Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 3 класс (рус.гр.)
рабочая программа (3 класс) на тему

Вахитова Гульназ Раисовна

Рабочая прогорамма по татарскому литературному чтению для 3 класса (русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3b_klass_tatarskoe_literaturnoe_chtenie.doc241 КБ

Предварительный просмотр:

«Рассмотрено»

Руководитель ШМО

_________________________

_________________________

Протокол № ______  от

__________________ 2015г  

«Согласовано»

Зам. директора по УР

МБОУ «СОШ № 119»

___________ Э.М.Мустафина

_______________ 2015г.  

                           «Утверждаю»

                                   Директор
 МБОУ «СОШ № 119»

          ____________ Т.П.Фадеева

                 Приказ №  ______  от

           «_____» ___________2015 г.  

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

учебного предмета «ТАТАРСКОЕ ЛИТЕРАТУРНОЕ ЧТЕНИЕ»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное  учреждение

«Средняя общеобразовательная школа № 119»

Авиастроительного района г.Казани

Вахитова Гульназ Раисовна,

учитель татарского языка и литературы

3Б класс

                                                                                                                                                                                                             Рассмотрено на заседании

                                                                                            педагогического совета

                                                                                                протокол  № ____ от

                                                                                                 ________________ г.

2015- 2016 учебный год                   

Аңлатма язуы

Эш   программасы статусы

1.Федераль дәүләт белем бирү стандарты (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы);

2. Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

 3. .  Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”,төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова,  Г.М.Әхмәтҗанова,Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан, 2014.

   4. “62 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы .

 5.   Күңелле татар теле. 3 класс. Р,З.Хәйдәрова,Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.М.Әхмәтҗанова. “Татармультфильм” 2013 нче ел

       Программа татар телен өйрәнү өчен гомуми белем бирү уку предметы буенча Дәүләт стандартының федераль компонентның эчтәлеген ачыклый.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә, ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Әдәби уку предметын укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.    

Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 (35 атна) сәгатькә төзелде.

Эш программасы структурасы

Программа өч өлештән: максат кую өлешеннән, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программа эчтәлегеннән, оештыру өлешеннән тора.

Рус телендә сөйләшүче балаларга әдәби уку предметының максатлары:

-башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, алар гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын, ягъни уку мотивациясен көчәйтү;

Бурычлар:

1)  баланың сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү;
2)  мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;
3)  татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтү;
4)  тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;
5)  татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында әдәби уку дәресләре Р.З.Хәйдәрова,  Г.М.Әхмәтҗанова,Л.Ә.Гыйниятуллина,  тарафыннан төзелгән “Күңелле татар теле” дәреслек буенча алып барыла.  Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы бирелгән, аның күләме чамаланылган. Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага чыгу мөмкинлеге бирә.

Укыту программасының эчтәлеге

Программаның эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча кызыксынуларын, аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелде. Ул укучыларның төп универсаль уку гамәлләрен үстерүгә, аларда шәхси кыйммәтләр формалаштыруга хезмәт итә.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ  НӘТИҖӘЛӘРЕ

       Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүгә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып- белү  нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив  нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу

Эш программасы 3 нче сыйныф укучыларының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Сыйныфта сәләтле балалар да бар, шуңа күрә укучылар материалны белем дәрәҗәләренә карап һәм үз темпын саклап үзләштерәчәк. Әдәби уку предметын укыту программасының эчтәлеге укучыларга дифференциаль якын килүне күздә тота. Бу татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә килеп чыккан кыенлыкларны вакытында бетерергә һәм тел өйрәнүдә тагын да алга китәргә мөмкинлек бирә.

3нче Д сыйныфында  сәләтле, тырыш балалар. Дәрестә актив катнашып эшлиләр. Өй эшләрен вакытында эшлиләр Дәресләргә өстәмә материал уйларга кирәк. Сыйнафтагы йомшак  укучыларга индивидуаль биремнәр әзерләргә кирәк.        3 нче Г сыйныфында барлыгы 14 укучы. Укучылар белән дәресләрдә сөйләм төрләрен үстерергә кирәк. Авазларны дөрес әйтеп биремнәрне укырга, диалогик сөйләмне үстерергә кирәк.

