Коммуникатив эшчәнлек.
материал на тему

Башлангыч сыйныфларда коммуникатив эшчәнлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kommunikativ_eshchnlek.docx34.25 КБ
Файл prezentatsiya_microsoft_powerpoint.pptx811.74 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы  Буа  муниципаль районы Черки  Килдураз урта  гомуми      белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Башлангыч сыйныфларда коммуникатив эшчәнлек

                                   

   Гыйльфанова Дания Ришат кызы,

                             1нче категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 2016ел

Тема: Башлангыч сыйныфларда коммуникатив эшчәнлек

План:

1. Кереш. Яңа стандарт куйган таләпләр.

2. Укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. 

3.Уңышлы дәрес кагыйдәләре.

4.Эш тәҗрибәсеннән. Проблемалар.

I.Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Яңа заман укучыдан белем таба һәм аны куллана алуны, эш-гамәл башкара алу осталыгына ия булуны, башкалар белән яши белүне һәм үз-үзеңне үстерә алуны сорый.

Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде.

   Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

   Яңа буын стандартлары шәхес  үсешен тәэмин итү,укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя: мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Яңа буын стандартлары төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр куя. Бу- укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары.Белем алу укучының танып-белү, универсал белем туплау эшчәнлегеннән гыйбарәт.

Яңа стандартта укыту күнекмәләре универсал блокка һәм фән блогына бүленгән.. Универсал уку эшчәнлеге үзе дүрт блокны -шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокларны берләштерә.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны, игътибарлылык, итагатьлелек, зирәклек, гомумкешелек сыйфатларын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Бу эшчәнлек уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, иң яхшысын сайлап ала белү,  укучының үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәләрен формалаштыра.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә,шулай ук, фикер йөртү, дәлилләү, аңлый белү һәм хәтердә калдыра алу күнекмәләрен формалаштыра.

 Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала. Коммуникатив эшчәнлек укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монологта башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен үстерү өчен юнәлдерелгән. 

                  II. Ә хәзер коммуникатив эшчәнлеккә киңрәк тукталыйк.

Укучыларга белем биргәндә аларның сөйләм телен үстерү буенча эзлекле эш алып бару мөһим.Тел-төп аралашу коралы. Төп  максат  — укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. Компетенция — аралашуны тәэмин итә торган белем, күнекмәләр һәм осталыклар бердәмлеге ул. Коммуникатив компетенция — аралашу максатын, урынын, вакытын, анда катнашучыларның социаль хәлен исәпкә алып, фикерне төгәл һәм эзлекле итеп белдерә алу осталыгы. Моңа бәйле рәвештә сөйләм теленә өйрәтүдә аңлы-коммуникатив методка өстенлек бирелергә тиеш.Сөйләм теленә өйрәтмичә аралашу була алмый.

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә сөйләм теленә өйрәтүнең төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1) гамәли максат, ягъни татар теленең(рус теленең) фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү;

2) гомуми белем бирү максаты — укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү;

3) тәрбияви максат — балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

    Куелган максатларга ирешү өчен, аерым бурычларны хәл итү сорала. Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар һәм рус сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы  текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга,  телнең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела.

   Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү,  шул исәптән үз халкыңның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.

     Педагоглар,психологлар, тел белгечләре һәм философлар,баланың сөйләм теле камил булсын өчен,иң элек үз ана телен яхшы үзләштерергә тиешлеген ассызыклап әйтәләр. Татар теленә өйрәтү беренче чиратта фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебек гомум-дидактик принципларга нигезләнә. Моннан тыш, коммуникатив методның нигезен тәшкил иткән телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм берәмлекләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел берәмлекләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү, тел берәмлекләрен ситуатив-тематик нигездә өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принципларын да истә тотып эш итү таләп ителә. Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә  укучыларның гамәли белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын үстерү- тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуны  үзара бәйләнештә һәм системалы өйрәтүне үз эченә ала.

 Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучылар, аерым сүзләрне, җөмләләрне һәм бәйләнешле текстларны ишетеп, аларның әйтелешен, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга күнегергә тиешләр. Башлангыч сыйныфларда укучыларны укытучының һәм сыйныфташларының сөйләмен яки аудио-кушымтадагы татар сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенеп барырга, кирәкле мәгълүматны аерып, сорауларга җавап бирергә, әңгәмә корырга, эчтәлекне татарча (яки русча) сөйләп бирергә күнектерү мөһим.

Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларның мәктәптәге һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышына бәйле диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм яттан сөйләү, охшаш диалог төзү эшләренә өстенлек бирү әһәмияткә ия. Алар аша укучылар татар сөйләм этикеты үрнәкләрен, тотрыклы сөйләм гыйбарәләрен, төрле репликаларны актив рәвештә үзләштерәләр. Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны үз фикерләрен төгәл һәм дөрес итеп белдерергә өйрәтү зарур.

Монологик сөйләмгә өйрәтү кешеләрне, предметларны, табигать күренешләрен,хайваннарны тасвирлауга, шулай ук мәктәп, шәһәр (авыл), гаилә һәм башка темаларга хикәя төзеп сөйләүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирүгә кайтып кала. Укучыларда монологик сөйләм күнекмәләре үсеш алсын өчен, билгеле бер ситуациягә бәйле җөмләләр төзеп әйтергә, ал арны үзара бәйләргә һәм логик яктан эзлекле текст төзергә әзерләү кирәк.

Укуга өйрәткәндә, текстлар тәрбияви яктан әһәмиятле булырга тиеш. Алга таба таныш материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстларны, шулай ук таныш булмаган сүзләр кергән текстларны эчтән аңлап укырга, кирәкле мәгълүматны табарга, сүзлекләрдән,интернет ресурслардан файдаланырга өйрәтү мөһим. Шулай ук укучылар шигырьләрне яттан өйрәнеп, сәнгатьле итеп сөйли белергә тиешләр..

Язма сөйләмгә өйрәтү терәк сүзләр яки сүзтезмәләр белән лексик тема яки ситуация буенча җөмләләр һәм кечкенә хикәяләр язуны үз эченә ала. Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә. Укучыларны үзләренең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыллары турында кечкенә хикәяләр язарга өйрәтү мөһим. Моннан тыш, котлау открыткасы яки хат язу, рус теленнән татарчага тәрҗемә итү эшләре дә укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә китерә. Шунысы мөһим: башлангыч сыйныфларда
язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күбрәк игътибар бирелергә тиеш.
Дәресләрдә тел һәм сөйләм материалы аша татар халкының тормыш-көнкүреше, йолалары һәм гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре һәм ризыклары турында мәгълүмат җиткерү, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияли, аларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен арттыра.
Программадагы лексик, грамматик һәм фонетик минимумнарны гамәли үзләштерү сөйләм үрнәкләре аша оештырылырга тиеш. Беренче дәресләрдән үк авазларны сүзләр аша, ә сүзләрне җөмләләр аша дөрес әйтергә күнектерү, актив үзләштерелгән җөмлә калыпларын бәйләнешле сөйләмгә кертергә өйрәтү шарт.

