"Прощание с Азбукой"
материал (1 класс)

Хидиятова Алсу Нуретдиновна

 Обобщение знаний детей о буквах и звуках, полученных в период обучения грамоте. Развитие речевых умений, интереса к чтению и потребности в нём. Обогащение мира чувств, эмоций. Расширение словарного запаса учащихся, обогащение речи, познавательных способностей, мышления, привитие интереса к русскому языку. Воспитание аккуратности, терпения, взаимовыручки, доброжелательного отношения друг к другу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proshchanie_s_azbukoy_na_tat._i_rus.yazykah.docx45.8 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий внеклассное мероприятия "Прощание с азбукой"

Сценарий мероприятия на русском и татарском языке.

Цель: Обобщение знаний детей о буквах и звуках, полученных в период обучения грамоте. Развитие речевых умений, интереса к чтению и потребности в нём. Обогащение мира чувств, эмоций. Расширение словарного запаса учащихся, обогащение речи, познавательных способностей, мышления, привитие интереса к русскому языку. Воспитание аккуратности, терпения, взаимовыручки, доброжелательного отношения друг к другу.

 

Әлифба һәм Азбука бәйрәме.

Җыр “Мы в счастливый светлый день ” 

Укучылар тезелеп баса.

Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм- Әлифба һәм Азбука    бәйрәме. 1 сыйныф укучылары яраткан дәреслекләре Әлифба һәм Азбука белән саубуллашалар.   Алар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле, тәртипле булырга өйрәнделәр.

  Бу бәйрәм барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр балаларыгыз белән өр-яңадан   башлап тагын бер кат Әлифбаны, Азбуканы укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Бәйрәмебез котлы   булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын!

А.Данил. Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

А. Адилэ  Бүген зур тантана

Моңсу да ул ямьле дә

Әлифбабыз китә бүген

Бу көн калыр хәтердә.

Зарина  Хороша сегодня школа

Зал горит огнем

Мы на праздник наш веселый

Всех друзей зовем!

Альмир Заходите, проходите

День приветливый такой

Приглашаем всех сегодня

Попрощаться с Азбукой!

Ф.Аделина. Праздник начинается, гости улыбаются

А мы же постараемся сегодня показать,

Всё, чему учились, всё, к чему стремились,

Потому что многое надо рассказать

«Чунга- Чанга» музыкасына африка малае Чанга керә. Идәнгә ята да, бөҗәк тотып ашый.

Чанга: О-о-о Тыгыр! (тәмле)

Чунга идәннән китап таба да аны карый-карый ишектән чыгып китә.

Чанга куркып кала ( музыка туктагач) , чапмакчы була.

  • Чунга!! У-у-у! (кычкыра-клич)

Рузаль_: -Син кем?

Чанга: Мин Чанга. Чанга Чунганы эзли.

Рузаль_: Ә-ә син Чанга мени? Син Чунга –Чанга утравында яшисеңмени.

Чанга:О, әйе! Син Чунга?( бер бала яныны килеп)

С.Ислам__Юк мин- Ислам_

Чанга: Ул-Чунга?

_Рузаль  : Юк, бу бит Ислам_

Чанга: Ә кая Чунга?

_Рузаль  Чанга, кадерлем Әлифба белән Азбука бәйрәмендә Чунга юк.

Чанга Әлифба, Азбука? Кем ул?

Г.Ислам_: Бу китаплар исемнәре.Алар буенча мәктптә 1 класс укучылары хәрефләр өйрәнәләр.

Чанга: Мәктәптә? Бусы кем тагын?

Г.Ислам_: Мәктәп ул безнең икенче өебез. Без анда укырга, язарга, санарга өйрәнәбез.Күңелле бәйрәмнәр уздырабыз. Иптәшләребез белән уйныбыз, җырлыйбыз,биибез.

Чанга: Үхү!!! Чанга да укый мәктәп! Чанга уйный, тыгыр тота, хәреф укый, өйрәнә, Әлифба, Азбука күрә.

Ралина_: Чанга, әйдә син дә безнең дусларыбыз янына утырып бәйрәмебезнең кунагы булырсың,

                     Азбука, Әлифба белән танышырсың. Бәлки Чунга да табылыр.

