Вәрәшбаш авылы микротопонимикасы
статья на тему

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

Авылыбыз, чыннан да, матур безнең. Авыл янында шаулап үсүче ак күлмәкле үсмер кызлар кебек тезелеп киткән каеннар, җәен яшел шәлләрен ябыналар, ә кышын ак бәскә төренәләр. Әлеге каенлыкны “Зәкәрия каенлыгы” дип йөртәләр. Аннан кала тагын бик күп атамалар бирелгән урыннар бар: “Зөбәйдә тавы”, “Бүрәтау чокыры”, “Гыйльми каенлыгы”, “Торна сазы басуы”, “Мулла бакчасы”. Алар 60 ка якын һәм һәрберсенең үз тарихы бар, ә алар мәктәпнең “Туган як”  музеенда саклана. Авылның  микротопонимикасын хәзерге вакытта лаеклы ялда булган РСФСРның  атказанган укытучысы Тәзкирә Низамиева туплады.     

     Авылда туып – үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт  туган җирен искә төшерә, кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар.  Безнең авылда барлыгы 9 чишмә атамасының тарихы өйрәнелгән. Кешеләр чишмәләргә  матур – матур исемнәр биргәннәр: Абыстакай чишмәсе, Ак бабай чишмәсе, Юныс чишмәсе ( Ат чишмәсе), Маһисәрвәр чишмәсе, Камәрия чишмәсе, Тонтак коесы, Салкын чишмә,  Исрафил чишмәсе, Олы каен чишмәсе. Кеше исеме белән йөртелгәннәре  суларның кадерен белгән,  чишмә башын чистартып һәм карап торган кешеләр истәлегенә аталган.

     Туган як чишмәсе магнит кебек ераклардан үзенә  тарта. Кайда гына йөрмә, суының тәме авызда саклана, җыры әкрен генә күңел түрендә сызыла.                                                                           

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mikrotoponimika.doc378 КБ

Предварительный просмотр:

Низамиева Тәзкирә Газетдин кызы

Вәрәшбаш, 1996-1998 нче еллар

Авылыбыз, чыннан да, матур безнең. Авыл янында шаулап үсүче ак күлмәкле үсмер кызлар кебек тезелеп киткән каеннар, җәен яшел шәлләрен ябыналар, ә кышын ак бәскә төренәләр. Әлеге каенлыкны “Зәкәрия каенлыгы” дип йөртәләр. Аннан кала тагын бик күп атамалар бирелгән урыннар бар: “Зөбәйдә тавы”, “Бүрәтау чокыры”, “Гыйльми каенлыгы”, “Торна сазы басуы”, “Мулла бакчасы”. Алар 60 ка якын һәм һәрберсенең үз тарихы бар, ә алар мәктәпнең “Туган як”  музеенда саклана. Авылның  микротопонимикасын хәзерге вакытта лаеклы ялда булган РСФСРның  атказанган укытучысы Тәзкирә Низамиева туплады.      

     Авылда туып – үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт  туган җирен искә төшерә, кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар.  Безнең авылда барлыгы 9 чишмә атамасының тарихы өйрәнелгән. Кешеләр чишмәләргә  матур – матур исемнәр биргәннәр: Абыстакай чишмәсе, Ак бабай чишмәсе, Юныс чишмәсе ( Ат чишмәсе), Маһисәрвәр чишмәсе, Камәрия чишмәсе, Тонтак коесы, Салкын чишмә,  Исрафил чишмәсе, Олы каен чишмәсе. Кеше исеме белән йөртелгәннәре  суларның кадерен белгән,  чишмә башын чистартып һәм карап торган кешеләр истәлегенә аталган.

     Туган як чишмәсе магнит кебек ераклардан үзенә  тарта. Кайда гына йөрмә, суының тәме авызда саклана, җыры әкрен генә күңел түрендә сызыла.                                                                          

Вәрәшбашым            

 

 Тирән ярлы тау башында

Туган авылым - Вәрәшбаш.

Бәхет эзләп киткән синнән

Чит җирләргә күпме баш.

          Вәрәшбашым, төштә күрәм

          Ярларың, күперләрең.

         Кайтмый калмас сиңа кире

        “Хуш, авылым, “ – дигәннәрең.

Дөнья малларыннан кыйммәт

 Гап-гади су ташлары.

Аңлады бит читтә йөреп,

 Шуны газиз башларым.

          Әнкәм куены кебек якын

          Авылымның урамнары.

          Сагынып кайткангамы, җылы

         Хәтта карлы бураннары.

(Индира Хафазетдинова)

Салкын чишмә.

   Безнең авылда бу исем белән аталучы чишмәләр  - икәү.  Беренчесе сыер фермасы янындагы чокырда урнашкан.  Сыер фермасына суны шул чишмәдән торбалар буйлап агызалар. Чишмәнең суы үтә көчле ага һәм бик салкын.

    Икенчесе  - Ирекле басуында. Чүп басуы ягында  3 гектарлы  бер басу бар. Шуның уң янында ул чишмә. Суы,  гаять көчле булып, җир астыннан кайнап чыга. Ирекле елгасы шушы чишмәдән башлана инде.

Маһисәрвәр чишмәсе

Бу чишмә Абдуллин Хәмит абыйлар артында. Гомер буе бу чишмәне Мәрдәншина Маһисәрвәр апа карап  - тәрбияләп торган: суга төшүчеләргә сукмак ясаган, улакларын караган. Әби үзе исән түгел инде.  Изге  күңелле булганга, аның исеме халык телендә һаман яши.

Тонтак коесы

Сабантуй мәйданы кырында бер чокыр бар.Шул чокырның башында бер кечкенә генә чишмә саркып чыга.

1955-1956 нчы елларда бу урынга төпсез агач мичкә утыртылып куела.   Мичкә тулы мөлдерәмә чиста,салкын су була. Эштән кайтучылар файдалансын дип, кырына кечкенә чүмеч элеп куялар. Чишмәләргә шулай бик сак караган элекке кеше. Тонтак исемле кеше ясаганга, бу чишмәне аның  исеме белән атаганнар. Суы мичкәгә тулып торганга, кое дигәннәр.