1 нче сыйныфта татар телен укыту телдән әзерлек чоры белән башланып китә. Беренче чиректә балалар төрле аралашу ситуацияләренә бәйле җөмлә калыпларын күрсәтмәлелек аша үзләштерергә, аларны дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтә белергә, укытучының сорауларына җавап бирә һәм кечкенә диалоглар (монологлар) төзеп сөйли алырга тиешләр. Телдән әзерлек чорында, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, санамышлар, тизәйткечләр, мәкальләр, кечкенә җырлар өйрәтү, төрле кызыклы уеннар куллану, физкультпаузалар үткәрү бигрәк тә мөһим. Һәрбер лексик теманы өйрәнгәннән соң, кабатлау дәресендә укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшереп бару укытучының игътибар үзәгендә булырга тиеш. Башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телен коммуникатив нигездә укыту, беренчедән, балаларда тел компетенциясе булдыруга китерә, чөнки алар тел берәмлекләрен, гамәли үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән, аларның сөйләм компетенциясе үсеш ала, чөнки тел аралашу аша үзләштерелә; өченчедән, тел һәм сөйләм берәмлекләре аша татар дөньясы турындагы мәгълүматны үзләштереп, алар социаль-мәдәни компетенциягә ия булалар.

 Укучыларның аралашу осталыгы дәресләрдә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да үстерелә.   

 Моның өчен иң яхшы шигырь сөйләүче яки иң яхшы җыр башкаручыга, иң яхшы рәсем ясаучы яки иң яхшы инша язучыга конкурслар, төрле викториналар уздыру; татар әкиятләрең һәм җырларын өйрәтү, татар биюләрен башкару, сыйныф газеталары чыгару,  шагыйрьләр ,язучылар белән очрашулар һәм кызыклы кичәләр үткәрү; курчак театрына бару, күренекле  шәхесләренең музейларына экскурсияләр оештыру аеруча әһәмиятле. Мондый чаралар аралашу осталыгын тагын да камилләштерүгә, аның нәтиҗәлелеген арттыруга китерә.
Бу эш безнең мәктәбебездә яхшы куелган. Укучыларның  эшчәнлекләрен әдәби кичәләрдә, үткәрелгән бәйрәмнәрдә күрәбез.
 

                  III. Уңышлы дәрес кагыйдәләре:

  • укучыны бүлдермичә, аңа үз фикерен әйтеп бетерергә мөмкинлек бирү;
  • параллель диалогларны булдырмау;
  • укучыларга фикер йөртү өчен азык биреп тору;
  • бирелгән сорауларны җавапсыз калдырмау;
  • дәрестә фикер алышуны кул күтәрмичә генә алып бару;
  • билге куйганда укучының эшчәнлеген мактарга, ә укучының үзен түгел;
  • билгене гадел куярга тырышырга, гаделсезлек, белгәнебезчә, конфликт тудыра;
  • аралашу осталыгын үстерүдә тыңлый белү культурасына һәм сәләтенә өйрәтү,сөйләүчене бүлдермичә тыңлау күнекмәләре  булдыру мөһим санала.

                  IV. Эш тәҗрибәсеннән. Проблемалар. 

Аралашу осталыгына ия булу өчен,баланың дәрестә һәрдаим сөйләм эшчәнлегендә катнашуы  кирәк.Моңа ирешүдә заманча технологияләр файда китерә. Аралашуга өйрәтү технологиясе, икенче төрле коммуникатив технология, Е.И.Пассов,В.П.Кузовлев,В.Б.Царьков хезмәтләренә нигезләнгән.Мәгълүмати коммуникатив технологияләрне куллану формалары төрле була һәм аларны түбәндәге төрләргә бүлеп карап һәм кулланып була:

1.Әзер электрон продуктларны куллану белем бирүнең сыйфатын яхшырта,күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.

2.Мультимедиалы презентацияләр куллану уку материалын истә калдырырга булыша.

3.Интернет челтәре ресурсларын куллану белем алуга кирәкле информацияне таба  белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

Бу уңайдан”Татармультфильм” берләшмәсенең “Бала.рф” мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану да уңышка китерә.Мультфильм эчтәлеге буенча диалоглар,кечкенә хикәяләр төзү,ситуатив- рольле уеннар оештыру дәресләрне кызыклы итә.

Коммуникатив уеннар( “Парыңны тап”, “Интервью алу”һ.б. уеннар) да укучыларның аралашу эшчәнлеген активлаштыра.Ул уйнаган вакытта үзенә аралашу күнекмәләре ала,бик күп нәрсәләрне таный,мөстәкыйльлеге үсә,фән белән кызыксынуы көчәя.

