хайваннары һәм кошлары. шиг."Җил".

Яңа тема белән танышу

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Укылган әсәрләрнең төрен, жанрын билгеләү, фикерне исбатлый белү; укыганны, күз алдына китереп, җанлы итеп сөйли белү; рольләргә кереп кабатлап бирә алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

21.09

1.10

5

Кыргый хайваннар.

Яңа тема белән танышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, теоретик сүзлекчәдән файдалану; максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу; аралаша белү сәләтен үстерү.

Укылганның эчтәлеген кыскача сөйли алу; тексттагы геройларның кылган гамәлләре, портретларын характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

28.09

8.10

6

Рус халык әкияте "Теремкәй".

Яңа тема белән танышу

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

5.10

15.10

7

"Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү.

Кабатлау

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, теоретик һәм фразеологик сүзлекчәдән файдалану; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Табигатьне  ярату хисе туу.

12.10

22.10

Мәктәптә  -  2 сәгать.

8

Без дәрестә. шиг. "Аю белән курчак".

Яңа тема белән танышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Укылган тексттан төп мәгълүматны аеру; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

19.10

29.10

9

Без ничек укыйбыз? БСҮ диалог .

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү, төркемнәрдә эшли белү.

Укылганның эчтәлеген кыскача сөйли алу; тексттагы геройларның кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу;

Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

26.10

29.10

2 ЧИРЕК (7 СӘГАТЬ)

Бакчада, базарда – 3 сәгать.

10

Безнең бакчада.

Яңа тема белән танышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Укылган тексттан төп мәгълүматны аеру; үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; кирәк булганда, үз фикереңдә калып, аны дәлилли белү.

Әсәргә хас үзенчәлекләрне билгели белү; әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә бәя бирә алу.

9.11

12.11

11

Без базарга барабыз БСҮ монолог "Базарда".

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Бәйрәмнәр турында әңгәмә кора алу.

Белем алуның мөһимлеген аңлау, яхшы уку теләге уяну.

16.11

19.11

12

Рус халык әкияте "Шалкан".

Кабатлау

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу; аралаша белү сәләтен үстерү.

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

23.11

26.11

Кыш – 3 сәгать.

13

Кышкы уеннар  шигыре.

Яңа тема белән танышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Хикәяләп язылган әдәби әсәрне фикер сөрешен аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу; вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү.

Гаиләнең кеше һәм җәмгыять тормышындагы әһәмиятен аңлау, гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар формалашу.

30.11

3.12

14

Яңа ел бәйрәме.

Кабатлау

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.Табигатьнең кадерен белү.

7.12

10.12

15

"Минем яраткан бәйрәмем" БСҮ монолог.

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу; аралаша белү сәләтен үстерү.

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Укучыларда чисталык, пөхтәлек, тәртиплелек кебек сыйфатлар формалашу.

14.12

17.12

Гаилә, өйдә булышу – 3 сәгать.

16

Минем гаиләм шиг. "Бу бармак..."

Яңа тема белән танышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Укылган тексттан төп мәгълүматны аеру; үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; кирәк булганда, үз фикереңдә калып, аны дәлилли белү.

Әсәргә хас үзенчәлекләрне билгели белү; әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә бәя бирә алу.

21.12

24.12

3 ЧИРЕК  (9СӘГАТЬ)

17

Безнең тату гаиләбез.

Кабатлау

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Хикәяләп язылган әдәби әсәрне фикер сөрешен аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу; вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү.

Кунакта үзеңне тоту кагыйдәләренә төшенү

11.01

14.01

18

"Гаиләдә кемнәр бар?" БСҮ диалог .

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Якын кешеләреңне ярату, хөрмәт итү кебек хисләр формалаштыру.

18.01

21.01

Кунакта – 3 сәгать.

19

Кунакта.

Яңа тема белән танышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу; парларда эшли белү.

Әсәрне, рольләргә бүлеп, тиешле интонация белән укый белү, аның геройларына характеристика бирә алу.

Уңай һәм тискәре геройларны аера белү, табигать күренешләре турында күзаллау формалашу.

