“Омонимнар”. 5нче сыныф, дәрес конспекты
план-конспект урока
- Темасы: Омонимнар (яки «Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр»).
- Максатлар:
- Белем бирү: Омонимнар турында гомуми төшенчә бирү, аларның язылышы һәм әйтелеше буенча төрләрен (саф лексик, омофон, омограф, омоформа) аңлату.
- Үстерешле: Укучыларның сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә омонимнарны дөрес куллана һәм аера белү күнекмәләрен формалаштыру.
- Тәрбияви: Туган телгә карата хөрмәт һәм кызыксыну хисләре тәрбияләү.
Предварительный просмотр:
Апас районы “М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бадртдинова Гөлгенә Фәрит кызы. Тема “Омонимнар”. 5нче сыныф
Тема: Омонимнар.
Максат: омоним сүзләр турында гомуми төшенчә бирү; дөрес билгеләү, практикада урынлы куллану күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту.
Материал: дәреслек: Татар теле, Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов, татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек, 5нче сыйныф.
Җиһазлау: презентация; карточкалар, рәсемнәр
Укыту методлары: аңлату, эзләнү, анализлау.
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.
УУГ (укыту универсаль гамәлләр):
Метапредмет:
шәхси: укуга уңай караш, иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү, үз-үзеңне бәяли белү;
регулятив; укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү;
коммуникатив: хезмәттәшлек итә белү, әңгәмәдә катнашу; үз фикереңне формалаштыра белү
танып-белү; укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; ирекле һәм аңлы рәвештә омонимнарны җөмләдә куллануны үзләштерү; сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
- Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты)
-Исәнмесез хәерле көн, укучылар. Бер-беребезгә елмаю бүләк итеп утырышыйк. Елмаю безгә нәрсә бирә?
-Әйе, елмаю безгә шатлык, сөенү бирә һәм кәефне күтәрә.
-Укучылар, бүгенге дәрестә без аңлашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләрбез.
-Дәресебезне башлыйбыз.
2. Үткәннәрне кабатлау.
- Укучылар, иң элек, без сезнең белән үткән дәрес материалын, синоним һәм антонимнар турында искә төшереп китәрбез. (кагыйдәләр)
-Слайдтагы синонимик рәттән доминанта сүзне табарга кирәк.
а) кеше, адәм, бәндә, зат
ә) яхшы, әйбәт, ару, шәп
б) авыру, чирләү, хасталану, кәеф китү
-Слайдта сезгә мәкальләр бирелгән, антонимнарны билгеләргә
-Аз сөйлә, күп бел!
-Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
-Молодцы, укучылар! Хәзер мин сезгә бер шигырь тәкъдим итәм, игътибар белән тыңлагыз әле.
Тәлгать тоткан бер тиен,
Мин Тәлгатьне үртимен:
-Менә сиңа ун тиен,
Бир син миңа бер тиен.
Тәлгать әйтә: -Шаяртма,
Койрыгын тотма, тартма,
Кирәкми бер тиен дә,
Бирермен мин тиенне,
Бирермен бүләк итеп
Җанлы почмакка илтеп
Түләмичә бер тиен,
Карарсыз сез бер тиен. ( Ш. Галиев )
Укытучы:Шигырьнең авторы кем?
Укучы: Шәүкәт Галиев.
Укытучы: Әйе, шигырьнең авторы Шәүкәт Галиев. Кем ул, ишетеп беләсезме сез аны, укучылар?
Укучы: Шәүкәт Галиев — балалар шагыйре. Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк – Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.
1. Проблемалы сорау
-Әйе, дөрес. Әлеге шигырьдә нинди ике тиен турында сүз бара?
( Тиен- җәнлек һәм тиен-акча турында).
Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар! Экранга карагыз әле, җәнлек тиен һәм тиен акча рәсемнәре бирелгән. Икесе дә бер үк исем белән аталганнар. Әлеге сүзләр арасында нинди уртаклык бар? (Әлеге сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бер үк).
-Ә әлеге сүзләрнең аермасы нәрсәдә? ( Мәгънәләре төрле: беренчесе-җәнлек, икенчесе-акча).
Укытучы: Ә хәзер мин сезгә үземнең мисалларымны тәкъдим итәм. Игьтибар белән экранга күз салабыз. Сез бу рәсемнәргә карап, ике яки өч рәсемгә дә туры килгән сүзне табарга тиешсез.