Ак  бабай  чишмәсе

     Безнең авылның  чишмәләре  бик күп.  Аларның  һәрберсенә төрле исемнәр кушылган. Шуларның берсе “Ак бабай”  чишмәсе. Ак  бабай дип авылда Вәлиәхмәт исемле бабайны атап  йөрткәннәр. Ул үзләренең артындагы чишмәне  карап, тәрбияләп торган. Чишмә кырын чистартып, төшү өчен сукмаклар ясаган. Авыл халкы шул хөрмәткә бу чишмәне “ Ак бабай чишмәсе” дип йөртә башлаган.

     Хәзер Ак бабай үзе юк инде.  Ә аның исеме белән  аталган чишмә һаман ага.

Абыстакай чишмәсе.

Әхмәтшин Зөфәр исемле кешенең бакчасы артында бер чишмә бар. Ул бик көчле ага, кер юар өчен улагы да бар.Ул чишмәне Абыстакай чишмәсе дип йөртәләр.

Бу ихатада элек Абыстакай кушаматлы һәм Хантимер дигән кешеләр яшәгән. Ул апаның чын исемен берәү дә хәтерләми.

Хантимер абзый тимерче булган. Кешеләргә комган, чиләк кебек әйберләр ясаган. Мондый эшләрне үзенең  тимерчелегендә башкарган. Бу эшләрдә аңа хатыны да булышкан.

Хантимер абзый үлгәч, бу эшләрне хатыны Абыстакай башкарган.  Тимерче алачыгы шушы чишмә буена урнашканга, ул чишмәне “Абыстакай чишмәсе” дип йөртәләр.

Олы каен чишмәсе

    Кибет артындагы урам тыкрыгыннан елгага таба төшеп китсәң, Олы каен чишмәсенә килеп чыгасың. Элек бу чишмәнең суы бик көчле булган.Хәзер алай ук көчле түгел.

     Бу чишмә янында  бик юан каен агачы үсеп утырган. Олылар: “Бу каены кочакларга 7 малайның да колачы җитми иде, “-диләр. Ул каен хәзер юк инде. Бөек Ватан сугышының салкын бер кышында аны кисеп якканнар, дип сөйлиләр.

Юныс  чишмәсе.

 Ындыр  табагы  турысыннан  елгага  таба  төшеп  китсәң,  Юныс  чишмәсенә  килеп  чыгасың.  Авылның  Юныс  исемле  кешесе  таш  чыгарган  вакытта  юлыккан  бу  чишмәгә.  Яхшылап  чистарткан,  улак  куйган.  Суы  бик  көчле  булганга,  хатын-кызлар  анда  кер  чайкаган.  Зур  ялгашлар  куеп,  малын  шунда  сугарган.

  Шуңа  күрә  чишмәнең “Ат  чишмәсе”  дигән  исеме  дә  бар.  

Камәрия  чишмәсе.

 1956-1957 нче  елларда  Вәрәшбаш  авылында  зур  тарихи  вакыйга  була.  Монда  нефть  эзләүчеләр  килеп,  зиарат  кырындагы  басуга  вышка  коралар.  Үзләре авыл  халкына  квартирага  керәләр.  

  Тирән  чокыр  аша  чыгып  йөрү  җайсыз  булганга,  Камәрия  апалар  артындагы  чишмә  турысыннан ( анда чишмәгә  төшә  торган  юл  була)чокыр  аркылы күпер  салалар.  Ул   күпер 2  юан  торбаны  янәшә  куеп  эшләнә . Нефтьчеләр  китә,  сукмак-күпер  шул  килеш  кала.  

  Шул  елларда  Камәрия  апа  яшелчә  бригадасы  бригадиры  итеп  билгеләнә.  Яшелчә  бакчасын  буровой  торган  калкулыкның  итәгенә  ясыйлар.  Ә  суны  теге  буровойчылар  калдырып  киткән  торбалар  буйлап,  чишмәдән  агызалар.  Бу  бакчаларда  татарлар  өчен  тансык  ризыклар:  кыяр,  кәбестә,  кишер,  хәтта  шалкан  да  үскән. Аны  колхозчыларга  хезмәт  көненә  бүлеп  биргәннәр.  

  Камәрия  апа  бик  данлыклы  кеше  булган  ул  заманнарда.  Менә  шуңа  күрә  бу  чишмәне  “Камәрия  чишмәсе”  дигәннәр.  Камәрия  Солтан  кызы  булган.  Олырак  кешеләр  телендә  бу  чишмәнең  “Солтан  чишмәсе”  дигән  варианты  да  бар.

Асылмалы күпер              

 Могҗиза гына түгел, хикмәт бит бу!!!

Күперләр, алар турында бик күп нәрсәләр укырга, ишетергә, тыңларга мөмкин. Дөньяда иң билгеле 15 күпер бар икән. Интернет челтәренә http://www.orangesmile.com/ destinations/afoto/most-beautiful-bridges.htm сылтамасы белән кереп карыйсың икән, андагы хикмәтләрне күреп шаккатасың: ул күперләрнең матурлыгы, ул күперләрнең төрлелеге, ис китмәле инде.

Мөслим районында Вәрәшбаш авылы урнашкан. Ул табигате белән бик матур, чөнки аны төньяктан  һәм көнбатыштан  зифа буйлы сылу ак каен посадкалары уратып алган, көнбатыштан Ташлы Каран елгасы агып ята, ә авылны кыл урталай бүлеп, Вәрәш елгасы юл ярган. Юл гына ярып калмаган, тирәнлеге 10 метрга җиткән чокыр да хасил иткән. Ул чокыр авылны  Югары оч белән Түбән очка да аера әле. Аны болай гына үтеп тә булмый, шуңа күрә бу чокыр аркылы 1964 нче елда асылмалы күпер сузганнар. Бу күпернең озынлыгы 30 метрга җитәдер. Ул күпернең ике якта култыксасы да булмаган. Кешеләр аннан ничек чыгып йөргәннәрдер, белмим. Мин белә-белгәннән бирле күпер култыксалы булды. Аны авыл халкы  “Асылмалы күпер” дип йөртә.

Авылга беренче тапкыр килгән кунакларны, кызык күрсәтергә дип кайсысы гына шул күпергә алып бармый икән!?! Беренче тапкыр чыкканда алар: “Сират күперен узган кадәр булды,” – дип көләләр.

Безнең авыл кызы, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, автор-башкаручы Индира Хафазетдинова үзенең “Авылым такмаклары” җырында әйтеп китә ул турыда:

“Сират күпере”н көненә

Ничә тапкыр үтәбез.

