Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 2 класс (рус.гр.)
рабочая программа (2 класс) на тему

Вахитова Гульназ Раисовна

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 2 класса (русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2a_2b_klassy_tatarskoe_literaturnoe_chtenie.docx57.2 КБ

Предварительный просмотр:

«Рассмотрено»

Руководитель ШМО

_________________________

_________________________

Протокол № ______  от

__________________ 2015г  

«Согласовано»

Зам. директора по УР

МБОУ «СОШ № 119»

___________ Э.М.Мустафина

_______________ 2015г.  

                           «Утверждаю»

                                   Директор
 МБОУ «СОШ № 119»

          ____________ Т.П.Фадеева

                 Приказ №  ______  от

           «_____» ___________2015 г.  

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

учебного предмета «ТАТАРСКОЕ ЛИТЕРАТУРНОЕ ЧТЕНИЕ»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное  учреждение

«Средняя общеобразовательная школа № 119»

Авиастроительного района г.Казани

Вахитова Гульназ Раисовна,

учитель татарского языка и литературы

2А, 2Б класс

                                                                                                                                                                                                             Рассмотрено на заседании

                                                                                            педагогического совета

                                                                                                протокол  № ____ от

                                                                                                 ________________ г.

2015- 2016 учебный год

Аңлатма  язуы

     Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе нигезендә татар һәм  рус    телләре-тигез хокуклы дәүләт телләре.Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен  дә белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле дәүләт теле буларак барлык  урта  гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора. Программа рус телле балаларга татар телен аралашу чарасы һәм татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте,сәнгате турында мәгълүмат җиткерү чарасы буларак укытучыны тәэмин итергә тиеш.Татар телен укытуның гомуми максаты –рус телле укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру. Компетенция-аралашуны тәэмин итә торганбелем, күнемәләр һәм осталыклар бедәмлеге ул. Коммуникатив компетенция –аралашу максатын, урынын,вакытын, анда катнашучыларның социаль хәлен исәпкә алып, фикерне төгел һәм эзлекле итеп белдерә алу осталыгы. Моңа бәйле рәвештә татар теленә өйрәтүдә аңлы-коммуникатив методика өстәнлек бирелергә тиеш.

Әдәби укуга өйрәтүнең төп максатлары:

1)гамәли үзләштерелгән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга

   ирешү;

2) укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү;

      3) татар балалар әдәбиятының күренекле векилләре,аларның иҗаты турында беренчел

          мегълумат бирү;

      4) әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек,аңлап, сәнгатьле итеп укырга  өйрәтү;

      5) татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру һәм әдәби зәвык                                  

           тәрбияләү;

      6) халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь,

          мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү;

      7) укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе

           тәрбияләү.

Тыңлап  аңлау

      Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

      Тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

       Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

       Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

       Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм

       Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

       Программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;

          Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча эңгәмәдә катнаша алу.    

             

Монологик сөйләм

           Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

           Тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып,хикәя төзү;

            Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

            Үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информациия бирә белү.  

   

Уку

          Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

          Хәрәф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

           Дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

                 Текстагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре        

     белән уку;

            Укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

            Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

             Укыганда, сүзлекләр куллана белү.

Тематик  план түбәндәге программага-федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп төзелде:

ТР МӘГАРИФҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

“Рус телендә урта (тулы ) гомуми белем бирү мәктәпләре  өчен үрнәк программалар.2011нче ел

Татарстан китап нәшрияты, 2011

Төзүче- авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малофеева.

Дәреслек:

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  тарафыннан  рөхсәт ителгән,ике кисәктә

Күңелле татар  теле , дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге

Авторлар:Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова.

Казан, “Татармультфильм ”нәшрияты , 2013.

Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә

Кулланыла  торган  педагогик  технологияләр:

коммуникатив технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, шәхескә юнәлдерелгән технология, компьютор технологиясе.

Укыту  программаның  эчтәлеге

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәпкә барабыз (4 сәг)

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

Көз җитә. Базарда (3 сәг)

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.Урамга уйнарга чакыра белү.

Мин чисталык яратам (3 сәг)

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү. Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

Кыш(5 сәг)

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Гаилә. Өйдә булышу(34сәг)

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә  белү.

