Эссе. "Мин - укытучы". "Ел укытучысы-2020" конкурсы.
материал

Гаязова Гульфия Рафкатовна

Эссе "Мин - укытучы" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx_gayazova_g.r.docx19.84 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Г. Х. Хабибрахманов исемендәге  Олыяз урта гомуми

 белем бирү мәктәбе “

Эссе

“Мин – укытучы”

 

                                                         Башкарды:

                                                                                           Гаязова Гөлфия Рәфкать кызы,

                                                                                             башлангыч сыйныф укытучысы

2020

        Чүл буйлап ике кеше бара икән. Алар үзара бәхәсләшеп китәләр һәм берсе икенчесенең яңагына сугып җибәрә. ” Миңа бүген дустым чабып җибәрде”, дип язып куя тегесе комга. Болар бара-бара елга күреп, су кереп чыгарга булалар. Теге яңагына эләккәне батып үләм дигәндә, аны дусты коткарып кала һәм ул: “Мине бүген дустым үлемнән коткарды”, – дип, ташка уеп  язып куя. Шуннан тегесе: “Син нишләп мин сукканны комга яздың, ә коткаруымны – ташка? ”– дип сорый. Дусты аңа җавап бирә: ” Безне кемдер рәнҗетә икән, без аны комга язарга тиеш. Чөнки җил аны очыртып алып китә. Ә кемдер безгә яхшылык эшли икән, без аны ташка уярга тиеш: игелек, яхшылыкны бернинди җил дә алып китәргә тиеш түгел!”.

        Тормышныӊ мәгънәсен һәм максатын һәркем үзенчә аӊлый.  Кемнәрдер тормыштан рәхәтлек эзләп яшәргә омтыла, тормышныӊ зуррак мәгънәсен эзләүчеләр дә бар (андыйлар күбрәктер дә әле!). Һәм... табалар да бит! Иң изге һөнәр ияләре – укытучылар, һичшиксез,  әнә шундыйлардан. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул, иң беренче чиратта, белем мәгарәсе ишекләрен киң ачып, үзен аның серләре белән таныштырган укытучысына бурычлы. Мин укытучылыкны һөнәр генә димәс идем.  Ул – югарыдан бирелгән бөек миссия... 30 ел элек мин дә бу һөнәрне сайларга уйладым, дөресрәге, “әллә кайларга очкан күңелне” акыл җиңде: балачак хыялыма хыянәт итмәскә булдым. Мин – укытучы. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен. 

Бу юнәлешне сайлавым да буш урында туган теләк кенә түгел. Мәктәп елларында миңа искиткеч яхшы күңелле мөгаллимнәрдән белем алырга туры килде. Авыл җирендә яшәп, авыл, авыл халкының киләчәген, бүгенгесен кайгыртып яшәгән укытучыларым мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Югары уку йортында укыганда да мин шушы изге җанлы укытучылар күләгәсендәрәк яшәдем,- дип әйтә алам .  Шуңа күрә дә бу һөнәргә өйрәнүгә бик җаваплы карадым, аларның йөзләренә кызыллык китерәсем килмәде. Кайчандыр яңа урынга, яңа кешеләргә  авыр ияләшкән оялчан кызны җитәкләп,  юл күрсәтүче  укытучыларым булмаса, белмим, нинди юлдан китәр идем икән?..

Укытучы һөнәренә берьяклап кына бәя биреп булмый. Гади генә күренсә дә, аңлатып бетерә алмаслык катлаулы бу һөнәр ияләре баланы һәрьяклап аңларга, аның мөмкинлекләрен, сәләтен ачарга, аларга дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Тәҗрибәле, чын күңелдән үз эшенә бирелгән мөгаллимә янында гына начар билгегә укучы бала да, тәртип бозучы бала була алмый.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы алдында баланы укырга-язарга өйрәтү бурычы гына тормый. Беренче укытучы баланы дөньяны танып-белергә өйрәтергә тиеш. Моның өчен укытучының үзенең дә кызыксынучан булуы, елдан-елга яңадан-яңа белем өстәве сорала. Балалар күңелен яулар өчен, үзең белгәннәр белән уртаклашу гына җитми. Аларны үзара дус, тату яшәргә өйрәтергә кирәк. Бер-береңә карата игътибарлы һәм ягымлы булу да, укытучыдан укучыга күчә торган сыйфат.  Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мохит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынын таба. Төрле гаиләдә үскән балаларны илнең киләчәген ышандырып тапшырырлык белемле, максатчан, хезмәт сөючән кешеләр итеп тәрбияли алган укытучы – ил тоткасы. Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак.  

