Эссе "Минем хезмәтем"
материал

Зарипова Разиля Нурлимановна

Укытучылар турында шигъри юллар укыганда минем күз алдына беренче укытучым килә. Ул мөгаллим исемен югары йөрткән укытучы,  хәзерге көндә лаеклы ялдагы Рәсимә Юнысовна Вәлиева. Ул Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның мәгариф отличнигы. Укытучы һөнәрен сайлаганда аның роле бик зур булды. Инде хәзер үземнең дә 29 еллык хезмәт стажым була. Еллар үткән саен мин дөрес һөнәр сайлаганлыгыма ышана барам һәм һәрвакыт бу һөнәрне сайлаганыма сөенәм. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._minem_hezmtem.docx19.04 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

«Минем хезмәтем …»

       

 Башкарды: Зарипова Рәзилә Нурлиман кызы

Вазыйфа:  башлангыч сыйныф укытучысы

 Эш урыны: Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                                Синең эшең – әйтелмәгән сер шикелле.

                                                Синең эшең – җырланмаган җыр шикелле.

                                                Торган саен серлелеге артып тора,

                                                Укылмаган китап кебек тартып тора.

Энҗе Мөэминова

  Укытучылар турында шигъри юллар укыганда минем күз алдына беренче укытучым килә. Ул мөгаллим исемен югары йөрткән укытучы,  хәзерге көндә лаеклы ялдагы Рәсимә Юнысовна Вәлиева. Ул Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның мәгариф отличнигы. Укытучы һөнәрен сайлаганда аның роле бик зур булды. Инде хәзер үземнең дә 29 еллык хезмәт стажым була. Еллар үткән саен мин дөрес һөнәр сайлаганлыгыма ышана барам һәм һәрвакыт бу һөнәрне сайлаганыма сөенәм. Мине һәр иртә авылыбыз уртасында урнашкан мәһәбәт бина, анда белем алучы 75 дән артык бала, аларга белем һәм тәрбия бирүче хөрмәткә лаеклы 15 коллегам көтә.Ишекне атлап керү белән укучыларым сәламләп каршы ала, кулымнан портфелемне алып бүлмәмә озата. Шулай башлана минем һәр көн хезмәт иртәм. Туган мәктәбеңдә эшләү үзе бер бәхет. Укыткан укытучыларың белән янәшә эшләү зур җаваплылык һәм олы сынау. Бүгенгесе көнне мин эшләгән мәктәптә Ильясовлар династиясе өченче буынга җитте, ә мәктәпне тәмамлаган 6 укучы югары белем алып туган мәктәпләрендә эшли башладылар һәм озак еллар яхшы эшләп киләләр.

Озак еллар эшләү дәверендә мин байтак тәҗрибә тупладым һәм райондагы тәҗрибәле укытучылар белән республика, зона күләмендә семинарлар үткәргәндә  актив катнаштым, уңышларга ирештем.Укытучылар коллективына җиткерердәй методик материал тупладым һәм аны үзем эшләгән коллектика да җиткерә килдем.  Башлангыч класс укытучысы булып 29, 8 ел укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарам. Бу вазифа бик җаваплы икәнлеген аңлап беренче көннән үк идарә итүгә һәм лидерлык итү осталыгына өйрәтүче юлларны эзли башладым. Бүгенгесе көндә минем хезмәт девизым – идарәче икәнсең- укы, өйрән, бел, башкаларны да шуңа өйрәт.

  Беренче максатым итеп һәр хезмәткәргә шәхси (индивидуаль) якын килү юлларын өйрәндем. Хәзер эшләү тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: укытучыны кызыксындыра белгәндә һәм максатка ирешү өчен аларны куәтли һәм ярдәм күрсәтә белгәндә генә зур максатларга ирешеп була.Шуңа мисал итеп, укытучыга үзенең туплаган тәҗрибәсен уртаклашуның иң отылышлы юлы “Ел укытучысы” бәйгесендә  катнашу. Шулай ук бу бәйгенең  муниципаль этабына призёрлар әзерлибез. Эшләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучыларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан “Безнең иң яхшы укытучы” республика гранты уздырыла. Әлеге  грантка 3 укытучыбыз  ия булды. “Безнең яңа укытучы” грантына 2 укытучы лаек булды. Бер укытучыбыз “Укытучы – мастер” грантын яулады.Элекке директорыбыз Ситдикова Фирүзә Абдуләхәт кызының Рәсәй күләмендә уздырылучы “Безнең иң яхшы директор” грантына ия булуы. Укучыларның Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының муниципаль этабында призлы урыннарның саны артуы  өч ел рәттән республика этабында татар теленнән, татар әдәбиятыннан, математикадан призлы урынга ия булуга китерде. Мәктәп тәмамлаган бик күп укучыларыбыз югары уку йортлары студентлары. Минемчә, санап кителгән уңышлар бу дөрес итеп нәтиҗәгә ориентлашуны оештыруның ачык мисалы булып тора. Республикадан бик читтә урнашкан мәктәпнең эшчәнлеген күрсәтү, әлбәттә, җиңел эш түгел. Шуны истә тотып, Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан һөнәри әзерләү буенча Идел буе төбәкара үзәгенең өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты Сиринә Трофимова һәм мәктәп директоры Фирүзә Ситдыйкова җитәкчелегендәге коллектив “Яңа стандартлар буенча эшлибез. Авыл мәктәбендә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру” дип исемләнгән методик ярдәмлек бастырып чыгардык.