Яз(3 сәг)

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

Мин Татарстанда яшим(5 сәг)

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә,  юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Кибеттә(2 сәг)

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә  белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Җәй(4 сәг)

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

Кабатлау(2 сәг)

Үткән темаларны кабатлау, ныгыту. Монологик, Диалогик сөйләмне үстерү.

Барлыгы(35 сәг)

Укудан   практик  өлеш:

I

II

III

IV

Еллык

Монолог

1

1

2

Диалог

1

1

1

1

2

Шигырь

1

1

2

Аудирование

контроль тәрҗемә

уку тизлеге

1

1

2

1

1

2        

1

1

2

Укудан  тематик  план

Класс: 2А

Сәгать саны :

Гомуми : 35; атнага: 1.

   Iчирек  – 9 сәгать

  II чирек – 7 сәгать

  IIIчирек  -10 сәгать

  IV чирек – 9 сәгать

Әдәбият исемлеге

1. Дәреслек; “Күңелле татар теле” 2 нче класс. Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Ахметзянова,  Казан “Татармультфильм”нәшрияты ,2014 ел.

  2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 5 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма.Р.З.Хәйдарова,Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан:Мәгариф, 2006.

  3.  Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.   Казан, 2005

  4. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы. Казан,2014

Мультфильмнар

Тылсымлы сәхифәләр: Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм мультфильмнар дискы татар, рус һәм инглиз     телләрендә. - Казан: Татармультфильм, 2012.

Тылсымлы сәхифәләр: Татар, рус һәм инглиз телләрендә татар халык әкиятләре һәм мультфильмнар белән диск. - Казан: Татармультфильм, 2012.

Тылсымлы сәхифәләр: Татар һәм рус телләрендә татар әкиятләре һәм мультфильмнар белән диск. - Казан: Татармультфильм, 2012.

Сайтлар

http://www.tatar.museum.ru

http://www.kamalteatr.ru

http://www.tatknigafund.ru

http://www.kitap.net.ru

http://www.balarf.ru

http://www.edutatar.ru

http://www.mon.tatar.ru

УКУДАН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

2 сыйныф рус төркеме өчен (Р.З.Хәйдәрова,  Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова), атнага 1 сәгать; барлыгы – 35 сәгать

п/п

  Дәреснең темасы

Дәрес тибы

Уку эшчәнлегенең төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

Метапредмет

Предмет

Шәхси

План

Факт

1 ЧИРЕК  (9 сәгать)

Без мәктәпкә барабыз  - 4 сәгать.

1

“Исәнмесез,иптәшләр!” Х.Гарданов

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны, төрле вакыйгаларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу,   дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Сорауларга җавап бирә белү, аерым фикерләрне исбатлый яки кире кага алу.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар әдәбиятына карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

5.09

2

“Син кайда укыйсың?” БСҮ диалог

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; кирәк булганда, үз фикереңдә калып, аны дәлилли белү.

Текстны аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алу, сорауларга җавап бирә белү.

Яхшылыкка каршы һәрвакыт яхшылык белән җавап бирүләрен аңлау.

12.09

3

“Күмәч” әкияте

БГС

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Әкиятнең төрен, жанрын билгеләү, фикерне исбатлый белү;   анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу;  

Кешегә начарлык эшләгәннең үзенә дә зыян киләчәген аңлау.

19.09

4

“Без мәктәпкә барабыз” темасын кабатлау

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Укылган әсәрләрнең төрен, жанрын билгеләү, фикерне исбатлый белү; укыганны, күз алдына китереп, җанлы итеп сөйли белү; рольләргә кереп кабатлап бирә алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

26.09

Көз җитә. Базарда. - 3 сәгать.

5

“Көз җитте” БСҮ монолог

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, теоретик сүзлекчәдән файдалану; максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу; аралаша белү сәләтен үстерү.

Укылганның эчтәлеген кыскача сөйли алу; тексттагы геройларның кылган гамәлләре, портретларын характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

3.10

6

Алтын көз. Уку тизлеге

Тикшерү дәресе

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

10.10

7

“Көз җитә. Базарда” темасын кабатлау.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, теоретик һәм фразеологик сүзлекчәдән файдалану; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Табигатьне  ярату хисе туу.

