Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 4 класс (рус.гр.)
рабочая программа (4 класс) на тему

Вахитова Гульназ Раисовна

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 4 класса (русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4a_klass_tatarskoe_literaturnoe_chtenie.docx72.04 КБ

Предварительный просмотр:

«Рассмотрено»

Руководитель ШМО

_________________________

_________________________

Протокол № ______  от

__________________ 2015г  

«Согласовано»

Зам. директора по УР

МБОУ «СОШ № 119»

___________ Э.М.Мустафина

_______________ 2015г.  

                           «Утверждаю»

                                   Директор
 МБОУ «СОШ № 119»

          ____________ Т.П.Фадеева

                 Приказ №  ______  от

           «_____» ___________2015 г.  

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

учебного предмета «ТАТАРСКОЕ ЛИТЕРАТУРНОЕ ЧТЕНИЕ»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное  учреждение

«Средняя общеобразовательная школа № 119»

Авиастроительного района г.Казани

Вахитова Гульназ Раисовна,

учитель татарского языка и литературы

4А класс

                                                                                                                                                                                                             Рассмотрено на заседании

                                                                                            педагогического совета

                                                                                                протокол  № ____ от

                                                                                                 ________________ г.

2015- 2016 учебный год

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

4нче сыйныф   өчен  эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы приказы, №373, 06.10.2009).

2.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм Фән министрлыклары тарафыннан расланган Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

3.Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, 2014. Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”,төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова, Казан, 2013 ;

4.Дәреслек. Татар теле. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина.  Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек  Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә. Казан “Татармультфильм “ нәшрияты, 2014

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә, ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты – балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, яки уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү. Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә, ягъни рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Татар теле укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Башлангыч мәктәптә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать, елга 35 сәгатькә төзелде.

        Эш программасы структурасы.

           Әдәби укудан эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш  программасының эчтәлеге.

Эш  программасының  һәм  белем  бирүнең  максаты:

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куела:

1. Укучыларның 1-3 нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

2. Татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3. Программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4. Татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5. Татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

6. Халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

7. Укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

8.  Һәр сыйныфта һәр зур бүлектән соң бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатында сөйләшү тематикасы бирү.

9. Укучыларның яшь үзенчәлекләрнә килердәй текстлар сайлау;

10. Текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;

      11.  Иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя һәм әкиятләрне дәвам иттерү;

       12. Сыйныф өчен бирелгән якынча лексик – фразеологик минимумны үтәү;

        

Гомуми белем мәктәбендә әдәби уку дәресләре  укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларнаң тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Тыңлап аңлау.Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 3-4 тән ким булмаска тиеш); укылган(тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли белү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5 тән ким булмаска тиеш).

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Язу. Гаилә-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу;

Тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

Аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру.Текстның темасы, төп фикере. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу,өйрәнү һ.б.) үзләштерү.Уку китаплары, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәни,әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган  монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача  сөйләү.

ПРОГРАММАНЫ  ҮЗЛӘШТЕРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Предмет нәтиҗәләре:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү  нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, фикерли белү;
  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив  нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык);
  • парларда эшли белү.

Шәхси нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”,  кебек хисләр формалашу.

        

Тематик эчтәлек.

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Яңа уку елы башлана (5 сәг)

Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү.Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.

Туган як табигате (6 сәг)

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар – безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым.

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый,  әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Хайваннар дөньясында (4  сәг )

Йорт һәм кыргый  хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Кышкы уеннар (4 сәг.)

Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү.

 Минем дусларым (2 сәг.)

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр.Чын дуслык.

Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (4 сәг)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.

Язгы бәйрәмнәр (4 сәг)

Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам.  Карга боткасы.

Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем(2 сәг.)

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр.  Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татарстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (4 сәг)

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.

Программа материалының темаларга бүленеше.

Тема

Сәгатьләр саны

Яңа уку елы  башлана

5

Туган як табигате.

6

Хайваннар дөньясында.

4

Кышкы уеннар.

4

Минем дусларым.

2

        Дүрт аяклы дусларыбыз

4

Язгы бәйрәмнәр.

4

Минем туган илем.

2

Чәчәкле җәй,ямьле җәй.

4

Барлыгы:

35

Программа материалының  бүленеше

1нче чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

Еллык

сәгать   саны

Дәрес  саны

9

7

10

9

35

Диалог.

1

1

1

3

Уку тизлеген тикшерү

1

1

2

Контроль тәрҗемә

1

1

2

Монолог

1

1

1

3

Сочинение         (өйрәтү характерындагы).