25.01

28.01

20

Туган көн - зур бәйрәм.

Яңа тема белән танышу

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Әниләргә мәхәббәт, якын кешеләреңне ярату, хөрмәт итү кебек хисләр формалаштыру.

1.02

4.02

21

"Ак калач" җыры.

Кабатлау

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Хикәя жанрындагы әдәби әсәрне аңлап һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу, батырлык турында әңгәмә кора алу.

Уңай һәм тискәре геройларны аера белү, табигать күренешләре турында күзаллау формалашу.

8.02

11.02

Кибеттә – 3 сәгать.

22

Ашамлыклар кибетендә.

Яңа тема белән танышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Тексттагы образларны танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Хезмәтне сөю, туган җирне хөрмәт итү кебек сыйфатлар формалашу.

22.02

25.02

23

Барый Рәхмәт "Аш вакыты".

Яңа тема белән танышу

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Төп мәгълүматны аера белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Туган җирне хөрмәт итү кебек сыйфатлар формалашу.

29.02

3.03

24

Савыт-саба кибетендә БСҮ диалог.

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;  аралаша белү сәләтен үстерү.

Хикәя жанрындагы әдәби әсәрне аңлап һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

7.03

10.03

Яз – 1 сәгать.

25

Фатыйх Кәрим "Яз җитә".

Кабатлау

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Хикәя жанрындагы әдәби әсәрне аңлап һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу, сюжет элементларын таба белү.

Хикәядәге геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү.

14.03

17.03

4 ЧИРЕК  (9 СӘГАТЬ)

Без шәһәрдә яшибез  –  2 сәгать.

26

Безнең шәһәребез.

Яңа тема белән танышу

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Текстка  хас үзенчәлекләрне билгели белү.

Матурлыкны күрә белү, табигатькә соклану, аңа сакчыл караш формалашу.

31.03

31.03

27

Шәһәр транспорты БСҮ диалог.

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Сюжетлы шигырь һәм балладага хас үзенчәлекләрне билгели белү.

Табигать матурлыгын күрә белү, йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар турында күзаллау формалашу.

4.04

7.04

Сәламәт бул!  – 2 сәгать.

28

 Сәламәт бул!                                                                    

Яңа тема белән танышу

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Шигырьне аңлап һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу, сюжет элементларын таба белү.

Шигырьдәге геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

11.04

14.04

29

Көндәлек режим БСҮ монолог .

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Хикәяләп язылган әдәби әсәрне фикер сөрешен аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу; вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү.

Татар халкына, аның бәйрәмнәренә хөрмәт хисе туу.

18.04

21.04

Киемнәр кибетендә  -  2 сәгать.

30

Киемнәр кибетендә.

Яңа тема белән танышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Төп мәгълүматны аера белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Тексттагы геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

25.04

28.04

31

Өс-баш киемнәре кибетендә БСҮ монолог "Бу киемнәр кибете ".

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;  аралаша белү сәләтен үстерү.

Әсәрләрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу.

Бәхет турында күзаллау, мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар формалашу.

2.05

5.05

Җәй – 2 сәгать.

32

Җәй җитә.

Кабалау

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

16.05

12.05

33

Без Сабантуйга барабыз.

Кабатлау

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; кирәк булганда, үз фикереңдә калып, аны дәлилли белү.

Укылган әсәрләрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Табигатьне  ярату хисе туу.

23.05

19.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по курсу «Литературное чтение» Класс: 4 «Б» Ф.И.О. педагога:Матюшенкова А.В.

Рабочая программа учебного курса по литературному чтению для 4 класса составлена на основе программы начального общего образования по литературному чтению для обучающихся четвёртого класса общеобразо...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 2 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 2 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 3 класс (рус.гр.)

Рабочая прогорамма по татарскому литературному чтению для 3 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 4 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 4 класса (русская группа)...

Рабочая программа учебного курса "Литературное чтение" класс 4 "Начальная школа XXI века"

Рабочая программа учителя по литературному чтению для учащихся 4-го класса рассчитана на 102 часа (3 часа в неделю, 34 учебные недели) и разработана в соответствие с требованиями ФГОС начального общег...