Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса
рабочая программа (4 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

рабочая программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_4.docx57.69 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ “Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Расланды:

МБГБУ «Таузар  башлангыч мәктәп-

балалар бакчасы “ директоры

_______/Камалиева Л.Р./

Приказ №______

«___»_____________2016нчы ел

Галләмова Сәрия Мәхмүт кызының

4 нче сыйныфта “Татар теле” фәненнән

эш программасы

 Дәреслек. Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле  4 сыйныф.. 1-2 нче кисәк. Казан, Мәгариф/Вакыт, 2014

 Укыту планы буенча: 102 дәрес                                                                          

    __ нчы август 2016 нчы ел

                                                                                                            №___ педагогик киңәшмә

                                                                                                           утырышында кабул ителде.

2016 нчы ел

  1. ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР.

Укучылар белергә тиеш:

  • тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымча;
  • сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек;
  • җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр;
  • җөмләнең иярчен кисәкләре.

Укучылар башкара алырга тиеш:

  • үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55-60 сүзле текстны, җөмлә ахырында  тиешле  тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу;
  • сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү;
  • сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру ( исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);
  • берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү;
  • фигыльне заман формаларына куя  белү;
  • текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү;
  • сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүзләрне аеру; -  җөмлә тикшерү;
  • җөмләне дөрес интонация белән әйтү;
  • бергәләп төзегән план буенча 70-85 сүзле изложение язу;
  • текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү;
  •  текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру;
  • темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую;
  • хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү;
  • шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып, сочинение язу;
  • фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Бүлек

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Танып белү УУГ

Регулятив УУГ

Коммуникатив УУГ

Шәхескә кагилышлы  УУГ

1

  1-3 нче сыйныф-та үткәннәр-не кабатлау

-дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

 - иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың /уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-

2

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

 - иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

мәгънә барлыкка китерү

3

Сүз төзелеше

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка

 китерү

4

Сүз төркем-нәре.

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүмат лар белән эшли белү;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

 - иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү

5

Фигыль  

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

-төркемдә эшли белү.

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү

6

Сыйфат  

7

Алмаш-лык  

- үз уңышларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

8

Сан

9

Рәвеш

10

Кисәкчә-ләр

Бәйлекләр

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

 -төркемдә эшли белү.

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың /уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү

11

Җөмлә. Сүзтезмә

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр

 Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

Эндәш сүзләр

Гади һәм кушма җөмлә

дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

-төркемдә эшли белү.

 - иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

-- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

12

Бәйләнешле сөйләм

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

-төркемдә эшли белү.

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү

                                                                   Эчтәлек

1-3 сыйныфта үткәннәрне кабатлау(9 сәг.)

4 сыйныфта татар теле дәрпесләре 1-3 нче сыйныфларда алынган белемнәрне искә төшерүдән башлана.

        1-3 сыйныфларда укучылар тел фәненең төп бүлекләре – татар теленең фонетикасы, морфологиясе һәм синтаксисы буенча иң беренче мәгълүматларны алалар.

        Фонетикадан, аваз һәм хәреф, алар арасындагы аерма, тартык һәм сузык авазлар, аерым авазларның дөрес әйтелеше, дөрес язылышы өйрәнелә, сингармонизм законы турында беренче күзаллау төдырыла. Морфология буенча башлап сүз төзелеше (тамыр һәм кушымча, кушымчаларның төрләре) һәм аерым сүз төркемнәре (исем, сыйфат, алмашлык, фигыль, кисәкчә, бәйлек) өйрәнелә. Синтаксистан исә җөмлә һәм аның төрләре (хикәя җөмлә, сорау җөмлә, өндәү җөмлә, тойгылы җөмлә); җөмлә кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, сүзтезмә турында башлангыч мәгълүматлар бирелә.

        4 сыйныфта үткәннәрне кабатлау өлешендә фонетика, морфология һәм синтаксистан үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү күздә тотыла. Программада моңа барысы 8 сәг. бирелгән. Кабатлау дәреслектәге 1-22 нче, эш дәфтәрендәге 1-12 нче күнегүләр өстендә алып барыла.