1

1

Еллык контроль эш (диалогик әңгәмә)

1

1

Яттан

1

1

1

1

4

Тест (өйрәтү характерындагы)

1

1

Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу.

        Эш программасы  4 нче сыйныф укучыларының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Сыйныфта сәләтле балалар да бар, шуңа күрә укучылар материалны белем дәрәҗәләренә карап һәм үзтемпын саклап үзләштерәчәк. Татар теле һәм әдәби уку предметын укыту программасының эчтәлеге укучыларга индивидуаль якын килүне күздә тота. Бу татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә килеп чыккан кыенлыкларны вакытында бетерергә һәм тел өйрәнүдә тагын да алга китәргә мөмкинлек бирә.

Милли –региональ  компонентның кулланышы.

  1. 1нче дәрес. Уку-язу  әсбаплары. Самуил   Маршак. “Һәр атнада җиде көн”. (м.-р.к. ,  4 нче бит-1 нче күнегү, татар халык авыз иҗаты, табышмаклар.)

 2. 8 нче дәрес. В. Монасыйпов. “Шифалы табиблар”. (м.-р.к. 49 нчы бит – 2 нче күнегү, татар халкында киң кулланыла торган дару үләннәре белән танышу).

       3. 13 нче дәрес. Әнәс Кари  “Тиен” шигыре. Г.Тукай “Ташбака белән куян” (м.-р.к. Г.Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу, китап күргәзмәсе)

        4. 26 нчы дәрес. Яз килә. Р.Вәлиева “Яз”,”Карга боткасы”. (м.-р.к. 66 нчы бит – 7 нче күнегү, язгы бәйрәмнәр,                                            уеннар)      

       5 .30 нчы дәрес. Минем Ватаным -Россия. Татарстаннның дәүләт символлары.(м.-р.к. 84 нче бит – 10 нчы күнегү , Татарстан-дуслык шәһәре).

Укытучы өчен методик әдәбият

1.Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы(1-11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, 2014.;

2.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм Фән министрлыклары тарафыннан расланган Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты

3 «Рус теле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар) нигезләнеп төзелде . Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева  Казан, «Татарстан китап нәшрияты»,  2014 ел.

4. Методик кулланма: Дидактик материал: Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова Татар теленнән тестлар һәм кроссвордлар ( 1-3 сыйныфларда укучы рус балалары өчен) Казан «Хәтер» нәшрияты,  1998 ел.

5.Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, 2014

Өстәмә әдәбият

1.  «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”,        “Ачык дәрес” газеталары

2. Насибуллина Р.Н. “Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов”, “Мәгариф”нәшрияты,2007

3. Сочинение язарга өйрәнәбез. Методика һәм үрнәкләр. Хәбибуллина З. Н., Миңнуллина Р. В. –Казан: Яңалиф, 2002.

4. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 4нче сыйныф,автор  Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина , Г.И.Газизуллина, Казан,”Татармультфильм” 2014.

5.Газизова А.Н. «Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.(рус телендә сөйләшүче балалар өчен. Казан “Яңалиф” нәшрияты. 2007.

6. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Харисов Ф. Ф. , Харисова Ч. М. – Казан: Яңалиф, 2009.

6.Татар әдәбияты Методик әсбап. “Мәгариф – Вакыт “ нәшрияты . Казан 2014.

Мәгълүмат чыганаклары

Рус телле балалар татар әдәбиятын үзләштерү барышында түбәндәге техник чараларга игътибар итәргә тиеш:

  • мультимедиа чаралары;
  • Интернет-ресурслар;
  • Махсус сайтлар

http://www.ed.gov.ru  

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

 һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru  Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru  Федераль тест  үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ru    ТР  рәсми серверы

http://. Tat. Tatar - inform.ru   ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru  ТР электрон газетасы

http://. xat.ru  Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru   on- line  русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru    татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru    татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru    татарча текстлар

http://. tataroved.ru   Татар тарихы: төрки – татар дөньясы

http://. selet.ru  “Сәләт” яшьләр

http://. Kitapxane.at.ru    татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru    татарча текстлар

tatartele 2010.ucoz.ru

tugan-tel.blogspot.com

tugan-tel.blogspot.com

tatartele 5.edu. tatar .ru

tugan-tel.blogspot.com _        

tele m.narod.ru ›tel/nigmatullina.ht

УКУДАН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

4 сыйныф рус төркеме өчен (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гиниятуллина), атнага 1 сәгать; барлыгы – 35 сәгать

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Уку эшчәнлегенең төп төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү

вакыты

Метапредмет

Предмет

Шәхси

План

Факт

1 ЧИРЕК СӘГАТЬ

Яңа уку елы котлы булсын!(5сәгать)

1

Уку-язу  әсбаплары. Самуил                                                                   Маршак. “Һәр атнада җиде көн"

(м.-р.к. татар халык авыз  иҗаты, табышмаклар).