17.10

Мин чисталык яратам - 3 сәгать.

8

“Минем көндәлек режимым” аудирование

БГС

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Укылган тексттан төп мәгълүматны аеру; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

24.10

9

“Марат авырый” тәрҗемә

Катнаш дәрес

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү, төркемнәрдә эшли белү.

Укылганның эчтәлеген кыскача сөйли алу; тексттагы геройларның кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу;

Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

31.10

2  ЧИРЕК  (7 сәгать)

10

“Мин чисталык яратам” темасын кабатлау.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Әсәргә хас үзенчәлекләрне билгели белү; укыганны, күз алдына китереп, җанлы итеп сөйли белү.

Укучыларда чисталык, пөхтәлек, тәртиплелек кебек сыйфатлар формалашу. Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

14.11

Кыш – 5 сәгать.

11

 “Кыш килә”

БГС

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Укылган тексттан төп мәгълүматны аеру; үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; кирәк булганда, үз фикереңдә калып, аны дәлилли белү.

Әсәргә хас үзенчәлекләрне билгели белү; әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә бәя бирә алу.

21.11

12

Яңа ел бәйрәме

Фикер алышу

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Бәйрәмнәр турында әңгәмә кора алу.

Белем алуның мөһимлеген аңлау, яхшы уку теләге уяну.

28.11

13

“Тауда” Сәнгатьле уку.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу; аралаша белү сәләтен үстерү.

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

5.12

14

Диалог төзү “Син кайда?”

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Хикәяләп язылган әдәби әсәрне фикер сөрешен аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу; вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү.

Гаиләнең кеше һәм җәмгыять тормышындагы әһәмиятен аңлау, гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар формалашу.

12.12

15

“Кыш” темасын кабатлау

БГС

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Табигатьнең кадерен белү.

19.12

Безнең гаилә - 4 сәгать.

16

Безнең гаилә.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу; аралаша белү сәләтен үстерү.

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Укучыларда чисталык, пөхтәлек, тәртиплелек кебек сыйфатлар формалашу.

26.12

3 ЧИРЕК  (10 сәгать)

17

“Яратам” Ш.Маннур шиг.

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Укылган тексттан төп мәгълүматны аеру; үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; кирәк булганда, үз фикереңдә калып, аны дәлилли белү.

Әсәргә хас үзенчәлекләрне билгели белү; әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә бәя бирә алу.

16.01

18

“Айдар бездә кунакта” Сәнгатьле уку.

БГС

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Хикәяләп язылган әдәби әсәрне фикер сөрешен аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу; вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү.

Кунакта үзеңне тоту кагыйдәләренә төшенү

23.01

19

“Безнең гаилә” темасын кабатлау.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Якын кешеләреңне ярату, хөрмәт итү кебек хисләр формалаштыру.

30.01

Яз – 3 cәгать.

20

“Яз җитә” Ф. Кәрим шиг.

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу; парларда эшли белү.

Әсәрне, рольләргә бүлеп, тиешле интонация белән укый белү, аның геройларына характеристика бирә алу.

Уңай һәм тискәре геройларны аера белү, табигать күренешләре турында күзаллау формалашу.

6.02

21

Әниләр бәйрәме.

БГС

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Әниләргә мәхәббәт, якын кешеләреңне ярату, хөрмәт итү кебек хисләр формалаштыру.

13.02

22

“Яз” темасын кабатлау

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Хикәя жанрындагы әдәби әсәрне аңлап һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу, батырлык турында әңгәмә кора алу.

Уңай һәм тискәре геройларны аера белү, табигать күренешләре турында күзаллау формалашу.

20.02

Мин Татарстанда яшим -  5 сәгать.

23

Татарстан шәһәрләре һәм елгалары

БГС

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Тексттагы образларны танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Хезмәтне сөю, туган җирне хөрмәт итү кебек сыйфатлар формалашу.

27.02

24

“Туган ягым”

Катнаш дәрес

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Төп мәгълүматны аера белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Туган җирне хөрмәт итү кебек сыйфатлар формалашу.

5.03

25

Без Татарстанда яшибез

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;  аралаша белү сәләтен үстерү.

