дәрескә үзанализ
материал по теме

Тимирова Гульзира Вакифовна

доклад

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәрескә үзанализ (доклад)

Без, укытучылар,  дәрескә куелган максат- бурычларыбызга ирешү өчен, дәресне дөрес итеп планлаштырырга, тиешле таләпләргә туры китереп, яңа методикаларны кулланып үткәрергә һәм үз дәресебезне дөрес итеп анализлый белергә тиешбез.

Дәрескә үзанализ вакытында без үткәргән дәресебезне тагын бер кат күзаллап чыгабыз. Дәрестә нәрсә эшләргә планлаштырганбыз, кайсы өлешләре уңышлы килеп чыкты, ә кайсы өлешләрендә кимчелекләр булды – шуларны анализлыйбыз. Дәреснең тибы дөрес билгеләнгәнме, белем бирү, фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар ничек тормышка ашырылды? Предмет,  метапредмет һәм шәхси компетенцияләр булдыру нинди эш төрләре аша башкарылды? Танып белү, коммуникатив һәм регулятив уку күнекмәләрен дәреснең кайсы этабында һәм нинди формада күрдек? Әлеге сорауларның барысына җавап биргәннән соң, укытучы шуны ачыклый: ул бүген дәрестә максатына ирешә алганмы, юкмы?

 Күргәнебезчә, дәрескә үзанализ ясау безгә үзебезнең укыту эшчәнлеге вакытындагы кимчелекләрне күрергә, аларны булдырмау өстендә эшләргә мөмкинлек бирә. Дәрескә үзанализны түбәндәге схема буенча ясарга була:

  1. Сыйныфка характеристика бирү.
  2. Дәреснең темасы әйтелә.
  3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.
  4. Дәреснең максаты:
  • Белем бирү;
  • Фикерләүне, күнекмәләрне үстерү;
  • Тәрбия бирү.
  1. Дәреснең төре:
  • Яңа материалны аңлату;
  • Ныгыту;
  • Гомумиләштерү – йомгаклау;
  • Белемнәрне тикшерү – контролькатнаш дәрес.
  1. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.
  2. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.
  3. Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.
  4. Дәрестә күргәзмәлелек.
  5. Балалар белән индивидуаль эш формалары.
  6. Укучыларның белемнәрен бәяләү.
  7. Дәрескә йомгак(уңышлы, уңышсыз яклар)

Дәрескә анализ ясау да, үзанализ ясау да бик әһәмиятле дип уйлыйм. Кемдер дәрескә  керер дип көткәндә,  план төзегәндә, укучылар эшчәнлеген күз алдында тоту белән беррәттән, карарга  кергән укытучы өчен дә дәрестәге эшчәнлекне күрсәтүне алдан билгелибез: максат, бурычларны, планлаштырылган нәтиҗәләрне ачыклыйбыз. Белем алу чыганакларын, дәрес төзелешен, укучылар эшчәнлеген оештыру формаларын, эш төрләрен, алымнарын сайлыйбыз.

Анализ вакытында укытучының укучылар эшчәнлеге өчен шартлар тудыруына, белем алу чыганакларын сайлый белүенә игътибар ителә.

ФГОС - федераль дәүләт белем бирү стандартының методологик нигезе – эшчәнлекле юнәлеш методы. Бу дәрестә укучы белемне уку һәм танып белү эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзләштерә дигән сүз. Без укучыны мавыктыргыч гамәлләр аша уку эшчәнлегенә тартабыз. Моның өчен биремнәр, бер-берсенә тыгыз бәйләнештә, теманы эзлекле ачып бирерлек итеп, укучыга тәкъдим ителергә тиеш. Укучы дәрестә башкарган гамәлләре аша үзендә күнекмә формалаштырырга, кулланырга өйрәнә. Хәзерге вакытта һәр укытучы үзенең эшчәнлеген ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп алып барырга омтыла. Дәрескә сайланылган белем алу чыганаклары, укучылар эшчәнлеген оештыру алымнары – барысы да универсаль уку гамәлләре формалаштыруга юнәлтелгән була.

Дәресне караган укытучылар анализны укытучы белән бергә оештыра. Дәрес анализы әдәп-әхлак кагыйдәләренә, дәрестә булган төгәл фактларга нигезләнеп ясала. Анализ вакытында  шулай ук дәреснең психологик-педагогик яктан дөрес оештырылуына да игътибар ителә. Мәсәлән, укучыларның фикеләү сәләтен үстерү юнәлешендә эш алып барылдымы? Дәрестә иҗади фикерәүгә нигезләнгән күнегүләр эшләделәрме? Тел өйрәнү барышында укучыларның мөстәкыйльлеге булдымы? Дәреснең тәрбияви максаты булдымы?