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

дәреслектә ориентлаша белү;

шартлы билгеләрнең телен белү.

Уку-язу  әсбапларын әйтә белү. Шигырьне сәнгатьле итеп, аңлап укый белү, сорауларга җавап бирә белү .

Уку-язу әсбаплары турында әңгәмәдә катнаша алу.Уку-язу әсбапларының исемен сорый,үзеңә ала, иптәшеңә бирә белү

05.09

2

Xәләф Гарданов. «К» хәрефен белегез, «К»ны дөрес әйтегез»

БСҮ

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз мөмкинлекләреңне  бәяләү

Шигырьне сәнг.  итеп укый  белү, уку-язу әсбапларының барлыгын,юклыгын әйтә белү.

шигырьне сәнгатьле итеп, аңлап уку, темага караган сүзләрне белү

12.09

3

Роберт Миңнуллин. “Үсми калган хәреф” шигыре  (яттан)

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Үз  мөмкинлекләреңне бәяләү, үрнәк буенча эшли белү

Шигырьне сәнг.  итеп укый  белү, татар телендәге хәрефләрне әйтә белү

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

19.09

4

“Эш урыны ” хикәясе.

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру .Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

Үз фикереңне дәлилли белү

диалогта катнаша алу

26.09

5

«Контроль  эш» хикәясе. Контроль тәрҗемә.

Тикшерү дәресе

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Геройларны характерлый белү.Текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү

контроль эшнең  нинди предметтан икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү.

03.10

Туган як табигате (6 сәгать)

6

Нәрсә ул табигать?

Габдулла Тукай. «Елның дүрт фасылы».

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Аралаша белү сәләтен үстерү(аралашучанлык, хислелек эмпатия хисләре)

Ел фасылларын белү.Көз турында сөйләшүдә катнаша алу.

Көз билгеләре турында сөйли белү.Ел фасылларын белү

10.10

7

Дару үләннәре.М.Фәйзуллинаның “Көзге яңгыр” әсәре

Катнаш дәрес

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Парларда эшли белү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларнын кирәклеген әйтә белү

Сабыйга” текстының мәгънәсен аңлау

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Кызыл китапка кергән үсемлекләрне сакларга кирәклеген белү. Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

17.10

8

В. Монасыйпов. “Шифалы табиблар”.Уку тизлеген тикшерү.

 

Тикшерү дәрес

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Дару үләннәре исемнәрен кертеп монологик сөйләм  төзи алу.

Дару үләннәре исемнәрен, аларнын кирәклеген әйтә белү

24.10

9

Гасыйм Лотфи. “Песнәк белән Әнисә” хикәясендә кошларга мөнәсәбәт

Хәкимҗан.Халиков “Мактанчык чыпчык”.

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Фикерне үстерү белән бәйле психик функцияләрдән-логик фикерли белү

Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Песнәк белән Әнисә” хикәясен сәнгатьле итеп, аңлап укый алу  , дөрес  уку күнекмәләре  булдыру.              

Хикәяне  аңлап, сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итә белү Яңа сүзләр белән җөмләләр төзи белү

Хикәяне сәнгатьле итеп  укый белү.

Әңгәмәдә катнашу, сорауларга җавап бирә алу.

31.10

2 ЧИРЕК (7 СӘГАТЬ)

10

Җәвад  Тәрҗеманов “Чирик”  хикәясе(1, 2 бүлек)

ЯМҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу,

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру

Хикәяне сәнгатьле укый белү.

Әсәрне сәнгатьле итеп укый, сорауларга җавап бирә белү

Хикәяне сәнгатьле укый, сөйли белү.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү Аңлап укый белү. Үз фикереңне ачык һәм аңлаешлы   итеп әйтә белү.

14.11

11

Җ. Тәрҗеманов “Чирик”  хикәясе(3 бүлек)“Без кошларга ярдәм итәбез”  темасын  кабатлау.

Катнаш дәрес

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Парларда һәм күмәк эшли белү

Җ.Тәрҗемановның “Табигать китабы” әсәре турында мәгълүматлы булу

Үз фикереңне ачык һәм аңлаешлы   итеп әйтә белү.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү. Төркемнәрдә эшли белү.

21.11

Хайваннар дөньясында (4сәгать)

12

Йорт һәм кыргый хайваннар.