Хикәя жанрындагы әдәби әсәрне аңлап һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

12.03

26

“Юлда” тәрҗемә.

Фикер алышу

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Төп мәгълүматны аера белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Тексттагы геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

19.03

4 ЧИРЕК (9 сәгать)

27

Мин авылда яшим.“Мин Татарстанда яшим” темасын кабатлау

БГС

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;  аралаша белү сәләтен үстерү.

Әсәрләрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу.

Бәхет турында күзаллау, мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар формалашу.

2.04

Кибеттә – 2 сәгать.

28

“Матур киемнәр”

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Хикәя жанрындагы әдәби әсәрне аңлап һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу, сюжет элементларын таба белү.

Хикәядәге геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү.

9.04

29

“Кибеттә” темасын кабатлау.

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Текстны басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп укый белү.

Кешеләрне хөрмәт итү, аларга карата ихтирамлылык  кебек хисләр формалаштыру.

16.04

Җәй – 6 сәгать.

30

“Җәй җитте”Уку тизлеген тикшерү.

Фикер алышу

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Текстка  хас үзенчәлекләрне билгели белү.

Матурлыкны күрә белү, табигатькә соклану, аңа сакчыл караш формалашу.

23.04

31

“Матур җәй, кил безгә!” Б.Рәхмәт шиг.

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Сюжетлы шигырь һәм балладага хас үзенчәлекләрне билгели белү.

Табигать матурлыгын күрә белү, йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар турында күзаллау формалашу.

30.03

32

“Балан” М.Газизов шиг.

Катнаш дәрес

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; аралаша белү сәләтен үстерү.

Шигырьне аңлап һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу, сюжет элементларын таба белү.

Шигырьдәге геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

7.05

33

Сабантуй турында җөмләләр төзү.

 “Җәй” темасын кабатлау.

БГС

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен, уртак билгеләрне табу; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Хикәяләп язылган әдәби әсәрне фикер сөрешен аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу; вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү.

Татар халкына, аның бәйрәмнәренә хөрмәт хисе туу.

14.05

34

Ныгыту күнегүләре

ЯМҮ

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; парларда эшли белү.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

Татар әдәбиятын өйрәнү теләге, татар халкына, аның әдәбиятына хөрмәт хисе туу.

21.05

35

Үткәннәрне кабатлау. Йомгаклау

Катнаш дәрес

Сөйләү – лекция, биремнәр үтәү

Үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; кирәк булганда, үз фикереңдә калып, аны дәлилли белү.

Укылган әсәрләрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; куелган сорауларга мөстәкыйль уйланып җавап бирә алу.

Табигатьне  ярату хисе туу.

28.05

* ЯМҮ – яңа материалны үзләштерү

* БГС – белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру;

                                                                                                                                                                                                                        Кушымта № 1

Бердәм йомгаклау аттестациясе

Үткәрү формасы: диалогик сөйләм

Диалогик сөйләмне бәяләү

     Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

     Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелеше һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

     Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

     Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалогик сөйләм төзи алмаганда, “2”ле куела.

2 нче сыйныф - диалогик сөйләм

- Исәнме,  ...!

- Исәнме, ...!

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем ... .

- Сиңа ничә яшь?

- Миңа  ... яшь .

- Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

- Мин  ... сыйныфта укыйм.

- Син кайда яшисең?

- Мин ... яшим.

- Сау бул, ....!

- Сау бул, ...!

                                                                                                                                                                                                                        Кушымта № 2

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

   Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

 1.

  Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик  сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

 4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по курсу «Литературное чтение» Класс: 4 «Б» Ф.И.О. педагога:Матюшенкова А.В.

Рабочая программа учебного курса по литературному чтению для 4 класса составлена на основе программы начального общего образования по литературному чтению для обучающихся четвёртого класса общеобразо...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 1 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 1 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 3 класс (рус.гр.)

Рабочая прогорамма по татарскому литературному чтению для 3 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 4 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 4 класса (русская группа)...

Рабочая программа учебного курса "Литературное чтение" класс 4 "Начальная школа XXI века"

Рабочая программа учителя по литературному чтению для учащихся 4-го класса рассчитана на 102 часа (3 часа в неделю, 34 учебные недели) и разработана в соответствие с требованиями ФГОС начального общег...