(Рәсем җаваплары: көзге, казан, яз, юл)
-Укучылар, бу сүзләрнең нәрсәләре уртак? (Әйтелешләре һәм язылышлары).
-Ә нәрсәләре уртак түгел? ( Мәгънәләре).
- Балалар, бу сүзләрне ничек дип атыйлар? Шулай итеп, бүгенге дәресебезнең темасы ................
- Ә дәрескә нинди максатлар куярбыз?
1)омонимнар турында белү, кагыйдәсен чыгару;
2) сөйләмдә омонимнарны файдаланырга өйрәнү;
3) омонимнарга карата булган кызыксынуны арттыру.
-Укучылар, шул сүзләргә карап, үзегез нинди кагыйдә формалаштыра аласыз?
(әйтелешләре һәм язылышлары бер, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка сүзләр).
-Әйе, бик дөрес. Димәк, әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре арасында бернинди уртаклык булмаган сүзләр, икенче төрле аваздаш сүзләр (омонимнар) дип йөртеләләр.
Тактага таблица элеп шуның белән аңлату.
Омонимнарның 4 төре бар.
1.Тамыр сүзләрдән торалар һәм бер-берсенә охшаш булалар – Саф лексик омонимнар.
2 Әйтелешләре бер, язылышлары төрле булган сүзләр – омофоннар.
3. Язылышлары бер, әйтелешләре төрле булган сүзләр - омограф
4. Билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр – омоформа.
АЛМАГАЧ РӘСЕМЕ БЕЛӘН АҢЛАТУ. Тамыры омоним, ә алмалары аның төрләре. Нәтиҗә ясау..........
2. Дәреслек белән эш.
-Дәреслекнең 39 битендәге кагыйдәне укып китик әле. (39 бит)
-Ә хәзер дәреслектән 71 нче күнегүнең эшләп китәбез. Кара хәреф белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып барабыз.
Карама – агач (вязовое дерево)
Җәен балыгы (сом)
-Шулай итеп, шигырь юлларыннан күренгәнчә, (укучылар әйтә)
омонимнар бер төрле язылалар, ләкин мәгънәләре төрле була.
3.Физминут
Ә хәзер укучылар азрак ял итеп алыйк. Экранда омоним сүзгә рәсемнәр бирелгән. Нинди сүз инде ул? (ЧАБА). Нинди төрле мәгънәләре бар икән бу сүзнең? (йөгерә, печән чаба, кул чаба). Сезнең бурыч: шул сүзләрне хәрәкәтләнеп күрсәтергә.
4. Дәфтәрләрдә эш.
Дәфтәрләргә бүгенге числоны язабыз.
Унберенче декабрь.
Сыйныф эше.
- Уен “Эзләп тап” дип атала.
- Балалар, мин сезгә аңлатмасын әйтәм, ә сез омонимны эзләп табарга тиешсез. Кем беренче таба, тактага чыгып яза.
А. Алмашлыкларның берсе ул, шуның белән итек тә ямыйлар. (без) шило
Б. Шул сүз белән кеше битен һәм бер санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә дә шул сүзне әйтеп кушалар. (йөз)
В. Ат муенында була, эшләп арыгач була, каникулга, отпускага чыккач була (ял).
Г. Минем белән ул адаш
Мин — яз ае, ә ул аш. ( май )
5. Карточка белән эш. 2 вариантка төрле җөмләләр. (Парларда тикшерү)
Җөмләләрне күчереп языгыз, омонимнарның асларына бер сызык сызыгыз.
1.Өстәлләрдә ике алма,
Берсен ал, берсен алма.
2.Салават күперен кичтем,
Бигрәк матур буялган!
Ялганын да ялган инде,
Ләкин матур бу ялган.
3.Икебез без эшлибез,
Без көтә өченчебез.
4.Бик матур ул, бик күркәм,
Гайрәтле минем күркәм!
6. Үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.
-Әлеге сүзтезмәләрне сезгә ниндидер бер уртак билгеләре буенча дүрткә аерыра кирәк. (Тактада битләрне 4 төркемгә бүлеп эләктереп куя. ).