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен  контрольгә ала белү

Әсәрне аңлап уку тәрҗемә итү. Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен  контрольгә ала белү

28.12

13

Әнәс Кари  “Тиен” шигыре (яттан).

 Габдулла Тукай. “Ташбака белән куян” (м.-р.к Г.Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу)

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру .Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

 Үз  мөмкинлекләреңне бәяләү, үрнәк буенча эшли белү

Фикер алышу, сорауларга җавап бирү.

Шигырьне яттан сөйли белү.

Тиен турында сөйли белү.

«Ташбака белән куян» әкиятенең эчтәлеген сөйли белү. ... дип уйлый,... дип әйтә — төзелмәләрен сөйләмдә куллана белү.

05.12

14

“Яшел энәле  керпе “әкияте. (1 бүлек)

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз мөмкинлекләреңне  бәяләү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү

Дәреслек белән эш.Әсәрне уку анализлау.

Текст белән эш.ли белү

Яна ел бәйрәмендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү

Керпе турында сөйли белү. Диалогны сәхнәләштерүдә катнаша алу.

12.12

15

“Яшел энәле  керпе “әкияте. (2 бүлек)

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү

Текст белән эш.ли белү

Керпе турында сөйли белү. Диалогны сәхнәләштерүдә катнаша алу..

19.12

Кышкы уеннар (4 сәгать)

16

Кыш килде.

Ә. Бикчәнтәева

”Салкын саф һава!”

Госман Бакир

“Кышкы уен”.

ЯМҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

үз мөмкинлекләреңне бәяләү,фикерләрне логик чылбырга салу

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру .Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

Әңгәмә.Әсәрне аңлап, сәнгатьле итеп уку, сорауларга тулы итеп җавап бирү.

Кышкы уеннар турында фикер алышуда катнаша алу

Кыш билгеләрен сөйли белү.

Кышкы уеннарны саный белү.

26.12

3 ЧИРЕК (10 СӘГАТЬ)

17

Бари Рәхмәт.

 “ Яңа ел килгәч”.

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү

Бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү.Сорауларга җавап бирү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшүдә катнашу

16.01

18

А. Алишның  “Куян кызы”әкияте

(1 бүлек)

Катнаш дәрес

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

А. Алишның  “Куян кызы”әкиятендәге төп фикерне таба белү.

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйли белү.

23.01

19

А.  Алишның  “Куян кызы”әкияте (2 бүлек).

Катнаш дәрес

Мәгълүмат бирү, әңгәмә, сорауларга  җавап бирү

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз мөмкинлекләреңне  бәяләү

А. Алишның  “Куян кызы”әкиятеннән әкият элементларын таба белү

Кай төшең авыртканын әйтә белү. Нәрсә кигәнеңне әйтә белү.

30.01

Минем дусларым  (2сәгать)

20

Гомәр Бәширов

”Сылтау”.

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру .Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

Кызның ни өчен чын дус түгел икәнен аңлау һәм әйтә белү.

күршең белән хезмәттәшлек итү.

Укылган хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

06.02

21

Д. Аппакова Шыгырдавыклы “Шыгырдавыклы башмаклар” (1 бүлек)

ЯМҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Парларда һәм күмәк эшли белү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү.

Гөлшатның чын

дус булуын раслый белү

13.02

Дүрт аяклы дусларыбыз (4 сәгать)

22

Минем дүрт аяклы дустым бар.Р. Мингалим

” Дөньяда бер эт бар иде”

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

рәсемгә карап сөйли белү

Дүрт аяклы тасвирлый  дусларыңны белү..

20.02

23

Газиз  Мөхәммәтшин

“Ак песи.
Контроль тәрҗемә.(м.-р.к Шәһәребездәге зоопарк һәм цирк  турында укучылар өчен кызыклы мәгълумать бирү.)

Тикшерү дәрес

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Үз  мөмкинлекләреңне бәяләү, үрнәк буенча эшли белү

Песиләр турында сөйләшүдә катнаша алу.

Геройларның характер сыйфатларын тасвирлый,үзеңнең яшәү урыныңны әйтә белү.

27.02

24

Рабит Батулла “Чикыл белән Мырый”

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру .Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

Уңай һәм тискәре герой төшенчәсен аңлау.

Үз фикереңне әйтә белү әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

05.03

25

Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”.  

Катнаш дәрес

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру .Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

Уңай һәм тискәре герой төшенчәсен аңлау.