Чанга: О-о-о , рәхмәт!

Эмиль“Ә” Әткәй-әнкәй, газизләрем,

Гомер биргәнсез безгә.

Изге итеп үстерәсез

Мең рәхмәтле без сезгә.

Регина“Л” Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып тирләр түгеп

Мин яратам “эль” хәрефен

Кабатлыйм мин “ль” диеп

Алмаз“и” И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Эльвина“ф” Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә.

Ильфар“Б” Бәр барабан, уйна быргы

Бар кешеләр ишетсен.

“Б” дан башка бәйрәм югын

Барчасы белеп торсын.

М.Адиля“А” А хәрефе бик күп җирдә

Алма, акбур, агачта

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

                                                                   Балалар: Әлифба! Әлифба! Әлифба! 

(Залга, хәрефләр урнаштырылган машина белән кәефсез генә Әлифба керә. Кулында Алфавит сараеннан калган истәлекле  фоторәсем)

С.Даниил_ Исәнме, Әлифба! Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

Әлифба (боек кына):  Исәнмесез,  дуслар.

С.Даниил _Нәрсә булды, Әлифба, нигә син болай боек?

Әлифба:  Минем дустым Алфавит белән күңелсезлек килеп чыкты. Күл буенда аның гаҗәеп матур сарае тора иде. Бу сарайда хәрефләр яши иде, аларның һәрберсенең үз бүлмәсе бар иде. Кинәт көчле җил чыкты, давыл купты һәм сарай җимерелде. Хәрефләр таралды, буталып бетте. Хәзер мин беркемне дә укырга өйрәтә алмаячакмын инде.(Елый)

Дилия_Елама, Әлифба! Без сиңа да , дустыбыз Алфавитка да ярдәм итәрбез.  

                  Шулаймы, балалар. Булышабызмы?

Балалар: Булышабыз! ( Ике бала , Әлифбаны юатып , үзләре янына утырталар)

_ Дилия        Балалар, әйдәгез арбадагы хәрефләрне бушатып, дөрес итеп төзик.

Дилия     Яле, Әлифба, синең биремеңне эшли алганбызмы, тикшер әле. 

(Бергәләшеп алфавитны әйтү)

Әлифба: (куанып)  Булдырдыгыз! Барысын да дөрес эшләгәнсез! Мин алфавитка шалтыратыйм әле.

(Әлифба Алфавитның номерын җыя. Кыска гудок тавышлары гына ишетелә)

--Нишләп телефонны алмый икән. Әллә хәле авырып  китте микән? Тагын бер шалтыратып шалтыратып карыйм әле.(Номер җыя)

-Алло, Алфавит, хәлләрең ничек?

АЛФаВИТ -Әкренләп инде. (Хәлсез генә җавап бирә)

Әлифба -Әллә авырып киттеңме?  Балалар синең хәрефләреңне җыйдылар , килеп җит тизрәк.

АЛФаВИТ -Чынлапмы? Хәзер килеп җитәм.

(Музыка уйнатыла , залга Алфавит керә.)

Алфавит:  Исәнмесез, балалар һәм кунаклар. Мин Сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүгеннән һәм киләчәктә дә , алар сезнең дусларыгыз булыр.

Әлифба: Сез хәрефләрне яхшы беләсез, бу бездә ышаныч тудырды. Ә менә сез ничек итеп хәрефләрдән сүзләр төзисез икән. Менә шуны тикшереп карыйк.

АЛФАВИТ Мин сезгә хайваннар һәм кошлар турында табышмаклар әйтәм., ә сез шуларның җавабын хәрефләрдән төзерсез.

Өстенә энәле күлмәк кия,

Шулай да аны әнисе

 Йомшагым  диеп сөя. (Керпе)

Асрамый да  умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята.(Аю

Урманнан чыгар, корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы, хәйләсе күп төрле. (Төлке)

 Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Сарыклар эзли. (Бүре)

 

 Х.Аяз_: Әлифба, Алфавит, балалар сезнең барлык биремнәрегезне дә үтәделәр.

           Аларның сезнең өчен әзерләгән күчтәнәчләре бар.  Сез утырып ял итеп алыгыз.  