  Боларга ирешү өчен үземнән югары мотивация кирәк булуын яхшы аңладым. Вазифамны намуслы итеп башкару нәтиҗәсендә коллективта үземә карата  ихтирам һәм хөрмәт яуладым.

 Коллектив белән бергә  эшләү шундый югары нәтиҗәләргә ирешергә момкинлек бирә. Коллектив белән эшләргә өйрәнү өчен миңа ярдәмгә “Завуч школы” журналы, “Учительская газета”, “Педвестник”, “Мәгариф” журналлары ярдәмгә килде.Андагы кызыклы һәм файдалы материалларны методик оешма утырышларында өйрәнү барлык укытучыларга да тәҗрибә туплау өчен уңай булды.

  Укыту – тәрбия эше урынбасары эшенең төп юнәлеше коллективта лидерлык, ягъни коллективны әйдәп бару, аңа ирешү өчен үзеңнең белемеңне һәм тәҗрибәңне коллективка төрле  методик ысуллар белән җиткерү. Бары шулай булганда гына алдынгы технологияләрне укыту практикасына кертеп була, бары шуның нәтиҗәсе генә бүгенге заман таләпләренә җавап бирергә мөмкин.  Лидерл үз кул астында эшләүче педагогларны шул вакытта гына яңа хезәткә дәртләндерә. Шуңа мисал итеп мин үзем үрнәк рәвештә үткәргән дәресләремне китерә алам. Моның өчен ФГОС  таләпләренә җавап биргән дәресләр үткәрү мәҗбүри. Без аны шулай итәбез дә. Методик оешмада ФГОС дәресләренең структурасын, этапларын җентекләп өйрәнеп укытучылар белән ФГОС таләпләренә тулысынча җавап бирә торган дәрес эшкәртмәләре булдырдык. Бу эшкәртмәләр аеруча яшь педагогларга файдалы. Яшь педагоглар белән эшләү өчен  “наставниклар”  белән оештырган эш тә үз нәтиҗәсен бирә.

  Фикерләрне коллективка җиткерү һәм билгеләнгән максатларга ирешү өчен укытучылар белән үзара аңлашу һәм аларга яңалыкның барып җитүендә аралаша белү культурасы да мөһим урында. Шулай ук коллегаларның фикерләрен дә тыңлый белергә, аларның тәгъдимнәрен дә кабул итә белергә кирәк. Фикерләр капма – каршы булганда да бер урталыкны табып эш итү нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешеп була дигән нәтиҗәгә килдем.

 Шушы еллар эчендә, ягъни эш барышында укытучының иң авыр һәм җаваплы һөнәр ияләре икәнен бер вакытта да онытмадым. Үзләренә дә сайлаган һөнәрләренең иң җаваплы һәм изге булуы турында еш исләренә төшереп тордым. Уку елына куелган максатларны аерым этапларга бүлеп эшләү  максатка  ирешүнең бер юлы. Һәр чирек тәмамлануга багышланган педсоветларда эш нәтиҗәләрен барлау һәм яңа максатлар кую даими алып барылганда гына идарә итү уңайлана.

 Укытуның төп максаты яхшы нәтиҗәләргә ирешү, ягъни уку сыйфатын яхшыртуга ирешү. Моның күрсәткече  булып ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләре тора. Укучыларны югары күрсәткечләргә ирешүнең беренче шарты булып укучыларга сыйфатлы белем бирү тора. Шуңа күрә укыту – тәрбия эше урынбасарының төп эше – укучыларга сыйфатлы белем бирүнең ысулларын һәм чараларын эзләү, табу һәм аларны педагогларга җиткерү.Укытучылар ни кадәр җаваплырак һәм иҗади якынрак килә алсалар, нәтиҗәләр дә шуның кадәр була.