Төш күрдем – төш җитте
Зур аю күрдек – зураю [аваз] килешми
Чишмә чылтырый – бауны чишмә ꞌ
Алтыны куш – алтыны бар (форма)
Яз килә – тырышып яз (тамыр)
Кар алды – күлмәк каралды [аваз]
Кабартма ашый – печәнне кабартма ꞌ
Кесәле күлмәк – кесәле тәмле (форма)
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)
- Укучылар, тормышта безгә омонимнар нәрсәгә кирәк икән? Кайсыгыз әйтә?
Әлеге сорауга җавапны тулырак бирер өчен, каламбур укып китәм.
“Бер кыз бала урамнан барганда аңа ап-ак сакаллы карт очраган да: “И балакаем, әтиең-әниең тигезләрме?” – дигән. “Юк, әни кыска, әти озын”, - дип җавап биргән аңа кызчык. (Г. Юсупов. “Балалар авызыннан”).
Менә шулай омонимнарнын мәгънәләренә төшенеп бетмәгән очракта шундый көлкеле хәлгә юлыгырга мөмкинсез. Омонимнарны куллануда бик игътибарлы булырга кирәк.
Шулай итеп, без бүгенге дәрестә .......
8. Билгеләр кую. Өй эше. Сайлап алырга ике төр күнегү бирелә.
1) 75 нче күнегү
2)Омонимнар белән тизәйткечләр төзеп язарга.
Йомгаклау.
Бүгенге дәрестә без "Омонимнар" дигән темага тукталдык. Дәрес барышында омонимнарның нәрсә икәнен ачыкладык, аларның төрле мәгънәләрен мисаллар белән күрсәттек. Шулай ук, дәреслек белән эшләп, күнегүләр башкардык һәм омонимнарны дөрес куллану күнекмәләрен ныгыттык. Дәрес барышында төрле методлар кулландым, шул исәптән аңлату, эзләнү һәм анализлау методлары.
Укучыларның активлыгын арттыру өчен, төрле уеннар һәм күнегүләр кулландым. "Эзләп тап" уены укучыларга омонимнарны тизрәк табарга ярдәм итсә, карточкалар белән эшләү аларның белемнәрен ныгытты. Физминут вакытында укучылар хәрәкәтләнеп ял иттеләр һәм омонимнарның төрле мәгънәләрен күрсәттеләр. Дәрес ахырында укучылар үз эшчәнлекләренә бәя бирделәр һәм омонимнарның тормышта ни өчен кирәк икәнен аңладылар.
Дәреснең максаты омонимнар турында гомуми төшенчә бирү, дөрес билгеләү, практикада урынлы куллану күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту иде. Минем уйлавымча, бу максатка ирешелде. Укучылар омонимнарның нәрсә икәнен аңладылар, аларны дөрес билгели һәм практикада куллана алалар.
Дәрес барышында метапредмет нәтиҗәләргә дә игътибар бирелде. Укучыларда укуга уңай караш, иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләнде. Алар үз-үзләрен бәяли, укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белделәр. Шулай ук, укучылар хезмәттәшлек итә, әңгәмәдә катнаша һәм үз фикерләрен формалаштыра алдылар.
Өй эше итеп ике төрле күнегү бирелде. Беренчесе дәреслектән булса, икенчесе омонимнар белән тизәйткечләр төзүне күздә тотты. Бу укучыларга үз белемнәрен ныгытырга һәм иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итәчәк.
Дәрес барышында килеп чыккан кыенлыклар арасында кайбер укучыларның омонимнарны аеруда әзрәк тәҗрибәсе булуын күрергә мөмкин. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, аларга аерым игътибар бирелде, өстәмә мисаллар каралды һәм индивидуаль ярдәм күрсәтелде. Шулай ук, киләчәктә дәресләрне планлаштырганда, омонимнарның төрле мәгънәләрен аңлату өчен визуаль материалларны һәм интерактив чараларны күбрәк куллану мөһим дип саныйм.
Дәрестә кулланылган методлар һәм алымнар укучыларның игътибарын җәлеп итә алды һәм аларның активлыгын арттырды. Уеннар, карточкалар белән эшләү, физминут кебек чаралар уку процессын кызыклы һәм нәтиҗәле итте. Киләчәктә дә төрле интерактив алымнарны кулланып, дәресләрне күңелле һәм файдалы итеп оештырырга кирәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, дәреснең максатына ирешүдә укучыларның тырышлыгы һәм теләге зур роль уйнады. Алар дәрес барышында актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр һәм күнегүләрне җиренә җиткереп башкардылар. Бу аларның белемгә омтылышын һәм уңышка ирешергә теләген күрсәтә.