Проблемалар да юк түгел:сыйныфтагы балаларның кайберләренә логопед ярдәме кирәк.  Беренче зур кимчелек-авазны бозып әйтү.Икенче кимчелек-сүз байлыгының җитәрлек  дәрәҗәдә булмавы. Өченче кимчелек-сөйләмдә телнең грамматик чараларын,законнарын дөрес куллана белмәү.Дүртенче кимчелек-бәйләнешле сөйләмнең тоткарлануы яки үсмәве.

Телдәге кимчелекләр балага кыенлык тудыра,тискәре йогынты ясый.Дөрес сөйли алмаган бала оялчан,боек күңелле,үз-үзенә бикләнүчән була.Бу кимчелекләр балага укырга,белем алырга комачаулый.Андый балалар,ничек сөйләсәләр,шулай язалар һәм укыйлар.Шулай итеп,укытучыга логопед булырга.сөйләм телендә булган хаталаны төзәтү өстендә эшләргә,профилактик чаралар үткәрергә туры килә,чөнки сөйләм үсешендәге җитешсезлекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый,киресенчә,кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырып,төзәтү мөмкинлеге кими.Мин үзем һәр дәрес башында балалар белән төрле күнегүләр үткәрәм: тел төзәткечләр,тел шомарткычлар,шигырьләр,тизәйткечләр өйрәтәм.Н.Исәнбәтнең “Балалар фольклоры”ында боларга киң урын бирелгән.Ф.М.Зиннурованың “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү” методик кулланмасы да эш өчен бик кулай. Монда сөйләм кимчелекләрен төзәтүгә төрле күнекмәләр бирелгән.Мәсәлән:

Ка-ка-ка-күлдә бер бака,

Ку-ку-у-ул баканы ку,

Кы-кы-кы-күл бит аныкы. Шигырьләр җиңел рифмалы,истә кала торган булырга тиеш.

Шундый ук күнегүләрне рус теле дәресләрендә дә үткәрү кирәк. Мәсәлән: 

а)  Речевая разминка

-Чтобы чётко и красиво говорить, давайте вспомним упражнение для губ, языка.

А о у ы э и                              у о а ы и э о я                  я о э и ы а о у

б)  Кто хочет разговаривать?

     Мы будем разговаривать.

     Тот должен выговаривать.

      И  будем выговаривать

     Всё правильно и внятно.

     Так правильно и внятно ,

     Чтоб было всем понятно ,

     Чтоб было всем понятно.

в) Тренировка в произношении скороговорки:

«Ученик учил уроки, у него в чернилах щёки».

Йомгаклап әйткәндә,бүгенге көндә аралашуның бик күп төрле чараларын,формаларын һәм алымнарын дәрестә кулланырга була.Мәгълүмат алмашканда заманча техника мөмкинлекләреннән файдаланмый мөмкин түгел, шуңа күрә укучыларда глобаль челтәрдә аралашу культурасын формалаштыру мөһим. Сыйныфтагы 60% балада компьютер,кесә телефоны бар,алар интернет челтәренә тоташкан,балалар бу аралашу чарасын да бик теләп,актив кулланалар.Шуңа күрә,укытучыга электрон хатлар,SMS-хәбәрләрләргә куела торган әдәп кагыйдәләре турында да аңлатырга туры килә.Бу эшне без сыйныф сәгатьләрендә башкарабыз.

Коммуникатив технологияләрне уңышлы куллану,файдалану зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Кулланылган әдәбият:

Б.М.Мифтахов.Ана теле дәресләрендә сөйләм үстерү методикасы.

Ф.М.Зиннурова.Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү.

В.З.Латыйпова.Сабый дөрес сөйләшсен.