3 нче Б сыйныфында барлыгы 13 укучы. Укучылар белән дәресләрдә төрле эш төрләрен кулланып, белем дәрәҗәләрен үстерүне күзалларга кирәк. Дөрес уку күнекмәләрен үстерергә кирәк. Дәресләрдә игътибарлылыкны артырырга кирәк. Сорауларга дөрес  җавап бирә белергә, актив булырга кирәк.  Татар телен өйрәнүгә кысыксыну үстерергә кирәк.

3 нче Е сыйныфында 15 укучы. Белем дәрәҗәләре төрле булган балалар укыйлар. Алар белән индивидуаль эш төрләре алып барырга кирәк. Монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерегә, авазларны дөрес әйтеп бирелгән күнегүләрне укырга кирәк. Дәрестә актив катнашып, сорауларга җавап бирә белергә кирәк. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга кирәк.

Укыту программасының эчтәлеге

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

“Белем бәйрәме” (5 сәг.)

Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

Беренче сентябрь – Белембәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны  әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның  нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

“Көндәлек режим.” ( 2сәгать)

Минем көндәлек режимым.

Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

“Ашханәдә” (4 сәгать)

Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә  белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын  әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли  белү.  

“Без әти-әниләргә булышабыз” (5сәгать)

Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

“Туган якка кыш килде” ( 6   сәгать)

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә  белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп,  яңа хикәя төзи белү.

“Шәһәрдә һәм авылда”   (  3 сәгать)

Татарстан – минем туган ягым.

 Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне,  торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

“Әдәпле булыйк” (4 сәгать)

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү.  Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

“Кечкенә дусларыбыз” (3 сәгать)

Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием.

Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны  әйтә белү.  Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең  тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый,  әйтә белү.  Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

«Күңелле җәй, ямьле җәй “ (3 сәгать)

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм.

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

  • Дәрестә әйткән сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү.
  • Текстны тыңлап, интонация буенча җөмлә төрләрен билгеләү.
  • 1-1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.
  • Текстны тыңлап, җөмлә санын билгеләү.      

Диалогик сөйләм

      1. Лексик тема буенча сөйләшү үткәрә алу ( һәр укучының репликалар саны 5 тән   ким булмаска тиеш);

      2. Сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзеп сөйли алу;

      3. Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә алу.

Монологик сөйләм

  • Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү.( җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш);
  • Рәсем яисә рәсемнәр сериясе буенча гомуми бер темага берләштерелгән җөмләләр яки сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү;
  • Текстлардагы хәлләргә бәйле сүзләрне кулланып, төрле күренешләрне укытучы ярдәмендә телдән сурәтләү. Сюжетны тулыландыру, кечкенә хикәя башына, аеруча ахырына, мөстәкыйль рәвештә төрле күренеш һәм хәлләр уйлап чыгарып өстәү.

Уку

  • Бирелгән текстларны сәнгатьле уку.
  • Сүзлекләр белән эшләү.
  • Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан өйрәнү.
  • Җөмләләрне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку, логик басымны дөрес кую; образларны характерлау.
  • Әсәрнең төп фикерен таба белү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү,  эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, хәбәр  итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза.

Тыңлап аңлау.

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

 

Уку

Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр,рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында,мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.Текстның эчтәлегенәнигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.Уку өчен текстның күләме:90 – 110  сүзгә кадәр .

3 сыйныфта укудан  үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

1.Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2.Эшне планлаштыра белү.

3.Эшнең дөреслеген тикшерү.

4.Эш сыйфатына бәя бирү.

Китап, өстәмә мәгълүмат белән  эш итү

1.Дәреслек белән эш итә белү.

2.Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3.Төрле текстлар белән эш итү.

