Эссе на тему "Мин- укытучы"
статья

Эссе на тему "Мин- укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_esse_1.docx18.76 КБ

Предварительный просмотр:

     Эссе

Мин- укытучы.

                                    Очар кошлар күккә омтылгандай,

                                     Көн дә мәктәбемә юл алам.

                                     Сабый күңеленә ачкыч табып,

                                     Белем орлыклары мин салам.

                                                               Ф.Яруллин

   Кыш... Салкын... Урамда буран улый.

   Әти, дөрләп янган мич кырыеннан торып, акрын гына бишмәтен һәм олтан салган итеген кия-кия:

   -Апаның суы, кертеп куйган утыны беткәндер, мичен яга алдымы икән?- дип сөйләнеп, каядыр барырга дип, ишек катына килде.

   Мин, нәни кыз, әтине күзәтеп утырам. Кем икән ул “апа”? Нинди “апа” янына көн дә, хәлен белергә дип, чыгып китә икән минем әтием?

    Миңа шушы сораулар тынгы бирми генә бит... Түзмәдем, әнидән сорадым:

    -Кая бара соң ул әтием көн дә? Нинди “апа” янына йөри ул көн дә?

     Әни мина көлемсерәп карады һәм әти белән барырга киңәш итте.

     Мин, әтигә ияреп, “апага” киттем. Урам буйлап бара торгач, бәләкәй генә җиргә сеңгән ике тәрәзәле өй янына тукталдык. Ул өйнең тәрәзәсннән сүрән генә ут күренә.

    Әти мина:

      -Апа менә шушы йортта тора,-диде.

    Мин аптырап калдым. Әти теленнән дә төшерми торган “апа” мондый йортта торырга тиеш түгел кебек тоелды миңа.

     Әти, мине кулымнан тотып, өй эченә алып керде. Анда безне мөлаем генә, бәләкәй ак әби каршы алды. Безне күргәч, ул елмаеп куйды. Әйтерсең, аның елмаюы кышкы буранлы көндә  буран арасыннан күренгән яктылык сыман бар җиһанны яктыртты.

    Ул безнең белән шундый итеп сөйләште: аның янында әти дә, дәресен белмәгән бала сыман бик юашланып, аны сөеп, аның белән горурланып  торды.

     -Менә шушы була инде минем апам - беренче укытучым!- дип, узенең чиксез рәхмәтен шушы сүзләр белән чын күнелдән әйтте. (Дүрт сыйныф кына укырга насыйп булган минем әтиемә.)

    Менә нинди була икән ул- укытучы! Кечкенә, караңгы, һәрбер почмагыннан ялгызлык бөркелеп торган йортны да яктырта ала икән бит укытучы елмаюы. Минем укытучыга хөрмәтем шушы көннән башланды дисәм дә була.  Педагогия училищесына барырга теләгем барлыгын белгәч, әтием:

  -Үкенмәссеңме?- дип сорады.

   Бу һөнәрне сайлаганыма да утыз биш ел вакыт үтеп киткән.

    Үкенәмме сон?...

  Көн саен мәктәп ишеген ачып кереп, синең каршыга саф күнелле бала йөгереп килеп, мең соравын яудыра.

   Синең күзләреңә карап, сөйләгән һәрбер сүзеңне йотлыгып  тыңлаучы сабый күңеленә беренче орлык салу-үзенә күрә бер бәхет бит ул!  Инде ардым дигәндә, сабый баланың гади генә итеп, авылча “апа” дип эндәшүе сине яңадан яшәртә.

  Илдәге, дөньядагы зур эшләр укытучы хезмәтеннән башлана. Нинди генә урында эшләсәң дә, син беренче тапкыр кулыңа”Әлифба” китабы тотып, беренче укытучыннан белем орлыклары аласың. Укытучы дигәч, синең күз алдына беренче сыйныфка кабул итеп алган укытучың килеп баса. Мин йөзәрләгән баланың беренче укытучысы булуым белән горурланам, һәрберсенең уңышларын күреп сөенәм.

  • Юк, бу һөнәрне сайлавым белән, әтием, мин һич үкенмим!

Уйлап карасаң, укытучы һөнәре –бик авыр, бик катлаулы һөнәр. Синең кулда –бала язмышы, кеше язмышы.. Укытучы чиста, саф күңелгә намус, тырышлык, миһербанлык, зыялык кебек төшенчәләр сеңдерә. Укытучыдан һәр балага игътибарлы, сабыр булу сорала.

   Укучының психологик Һәм яшь үзенчәлекләрен белү, аңа якын килү – бик җитди эш.

  Тормыш бертуктаусыз үсештә. Укытуда да яңа технологияләр барлыкка килә. Мин дә үземнең белемемне даими үстерү өстендә эшлим. Дәресләрне заман таләпләренә туры китереп оештырам. Бу- укытучының әйтеп бетерә алмаслык зур хезмәте.

     “Апа” сүзе үзенә күпме җылылык, сөю, наз, ышаныч сыйдырган. Мин үземнен шушы кечкенә генә авылда “апа” сүзен ишетүем белән бик бәхетле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....

Эссе "Мин-укытучы"

Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А....

Мин -укытучы.Эссе.

.Мәктәптә   бик күп эшчән, кызыксынучан,тырыш укытучылар эшли. Ә иң мөһиме үз хезмәтеңне ярату, үз эшеңә җаваплы караудыр....

Эссе "Мин-укытучы".

Укытучы...     Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кеч...