Мин-укытучы. (Эссе)
материал

Укытучы!

Синең бурыч-күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Эссе61 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Мин-укытучы

                                                         (Эссе)

Укытучы!

Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

                                                                                                                   Энҗе Мөэминова

          Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

          Ә яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң? Аны нинди проблемалар борчый?

        Авыл мәктәпләрендә  дә шәһәр мәктәпләрендәге кебек югары белемле, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз укытучылар эшли.

        Авыл укытучысын  борчыган поблема  – мәктәпләрдә укучылар саны кимү һәм мәктәпләр ябылу. Авылларда елдан-ел укучылар саны кими, мәктәпләр ябыла. Бүгенге көндә башлангыч мәктәбе дә булмаган авылларның саны арта. Мәктәбе булмаган авыл яшәүдән туктый.

          Минем уйлавымча, укучылары аз булган сыйныфларны берләштерү дә  белем сыйфатына тискәре йогынты ясый. Программаларның  катлаулылыгын исәпкә алсак, 45 минут эчендә ике сыйныфка белем бирү мөмкин дә түгел кебек.

          Мин һәр укучыга шәхси якын килеп белем бирергә, баланың үз-үзенә ышанычын үстерергә, аларда өмет хисе тәрбияләргә тырышам. Аның белән матур, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә аны илебезгә файдалы шәхес итеп формалаштыра.

           Хәтирәләр белән тулы узган хезмәт юлын барлаганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, саф күңелле балалар күз алдына килә. Инде егерме сигез елдан артык вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллар һаман күз алдында…

           -Балаларга тиешенчә  белем һәм тәрбия бирә алырмынмы?- дигән  сорау иде куңелдә. Акыллы, тәртипле, тыңлаучан балаларга һәрьяклап ярдәм итәсе, аларның кечкенә генә уңышларына да сөенеп, кыенлыклар алдында каушап калмаска өйрәтәсе, дөрес юл күрсәтәсе килә иде. Ә бит ул вакытта мин үзем дә акыллы киңәшләргә бик тә мохтаҗ идем.

          Мин – авыл укытучысы. Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Һәр йортта диярлек аның укучысы яши. 28 ел эшләү дәверендә мин төрле гаиләдә төрлечә тәрбия алган, төрле характердагы балалар белән очраштым. Мәктәпкә беренче адымнарын ясаган сабыйны яңа утыртылган гөл белән чагыштырыр идем. Гөлгә бит, матур булып үссен өчен, җылылык, яктылык, су — бер сүз белән әйткәндә, тәрбия кирәк.  Тәҗрибәне миңа еллар алып килде.

           Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып  көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге авыл укытучысы.

           Укытучы — үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше. Укытучы — дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучының гүзәл сыйфатларын санап  бетерерлек түгел. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Чөнки ул балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.

           Бүгенге укытучының эше дәрес алып барудан гына тормый. Белем, тәрбия бирүдән тыш төрле эшләргә дә күмелә ул. Бәйрәмнәрдә концерт  куючы,  юл кырыйларын  чистартучы, сайлауларда  комиссия  әгъзасы, җәй көне бакчада чәчәк, яшелчә, җиләк-җимеш  үстерүче, кыш көне кардан сыннар ясаучы да ул укытучы.  Авылда бөтен кеше дә бер-берсен беләләр, укытучының эшчәнлеге югары социаль күзәтү астында үтә. Авыл укытучысы эшчәнлегенең тагын бер үзенчәлеге шунда, аның профессиональ эшчәнлеге күпкырлы.

          Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.  Белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Заман ритмында яшәп, яңалыкка омтылып, алга барганда гына укыту-тәрбия эшчәнлегендә зур уңышларга ирешергә була.

          Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.  Борынгылар: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр.  Шуңа, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.  Яңа заман укытучысы  — кайгыртучан кеше. Авыл укытучысы балаларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җирне яратырга, халкыбыз белән горурланырга өйрәтә. Шуңа да заман белән бергә атлар өчен, укучыларны җәлеп итү, кызыксындыру өчен мин дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны кулланырга тырышам. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының күңеленә орлык салу, аларны кызыксындыру өчен хәзер интернет аша күп мөмкинлекләр бар. Аларны урынлы куллану үз нәтиҗәләрен бирә. Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар :  түземлелек, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату. Башлангыч сыйныф укытучысы беренче сыйныфка укырга керүче балага үзенең беренче орлыкларын сала кебек. Алга таба бу орлыкларның шытып чыгып, матурланып үсеп китүенә башка фән укытучылары да җаваплы була. Ә зур җаваплылык,  билгеле,  баланың үзеннән дә тора. Беренче орлыклар дөрес салынса, аның уңышы да мул булачак. Шушы беренче орлыкларны дөрес итеп бала күңеленә сеңдерә белергә кирәк.  Укытучы – ул бит укучы өчен белем бирүче генә түгел. Укучы өчен ул – белем бирүче белән беррәттән, тәрбияче дә, кирәк чакта сердәшче дә. Укытучы эше бик изге эш.Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү бигрәк тә куанычлы. Киләчәктә шул балаларның чын кеше булуларына сөенәсең, илһам, көч алып яшәүне дәвам итәсең.  Авыллар төзекләндерелсен иде, яшьләр күбрәк авылларда калсын иде һәм мәктәпләр саклансын иде дигән теләктә калам.