4.Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

-уку елы башында -70-80 сүз;

-уку елы ахырында-80-90 сүз;

6.Сүзлекләрдән файдалана белү.

7.Китапханәдә каталог белән эш итә белү.

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2.Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3.Танып белү активлыгын үстерү.

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1.Телдән сөйләм:

-сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

-тәрҗемә итү күнекмәсе.

-кечкенә монологлар төзи белү,

-  5-6 репликадан торган диалоглар төзи белү,

- диалогта катнаша белү.

3 нче сыйныфны тәмамлаучы  укучыларның ел ахырына   үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:

1. Дәфтәребез өстәлдә.

2. Апалары авылда яши.

3. Татарстанда иң зур шәһәр ‒ Казан.

4. Бу китап  бик кызыклы.

5. Мин язмадым әле.

6. Ул укыды инде.

7. Ул Азат кебек тырыш.

8. Ул балалар өчен китаплар язган.

9. Ул юл аркылы чыга.

10. Яздан бирле яңгыр юк.

11. Ул ел саен авылга кайта.

12. Китап өстәл өстендә (астында, алдында, артында)

13. Бүген салкын, чөнки җил бар.

14. Бүген җылы, ләкин яңгырлы.

15. Бу китап матур, ә теге китап матуррак

Программа материалының  бүленеше


                                         

Милли төбәк  компоненты.

1. 4нче дәрес. Китапханәдә” тексты. Контроль тәрҗемә.   М.Т.К.   “ Мәктәп – белем йорты.” Белем бәйрәме белән котлау.

6нчы дәрес Минем көндәлек режимым. БСҮ.  М.Т. К. “Спорт уеннары.” Спорт төрләре, илебездә уздырылган Универсиада һәм Олимпиада уеннары.

2. 12нче дәрес. Г.Тукай –бөек шагыйрь. “Безнең гаилә” шигыре.     М.Т. К.   “Күренекле шәхесләр – Г.Тукай.”

3. 17нче дәрес. Яшел чыршы” Җ.Тәрҗеман (яттан)    М.Т.К.   “ Нәүрүз – төрки халыкларның милли бәйрәмнәре.”

4. 23нче дәрес.  Татарстан – минем туган ягым.   М.Т.К.   “Татарстан – театрлар иле.”

5.  дәрес.  “Безнең авыл”    Б.С.Ү.”Минем туган авылым” хикәя төзү.     М.Т.К  “Авылда –кунакта.” – Авыл тормышы, милли ризыклар турында сөйләшү.

6. 33нче дәрес. “Җәй җитте” тексты.    М.Т.К.  “ Карга боткасы” – татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләшү.

Укыту-методик, материаль-техник  мәгълүмат бирү чыганаклары

 “Күңелле татар  теле” , дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина

Казан, “Татармультфим ”нәшрияты , 2013.

http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.fasi.gov.ru  Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http://www.obrnadzor.gov.ru  Рособрнадзор

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.rustest.ru  Федераль тест  үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://pedsovet.org  Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция

http://www.shoolexpo.ru

http://. belem.ru

http://. tatcenter.ruТР мәгълүмати – аналитик порталы

http://. Tat. Tatar - inform.ru   ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ruТР электрон газетасы

http://. vatantat.ru  “Ватаным Татарстан” газетасы

http://. Tatar - kongres.ru  Бөтендөнья татар конгрессы

http://. suzlek.ruon- line  русча сүзлеге

http://. Abaga.h16.ru  “Абага чәчәге” олимпиада

http://. Tugan-tel.at.ru     Шрифтлар  һәм IT- технологияләр

http://. Kitapxane.at.ru    татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru    татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru    татарча текстлар

http://. tataroved.ru   Татар тарихы: төрки – татар дөньясы

http://. selet.ru  “Сәләт” яшьләр үзәге

Өстәмә әдәбият.

1.  Дуслар белән бергәләп. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен хрестоматия(рус телендә сөйләшүче балалар өчен) ,Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2013.