Гомумән алганда, "Омонимнар" темасына багышланган дәрес уңышлы узды дип әйтә алам. Укучылар омонимнар турында төшенчә алдылар, аларны дөрес билгели һәм практикада куллана алалар. Дәрес барышында метапредмет нәтиҗәләргә дә игътибар бирелде, укучыларда укуга уңай караш, иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләнде. Киләчәктә дә шундый ук дәресләрне планлаштырганда, укучыларның кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, яңа методлар һәм алымнар куллану мөһим.
Дәрес планы: "Омонимнар"
Предмет: Татар теле
Сыйныф: 5 нче сыйныф
Тема: Омонимнар
Дәреснең максаты: Омоним сүзләр турында гомуми төшенчә бирү; дөрес билгеләү, практикада урынлы куллану күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту.
Материал: Дәреслек: Татар теле, Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов, татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек, 5нче сыйныф; презентация; карточкалар; рәсемнәр.
Җиһазлау: Интерактив такта (презентация өчен), карточкалар, рәсемнәр.
Укыту методлары: Аңлату, эзләнү, анализлау, уен элементлары.
Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату.
УУГ (укыту универсаль гамәлләр):
- Метапредмет:
- Шәхси: Укуга уңай караш, иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү, үз-үзеңне бәяли белү.
- Регулятив: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү.
- Коммуникатив: Хезмәттәшлек итә белү, әңгәмәдә катнашу; үз фикереңне формалаштыра белү.
- Танып-белү: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; ирекле һәм аңлы рәвештә омонимнарны җөмләдә куллануны үзләштерү; сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү.
Дәрес барышы:
I. Актуальләштерү.
- Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты)
- Укытучының сәламләве.
- Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
- Уңай психологик халәт тудыру. ("Бер-беребезгә елмаю бүләк итеп утырышыйк. Елмаю безгә нәрсә бирә?")
- Дәрестә уңышлы эшләүгә юнәлеш бирү. ("Бүгенге дәрестә без аңлашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләрбез.")
- Үткәннәрне кабатлау.
- Синоним һәм антонимнар турында кагыйдәләрне искә төшерү.
- Синонимик рәтләрдән доминанта сүзне табу (Слайд 2). (кеше, яхшы, авыру)
- Мәкальләрдә антонимнарны билгеләү (Слайд 3). (Аз - күп, озын - кыска)
II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
- Проблемалы ситуация тудыру.
- Шәүкәт Галиевның "Тиен" шигырен уку.
- Шигырьнең авторын искә төшерү.
- Шигырьдәге "тиен" сүзенең ике төрле мәгънәсенә игътибар итү.
- сорау: "Әлеге шигырьдә нинди ике тиен турында сүз бара?" (Тиен- җәнлек һәм тиен-акча турында).
- (Слайд 4) Экранда тиен җәнлек һәм тиен акча рәсемнәрен күрсәтү.
- сорау: "Әлеге сүзләр арасында нинди уртаклык бар? Аермасы нәрсәдә?".
- Белемнәрне актуальләштерү.
- Рәсемнәр ярдәмендә омонимнарга мисаллар китерү (Слайд 5-8). (көзге, казан, яз, юл)
- сорау: "Бу сүзләрнең нәрсәләре уртак? Нәрсәләре уртак түгел?".
- сорау: "Балалар, бу сүзләрне ничек дип атыйлар? Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы ……………" (Слайд 9)
- Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.
- Дәреснең темасын игълан итү: "Омонимнар".
- Дәрескә максатлар кую. (Омонимнар турында мәгълүмат алу, аларны табарга өйрәнү).
- Яңа материалны аңлату.
- сорау: "Укучылар, шул сүзләргә карап, үзегез нинди кагыйдә формалаштыра аласыз?".
- Омонимнарның билгеләмәсен формалаштыру. ("Әйтелешләре һәм язылышлары бер, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка сүзләр.").
- Омонимнарның төп билгеләмәсен аңлату.
- Омонимнарның төрләрен схема ярдәмендә аңлату. (саф лексик омонимнар, омофоннар, омографлар, омоформалар).