Алла бирса, оҗмахка да,

Без күз йомып үтәрбез.

Кунакка кил, бер күрерсең,

Бездә хикмәт җитәрлек.

Юк, югалмас безнең авыл,

Тарихларга китәр бер!

Күпер аркылы чыгарга куркучылар да бар хәтта. Ә без исә гомер буена шуннан укырга йөрдек, кибеткә бардык, югары очта булган йомышларыбызны да аның аркылы үтеп, эшләп кайттык.  Карап торышка озын һәм куркыныч булса да, киресенчә, күпер аша чыгу кызык һәм мавыктыргыч кына. Асылмалы булуы белән, ул үзенә җәлеп итеп тора.

Индира Хафазетдинова Асылмалы күпер турында җыр да язды әле:

 Асылмалы күпер

Асылмалы күпер - авылымның күрке,

Ничә еллар җилдә тирбәлә.

Сагынып бер кайтсам, бусагаңа бассам,

Күңел япь-яшь кызга әйләнә.

Асылмалы күпер, чайкалма әле, зинһар,

Хәтеремдә еллар йөгерә.

Җитәкләшеп, синнән атлый ике гашыйк,

  Саубуллашып, таллар бөгелә.

 Асылмалы күпер -  авылымның күрке,

 Ничә еллар җилдә тирбәлә.

Хәзер инде башка парлар баса аңа,

Туктап тормый тормыш, әйләнә.

        Әзме-күпме дөньялыкта яшәү дәверемдә бик күп кешеләр белән аралашырга туры килде миңа, ә шулай да: “Бездә асылмалы күпер бар,”-  дигәннәрен ишеткәнем булмады. Бәлкем ул Татарстанга, я булмаса дөньяга берәүдер. Безнең авылның асылмалы күпере - могҗиза гына түгел, хикмәт бит, җәмәгать!!! Ышанмасагыз, килеп күрегез!!!

Миләүшә Хәсәнова

Мөхи күпере.

Бу күпер Юныс чишмәсенең сул ягындагы елга аркылы  Кирпеч базына чыгу өчен салынган иде. Аны колхозның председателе – Мәскәү эшчесе Мөхетдинов Сәет салдырган. Мөхи күперенең кайбер бүрәнәләре һаман да күренеп тора әле.

     Бик борынгы заманнарда безнең  басу – кырларны кара урманнар уратып алган булган. Һәрберсенең күңелгә ятыш атамасы бар. Ул атамалар буыннан – буынга күчә барган: Кәҗүннәй урманы, Паҗба урманы, Зәкәрия каенлыгы, Гыйльми посадкасы, Фатих межасы, Салах  каенлыгы, Хуҗа каеннары.

   Зәкәрия каенлыгы безнең авылга терәлеп үк тора.Яз килү белән, авылның балачагасы кузгалак, ачы кукы ашарга каенлыкка китә. Аларны ашый – ашый телләре яшелләнеп бетә. Сабантуйлар үткәч, авыл халкы каен җиләге, җир җиләге җыярга ашыга. Каенлыктан җиләкне чиләкләп кенә ташыйлар. Көз көннәрендә каен урманы үзенең гөмбәләре белән сөендерә. Авыл кешеләре моннан кышка мунча өчен хуш исле каен себеркеләре дә бәйлиләр.  Ак каеннар тирә - юнебезне бизәсен; язын чук шәлен бөркәнгән, алтын алкаларын таккан зифа агачлар күзләрне иркәләсен.

Вәрәшбаш шарлавыгы

“Татарстанның 7 могҗизасы”ның берсе бездә.

        Галәм иксез-чиксез. Анда ниләр генә юк та, нинди генә җан иясе гомер итми. Табигатьнең үзе тудырган  могҗизаларыннан кала,  кеше кулы белән ясалган ис китәрлек хикмәтләре дә шактый. Кемнәрдер Парижга Эйфелева башнясын күрергә бара, ә кемнәрдер  киңлеге 1800 метрга җитеп, 80 метр биеклектән агып төшүче Виктория шарлавыгын  күзәтергә хыяллана.

        Табигатьнең иң гүзәл  почмагында тирә-юнен куе яшел урманнар уратып алган Вәрәшбаш авылы урнашкан. Авылны кыл урталай бүлеп, Вәрәш инеше агып ята. Аның исеме дә шуннан килеп чыккан. Авыл халкы читкә китеп могҗиза эзләргә уйламый да, чөнки хикмәт үзебездә җитәрлек безнең. Виктория шарлавыгың бер читтә торсын, биеклеге ул кадәр үк булмаса да, матурлыгы үзе бер хәзинә булган Вәрәш шарлавыгына кем генә сокланмый икән. Язгы ташу вакытында инеш ярларына сыеша алмыйча ташыганда, шарлавыкның тавышы авылны шаулатып тора, ә җәй көннәрендә исә су коену өчен менә дигән урын ул безнең. Шарлавыкның матурлыгы чыннан да кешеләрне таң калдырырлык. Тирә-юнендәге ташлыклар җылы якларда гына очрый торган табигать мизгелләренә хас. Дөресен генә әйткәндә, ул оҗмах ишек төбе кебек, янында гына үсеп утырган агачлыкларда сандугачлар сайрый, шаулап-гөрләп су ага. Җәнәткә тагын ни кирәк?!?

        Миләүшә Хәсшәнова

Кәҗүннәй урманы.

Вәрәшбашның көнбатыш ягындагы урманын шулай атыйлар. Хөкүмәт урманы булганга, русча ул урманны казенный дип атаганнар. Шул сүзне бозып, халык телендә Кәҗүннәй урманы дигән атама кереп калган.

Салах  каенлыгы.

      Кәҗүннәй  урманы  буендагы  каенлык  бу. Салих  бабай  утыртканга,     аның  исеме  белән  атап  йөртелә.

      Җәй  көне  анда  каен  җиләге  күп  була.

Хуҗа  каеннары.

       Сарык  фермасы  турыннан  буага  таба  төшеп  киткән  каен  посадкасы  ул. Бу  каеннарны  Баянова  Шәргыя  апаның  әтисе – Баянов  Хуҗа     утырттырган.

Фатих  меҗасы.