Р.Б.Камалова.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар.2012 ел.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Башлангыч сыйныфларда коммуникатив эшч ә нлек

Слайд 2

Заман тал әбе Яңа заман укучыдан белем таба һәм аны куллана алуны, эш-гамәл башкара алу осталыгына ия булуны, башкалар белән яши белүне һәм үз-үзеңне үстерә алуны сорый. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде.

Слайд 3

Метапредмет ысуллар Белем алу укучының танып-белү, универсал белем туплау эшчәнлегеннән гыйбарәт . Универсал уку эшчәнлеге үзе дүрт блокны -шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокларны берләштерә .

Слайд 4

Коммуникатив эшчәнлек укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монологта башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен үстерү өчен юнәлдерелгән . Төп максат — укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру.

Слайд 5

Сөйләм теленә өйрәтүнең төп максатлары: 1) гамәли максат, ягъни татар теленең(рус теленең) фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) гомуми белем бирү максаты — укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү; 3) тәрбияви максат — балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. С

Слайд 6

Максатка ирешү юллары Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, шул исәптән үз халкыңның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала .

Слайд 7

Аралашу осталыгын үстерү Укучыларның аралашу осталыгы дәресләрдә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да үстерелә. Моның өчен иң яхшы шигырь сөйләүче яки иң яхшы җыр башкаручыга, иң яхшы рәсем ясаучы яки иң яхшы инша язучыга конкурслар, төрле викториналар уздыру; татар әкиятләрең һәм җырларын өйрәтү, татар биюләрен башкару, сыйныф газеталары чыгару, шагыйрьләр ,язучылар белән очрашулар һәм кызыклы кичәләр үткәрү; курчак театрына бару, күренекле шәхесләренең музейларына экскурсияләр оештыру аеруча әһәмиятле. Мондый чаралар аралашу осталыгын тагын да камилләштерүгә, аның нәтиҗәлелеген арттыруга китерә. Бу эш безнең мәктәбебездә яхшы куелган. Укучыларның эшчәнлекләрен әдәби кичәләрдә, үткәрелгән бәйрәмнәрдә күрәбез .

Слайд 9

Уңышлы дәрес кагыйдәләре : укучыны бүлдермичә, аңа үз фикерен әйтеп бетерергә мөмкинлек бирү; параллель диалогларны булдырмау ; укучыларга фикер йөртү өчен азык биреп тору; бирелгән сорауларны җавапсыз калдырмау ; дәрестә фикер алышуны кул күтәрмичә генә алып бару; билге куйганда укучының эшчәнлеген мактарга , ә укучыны үзен түгел ; билгене гадел куярга тырышырга , гаделсезлек , белгәнебезчә , конфликт тудыра

Слайд 10

Мәгълүмати к оммуникатив технологияләрнең формалары : 1.Әзер электрон продуктларны куллану белем бирүнең сыйфатын яхшырта,күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә. 2.Мультимедиалы презентацияләр куллану уку материалын истә калдырырга булыша. 3.Интернет челтәре ресурсларын куллану белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

Слайд 11

Сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү ө чен тел төзәткечләр,тел шомарткычлар,шигырьләр,тизәйткечләр өйрәтү мөһим. Н.Исәнбәтнең “Балалар фольклоры”ында боларга киң урын бирелгән . Мәсәлән : Ка-ка-ка-күлдә бер бака, Ку-ку-у-ул баканы ку, Кы-кы-кы-күл бит аныкы . Шигырьләр җиңел рифмалы,истә кала торган булырга тиеш


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең өстенлеге"

Доклад по теме самообразования "Коммуникативно - развивающее обучение младших школьников через различные формы уроков"...

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Эшчәнлек конспекты,тема: “Яз килә”

Занятие для старшей группы на татарском языке,окружающий мир,знакомство с весной....

Дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе.  Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Ту...

“Музыка дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллану” темасына мастер-класс

     Использование информационно - коммуникативных технологий позволяет:активизировать познавательную активность учащихся;проводить уроки на высоком эстетическом и эмоциональном ...