             Сүзне укучыларга бирик

  Раиль_ Мин иртә белән мәктәпкә барам,

            Беренче китап минем кулымда.

            Буран булса да , мин юлны табам,

            Мине өйрәтте – дустым – Әлифба.

Зульфия_ Шат күңел белән мәктәпкә барам,

             Сабак укырга, белем алырга.

             Мин хәрефләрне инде күп беләм,

              Мине өйрәтте дустым- Азбука.

_Никита_: Хәрефләр белгәч , сүзләр язармын,

            Каләмем кулда, дәфтәрем алда.

           Яшә, диярмен, туган Ватаным,

          Мине өйрәтте дустым – Әлифба.

Ш.РАнис_: Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

              Бәлки юлларым китәр еракка

             Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

              Сине онытмам, дустым- Азбука

.

Җыр: “Әлифба” З.Туфайлова сүзл., Л.Хәйретдинова көе.

Әлифба: Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган,

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

Дилия Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син дә

Ярдәм иткән якын дус.

Появляется АЗБУКА в образе почтенной дамы

Я Азбука! Учу детей читать. Меня никак нельзя не знать.

Меня изучишь хорошо и сможешь ты тогда

любую книгу прочитать без всякого труда!

Х.КамиллаМы знаем буквы, знаем слоги,

Умеем говорить, считать,

И постепенно, понемногу

Мы научились все читать.

РозаЕжедневно по утрам

Заниматься надо нам.

Мы с доски не сводим глаз,

А учитель учит нас.

АртурГласные тянутся к песенке звонкой,

Могут заплакать и закричать,

В темном лесу звать и аукать

И в колыбельке малютку баюкать,

Но не желают свистеть и ворчать.


АмирА согласные согласны

Шелестеть, шептать,скрипеть,

Даже фыркать и шипеть,

Но не хочется им петь.

Әлифба: Артта калды авыр хезмәт

Иҗекләп сүзләр төзү-

Бу инде олы җиңү!

Азбука: Я желаю вам много красивых добрых слов, которые вы прочитаете сами .

Чунга ишектән китап карап керә.

Чанга: О, Чунга! Шату, баты кайды?

Чунга: Чунга кызык китап карады. Ә-ли-ф-ба.

Чанга: Чанга да Әлифба бәйрәм карды.У-ух,шәп булды. Чунга да хәзер Әлифба,Азбука укый. Мәктәп, укучылар шәп! Мин укый бу мәктәп! Шалты, кылты, әйдә укы! Чанга, Чунга укучыларга бүләк ясый. Танцы-манцы өйрәтә. Музыка уйна!

Укучылар белән африка балалары “Чунга- Чанга” җырына бииләр.

Әлифба :Сөекле кызларым,

Тырышып укучы

Кызларым, улларым

Менә минем сездән китәр

Сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине

Сөекле туган илне

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез

Яратып укыгыз туган тел китабын.

Азбука: Дрогоие ребята! Мне очень понравились ваши выступления. Вы умные и внимательные, весылые и красивые, дружные и артистичные. Но мне пора спешить к другим ребятам, которые еще не научились читать. Я вместо себя оставляю вам свою старшую сестру- книгу для чтения . Надеюсь вы с ней подружитесь.

Ученики: Рәхмәт сиңа Әлифба!

                   Спасибо тебе Азбука!

А.Данил   Хәзер без таныш бөтен хәреф белән дә, укый да беләбез. Алда без бик куп китаплар укыячакбыз, белем Тупларбыз.

ИльфарНинди китаплар турында эйтәсен син?

А.Данил Азбука белән Әлифба безгә укыр өчен китаплар калдырырбыз дигәннәр иде. Нишләптер алар күренм.

Су анасы   Туктагыз эле,. Туктагыз! И,ходам, узлэре бэйрэм итэлэр!   Мин беләм. Ул китапларны сез  

            бары тик “Читалия”илендә генә күрә алырсыз. Ә сезне анда Кертмиләр!

Ильфар     “Читалия” иле!? Ни өчен безне кертмиләр?

Су анасы.    Чөнки анда  баш тылсымчы –китапханәче. Ә анда керер өчен имтихан бирергә кирәк. Cез

                   имтихан бирергә әзермә?