- Алма агачы рәсеме белән аңлату. Тамыры омоним, ә алмалары аның төрләре. Нәтиҗә ясау.
- Белемнәрне ныгыту.
- Дәреслек белән эш. (39 биттәге кагыйдәне уку).
- Дәреслектән күнегү эшләү. (71 нче күнегү). (карама, җәен)
- йомгаклау: "Шигырь юлларыннан күренгәнчә, омонимнар бер төрле язылалар, ләкин мәгънәләре төрле була."
III. Белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру.
- Физминутка (Слайд 10)
- "ЧАБА" сүзенә рәсемнәр күрсәтү.
- "Бу сүзнең нинди төрле мәгънәләре бар?" (йөгерә, печән чаба, кул чаба).
- Укучыларга шул сүзләрне хәрәкәтләнеп күрсәтергә тәкъдим итү.
- Дәфтәрләрдә эш.
- Дәфтәрләргә числоны язу.
- Уен "Эзләп тап".
- Укытучы аңлатма бирә, укучылар омонимны таба. (без, йөз, ял, май)
- Карточкалар белән эш. (2 вариантка төрле җөмләләр). (Парларда тикшерү)
- Җөмләләрне күчереп языгыз, омонимнарның асларына бер сызык сызыгыз.
- Үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.
- Сүзтезмәләрне уртак билгеләре буенча дүрткә аеру. (Тамыр, аваз, форма).
- Нәтиҗә ясау.
IV. Рефлексия.
- сорау: "Укучылар, тормышта безгә омонимнар нәрсәгә кирәк икән?"
- Каламбур уку. (Кыз һәм карт белән мисал).
- йомгаклау: "Омонимнарны куллануда бик игътибарлы булырга кирәк."
- Дәрестә нәрсәне өйрәндек, нәрсә кызык булды, нәрсә авыр булды?
V. Өй эше.
- Дифференциацияләнгән өй эше.
- 75 нче күнегү.
- Омонимнар белән тизәйткечләр төзеп язарга.
- Билгеләр кую.
VI. Йомгаклау (Слайд 11)
- Укчылар өчен үз белемеңне бәяләү бите.
- Дәрес тәмам.
Искәрмәләр:
- Дәрес дәвамында укучыларның фикерләрен тыңларга, аларга ярдәм итәргә кирәк.
- Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, кызыклы уен элементлары кулланырга мөмкин.
- Дәресне интерактив һәм күңелле итәр өчен презентациядә төрле рәсемнәр, видео-материаллар кулланырга була.
- Укучыларның белемнәрен бәяләү өчен төрле формалар кулланырга мөмкин (авызча җавап, тест, үз-үзеңне бәяләү).
Бу дәрес планы сезнең дәресне әзерләү өчен яхшы башлангыч булыр дип ышанам!
- Бәяләү критерийлары: "Укчылар өчен үз белемеңне бәяләү бите"нә конкрет бәяләү критерийларын өстәгез. Мәсәлән, "Мин омонимнарны аера алам", "Мин омонимнарны дөрес куллана алам", "Мин дәрестә актив катнаштым" кебек пунктларны кертергә мөмкин.
По теме

конспект занятия "Кто с нами рядом живёт?". и конспект занятия в первой младшей группе "Степашка в гостях у ребят"
Конспект занятия "Кто снами рядом живёт" во второй младшей группеКонспект занятия по ознакомлению с окружающим " Степашка в гостях у ребят" в первой младшей группе...

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"
Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний. Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...
Конспект урока окружающий мир на тему "Равнины и горы". В конспекте указаны этапы урока и виды деятельности учителя и учащихся.
В конспекте урока расписаны этапы урока и виды деятельности учащихся на каждом из них. Знакомство с новым материалом подводится через решение проблемной ситуации. На уроке дети работают в парах, групп...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры
Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

Конспект открытого урока русского языка в 6 классе по теме: "Этот удивительный мир.... фразеологизмов" план-конспект урока по русскому языку (6 класс)
Өсөнсө класс. Миҙгелдәр. Сифат темаһын ҡабатлау....

Татар теленең синтаксик омонимнары
Эчтәлек Кереш………………………………………………..................................3 Беренче бүлек. Татар тел белемендә синтаксик омоним күренеше һәм аны өйрәнү тарихы............................................