Хезмәт төбе хәзинә
методическая разработка (1 класс) на тему

Хусаинова Алета Миннулловна

Балада хезмәткә мәхәббәтне бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа “хезмәт сөючәнлек” дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khezmet_tobe_khazina.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Хезмәт төбе - хәзинә.

     Мәктәп тә, гаилә дә бөтен яктан камил, белемле, хезмәт сөючән кешеләр үстерүне үзләренең төп максаты итеп билгели.

Кулыннан эш килә торган тырыш  кешеләрнең тормышта бәхетле матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк. Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа бала чактан хезмәт тәрбиясе  бирү зур әһәмияткә ия.  Хәзер балаларга эзлекле рәвештә хезмәт тәрбиясе бирелә: укучылар төрле һөнәр серләрен өйрәнә,җәмгыятькә файдалы , җитештерүчән хезмәттә катнаша. Ләкин мәктәптә бирелә торган тәрбия генә җитми һәр гаиләдә бала хезмәт күнекмәләре алып үсәргә тиеш. Хезмәт тәрбиясенә, иң беренче чиратта, гаиләдә нигез салына.

      Балада хезмәткә мәхәббәтне бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа “хезмәт сөючәнлек” дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала.

      Баланы хезмәткә күнектерүдә уенның әһәмияте зур.Шуңа да ата-ана, тәрбияче балага хезмәткә мәхәббәтне уен аша бирергә омтыла. Уен тыштан караганда гына мәшәкатьсез булып күренә. Чынлыкта исә ул уйнаучыдан аның бөтен көчен, зирәклеген чыдамлыгын таләп итә. Кайчакта ул чын мәгънәсендә авыр хезмәткә әйләнә, ләззәт алу өчен кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Хезмәтне исә күпчелек очракта теләсәң -теләмәсәң дә үтәргә туры килә. Әмма шушы “катгыйлык”  хезмәттән тәм табу, аның белән чынлап мавыгып китү аркасында, еш кына юкка чыга. Хезмәттәге уңышлар балаларны рухландыра, аларда ашкынулы хисләр тудыра. Хезмәт эшчәнлеге барышында эчтәлекләре ягыннан уеннарның нигезен тәшкил иткән иреклелек, мавыгучанлык, җиңүгә омтылышка якын торган хисләр барлыкка килә.

   Димәк, бала шәхесен формалаштыручы шушы ике эшчәнлек процессында бер үк хисләр бар. Алардан башка чын хезмәт тә, тәрбияли торган уен да була алмый. Һәм иң кызыгы шунда: иҗади хезмәткә бик кирәкле булган сыйфатлар уенда тупланган, ә уен өчен кирәкле нәрсәләр хезмәт өлкәсендә була.

     Кешене эшкә күнектерү- иң мәшәкатьле вазифаларның берсе. Беренчедән , хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә. Икенчедән, теләсә нинди эш яңа сыйфатлар үзләштерүне, көч түгүне таләп итә. Минемчә, эшне бала бик бәләкәй  чакта үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтүдән башларга кирәк. Бу ата-аналардан зур түземлелек сорый. Сабырлык белән кат-кат аңлатулардан соң сабый аяк киемнәрен дә дөрс кияр, төймәләрен дә оста каптырыр, уенчыкларын да җыеп куяр, кием- салымнарын да тәртиптә тотар.

Бала үсә төшкән саен, аның үз-үзенә хезмәт күрсәтү өлкәсе дә киңәя бара.Мәсәлән, биш яшьлек баланы инде үзенең урын- җирен җәяргә һәм җыеп куярга өйрәтергә мөмкин. Баланы көнкүреш хезмәтен башкарырга җәлеп итеп, ата-ана аны киләчәк мөстәкыйль тормышка әзерли, аңарда эш ярату сыйфатларын, якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтләрен тәрбияли. Гаиләдә хезмәт тәрбиясе нәкъ менә көкүреш эшләрен башкарырга өйрәнүдән башлана да инде. Сабыйлар өлкәннәргә булышырга,өлкәннәр башкара торган төрле эшләргә җитди карарга ярата. Эш күнекмәләре, төрле эшләрне башкару осталыклары баланың акыл үсешенә дә зур ярдәм итә.Мәгълүм ки, өлкән кеше өчен гади һәм җиңел булып күренгән һәр эш баладан акыл көче таләп итә.