 Хәзер без  яңа стандартлар турында күп сөйлибез. Яңа стандартлар буенча укытучы – юл күрсәтүче, ә укучы  - эзләнүче. Менә шуңа күрә директор урынбасарына, беренче чиратта, үзенең укытучыларын шәхескә ориентлашкан, гуманистик юнәлештә булган, һәр баланың чын мәгънәсендәге уку эшчәнлеген тәэмин итәрдәй алдынгы педагогик технологияләрне уку-укыту процессына кертүне кайгыртып һәм таләпчән рәвештә укытучылар белән системалы эшли белү мәҗбүри. Укытучыларны яңа эш формаларын һәм алымнарын кулланып эшләүгә, уңышлы ысуллар эзләүгә юнәлтү, аларга методик ярдәм, киңәшләр бирү.    

 Димәк, бөек мәгърифәтче Р. Фәхреддинның: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр” – дигән сүзләре бүген дә актуаль булып кала.

Укыту – тәрбия эшен планлаштырганда алдагы уку елы ахырына ирешәсе нәтиҗәләрне күзаллап план төзим һәм уку елы барышында куелган проблемаларны конкрет алымнар белән чишелешен табарга тырышабыз. Бу максатларга ирешү өчен өчен барлык методик алымнарны һәм алдынгы технологияләрне кулланабыз. Моңа мисал итеп  Сингапур алымнарын куллануны әйтә алам. Аеруча бу алымнар инглиз телен өйрәнүдә отышлы дип таптык. Төркемдә эшләү һәм балага сөйләп карау, үз фикерен әйтә белү, югалып калмау кебек сыйфатларны тәрбияли. Шуның өчен бу фәннән уку сыйфаты едан ел арта.

Укытучы һәрвакыт заман белән бергә барырга тиеш.Ә хәзерге заман бик катлаулы һәм ашыгучан. Без хаттә көндәлек яңалыкларны карап һәм ишетеп тә өлгерә алмыйбыз. Балалар бигрәк тә, бу аларның холыкларында тиз чагылыш таба. Алар тиз кызып китүчән, үпкәләүчән, тиз арыйлар, шуңа да укучыларның һәрберсенә аерым ачкыч табарга кирәк. Вакыт басымыннан бары тик без, педагоглар, ата – аналар белән берлектә генә коткарып кала алабыз. Укучыларны фәнгә кызыксыну, аны өйрәтүгә теләк һәм омтылыш уяту белән бергә киләчәктә аларга без биргән белемнәрне һәм тәрбиянең кирәклеген аңлату ук мөһим. Ә моңа ирешү юлларын һәр укытучы аңларга һәм җиренә җиткереп моны башкарырга тиеш. Мин моның шулай буласына шиксез ышанам, чөнки һәр методик утырышларда, педагогик укуларда яңа технологияләр һәм алымнарны өйрәнгәндә мин боларны һәрвакыт хезмәттәшләремә җиткереп торам.

Хезмәтемә үзбәя биргәндә мин аны һичшиксез уңай бәя белән билгеләр идем. Моңа минем дәлилләрем җитәрлек: мин җитәкләгән мәктәп горур рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераны, батыр сугышчы, гомере буе мәктәп белән идарә иткән Галим Вильданов исемен йөртә, иҗади һәм тырыш укытучыларым белән идарә итәм, киләчәккә билгеләнгән максатларыбыз бар һәм мин аларны үтәр өчен барлык көчемне куеп эшләячәкмен.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәте барның, хөрмәте бар.

классный час "Хезмәте барның, хөрмәте бар"...

Урок татарского языка "Гаиләдә хезмәт"

Конспект урока татарского языка в русской группе в 3 классе....

Кешенең канаты-тырыш хезмәт.

Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате....

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе...

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була....

Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи"

Автор бу класс сәгатен балаларда хезмәткә мәхәббәт;хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм соклану;һөнәр,белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып эшләгән.Монда”алтын” куллы кешеләр хезмәте дә тәкъдим ител...

Хезмәт төбе хәзинә

Балада хезмәткә мәхәббәтне бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа “хезмәт сөючәнлек” дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала....