Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 1 класса
рабочая программа (1 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

рабочая программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1klss_dbi_uku.doc136.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

муниципаль  бюджет гомуми белем учреждениесе

«Таузар башлангыч мәктәп – балалар бакчасы»

Расланды:

МБГБУ «Таузар  башлангыч мәктәп-

балалар бакчасы “ директоры

_______/Камалиева Л.Р./

Приказ №______

«___»_____________2016нчы ел

Галләмова Сәрия Мәхмүт кызының

1 нче сыйныфта “Татар телендәге әдәби уку” фәненнән

эш программасы

Дәреслек. 

1.И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова, “Әлифба”. 1 сыйныф.    Дәреслек.. — К, Мәгариф/Вакыт 2016

2. Сафиуллина Г. М.  Әдәби уку  1 сыйныф.  Дәреслек.. — К, Мәгариф/Вакыт 2011.

           Укыту планы буенча: 33 дәрес

                                                                             

    __ нчы август 2016 нчы ел

                                                                                                            №___ педагогик киңәшмә

                                                                                                           утырышында кабул ителде.

2016 нчы ел

  1. ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘ

   

Укучылар белергә тиеш:

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык һәм тартык; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

-  сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

3. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

4. Һәр укучы үзенә генә хас темпта  текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша белергә тиеш.

1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына, һәм күнекмәләренә таләпләр:

•        әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

•        текст эчтәлеген аңлау;

•        проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;

•        фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)

•        тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану

•        “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

•        бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш

•        төрле авторларның 3 — 4 әсәрен яттан;

•        укылган әсәрләрнең эчтәлеген.

 

УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Бүлекләр

                             Универсаль уку гамәлләр

Шәхескә кагылышлы

Танып белү

Коммуникатив

Регулятив

Әлифба.

Әзерлек чоры.

 Дәреслектә ориентлаша белү;

 шартлы билгеләрнең телен белү;

 текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

аңлап телдән сөйләм төзү.

Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү;

иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

төркемдә эшли белү.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

 гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

 Дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

Әлифба чоры

Дәреслектә ориентлаша белү;

шартлы билгеләрнең телен белү;

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

 материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

 кирәкле мәгълүматны эзләү һәм табу;

модельләштерә белү;.

укытучының һәм иптәшләренең  сорауларына җавап бирә белү;

диалогта катнашу;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү;

чылбыр буенча уку.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

 үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

 эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

Дәреслектә ориентлаша белү;

шартлы билгеләрнең телен белү;

 текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

тексттан билгеләнгән өзекне табу;

дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

 дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.

Иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы, сәнгатьле  итеп сөйләү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең  сорауларына җавап бирә белү;

диалогта катнашу;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

 үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

 эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Әдәби жанрлар

Шартлы билгеләрнең телен белү;

 текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

 дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

эзләнә,үзгәртә, таба белү.

Иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү.

Үз фикерңне әйтә белү;

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

 үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

 эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;

үзеднең эшеңне оештыра белү.

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

«Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую.

  1. УКЫТУ КУРСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ.

     Әзерлек чоры.  Уку (3 сәг.)

   Әкият текстын тыңлау, эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү .Текст төзү элементлары. Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау. Сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

    Әлифба чоры  Уку (19 сәг.)

Сузык авазларының артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек турында белешмә. Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

 Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү. Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

 Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

   Халык авыз иҗаты һәм әдәбият (5 сәг.).

Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла. Авторларның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр.Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү.

 Әдәби жанрлар (6 сәг.)

 Жанрлар турындагомуми күзаллау булдыру.

Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

 Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне  чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлату.

     Балалар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар.

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ

Дәрес темасы

Сәг саны

План

(дата)

Факт

(дата)

Искәрмә

Әзерлек чоры  - 3 сәг.

1

“Өч кыз”, “Куян кызы” әкиятләре.

1

2

Предметны белдерүче сүзләр. Текст, җөмлә, сүз.

1

3

Хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр. Ярдәмлек сүзләр.

1

Әлифба чоры – 19 сәг.

4

Сузык [а], [ә] авазлары,  А, а, Ә, ә хәрефләре.

1

5

Сузык [ы], [э] авазлары,  Ы, ы, Э, э хәрефләре.

1

6

Сузык [и], [ү], [у], авазлары,  И, и, Ү, ү, У, у хәрефләре.

1

7

Сузык [о], [ө] авазлары,  О, о, Ө, ө хәрефләре.

1

8

Тартык [н], [л] авазлары һәм Н, н, Л, л хәрефләре.

1

9

Тартык [м], [р] авазлары һәм М, м, Р, р хәрефләре.

1

10

[й], [ң] авазлары һәм Й, й, ң хәрефләре.

1

11

Я, я,  Ю, ю, Е, е хәрефләре.

1

12

[д], [т] авазлары һәм Д, д, Т, т хәрефләре.

1

13

[з], [с] авазлары һәм З, з, С, с хәрефләре.

1

14

[г], [к] авазлары һәм  Г, г, К, к хәрефләре.

1

15

[в], [w], [ф] авазлары һәм В, в, Ф, ф хәрефләре.

1

16

[б], [п] авазлары һәм  Б, б, П, п  хәрефләре.

1

17

[ж], [ш] авазлары һәм Ж, ж, Ш, ш хәрефләре.

1

18

[җ], [ч] авазлары һәм Җ, җ, Ч, ч хәрефләре.

1

19

[х], [һ] авазлары һәм Х, х, Һ, һ хәрефләре.

1

20

[йо], [щ], [ц] авазлары һәм Ё,ё, Щ, щ, Ц, ц хәрефләре.

1

21

[къ], [гъ] авазлары һәм  ь, ъ хәрефләре.

1

22

Текстлар уку. Үткәннәрне ныгыту.

1

ӘДӘБИ УКУ

Дәрес темасы

Сәг саны

План

дата

Факт

дата

Искәрмә

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият.

5

1

Сәяхәт башы.

1

2

Аптыраткыч – йөдәткеч әкиятләр законы.

1

3

Санамыш серләре.

1

4

Табышмак ничек төзелә?

1

5

Эндәшләр. Тизәйткечләр.

1

Әдәби жанрлар. 6

6

6

Рифма, шигырь мәгънәсе

1

7

Чылбыр әкиятләр.

1

8

Яңгыравык шигырьләр. Поэзия, прозада яңгыравык сүзләр.

1

9

Поэзиядә юмор хисе

1

10

Шагыйрь һәм рәссам нәрсә күрә?

1

11

Рифмалашкан сүзләр.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по предмету "Литературное чтение" 1 класс по программе"Начальная школа XXI век"

Рабочая программа составлена на основе примерной (авторской) программы«Начальная школа XXIвек», Л.А. Ефросининой ««Литературное чтение. 1 класс»,  М.: Вентана-Граф, 2008...

Рабочая программа по предмету "Литературное чтение" 4 класс. Программа Л.Занкова, учебник В.Лазаревой.

Программа учебного предмета «Литературное чтение» для 4 класса разработана в  соответствии с требованиями   Государственного  образовательного  стандарта  начального обще...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 1 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 1 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 2 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 2 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 3 класс (рус.гр.)

Рабочая прогорамма по татарскому литературному чтению для 3 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 4 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 4 класса (русская группа)...