         Түбән  очтагы  сыер  фермасы  турысыннан  Меңкаран  чокыры       сузыла. Шул  чокыр  буйлап, Кәҗүннәй  урманына  барып  җитәсең. Мөслимгә таба борылып,  Нарат  Асты авылына   төшәсең.  Менә  шул  юл  “ Фатих   межасы”  була  инде.

          Межа – урмандагы  бер  квартал  (участок) белән  икенче  квартал  арасындагы  агачы  киселгән  туры  ачыклык.  Аны  Фатих  дигән  урманчы  кистергән.    

Гыйльми  посадкасы.

     Аръяк  урам  турысыннан  Кәҗүннәй  урманына  таба  менеп  киткән  посадка  ул. Бу  посадканы  1950  нче  елларда  Гыйльметдин  бабай  җитәкчелегендә  утыртканнар.  Каеннары  хәзер самовар  юанлыгы булып үскән. Гыйльметдин  бабай  үзе  юк  инде, ә  исеме  яши.  Үзеңә  һәйкәл салу  шул   буладыр  инде.    

Мулла бакчасы.

     Вәрәшбаш авылында барлыгы 2 мәчет булган. Авылның югары очында яшәгән  мулла Сазлык урам кырыннан җир участогы алган. Ул урынга карлыган, алма агачлары утырткан. Бу бакчаны ул читән белән уратып алган, читән казыгы урынына чи тал каккан.  Шул читәннәрдән  тал  агачлары үсеп киткән.

   Ул мулла күптән үлгән инде. Бакчаның  читән коймалары да череп авып беткән. Ул  утырткан җиләк - җимеш агачларын  мал-туар таптап бетергән. Ә читән казыклары зур агач булып үскәннәр. Хәзер  бу агачлар картайган инде. Анда хәзер каргалар гына оя кара. Бакчасы булмаса да,бу урынны  хәзер дә “Мулла бакчасы” дип атап йөртәләр.

Зәкәрия каенлыгы.

Бик борынгы заманнарда безнең кырларны кара урманнар уратып алган булган. Ул урман уртасында бик матур, түгәрәк күл җәелгән. Кешеләр безнең авылга күчеп килгәч, бу агачларны кисеп басу ясаганнар. Шуннан соң бу кырлар сазлыкка әйләнгән. Шушы авылның бер кешесе агач сука белән бу сазлыкны ерып җибәргән. Бу ерым бик зураеп, чокырлар барлыкка килгән. Чокырларның тирәнлеге хәтта урыны-урыны белән 40-50 метрга җиткән. 1964 нче елда Кирамов  Зәкәрия исемле урман каравылчысы (лесник)  бу чокырлар кырына агачлар утырттырган. Шуннан соң чокырлар ишелми башлаган. Хәзер бу урмандагы каеннар самовар юанлыгы булып үстеләр инде.

Зәкәрия абый хөрмәтенә бу каенлыкны “Зәкәрия каенлыгы” дип йөртәләр. Ул хәзер исән түгел инде, ләкин аның исеме авыл халкы күңелендә мәңге яшәр,чөнки ул  үзенә яшел һәйкәл салды.

Сазлык  урам.

      Бу  урам  түбән  очта.  Тәпти  тавыннан  төшеп  җиткәч ,  сул  якта кала.  Элек  анда  15 ләп  хуҗалык  яши  иде.  Хәзер  бер  генә  хуҗалык…   1953 - 1954 нче  елларга  кадәр  бу  урам  түмгәкле  сазлык  иде.  Шушы  елларда  урамның  ике  ягына  канау  казыдылар.  Шуннан  соң  сазлык   кипте һәм кешеләр бу урамда өй сала башладылар.  Авыл  кешеләре  туфраксаны  да шушы  урамнан  ташыйлар.   Чөнки  урам  гел  торфтан  гына  тора.

      Сыер  фермасының  аскы  ягыннан  Вәрәшбашның  инешен   буып  куйдылар.  Зур  сулык  барлыкка  килде. Бу су  Сазлык  урамга  кадәр  килеп  җитте.  Су  белән  бергә  камышлар,  таллар  да  күчеп  килде.   Бер – ике елдан  бу  урам  бетәр  инде,  мөгаен.  Табигать  үз  җирләрен  кабат  яулап  ала.      

Чүкеч урам

   Мәктәп урамы белән мәктәп арты урамы башына аркылы яткан урам ул. Урнашу рәвеше белән чүкечне хәтерләткәнгә, халык аңа “Чүкеч урам” дигән атама биргән.

Ак багана юлы.

     Авылдан чыгып, Кәҗүннәй урманына бара торган иң туры юл ул – Ак багана юлы. 1940-50 нче елларда ул юлның иң биек  ноктасында агач вышка тора иде. Биеклеге 10 метр чамасы булгандыр. Агач ак булып ерактан күренеп торганга, бу юл шундый исем алган.

        Бу вышка хәрби максатны күздә тотып салынган. Сугыш - мазар чыга  калса, монда җыелу пункты буласы икән. Бу вышкадагы кызыл ут төннәрен Минзәләдән үк күренә дип сөйлиләр.

         1962-1963 нче елларда бу агач вышка урынына тимер вышка салып куйдылар. Шундый ук вышка Метрәй басуында да күренә. Күрәсең, бу вышкалар үз  максатларын җуймаган  әле.

Шайхра тыкрыгы.

Бүгенге көндә авылда ике кибет бар: иске һәм яңа кибет. Иске кибет кырыннан кереп китеп ,аръякка чыга торган тыкрык буенда Шайхразый исемле абзыйның йорты урнашкан. Шуның өчен бу тыкрык аның исеме белән аталган.

Шайхразый абзый үзе Иске Вәрәш кешесе. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткач, авылның Әкрәмә исемле апасына йортка кергән. Авылның алдынгы тракторчыларының берсе булган. Балалары булмаган. Картайгач, Әкрәмә апаның улы Тәлгать тәрбиясендә яшәгәннәр.

Ирекле авылы.

       Элек техника булмаганга, кыр эшләре алып бару авыл халкына авырга  туры килгән. Шуңа күрә 1928 нче елда Вәрәшбаш авылыннан берничә гаилә Вәрәш елгасының сулъяк ярына күчеп утырган. Авылга “Ирекле” дип исем кушканнар. 2 - 3 ел эчендә өйләр саны 39 га җиткән . Барлыгы 211 кеше яшәгән:  ирләр - 88,  хатын-кызлар 123 булган.

