Тема Һөнәрләр. Профессии
план-конспект

Гинятуллина Ләйсән Мансур кызы

занятие о профессиях

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_honrlr.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.   «Һөнәрләр»

Бурычлар:

1. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

2. Укучыларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

3. Өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында укучыларның  белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату.

Сүзлек: янгын сүндерүчеләр, табиб, хезмәт иясе, һөнәр.

Җиһазлар: һөнәр ияләре күрсәтелгән рәсемнәр: «Төзүче»,

«Сатучы» һ.б., аудиоязмада «Кәрия-Зәкәрия» көе.

Эшчәнлек барышы

1. Мәкаль: Эш – кешенең көзгесе.

Эчтәлеге буенча фикер алышу.

2. Әңгәмә:

- Сез нинди һөнәрләрне беләсез?

- Әти-әниләрегез нинди һөнәр ияләре?

- Эшчән кешегә нинди сыйфатлар хас?

- Хезмәт яратмаган кешене нинди диләр?

- Нинди һөнәр иң кирәклесе дип уйлыйсыз, ни өчен?

- Зур үскәч, синең кем буласың килә?

- Сез һөнәрләр турында нинди мәкальләр беләсез?

- Сез ничек уйлыйсыз, үз һөнәренең остасы булу өчен

нишләргә кирәк?

3. «Тапкырларга – табышмак» (табышмакларга туры килгән рәсемнәр күрсәтелә).

а) Шәһәр, авыл йоклый әле.

Без бик иртә торабыз.

Иләк биетеп, он илибез,

Һәм мичне кыздырабыз.

Ипекәй һәр иртәдә

Килсен өчен өстәлгә. (Ипи пешерүче)

б) Ул сала биек йортлар.

Ул салган биек йортларда

Балкып кабына утлар.

Кем икән ул, балалар? (Төзүче)

4. Бармак уены «Һөнәрләр».

Баш бармагым – биюче,

Имән бармак – тегүче,

Урта бармак – төзүче.

Атсыз бармагым – укытучы,

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

5. Дидактик уен «Парын тап».

Һөнәр ияләре төшерелгән рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән вак рәсемнәр бирелә. Укучылар дөрес итеп эш коралларын урнаштыралар.

6. Җырлы уен. «Кәрия-Зәкәрия» көенә.

Бу бик яхшы тегүче,

Бу бик яхшы тегүче.

Аның күлмәге матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы очучы,

Бу бик яхшы очучы.

Ул бик булган һәм кыю,

Аннан үрнәк алыгыз һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по математике, 3 класс. Тема: " Математика в мире профессий"

Цель урока: рассказать детям о значении математики в жизни человека, и как математика испольуется в разных профессиях....

Методическая разработка урока по русскому языку для учащихся 1 класса по теме "Речевая ситуация: обсуждение профессий родителей. Слова, отвечающие на вопросы "что делать?", "что сделать?"

Методическая разработка урока по русскому языку для учащихся 1 класса на тему "Речевая ситуация: обсуждение профессий родителей. Слова, отвечающие на вопросы "что делать?", "что сделать?" была предста...

Эссе на тему: "Я и моя профессия"

Посвящается моим учителям....

ЭССЕ на тему:« Мой взгляд на профессию учителя».

Мысли вслух о нашей профессии....

Социальный проект на тему "Вопрос жизни. Выбор профессии. Личностные ресурсы и мотивы"

Данный проект проводился в колледже среди студентов 1 и 4 крсовПроект + вопросы для апробации + резюме и технологическая карта проекта...

Учебно- методический комплект по изобразительному искусству на тему "Человек и его профессия. Завершение портрета."

Цель: Завершить работу над портретом так, чтобы профессия человека была узнаваемой.Планируемые результаты:личностные:-способствовать воспитанию интереса учащихся к разным профессиям.-  умение про...