2. Сборник правил по татарскому языку (для русскоязычных учащихся).Р. Нурмухаметова. Казан, “Гыйлем ” нәшрияты, 2008.

3. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). А. Н. Газизова.Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2007.

4. Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В., Сафина С.Р. Үзебез язабыз. Башлангыч сыйныфлар өчен сочинениеләр.- Казан: “Гыйлем” нәшрияты,2008.- 104 бит.

Укудан календарь - тематик план

3 сыйныф рус төркеме өчен (Р.З.Хәйдәрова,) Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гиниятуллина, атнага 1 сәгать; барлыгы – 35 сәгать

Дәреснең темасы

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлегенең төп төрләре

 Көтелгән нәтиҗә

Үтәлү вакыты

Предмет нәтиҗәләсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

1 ЧИРЕК (9 СӘГАТЬ)

“Белем бәйрәме” - 5 сәгать.

1

“Без диктант язабыз” тексты.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Беренче сентябрь бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Текст өстендә эшләү.

Эш урынын әзерли, эшчәнлекне оештыра белү;  укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Татар телендә дөрес сөйләм формалаштыруга омтылыш булдыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

5.09

2

“Чын иптәш” М.Галләмова

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Хикәяне аңлап , эчтәлеген төшенеп уку, әңгәмә уздыру.

Классташлар белән хезмәттәшлек һәм бердәм эшчәнлек оештыра белү.

Татар телендә дөрес

сөйләм формалаштыруга омтылыш булдыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

12.09

3

“Онытылган” Ш.Галиев

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Телен үстерү,  белемнәрен ныгыту.

Уку материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, нәтиҗә ясый белү;  парларда һәм күмәк эшли белү.

Кагыйдәләрне истә

тотып  гамәлләр кылу.

19.09

4

“Китапханәдә” тексты. Контроль тәрҗемә.             М.Т.К.”Мәктәп- белем йорты.”

Тикшерү дәресе

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Лексик күнекмәләрен ныгыту, бәйләнешле сөйләм төзү.

Укучының үз эшчәнлеген оештыра белүе;  эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Игътибарлы, җаваплы һәм тырыш була белү, китап укуга кызыксыну уяту.

26.09

5

“Сөмбелә” шигыре Ә.Исхак

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Шигырьне сәнгатьле уку, әңгәмә  үткәрү.

Уку материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, нәтиҗә ясый белү.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

3.10

“Көндәлек режим” – 2 сәгать.

6

“Минем көндәлек режимым.” БСҮ.(хикәя төзү)    М.Т.К.  “Спорт уеннары.”

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру, бердәм эшчәнлек оештыру һәм уртак нәтиҗәгә килү.

Укучыларда спорт төрләренә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

10.10

7

“Сәгать” М.Җәлил  (яттан)

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

 Шигырьне сәнгатьле уку.  Дустыңнан кайчан торуы, мәктәпкә килүе, мәктәптән кайтуы турында сорау.

Уку материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, нәтиҗә ясый белү.

Укучыларда аралашу культурасы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

17.10

“Ашханәдә” – 4 сәгать.

8

“Ашханәдә” тексты  Уку тизлеген тикшерү.

Тикшерү дәресе

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Текст өстендә эшләү, аш әдәбенә өйрәтү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;  әңгәмәдәш белән  аралашу калыбын төзү.

Начар гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, яхшы буласы килү теләге уяту.

24.10

9

Б. Рәхмәт “Аш вакыты “ шигыре

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Шигырь өстендә эшләү, сәнгатьле уку, ашау әдәбенә өйрәтү.

Тиешле мәгълүматны таба, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә сала белү.

Ашханәдә әдәплелек кагыйдәләрен белү, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу.

31.10

2 ЧИРЕК (7 СӘГАТЬ)

10

“Икмәк” Х.Гарданов. БСҮ (хикәя төзү) “Ашханәдә.”

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Хикәя өстендә эшләү,  белемнәрен ныгыту.

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле информацияне  таба белү

Игътибарлы, җаваплы һәм тырыш була белү.