      1936 нчы елда Ирекледә башлангыч мәктәп эшли башлаган. Бөек Ватан  сугышына    бу авылдан 39 кеше киткән, шуларның  24 е ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән.

      Авылларны эреләндерү шаукымы башлангач, Ирекле авылы да юкка чыккан, 1972 нче елда аннан соңгы кеше күчеп киткән.    

   Вәрәшбаш авылының тирә-юне шактый төрле һәм үзенчәлекле. Монда күптөрле объектлар: таулар, калкулык, чокыр, басу, болын, көтүлек һәм башкалар бар. Ә тирән елга – күлләре белән безнең авыл бик мактана алмый, шуңа күрә авыл халкы, елганы буып, ике җирдә буа ясады.

Паҗба күле.

    Паҗба урманы артында ике чокыр (коры елга) бар. Ул чокырлар Уял    урманы белән Паҗба урманын тоташтырып торалар. Шушы чокырлар     арасындагы басуларны “Арт басу” диләр иде. Бер басудан икенче басуга күчү өчен, шушы чокырның берсе аркылы юл салдылар. Су юлы бүленеп, буа  барлыкка килде. Анда табан балыклары  үрчеде. Кыр үрдәкләре, кыр казларының ял итү урынына әйләнде. Зурлар:“  Кыр үрдәкләре табан балыкларының уылдыкларын  аякларына эләктереп килгәннәр,” - дип әйтә торганнар иде.

Зират буасы

Вәрәшбаш авылында зур күл-елгалар юк. 1983-1984 нче еллар тирәсендә сыер фермасыннан астарак урнашкан елганы буып куйдылар. Шуннан соң зират кырындагы чокырлы җиргә су җыелып калды. Зират янына урнашканга бу буаны “Зират буасы” диләр.

   Хәзер анда балык үрчеде. Бу буа балык тотучыларның яраткан урынына әйләнде.

   Вәрәшбаш авылы элек – электән чокырлары белән данлыклы.  

     Чокырларга халык бик матур  исемнәр биргән: Камышлы чокыры, Бүрәтау чокыры, Меңкаран чокыры, Мөтекия чокыры, Фатиха чокыры, Ак балчык чокыры, Кушбаз, Кирпеч базы чокыры, Күмер базы.

                                           Туган җирем          

Туган җирнең кара туфрагы да,

Ачы җиле, салкын бураны-

Якын алар җанга һәммәсе дә:

Уйнап үскән тавы, урамы.

Туган җирләрен сагынып кайта

Читкә бәхет эзләп киткәннәр.

Чит җирләрдә озак кына йөреп,

Үз – үзләрен  ялгыз иткәннәр.

Авылныкы булып туганыңа

 Һич оялма, бары горурлан.

Авылыңның гүзәллеген күреп,

Матурлыгын тоеп, син соклан.

 (Миләүшә Фәрхетдинова)

Ак  балчык чокыры .

  Авыл  зиратын узып бераз  баргач, Метрәйгә  таба  бер  каен  посадкасы  менеп  китә.  Шул  посадканың   бу  башында, авылга  якын  башында, ул  “Ак  балчык  чокыры”. Кешеләр  аннан  гомер - гомергә  ак  балчык алганнар, шуңа күрә бу чокырны “Ак балчык чокыры”дип атаганнар.     Балчык   белән  өйне,  абзар- кураны  сылаганнар. Ул  балчык    ярылмый, үзе  ак  булып,  матур  булып  тора.    

Кушбаз.

      Ирекле басуын  үтеп, Ольгинога таба барганда, урман авызын үтәсең дә, Пуп басуына килеп чыгасың. Менә шушы урман авызын Кушбаз дип йөртәләр. Чөнки анда элек такта яра торган ике тирән баз булган. Юан бүрәнәне шушы баз өстенә тәгәрәтеп китергәннәр. Махсус  пычкы  белән такта ярганнар. Эшчеләрнең берсе баз эчендә, ә икенчесе  өстә булган.   Ул базларның урыннары әле хәзер дә бар.                    

Меңкаран чокыры.

Вәрәшбаш фермасы янында бер чокыр бар. Чокырның буеннан-буена бик куе карама агачлары үскән була. Авыл кешеләре бергәләшеп бу карамалыкны кисеп бетерәләр. Ул урынны сөрәләр һәм басу ясыйлар. Бу чокырда меңләгән карама үскәнгә күрә, аны бүгенге көнгә хәтле “Меңкаран чокыры” дип атап киләләр.  

Фатиха  чокыры

   Моннан бик  күп  еллар  элек  безнең  авылда Фатиха  исемле  бер  апа  яшәгән.  Аның  ире  Фәррах  исемле  булган. Көннәрдән бер көнне  Фәррах  икенче  яшь хатынга  өйләнгән. Аерылышканда Фатихага өй тигән, чөнки аның кызы да булган. Ирнең моңа бик ачуы чыккан һәм Фатиханы үтерергә карар кылган. Авылдан ерак түгел  бер  чокырга алдап китергән  һәм  пычак  белән  кадап  үтергән.  Шуннан  бирле бу чокырны “ Фатиха  чокыры”  дип  атый башлаганнар.

Кирпеч базы чокыры

   Ындыр табагы каршысындагы тирән чокыр ул. Элек анда кирпеч сугып, кирпеч яндыралар иде, ягъни авылның үз кирпеч заводы бар иде1950 елларда Вәрәшбаш авылында кирпич заводы эшли. Җитәкчесе Ирекле авылы кешесе – Игнатьев Николай. ( Николай – үзе керәшен татары. Ул  оста гармунчы булган. Ирекленең Кәшифә исемле кешесенә йортка кергән. Ике баласы - Илдар, Илгизә - Мөслимдә яшиләр). Ирекледән килеп тагын бик күп кеше кирпич сугу эшен башкара. Бер төркем кешеләр агач әзерләү  белән шөгыльләнәләр. Кирпичләрне шушы урында ук чыга торган кызыл балчыктан ясыйлар. Башта ат белән өстеннән йөреп балчыкны изәләр, соңыннан формаларга салалар. Зур гына бүлмәдә зур мич янып тора. Кирпичләрне киштәләргә тезеп көне-төне мичне ягып торалар. Завод шулай берничә сменада җәй буе эшли. Әгәр кирпичләр яхшылап тезелгән булсалар, алар матур булып кибәләр, теләсә ничек тезелгән булсалар, укмашып бетәләр. Әзер кирпичләр төрле җиргә сатыла. Аннан кергән акчага колхоз рәисе Мөхетдинов Сәит районда беренче булып авылда электростанция төзетә.