   Ата-ана баланы өйдәге  һәр эшне эшләргә  өйрәтергә тиеш. Балаларның даими башкара торган вазифалары булырга тиеш. Мәсьәлә шулай куелганда гына хезмәт тәрбия чарасына әйләнәчәк. Даими вазифа балада мөһим сыйфатларның берсен- җаваплылык хисен тәрбияли. Хезмәткә мәхәббәт үзлегеннән генә тумый. Ул кыенлыкларны, үз ялкаулыгыңны җиңү нәтиҗәсендә барлыкка килә, үз хезмәтеңнең җимешләрен күреп туган шатлыктан ныгый, аның кешеләргә кирәклеген тоюдан арта бара.

   Кеше тормышында күнекмәләр зур әһәмияткә ия.Хәрәкәтләребезнең 90 проценттан артыгын күнекмәләр тәшкил итә. Алар һәркемне уйлап хәрәкәт итү хаҗәтеннән коткара. Шуңа күрә баланы  эшләргә гадәтләндергәндә теге яки бу эшчәнлек өлкәсендәге күнекмәләрне үстерергә кирәк. Күнекмәләр эшләргә гадәтләнүне ныгыта. Эшләү гадәте күнекмәләрдән башка формалаша алмый.

   Уку- авырхезмәт.Ул зур көч куюны, басылып утыруны таләп итә. Бу сыйфатларга баланы бик иртә, әкренләп һәм түземлелек белән күнектерү зарур. Кыскасы,  бала үзенең хезмәт сөючәнлеген төп эшчәнлеккә- укуга күчерергә әзер булырга тиеш. Хезмәт күнекмәләре исә киләчәк тормыш өчен дә кирәк булачак, ул зиһен эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итәчәк. 

   Ни кызганыч, бүген кайбер ата-ана баланы физик хезмәттән, йорт эшләреннән бөтенләй азат итә. Янәсе, аларның үзләренә күп эшләргә туры килгән. Янәсе, бала кечкенә әле, үсеп җиткәч барысына да өйрәнер. Балачакның кадерен белсен, рәхәтләнеп уйнасын.Үз гомерендә күп эшләргә туры килер әле аңа. Мондый гаиләләрдә хәтта бала үз-үзен караудан азат ителә. Аңа әбисе яки әнисе әйберен табып бирә. Алар киендерә. Нәкъ менә шундый тәрбия алган бала эш сөймәүчән, җиңел тормыш яратучан булып үсә.

 Хезмәт сөючәнлек әзер килеш күктән төшми ул.Аңардан башка дөньяда бер генә кеше дә яши алмый. Ул- шәхеснең аерылмас сыйфаты. Шуңа да хезмәткә ихтыяҗны бала кечкенә чакта тәрбияли башлыйлар.

   Үзенең яраткан берәр эше, шөгыле булмаган бала юк. Баланың бәхете нәкъ менә шул үзе башкарган эштән канәгатьләнү хисе алу, шуңа шатлана белүдән тора.

Әйтик, бала начар укый, укуда үзен тулысынча ача алмый. Ә менә хезмәттәул нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтә ала. Һәм бу гаять зур ләззәт бирә.

Эшне башкарып чыгудан алган шатлык һәм ләззәт, башкалар тарафыннан бирелгән бәя ихтыяҗлар барлыкка килүгә нигез тудыра. Хезмәткә ихтыяҗ тыелгысыз көчкә әйләнсен өчен, төрлечә ләззәт бирә торган эшләрне күп тапкыр кабатларга кирәк.

Изге максатлардан чыгып, коллективка, җәмгыятькә файда китерәчәгенә сөенеп башкарылган хезмәт кенә баланың әхлагына һәм дөньяга карашына уңай йогынты ясый. Баланың рухи тормышының, кешелекле хисләренең бер өлешенә әйләнсә генә, хезмәт тәрбияви әһәмияткә ия була.

                                 

                                                                                       Хөсәенова А.М.

                                                                                       Түбән Кама шәһәре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәте барның, хөрмәте бар.

классный час "Хезмәте барның, хөрмәте бар"...

Урок татарского языка "Гаиләдә хезмәт"

Конспект урока татарского языка в русской группе в 3 классе....

Кешенең канаты-тырыш хезмәт.

Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате....

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе...

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була....

Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи"

Автор бу класс сәгатен балаларда хезмәткә мәхәббәт;хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм соклану;һөнәр,белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып эшләгән.Монда”алтын” куллы кешеләр хезмәте дә тәкъдим ител...

Минем бәхетем — җирдә балаларны, Хезмәтемне өзелеп сөюдә!

"Минем бәхетем - җирдә балаларны, хезмәтемне өзелеп сөюдә" дип исемләнгән эсседә мин үземнең хезмәт юлын гади генә авыл мәктәбендә башлап җибәрүем турында, укытучы хезмәтенең нинди мөһим булуы хакында...