14.11

11

Ш.Галиев “Кунаклар”шигыре.

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Шигырь өстендә эшләү, сәнгатьле уку, кунак әдәбенә өйрәтү.

Танып белү максатын билгели белү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Кунакчыл булу, кунакта әдәпле, тыйнак була, милли ризыклар турында сөйли белү.

21.11

“Без әти-әниләргә булышабыз” - 5 сәгать

12

Г.Тукай –бөек шагыйрь. “Безнең гаилә” шигыре.              М.Т.К. “Күренекле шәхесләр – Г.Тукай.”

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Кыскача тормыш юлы белән таныштыру,  белемнәрен ныгыту, биографиясен сөйли белү.

Уку материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, нәтиҗә ясый белү; эчтәлегенә бәя бирә белү.

Укучыда татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру, әдәплелек кагыйдәләрен белү.

28.11

13

“Акыллы малай” тексты  Аудирование.

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Хикәяне сәнгатьле укый белү.

Үз фикереңне татар телендә  аңлата, башкаларга җиткерә  белү.

Ярдәмчел, эшчән, тырыш, кылган гамәлләрең өчен җавап бирергә сәләтле булу.

5.12

14

И.Әхтәмов “Ана рәхмәте” хикәясе. Образга бәя бирү.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Хикәя өстендә эшләү, Белемнәрен ныгыту, эш сөяргә өйрәтү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аера белү.

Игътибарлы, җаваплы һәм тырыш була белү.

12.12

15

“Дәү әнием” Ә.Бикчәнтәева (яттан)

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү.

Уку материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, нәтиҗә ясый белү;  үз фикереңне әйтә  белү.

Гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, үз милләтеңне ярату хисләре тәрбияләү.

19.12

16

И.Туктар ”Авыраяк” хикәясе

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Хикәя өстендә эшләү, диалогик сөйләм төзү, Белемнәрен ныгыту, тәртипкә өйрәтү.

Танып белү максатын билгели белү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

26.12

3 ЧИРЕК (10 СӘГАТЬ)

“Туган якка кыш килде” - 6 сәгать

17

“Яшел чыршы” Җ.Тәрҗеман (яттан)                М.Т.К.  “Нәүрүз- төрки халыкның милли бәйрәме.”

Фикер алышу

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Шигырь өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Темага караган сорауларга җавап бирә белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән кызыксыну уяту, милли бәйрәмнәрне белү.

16.01

18

“Чыршы бәйрәме” тексты. Укучыларның укый белү осталыгын тикшерү.

Тикшерү дәресе

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Текстсәнгатьле укырга сорауларга җавап бирә белергә өйрәнү.

Темага караган сорауларга җавап бирә белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

23.01

“Кунакта” – 3 сәгать.

19

“Салкын. саф һава” Ә. Бикчәнтәева. “Кыш айлары, кыш билгеләре”   БСҮ диалог төзү.

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Кыш айларын атый, көз,  кыш билгеләре әйтә белү

Уку материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, нәтиҗә ясый белү.

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру.

30.01

20

“Тауда”   хикәясе . Аудирование.     

БСҮ

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү.

Фикерләүне логик чылбырга салу. Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый  белү.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

6.02

21

“Дуслар” хикәясе.

Фикер алышу

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү.

Билгеләнгән кретерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Кешеләрдә дус була белү сыйфатларының кирәклегенә төшендерү.

13.02

22

“Каникулда” хикәясе. Сочинение.

Тикшерү дәресе

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Әби-бабайларның кайда яшәгәнен сорый, әйтә белү.  Каникулда кайда булганыңны әйтә белү.

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәнү. Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

Тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы булу, аларны тыңлый һәм үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу.

20.02

“Шәһәрдә  һәм авылда” - 3 сәгать.

23

Татарстан – минем туган ягым.                   М.Т.К. “Татарстан – театрлар иле.”

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.

Укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү. Иптәшеңнең җавабын дөрес бәяли,  аралашу калыбын төзи белү.

Театрга мәхәббәт, сәнгать белән кызыксыну тәрбияләү Сөйләм культурасын, шәфкатьлек, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

27.02

24

“Минем исемем Дима” тексты.

Катнаш дәрес

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү.

Уку материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, нәтиҗә ясый белү.

Игътибарлы, җаваплы һәм тырыш була белү.

5.03

25

“Безнең авыл”    БСҮ (хикәя төзү) ”Минем туган авылым”           М.Т.К. “Авылда –кунакта.” Авыл тормышы, милли ризыклар турында сөйләшү.

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Хикәя өстендә эшләү, белемнәрен ныгыту. Авыл табигате турында сөйли белү,  бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;  парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

Кунакчыл булу, кунакта әдәпле, тыйнак була, милли ризыклар турында сөйли белү.

12.03

“Әдәпле булыйк” - 4 сәгать.

26

“Тәмле сүзләр” хикәясе .   Еллык уку тизлеген тикшерү.

Тикшерү дәресе

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Текстны  сәнгатьле укырга өйрәнү,әңгәмә үткәрү.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Һәр эшнең үз вакыты булуын аңлау, тәртипле, җаваплы була белү.

19.03

4 ЧИРЕК (9 СӘГАТЬ)

27

“8 нче Март – Әниләр бәйрәме”  (яттан)

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

8 нче Март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен әйтә белү.

Классташлар белән хезмәттәшлек һәм бердәм эшчәнлек оештыра белү.

Игътибарлы, җаваплы һәм тырыш була белү.

2.04

28

 “Трамвайда” хикәясе

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Хикәя өстендә эшләү, диалогик сөйләм төзү, белемнәрен ныгыту, матур гадәтләргә өйрәтү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аера белү.

Матур гадәтләргә өйрәтү.Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү.

9.04

29

Дәрдемәнд “Өч ул” хикәясе. Еллык йомгаклау эш (диалогик сөйләм)

Тикшерү дәресе

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Хикәяне өйрәнү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны төрле чыганаклардан таба белү.

Эшчән, тырыш, белемле булырга  кирәклен аңлау.

16.04

“Кечкенә дусларыбыз”- 3 сәгать.

30

М.Галләмова “Дуслар” хикәясе. Контроль тәрҗемә.

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Хикәя өстендә эшләү, диалогик сөйләм төзү.

Үз эшчәнлегең белән идарә итү, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү.

Игътибарлы, җаваплы һәм тырыш була белү.

23.04

31

“Акмуен яраткан песием” хикәясе.    БСҮ    (хикәя төзү) “Минем песием.”    

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә үткәрү.

Чагыштырып, күзәтеп нәтиҗә чыгара белү. Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый  белү.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

30.04

32

“Кем нәрсә ярата?” әкияте. “Кечкенә дусларыбыз” темасы буенча тест.

Кабатлау

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Әкиятне уку, эчтәлеген сөйли белү.

Чагыштырып, күзәтеп нәтиҗә чыгара белү. Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый  белү.

Укучыларда аралашу культурасы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

7.05

“Күңелле җәй, ямьле җәй” – 3сәгать.

33

“Җәй җитте” тексты.           М.Т.К.  “Карга боткасы” – татар халкының милли бәйрәмнәре.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру.

Темага караган сорауларга җавап бирә белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән кызыксыну уяту, милли бәйрәмнәрне белү.

14.05

34

“Төсләр” әкияте

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Әкият  өстендә эшләү, эчтәлеген сөйли белү.

Классташлар белән хезмәттәшлек һәм бердәм эшчәнлек оештыра белү.

Игътибарлы, җаваплы һәм тырыш була белү.

21.05

35

Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?” шигыре.   “Горький” паркына экскурсия.

Кабатлау

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Җәйге ял турында сөйли белү.

Темага караган сорауларга җавап бирә белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; парларда һәм

төркемнәрдә эшләү.