Бүрәтау  чокыры

      Элекке заманнарда безнең авылны урманнар урап алган. Шуңа күрә монда бүреләр дә җитәрлек була. Төннәрен кешеләр өйләреннән чыгарга да курыкканнар. Урманда улаган бүреләр тавышы авылга хәтле ишетелгән. Шуңа бәйле рәвештә бу  урынны “ Бүре атавы “дип йөрткәннәр.

     Еллар үтә-үтә агачлар киселгән һәм бүреләр дә юкка  чыга барган. Ләкин атамалар сакланып калган. “Бүре атавы” дип аталган урында вакытлар үтү белән чокыр барлыкка килгән. Ул җирне, телгә җайлаштырып, “Бүрәтау чокыры” дип атый башлаганнар. Хәзергә хәтле ул шулай дип йөртелә.

                                             Мөтекия чокыры

   30 нчы елларда колхозлар барлыкка килгәч, һәр колхоз үз җирләренең чигенә тар гына урман полосасы утырта торган булган. Метрәй һәм Вәрәшбаш авылларының җирләре арасына да посадка утыртканнар. Шул посадканың урта бер җирендә чокыр бар. Бу чокыр “Мөтекия чокыры” дип атала. Элек бу чокыр тирәләренә Мөтекия исемле кеше тары чәчә торган булган. Хәзер бу урыннарда бернәрсә дә чәчеп үстерелми. Бу җирләрне Вәрәшбаш авылы халкы көтүлекләр итеп файдалана. Ә Мөтекия дигән исем һаман халык телендә йөри.

Камышлы чокыры

  Авылыбыз янында элек матур түгәрәк күл булган. Аның тирәсендә җикән камышлар үскән. Шул күлне сука белән ерып җибәргәннәр. Күлнең суы сука эзеннән юл алган.

    Хәзер монда зур чокыр барлыкка килгән, ә суы юкка чыккан. Камышлары  һаман да  үсеп утыралар . Шуңа күрә бу чокырны “Камышлы чокыры” дип атыйлар.

Күмер базы

      Безнең авылда “Күмер базы” дигән истәлекле урын бар. Сарык фермасы кырыннан ( хәзер комплекс дип йөртелә) Нарат асты урманына барганда, өч километр юл үткәч, бер зур булмаган ялан бар. Анда элек күмер яндырганнар. Ташкүмер урынына агач күмере кулланганнар. Аны Мәрданшин Гали бабай яндырган. Шул яланга бара торган юлны да “Күмер базы юлы” дип йөртә башлыйлар.

Әвен чокыры

  Умарта бакчасы урнашкан чокырның ахыргы башы ул. Монда Ирекле авылының әвен базы булган.

    (“ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән белешмә. Әвен базы – көлтәләр киптергәндә ягар өчен казылган, тирә - ягы  ташлар белән ныгытылган баз ул. Әвен – сугарга дигән  көлтәләрне киптерү өчен төзелгән корылма. Шуның өстенә эче куыш итеп көлтәләр өелгән. Әвен кую - әвенгә тезеп көлтәләр киптерү. Әвен сугу - әвендә киптерелгән көлтәне сугу).

  Безнең авылда “Ишбулат яланы”, “Имәнле болыны”, “Каратал чирәме”, “Күл башы”, “Өч гектар яланы”, “Зират сызасы” дип аталган болын–печәнлекләр бар.

      Басулар гомер-гомергә кешене туендырган. Аларның исемнәре: “Арт басу”, “Чүп басуы”, “ Фәрхәнә басуы”, “Шәрип кыегы”, “Пуп басуы”, “Башкорт басуы”, “Казан кешесе басуы”, “Типтәр басуы”, “Торна сазы басуы”, “Ирекле басуы”.

Тундра яланы

       Вәрәшбаш авылының югары очында сарык фермасы булган. Ул авылга бик ерак булганлыктан, каравылчының өе дә ферма янында урнашкан.

    Ул каравылчының кечкенә кызы да бар икән. Кыш көннәрендә өйләре бик җылынмаганга,  кыз гел мич башына менеп утырган. Көннәрдән бер көнне каравылчы өйгә килеп кергән дә кызына әйткән: “Әллә туңдырамы, кызым?” “Әйе, әти, тундыра, “- дип җавап биргән икән кызы.  Ул “ ң” авазын әйтә алмаган. Шуннан бу сүз ничектер халык теленә кереп калган, һәм ферманы, “Тундра” дип атый башлаганнар.

    Бу ферма хәзер юк инде. Ул 1974 нче елда янып беткән.  Бу урыннарны хәзер көтүлек итеп файдаланалар.

 -- Сыер көтүен кая алып барасыз?

 -- Тундрага! – дип сөйләшә авыл халкы.

Чүп басуы

     Ирекленең Краснояр урманы буендагы басуы ул. Елның-елында бу басуда юньләп икмәк үсми. Билчән, ромашка, наратбаш үләннәре генә үсеп утыра. 1995 нче елда арпа чәчеп караганнар иде, кашык буе гына булды. Шуңа күрә “Чүп басуы” атамасы алган да инде ул.

Зират сызасы

     Зират өстендә  бер чокырсу җир бар. Ул Метрәйгә таба менеп китә. Шул җирне авыл халкы печәнлек итеп файдалана. Сыза – коры елга дигән сүз ул. Язгы кар сулары шул сызадан ага.

Күл башы

  Бик борынгы заманнарда  авылыбыз урманнар белән уратып алынган . Урман уртасында бик кечкенә күл булган. Як-якларын яшел камыш каплаган, күл кырыннан сазлык башланган.

    Шул сазлыкны киптерү өчен бер абзый аны сука белән ерып җибәргән. Сука эзеннән саз суы, кар, яңгыр сулары аккан. Ерым ел саен тирәнәйгән. Агачлар киселеп беткәч, күл дә кипкән.

   Күл урынында бер кечкенә чишмә торып калган. Ул урынны һаман да “Күл башы” дип атап йөртәләр.