Заманалар үзгәрә тора. Әйтергә кирәк, мәгариф тә бик зур үзгәрешләр кичерә. Яңа кануннар чыгып кына тора. Традицион уку-укыту алымнары белән җәмгыятькә яраклы камил шәхесләр тәрбияләп булмый, үзгәрергә , заман таләп итә торган технологияләрне кулланырга кирәк. Әйе, мәгълүмати технологияләрнең ниндиләре генә юк! Ләкин, әгәр укытучы белән укучы арасында дустанә мөнәсәбәт, бер-берсенә хөрмәт булмаса,  компьютер, проектор, интерактив такта, гомумән, иң-иң яхшы методика да бернинди нәтиҗә бирмәячәк, минемчә. Ә яхшы мөнәсәбәт булсын өчен, укытучы бөтен нәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш: глобаль вакыйгалардан алып, яшьләр модасына, музыкасына, сленгка кагылганнарына кадәр.  Ә боларныӊ һәрберсеннән мин, үз чиратымда ,читтә калмаска тырышам. Шулай булгач, минем сайлаган юлым дөрес дип саныйм, чөнки балаларны чын күңелдән яратам, аларга үземнең киңәшләремне бирәм, аларныӊ нык белемле чын кеше булып үсүләрен телим. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым.    

   Без бүген яңа мәгълүмати технологияләр заманында яшибез. Бүгенге укучыны шаккатыру, аныӊ күӊелендә белемгә кызыксыну уяту кыен - бала дәрестән ниндидер ачыш көтә.   21 нче гасыр укытучысына бик зур таләпләр куела, шунлыктан дәресләрем аңлаешлы һәм кызыклы булсын өчен, мин төрле  технологияләр кулланам . Заман белән бергә атлыйм дисәң,  бер адым да артка калырга ярамый.  Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә:  Интернет челтәрендә үзен иркен хис итеп,  компьютер программаларыннан оста файдаланып   үскән замана баласын укыту-тәрбияләү  эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Шуӊа күрә дәресләремдә иң яратып кулланыла торган технологияләрнең берсе , ул  - мәгълүмати-коммуникатив технологияләр. Мин  дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, Интернет-ресурслардан киң файдаланам, белем сыйфатын бәяләү өчен  тест технологияләрен киң кулланам. Мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге булып, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллана алуы тора. ФГОС НОО гамәлгә ашырыла башлагач,  замана укытучысы алдына тагын да катгыйрак таләпләр куелды: укучы мөстәкыйль фикер  йөртә белергә дә, аны ачык итеп дәлилләргә дә,үз алдына максатны да дөрес итеп куя белергә дә, үзенеӊ һәм  иптәшенеӊ  эшен  дөрес оештырырга да, лидерлык сыйфатларын   күрсәтергә дә, алган белемен практик яктан куллана да белергә тиеш. Шушы куелган таләпләрдән чыгып, мин дәресләремне ФГОС кысаларында оештырырга тырышам: укучылар төркемнәрдә эшләп бер –берсен тыӊларга, бер- берсенеӊ хезмәтенә бәя бирергә, шәхси сыйфатларын үстерергә өйрәнсәләр, проектлар өстендә эшчәнлек исә кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә төрле чыганаклардан эзләп табарга, өстәмә белемнәр алырга , уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелә.

Мин язмамны юкка гына шушы гыйбрәтле хәлдән башламадым. Укытучы хезмәте комга языла торган хезмәт түгел, ул, хикәяттә әйтелгәнчә, ташка язылган сыман бала күңеленә уелып калырдай эшләр башкарырга тиеш. Дөньяга, барлык кешеләргә, күренеш - вакыйгаларга күңелең аша, изгелек белән карарга өйрәтә ул укытучы.  

Тормыш, үткән еллар турында уйланганда, кайбер вакыйгаларны онытасы, кайберләрен үзгәртәсе килгән минутлар шактый була. Ләкин яраткан эшем никадәр катлаулы булса да , ачык дәресләр, семинарлар, төрле конкурслар,  конференцияләр, - дип күпме йокысыз төннәр уздырырга туры килсә дә, мин үзем сайлаган һәм яратып башкара торган һөнәремә тугры. Бер акыл иясе дә  болай дигән бит: берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч; 10 елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт; гомерем буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – балалар укыт. Бу сүзләр минем  педагогик эшчәнлегемнең нигезенә әйләнде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....

Эссе "Мин-укытучы"

Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А....

Эссе "Мин-укытучы".

Укытучы...     Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кеч...

Эссе "Мин-укытучы"

Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта бертуганым белән гел “укытучылы” уйный идек....