Хезмәткә мәхәббәт   хисләре тәрбияләү.

                                                                                                                                                                                                                        Кушымта № 1  

                                                                                 Тикшерү материалы.   

  1. 8нче дәрес: “Ашханәдә” тексты  Уку тизлеген тикшерү.

      Безнең мәктәптә ашханә бар. Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. Безгә ашханә бик ошый.

      Меню төрле – төрле була. Безгә кәбестә ашы да, токмачлы аш та пешерәләр.

      Ә боткалар котлет белән тәмле була. Аннан соң без чәй, компот, кесәл эчәбез. Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.

               Пешекче апа – повар

               Ошый – нравится

               Төрле – разные

  1. Сезнең мәктәптә ашханә бармы?
  2. Ашханәдә нәрсәләр пешерәләр?
  3. Сез пешекче апаларга нәрсә әйтәсез?

  1. 13нче дәрес : “Акыллы малай” тексты.  Аудирование.

     Дима – зур малай. Иртән үзе тора, урын җыя. Зарядка ясый, чөнки зарядка файдалы. Димага әнисе тәмле чәй бирә. Малай чәй эчә, рәхмәт әйтә. Аннан соң киенә, мәктәпкә китә. Ул өйгә көндез кайта.Өйдә әтисенә һәм әнисенә булыша. Әтисе һәм әнисе шатланалар. Алар Диманы мактыйлар.

 

  1. 30нчы дәрес : М.Галләмова “Дуслар” хикәясе. Контроль тәрҗемә.    

   Игорь белән Федя – дуслар. Җәй көне бергә футбол уйныйлар, кыш көне чаңгы шуалар. Алар икесе дә бик яхшы шуалар.

    Менә бүген чаңгы ярышы була. Малайлар бергә чаңгы ярышына киттеләр. Тиздән финиш. Алар бергә киләләр иде. Кинәт Игорь егылды. Аның чаңгысы сынды, аягы авыртты. Ә финиш бик якын. Федяга нишләргә?

           Ярыш – соревнования

           Кинәт – вдруг

           Егылды – упал

                                                                               

                                                                                                                                                                                                                        Кушымта № 2    

     

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм   нормалары

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

 Тыңлап аңлау (минутларда):  1 -1,5

 Диалогик сөйләм (репликалар саны): 5

 Монологик сөйләм (фразалар саны):  6

Тыңлап   аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап,  эчтәлеген сөйли алганда,  “5”ле куела.

Тыңланган  татар сөйләмен  дөрес аңлап,  эчтәлеген  якынча сөйли алганда,  “4”ле куела.

Тыңланган  татар сөйләмен  аңлап,  эчтәлеген  өлешчә генә сөйли алганда,  “3”ле куела.

Тыңланган  татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “3”ле куела. 

   

Диалогик сөйләмне бәяләү

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

   Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән,  сүзләрнең әйтелешендә,  җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

   Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Укуны бәяләү (сүзләр саны) 45-50 сүз

    Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы  итеп тиешле тизлектә укыганда,”5”ле куела.

    Текстның эчтәлеген  аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы  итеп, әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау)  укыганда,”4”ле куела.

   Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда ”3”ле куела.

   Текстның эчтәлеген тулысынча  аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда,”2”ле куела.      

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

   Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

 1.

  Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик  сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

 4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по курсу «Литературное чтение» Класс: 4 «Б» Ф.И.О. педагога:Матюшенкова А.В.

Рабочая программа учебного курса по литературному чтению для 4 класса составлена на основе программы начального общего образования по литературному чтению для обучающихся четвёртого класса общеобразо...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 1 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 1 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 2 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 2 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 4 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 4 класса (русская группа)...

Рабочая программа учебного курса "Литературное чтение" класс 4 "Начальная школа XXI века"

Рабочая программа учителя по литературному чтению для учащихся 4-го класса рассчитана на 102 часа (3 часа в неделю, 34 учебные недели) и разработана в соответствие с требованиями ФГОС начального общег...