      Элеккеге сабантуй мәйданы буеннан Ташъелгага таба барасың да, Бүрәтау чокырларының иң соңгысы буйлап, басу ягыннан авылга таба төшеп китәсең. Юлың бер тирән чокырга килеп төртелер. Менә шул җирләр “Күл башы” була инде.

Өч гектар яланы

     Ирекле чокырының иң очында өч гектарлы ялан бар.  Бу ялан элек  басу булып хезмәт иткән. Аның ике кырында зур чокырлар  бар. Ул заманда кешеләр басуны ат белән эшкәрткәннәр.

     Басуларны трактор белән эшкәртә башлагач, бу басу яланга әйләнгән. Чөнки  трактор  чокырлар булганга  бу җиргә керә алмаган. Хәзерге вакытта “Өч гектар  яланы”нда сыер көтүләре көтелә.

Пуп басуы

     Бу басу безнең җир түгел. Ул – Метрәй авылыныкы. Ләкин безгә бик якын. Ирекле авылы урнашкан җирдән үтеп, Ольгино авылына барганда, безнең хуҗалык  җирләреннән каен посадкасы белән генә аерылып тора ул. Кушбазны үткәч,  Пуп басуына килеп чыгасың. Аталу тарихы болай:  басу  Ольгино побыныкы булган. Атама шуннан калган.                      Халыкта аның “Завод басуы” дигән атамасы да йөри. Бу тирәләрдә бакыр чыгару шахталары булган.

Башкорт басуы. Типтәр басуы. Казан кешесе басуы.

    “Башкорт басуы” – Вәрәшбашның көнчыгыш ягында урнашкан  иң зур басу ул.  

    “Типтәр басуы” – түбән очтагы сыер фермасының өске ягындагы басу. Башкорт, Типтәр, Казан кешесе басуларының уртача зурлыктагысы. “Казан кешесе басуы” – комплекс янындагы басу. Авылдагы иң кечкенә басу бу.  Хуҗа  бабай бу басуларның аталу тарихы турында түбәндәге мәзәкне  сөйләгән.  

   Казан кешесе урыс патшасының итегенә зур йомышын үтәгән икән. Башкорт шуны юган, типтәр су салып торган. Шуның өчен урыс  патшасы башкортка җирне күп итеп биргән, типтәргә азрак эләктергән, ә Казан кешесенә бик аз биргән.

Имәнле    болыны

       Вәрәшбашның  15 км  ераклыкта  бер  болыны  бар. Аны “Имәнле болыны” дип  йөртәләр.  Бу  болынга  без Каенсаз, Ташъелга  авылларын   үтеп  барабыз. Ни  өчен  бу Имәнле  авылы  янындагы   болын   безнеке  булган  соң?

       Вәрәшбаш гомер-гомергә болыннарга ярлы булган, печәнлексез интеккәннәр  алар.  Ә күршедәге Шуран авылының болыннары бөтен   Ык буе  тугайлары  буйлап  сузылган. 1929-1930  нчы елларда, колхозлар төзелә  башлагач, Вәрәшбаш һәм  Шуран кешеләре үзара  килешеп, җирләрен  алмашканнар. Вәрәшбашлар  Шуран кешеләренә   “Кордон  кыры” дип аталган  басуларын  биргәннәр.   Ә үзләренә Имәнле  болынын  алганнар.

Торна сазы басуы

     Ак балчык чокыры башындагы каен посадкасы буйлап, Метрәйгә таба менеп китсәң, уң якта кала ул басу. Элек анда сазлык булган. Техника түгел, кешеләр дә керә алмаган.  Бу сазлык торналарның яраткан урыны булган.

     Ул басуда хәзер дә юньләп икмәк үсми. Чөнки туфрагы бик әче. Яз көне бу җирләргә трактор керә алмый, сазлык җәй уртасына кадәр кипми. Кеше биеклеге җикән камышлар  рәхәтләнеп үсеп утыра анда.

Фәрхәнә  басуы.

  Вәрәшбаш  авылының  көнчыгыш  ягындагы  басу  ул.  “Үләксә  чокыры” дигән  басуның  уң  ягына  урнашкан.  Элек  икмәкне  кул  белән  урганнар  бит.  Фәрхәнә  исемле  бер  апа  урак  урган  чакта  балага  авырый  башлый.  Шундагы  чүмәлә  төбендә  бала  таба.  Шуңа  күрә  бу  басуны  “Фәрхәнә  басуы” дип  йөртәләр.  Хәзер  бу  исемнәр  онытылган  инде.  Басуларны  номер  белән  генә  атап  йөртәләр.

Шәрип кыегы

    Ирекле ягындагы басу бу. Умарта бакчасын үтеп, 7 гектарлы басу өстеннән югарыга таба менеп китәсең һәм Чүп басуына барып чыгасың. Сул якка борылгач, чокыр башында бер җир бар. Шул урынны “Шәрип кыегы” диләр. Аерым хуҗалык заманнарында бу басу Шәрип дигән кешенеке булган. Шуңа күрә аны” Шәрип кыегы “ дип атаганнар. Ул җирләрне хәзер сөреп азапланмыйлар, печәнлек итеп файдаланалар.

Каратал чирәме

   Фатиха чокыры буйлап, Метрәйгә таба менеп китәсең дә, чокыр беткәч, “Каратал чирәме” башлана. Элек бу урыннарда кара тал агачлары үсеп утырган,   исеме шуннан калган.  Бу урынның  туфрагы ачы, җире сазлыктан тора.

    Авылыбызда таулар юк диярлек. Кечкенә генә калкулыкны да бездә тау дип йөртү гадәткә кергән. Бу кечкенә тауларда бала – чагалар, иркенлек тәмен тоеп, йөгереп тә, мәтәлчек атып та кинәнеп туя алмыйлар.

Зөбәйдә тавы

    Авылда Зөбәйдә исемле бик укымышлы апа яшәгән. Ире,  патша армиясендә  хезмәт иткәндә, тәре белән бүләкләнгән . Алар аны сандык төбендә бик кадерләп саклаганнар. Зөбәйдә апа үлгәч ( ире күптән вафат булган), күрше апалары бу тәрене табалар. Авылга хәбәр таралган: “Зөбәйдә кяфер булган икән ”.  Муллалар аны зиратка күмәргә рөхсәт итмәгәннәр. Зөбәйдәне бер кечкенә тау башына җирлиләр һәм бу тауны ”Зөбәйдә тавы” дип йөртә башлыйлар. Хәзерге тегермән тавыннан түбәнгә таба төшеп китсәң, шул урынга килеп чыгасың.