Балалар (бергә) Әзер!

Су анасы--Рус алфавитында ничә хәреф?  Татар алфавитында ничэ хэреф?

  • Нинди хәрефләр авазны белдрми?
  • Авазлар нинди төркемгә бүленә?

             Без нинди республикада яшибез?

  • Республикабызның башлыгы кем?
  • Республикабызның башкаласы кайсы шәһәр?
  • Безнең республикада нинди телләрдә сөйләшәләр?
  • Безнең туган телебез нинди?

          Молодцы! Булдырдыгыз!   Менә ул – “Читалия” иле! Безне баш тылсымчы котә.

“Вместе весело шагать....”жыры

Миляуша апа.   Исәнмесез, кадерле  балалар! “Читалия” иленә рәхим итегез! Мин Сезне күрергә

                          Шатмын. Мин Сезне Читалия иленэ алып китэм.....

                           Ә бу китаплар белән сез белемегезне тагы да арттырырсыз!

         Таныш булыгыз: ӘДӘБИ УКУ, ТАТАР ТЕЛЕ, РУССКИЙ ЯЗЫК, ЛИТЕРАТУРНОЕ  ЧТЕНИЕ

 “Бу  әдәби уку китабы була.

 Бу татар теле була.

“Аны  укып сөйләрсең.

 Моны  язып көйләрсең.

         

Ралина“Бик күп юллар үтәрбез.

 Хыялыбызга җитәрбез

Саумысез, сөекле,          

 Иң якын китапларым!  

                   .    

               М.Адиля  Ул әле өр- яңа,              

                        Бер тапсыз битләре.

                        Килде ул никадәр

                        Җыр, шигырь, хикәя,

                        Мәкальләр күтәреп.

                       Г.Ислам Май ае беткәнче

                        Укырга җитәрлек.

                        Тап кына җавабын –

                        Табышмак ничаклы!

                        Тик менә үтенеч:

                        Таплама китапны!

Укытучы Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

ИльфарСезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез Һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

ЭмильӘткәй - әнкәй , газизләрем

Гомер биргәнсез безгә

Изге итеп үстердегез

Мең рәхмәтлемен сезгә .

.Зульфия Сезнең алда сүз бирәбез

Тырыш булырга

Ялкауланмаска. ;

Артта калмаска.

"2” ле алмаска.

РузальУкырбыз "5” кә

Вәгъдәне үтәрбез

Теләккә җитәрбез

Туган илгә хезмәт итәрбез.

«Кояшлы ил» жыры башкарыла

   

Укытучы:  Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

               Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр!

    Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

      Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Энилэргэ суз бирелэ

Бакча балаларына ,апайларына сүз  бирелэ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник прощания с азбукой "Спасибо тебе, азбука!"

Праздник проводится в конце обучения грамоте с участием родителей первоклассников и старшеклассников.Цели:·         развитие познавательной активности и творчес...

Урок прощания с азбукой "Спасибо тебе, азбука!"

На уроке дети рассказывают про буквы, отгадывают загадки, ребусы, читают, выполняют интесесные задания....

Сценарий праздника прощания с азбукой. « Прощай, Азбука!»

Сценарий мероприятия для 1 класса "Прощай Азбука", включающий в себя инсценированные произведения детских писателей....

Ярмарка русской АЗБУКИ Сценарий праздника прощания с Азбукой

Подробный сценарий праздника с играми, конкурсами, сценками, песнями. Материал можно использовать для урока-обобщения, для классного огонька, а также для мероприятия в параллели (для первых клас...

Праздник прощания с азбукой "Спасибо тебе, азбука!

Цели:развитие познавательной активности и творческих способностей детей, развитие умения работать сообща и дружно с одноклассниками, развивать мыслительные операции в ходе игры;воспитание у учащихся и...

Сценарий выступления 1 класса «Азбука сказочных героев» на празднике «Прощание с азбукой»

Выступление класса составлено в стихотворной форме, на каждую букву - свой литературный герой....

Праздник прощания с азбукой "Спасибо тебе, азбука!"

Открытое внеклассное мероприятие "Прощание с сазбукой"...