Үз дәресеңне анализлый белсәң, дәрес бирүдә тәҗрибәң арта, камилләшә, фәнниләшә, дип уйлыйм.

ФГОС  шартларында  дәрескә  анализ  һәм  үзанализ  ясау

(доклад)

Тимирова Гөлзирә Вакыйф кызы

Педагогик киңәшмәдә укылды.

Ноябрь, 2016 нчы ел



Предварительный просмотр:

Самоанализ внеурочного занятия

в рамках реализации ФГОС НОО и ООО

Занятие по внеурочной деятельности « Путешествие по стране этикета» на  тему «Просим к столу»

Занятие проводилось с детьми 1,2, 3,4 классов.

Направление внеурочной деятельности (духовно-нравственное)

Вид внеурочной деятельности (познавательная, игровая)

Сегодняшнее занятие №14 в системе занятий по теме  «Просим к столу»

Его цель –

        1. Сформировать представление об этикете, о правилах поведения за столом.

2. Добиться уяснения учащимися правил поведения в столовой; проработать правила хорошего тона за столом.

3. Объяснить детям правила поведения в школьной столовой

К обучающим задачам занятия я отнесла активизацию интереса к предмету через игровую деятельность формирование умений применять полученные знания; закрепление правил поведения за столом;

 к воспитательным – воспитать способность следовать нормам поведения; воспитать нормы социального поведения детей; воспитать уважительные отношения к окружающим.

Данное занятие было также призвано способствовать развитию у учащихся  речи, мышления, памяти; развитию умственной деятельности; способности наблюдать, делать выводы.

Это по типу познавательное занятие, оно включало в себя 3 этапов:  Основным этапом были правила поведения во время еды,  задачи 2 этапа – анализ сказки, а 3 этап – правила поведения за столом .

При проведении занятия я ориентировалась на принципы обучения об этикете, о правилах поведения за столом

Чтобы решить цель урока, я подобрала  примеры, вопросы, задание.

Материал занятия оказался  легким, интересным для учащихся.

На  1 этапе занятия я использовала познавательный метод обучения, потому что нужно было дать представление о прошлом. На 2 этапе метод беседы , на 3  – игровой  метод.

Обеспечена органическая, двусторонняя связь урочной и внеурочной деятельности, приближенность к естественно мотивированной коммуникации, расширение и варьирование урочной тематики в новых ситуациях;

На занятии формировались личностные, метапредметные, регулятивные, коммуникативные, познавательные УУД.

В ходе занятия на  1этапе был организован рассказ о прошлом этикете, а на 2 этапе анализ сказки,   потому что прослушав этот рассказ, ознакомила с правилами поведения за столом.

Задания  были ориентированы на развитие речи учащихся.

Мне  удалось уложиться по времени.

Мне было легко вести занятие, ученики  включались в работу  Меня порадовали  знания учащихся об этикете.

Поставленные мной цели в целом были достигнуты.Занятие мне понравилось, дети активно работали, проявляли самостоятельность, артистичность и соблюдали этические нормы поведения в своих действиях.

Достижения я вижу в том, что дети поняли смысл новых понятий и на примерах показали, где и как их можно и нужно применять.

В целом занятие можно считать полезным.

Учитель: ______ / Тимирова./ Дата: 11 декабря 2018 г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына дәрескә презентация

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин...

3 нче сыйныфта "Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә" темасына әдәби уку дәресенә үзанализ

Хәзер бит барлык мәктәпләрдә дә сингапур методикасын кулланып укыту бара. Шул нисбәттән мәктәбебездә район семинары үткәрдек, шушы дәрес күрсәтелде. Уңай бәяләнде, башкалар өчен дә файдалы булыр дип у...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...

1,4 классларда әйләнә-тирәдән дәрескә эшкәртмә

1,4 классларда әйләнә-тирәдән ачык дәрес үткәрелде.4 класста "Туган ягым" темасы булса, 1 классларда "Минем кече туган ягым" темасына проект эше иде....

Сыйныф сәгатенә үзанализ

Сыйныф сәгатенә  үзанализ...

Татар теле дэресенә үзанализ.

Тема: Асыл һәм нисби сыйфатлар.Тематик план буенча  сыйфат сүз төркеменә 7 сәг. каралган, бу темага 1 сәгать бирелә .Дәрес тибы: Яңа белемнәрне формалаштыру.Дәреснен максатлары:-асыл һәм нисби сы...