Сабит тавы

    Мәктәп арты урамыннан  түбән очка төшкәндәрәк бер тау бар. Ул тау “Сабит тавы”  дип атала. Элек тау башындагы өйдә Сабит исемле кеше яшәгән. Кыш көннәрендә  авыл балалары, караңгы төшкәнче, шул тауда чана шуа торган булганнар.  Чаналары булмаган балалар Сабит абыйлардан ат чанасы алып шуганнар. Шуннан бирле бу тау “Сабит тавы” булып калган.

Тәпти тавы

   Безнең авылның Түбән очында бер бәләкәй генә тау бар. Ул - Тәпти

тавы. Элек аны “Габдрахман тавы” дип йөрткәннәр. Аның тарихы болай.

   Ул тауның өстендә генә Габдрахман исемле бабай яшәгән. Ул сугыштан контузияләнеп кайткан. Аннан нәрсә генә сорасалар да, ул “Тәпти” дип кенә җавап бирә торган булган. Шуңа күрә аңа “Тәпти”кушаматы такканнар. Тауны да, тау астыннан ага торган чишмәне дә “Тәпти” исеме белән атаганнар.

Борынчык сырты

       Хәзерге машина- трактор паркыннан өстәрәк урнашкан  бер  урын ул.  Паҗба урманына барганда  юл шуннан борылып  киткән. Бу исем шуннан калган.  Бездә болай сөйләшкәннәр:

      - Син бүген кайда сөрдең – дип сорган  бер тракторчы икенчесеннән .    

     -- Борынчык сыртында, - дип җавап биргән  икенчесе.

Кырмыска тавы

   Ирекле  авылы  янында  умарталык  бар.  Шул  урыннан  өскә таба  менеп, 1 км  чамасы  баргач, уңга карасаң, чокырның икенче ягында бер яланлык булыр. “Кырмыска тавы” инде ул. Ул урында элек кырмыска оялары  бик күп булган. Бу исем шуннан калган. Тау битендә җир җиләге бик уңган.

Таш шахтасы

Авылның түбән очында, Вәрәш елгасы буенда таш шахтасы була. Буэшне башлап йөрүче Вәрәшбашка беренчеләрдән булып килеп төпләнгән Әхмәтгали була. Авылның бу урыннарында әле өйләр булмый. Кешеләр югары очта күл буендагы тигез аланга урнашкан булалар.

Таш шахтасы җир астыннан икегә тармакланып эчкә таба 200-300 мга кадәр тар коридор булып керә. Зур-зур кисәк ташларны эчтән атка төяп алып чыга торган булалар. Тышта Вәрәш елгасына салып кирәкле формада кисәләр. (Авылның кайбер кешеләре шахтадан бакыр да чыгарганнар дип фаразлыйлар).Таш  чыга башлагач Вәрәшбашның түбән очында да өйләр салына башлый. Авылның бай кешеләре өйләрен ике катлы итеп салалар, беренче каты таштан, икенчесе агачтан була, ихаталарын да таш белән ураталар. Бүгенге көндә дә шул таштан салынган биналар (ике магазин, колхоз гаражы, ашлык амбары, тегермән, фураж склады, пожарный, амбар, күп кенә таш коймалар, капкалар, базлар)һаман да кулланылышта. Бай өйләрен сүтеп, заманында колхоз аларны үз кирәгенә үзгәткән була.

Таш карьеры бүгенге көнгә кадәр сакланган,ул 8 хуҗалыкның бәрәңге бакчалары астыннан сузыла.. Бакчаларны сөргәндә җирнең аска убылган урыннары да бар. Шахтага керә торган юл 4-5м эчкә кергәч ишелгән, бәлки махсус ишкәннәрдер. Ләкин авылның олы яшьтәге кешеләре кечкенә чакларында шунда кереп уйнап йөргәннәрен хәтерлиләр.

                       

Авылым такмаклары

Зурмы дисәң  безнең авыл,

Аны кем чагыштырган.

Үлчәп ачмасаң авызың,

Кушамат ябыштырган.

                Кушымта: Эх, Паҗба имәннәре,

                                     Кәҗүннәй каеннары!

                                    Ялгыз барсаң адаштыра

                                    Бүрәтау чокырлары

  “Сират күпере”н көненә

   Ничә тапкыр үтәбез.

   Алла бирсә, оҗмахка  без  

 Күз йомып та үтәрбез.

Бездә таш та гади түгел,

Күктән төшкән метеорит.

Акчаң бетсә, сер итеп әйтәм,

Мәскәвенә төяп илт.

Кунакка кил, бер күрерсең

Бездә хикмәт җитәрлек.

 Юк, югалмас безнең авыл,

 Тарихларга китәр бер!

( И. Хафазетдинова)

Авылым.

Авылымның ямен , матурлыгын,

Ничек кенә сөйләп аңлатыйм.

Җанга рәхәт күңел тынычлыгын,

Авылымда гына мин татыйм.

Ак күлмәген кигән каен кызы
Язын яшел шәлен ябына.

Туган якка кайткач, кошлары да,

Җырын сузып канат кагына.

Сагындыра һәрбер чокыр, күле,

Чит җирләрдә кунак булганда.

Нинди бәхет әгәр кешеләрнең

Кайтып сыеныр урны булганда.

Бала чакта уйнап үскән елга,

Яр буйлары куе таллыклар.

Кайтып булмый инде ул чакларга,

Тиз дә үтә икән вакытлар.

Гомер уза, сулар ага,

Ә агачлар һаман үсәләр.

Чал чәчләрне сыйпап талгын гына,

Җылы җилләр һаман исәләр.

Бәхетеңне кая дисәң әгәр,

Эзлә аны авыл эченнән.

Яратырга туган туфрагыңны

Өйрән, балам, зинһар кечедән.

Миләүшә Хәсәнова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

Туган авылым-Кошманым

Туган авыл - Кошман тарихы турында эзләнүләр......

Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы тарихы

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Кече Кайбыч авылы табигатьнең ...

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...