Үз фикереңне әйтә белү әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

12.03

Язгы  бәйрәмнәр (4сәгать)

26

Яз килә. Р.Вәлиева “Яз” (яттан)“Карга боткасы” тексты., (м-р.к.Язгы бәйрәмнәр, уеннар)

Фикер алышу

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз мөмкинлекләреңне  бәяләү

Сәнгатьле укырга конкурста катнашу. .Яз билгеләрен сөйли белү

Яз билгеләрен сөйли белү.

19.03

4 ЧИРЕК (9 СӘГАТЬ)

27

Лев Толстойдан “Әбисе белән оныгы”.

М. Газизов “Рәхмәт” шигыре.

Уку тизлеген тикшерү.

Катнаш дәрес

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз мөмкинлекләреңне  бәяләү.

Рус һәм татар язучылары иҗаты турында белү

Язучы әйтергә теләгән фикерне аңлау

02.04

28

Валентина Осеева.

“Дүрт кыз” шигыре.

(яттан )

Сочинение. “Яз килә”(өйрәтү характерында)

Тикшерү дәрес

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү

Кызларны чагыштыра белү

Бәйләнешле текст төзи белү.

Кечкенә сочинение яза белү

09.04

29

Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән мониторинг тикшерү.

Тикшерү дәрес

Биремнәрне аңлап үти белү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү

Биремнәрне аңлап үти белү

Мөстәкыйль рәвештә эшли белү

16.04

Минем туган илем (2сәгать)

30

Минем Ватаным -Россия. Татарстаннның дәүләт символлары

Татарстан шәһәрләре.

З. Туфайлова “Туган ил”.

БСҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү

Татарстанның дәүләт символларын белү

Татарстанның символларын әйтә, сурәтли белү.Туган ил белән горурлана белү.

23.04

31

Еллык йомгаклау эше. Диалогик әңгәмә.

Тикшерү дәрес

Биремнәрне аңлап үти белү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү

Биремнәрне аңлап үти белү

Мөстәкыйль рәвештә эшли белү

30.04

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (4 сәгать)

32

Хаталар өстендә эш.

Х. Халиков “Кемнең кулы барды икән?”

ЯМҮ

Аңлату, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен анализлый белү.

Текст буенча сораулар төзи белү

Табигатьне саклау кирәклеген аңлау.Алар өстендә эш  белү.Табигатьне саклау кирәклеген аңлау.башкара

07.05

33

Х. Халиков “Кемнең кулы барды икән?”. Экскурсия.

БСҮ

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен анализлый белү

Текст буенча сораулар төзи белү

Үз фикереңне әйтә белү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

14.05

34

Чәчәкле җәй, ямьле җәй “бүлеген кабатлау. Экскурсия.

Кабатлау

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Әңгәмәдә катнаша алу.

Фикерләрне логик чылбырга салу.

Үз фикереңне әйтә белү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

21.05

35

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.Экскурсия.

Кабатлау

Сөйләү– лекция, биремнәр үтәү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү

Әңгәмәдә катнаша алу.

Җәйге каникулда уку өчен китаплар исемлеген язып алу.

28.05

                                                                                                                                                                                                                        Кушымта № 1

Бердәм йомгаклау аттестациясе

Үткәрү формасы: диалогик сөйләм

Диалогик сөйләмне бәяләү

     Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

     Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелеше һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

     Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

     Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалогик сөйләм төзи алмаганда, “2”ле куела.

4 нче сыйныф - диалогик сөйләм

- Исәнме,  ...!

- Исәнме, ...!

- Синең исемең ничек?

-  ... .

- Синең фамилияң ничек?

- ... .

- Син кайда яшисең?

-  ... .

- Казан нинди шәһәр?

- Ул ... .

- Сау бул, ....!

- Сау бул, ...!

                                                                                                                                                                                                                 Кушымта № 2

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

   Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

 1.

  Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик  сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

 4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по курсу «Литературное чтение» Класс: 4 «Б» Ф.И.О. педагога:Матюшенкова А.В.

Рабочая программа учебного курса по литературному чтению для 4 класса составлена на основе программы начального общего образования по литературному чтению для обучающихся четвёртого класса общеобразо...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 1 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 1 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 2 класс (рус.гр.)

Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 2 класса (русская группа)...

Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 3 класс (рус.гр.)

Рабочая прогорамма по татарскому литературному чтению для 3 класса (русская группа)...

Рабочая программа учебного курса "Литературное чтение" класс 4 "Начальная школа XXI века"

Рабочая программа учителя по литературному чтению для учащихся 4-го класса рассчитана на 102 часа (3 часа в неделю, 34 учебные недели) и разработана в соответствие с требованиями ФГОС начального общег...