          Яңа стандартта дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Бу юнәлештәге эшчәнлек балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерүгә ярдәм итә, гамәли күнекмәләренә, сәләт мөмкинлекләренә яхшы тәэсир итә. Әмма азкомплектлы укыту шартларында проблемалар да бар. Әлеге кыенлыклардан чыгуның нәтиҗәле юлларын табу да укытучыдан зур осталык сорый.

          Укытучы һөнәре күптөрле белем, бетмәс-төкәнмәс күңел юмартлыгы һәм балаларга карата мәхәббәт таләп итә. Хәзерге вакытта укытучыга күп мөмкинлекләр тудырылган: төрледән-төрле конкурслар, грантлар, конференцияләр. Укучыларың белән уртак тел табып эшлисе генә кала.

          Укытучы заман белән бергә атлый. Ул үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә, мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган һөнәри бәйгеләрдә катнаша. Заман укытучыдан һәрдаим үз белемен күтәрүне таләп итә. Бүгенге авыл укытучысы компьютер, интерактив такта белән эш итә. Интернеттан тиешле мәгълүматны ала, газета-журнал материаллары, педагогик-методик мәкаләләр белән танышып барырга тырыша. Укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул – иң кирәкле, иң җаваплы, иң гуманлы һөнәр иясе. Шуңа күрә дә ул даими игътибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Мәктәптә һәр укытучының шәхси компьютеры бар. Һәр укучы һәм укытучы чыбыксыз  интернет челтәреннән куллана ала, электрон китапханә, электрон дәреслекләр хәзер укытучы өчен дә, укучы өчен дә ят нәрсә түгел. Мәктәптә укыйсы, үзе теләгән фәнне өйрәнәсе килгән укучы өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мондый хәзинә булганда, өйрәнү һәм белергә омтылу бары тик кешенең үзеннән генә тора. Балаларыбызга боларның барысын да өйрәтергә тырышабыз, мәктәптә булган җиһазлар һәрвакыт кулланышта. Балалар — безнең киләчәгебез. Мәктәбебездә беркайчан да кыңгыраулар чыңы тынмасын, класслар буш калмасын иде.

          Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән -үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең безнең башлангычларны күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез дип саныйм.

           Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен үзен аямыйча, ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим. 

          Укытучы балаларны һәрчак аңлый, ярдәм кулы суза. Баланың кечкенә генә шатлыгы да аның өчен олы куаныч. Әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә булу,  шәхси якын килеп, һәр бала белән иҗади эшләү нәтиҗәсендә укучылар белемле һәм тәрбияле булып үсәләр. Һәр яктан яудырылган меңләгән сорауларга җавап таба алуы, түзем булуы белән ул укучыларда үзенә карата ихтирам уята. Укытучы хезмәте минутлар, сәгатьләр белән генә үлчәнми.  “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, пөхтәлек, тәртип,  җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатлар таләп итә бу һөнәр. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен әһәмиятле. Балаларны ярату, алар белән аралашу, гомерең буе аларга үрнәк булу... Башлангыч сыйныф укытучысы хәреф танудан башлап, әкренләп тормыш серләренә төшендерә баручы да ул. Карурман булып тоелган “Гыйлем иле”ндә укытучы сукмак күрсәтүче, тел ачкычы бирүче. Вакытның кадерен белеп, хезмәтнең тәмен тоеп, тырышып укырга өйрәтүче дә ул укытучы.

           Мәктәп сукмагы буйлап, әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә булса да, уйлары зурларча. Ул үзен кем укытачагын, зур тормыш юлына аны кем алып чыгачагын белә, чөнки булачак укытучысы аларның өйләрендә булды. Кечкенә күңелдә зур өметләр уятып, мәктәп юлына дәште. Ә бу юллар әле шактый озын булачак. Нәрсә көтә баланы ул юлларда? Укытучының бурычы – башлангыч класс укучысына тормыш әлифбасын аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү.

          Киләчәк кешесе. Ул нинди булыр? Сау-сәламәт, иминме ул, белемле-зыялымы, мәрхәмәтле, иманлы булып үскәнме ул? Үзенең туган телен – ана телен онытмаганмы? Туган авыл, туган җир рухы белән яшиме? Бу сыйфатларны укучыларда кечкенәдән тәрбияләү – укытучының зур бурычы. Бүгенге укучы – иртәгә хезмәт кешесе дә, әти-әни дә. Безнең кулларда – бала язмышы, киләчәк язмышы. Укучы күңеленә юл сала алсаң, тәрбияле, белемле, сәләтле шәхес үстерә алсаң – син бәхетле!

                     Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк укыткан балалар арасында! Иң мөһиме: алар барысы да әти-әниләре өчен игелекле, шәфкатьле балалар. Тормышта үз урыннарын табып, дөрес юлдан барып намуслы хезмәт итәләр. Кешеләр арасында кешелекле кешеләр. Укытучы өчен шушыннан да олы бүләк юктыр да кебек. Белем һәм тәрбия биргән балаларның сине якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торулары, аларның уңышларына сөенеп яшәү- гадел һәм намуслы хезмәтем нәтиҗәсе, димәк, иҗади эзләнүләр, алдынгы методика һәм технологияләр кулланып эшләү, тормыш сулышы белән бергә атлау-юкка булмаган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....

Эссе "Мин-укытучы"

Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А....

Мин -укытучы.Эссе.

.Мәктәптә   бик күп эшчән, кызыксынучан,тырыш укытучылар эшли. Ә иң мөһиме үз хезмәтеңне ярату, үз эшеңә җаваплы караудыр....

Эссе "Мин-укытучы".

Укытучы...     Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кеч...