Тел. Телнең сүзлек байлыгы.

Сүзнең лексик мәгънәсе(8 сәг.)

        Дәреслектәге “Сүз”. Телнең сүз байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе” темасын кабатлау өчен бирелгән күнегүләрдә (дәреслектәге 23-52 нче, эш дәфтәрендәге 13-23 нче күнегүләр) сүзнең лексик мәгънәсе, алынма сүзләр, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним. Антонимнарны искә төшерү бурычы куела. Татарча-русча яки русча-татарча сүзлек, орфографик сүзлек, аңлатмалы сүзлек, фразеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эшләү күнекмәләре ныгытыла.

Сүз төзелеше (11 сәг.)

        4 нче сыйныфта кабатлау дәресләренең төп максаты – укучыларның 1 – 3 сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү.

        “Сүз төзелеше” темасын кабатлау һәм тирәнәйтү өчен бирелгән күнегүләрдә дә (дәреслектәге – 53-80 нче, эш дәфтәрендәге 24-40 нчы күнегүләр) тамыр һәм кушымчаларны аера белү, кушымчаларның ясагыч         әм төрләндергечләргә бүленүен, сүзләрнең ясалыш буенча төрләрен (кушма, парлы сүзләр) искә төшерү бурычы куела.

        4 нче сыйныфта “сүз төзелеше” темасы тагын  да тирәнәйтелә: ясалма, кушма, парлы, тезмә сүзләрнең ясалышы һәм язылышы; рус теленнән татар теленә кергән алынма кушма сүзләрнең үзенчәлекләре; сүз төзелешенә анализ ясау һ.б. яңа темалар белән баетыла. Дәреслектәге кайбер күнегүләрдә өстәмә биремнәр рәвешендә кушымчаларның төрле вариантларын (калын һәм нечкә кушымчалар, яңгырау, саңгырау һәм борын авазларына башланган кушымчалар), сингармонизм законына буйсынмаган сүзләргә сүз ясагыч кушымчаларның ялгану тәртибен, кайбер кушма сүәлзрдә ь һәм ъхәрефләренең язылыш кагыйдәләрен аңлату һәм ныгыту да күздә тотыла.

Сүз төркемнәре.

Исем (8 сәг.)

Мәгънәсе, сораулары, формалары, ясалышы, җөмләдәге урыны турында кабатлау. Исемнәрнең хәбәр булып килүләренә күзәтүләр. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше. Калын һәм нечкә төрләнеш. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләргә кушымча ялгау. Килеш кушымчаларының дөрес язылышы.

        Баш килеш. Бу формада исемнәрнең җөмләдә ия, хәбәр, иярчен кисәк була алулары. Төшем килешенең мәгънәсе, җөмләдәге функциясе.

        “Исем” темасын кабатлау, ныгыту, тирәнәйтү дәреслектән – 81-111 нче, эш дәфтәреннән 41-52 нче күнегүләр өстендә башкарыла.

        Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартым кушымчаларының исемнәргә0 нинди мәгнә өстәгәнлекләрен аңлату өчен дәреслектән, 98 нче күнегү тәкъдим ителә. Күнегүдә тартымлы исемнәр калын хәрефләр белән бирелгән. Шул сүзләрне укытучы тамыр һәм кушымчаларга аерырга куша: бит-лә-рем, авыз-ым, колач-ым, күз-ләр-ем, теш-ләр-ем, кул-лар-ым.

        -Бу сүзләрдәге –ым/ем кушымчалары исемнәргә нинди мәгнә өсти?

        -Предметның ничәнче затка караганлыгын белдерә.

        -Бит-ең, авыз-ың; бит-е, авыз-ы,; бит-ебез, авыз-ыбыз; бит-егез, авыз-ыгыз; бит-ләре, авыз-лары сүзләрендә –ың/-ең; -ы/-е; -ыбыз/ебез; -ыгыз/-егез; -лары/-ләре кушымчалары предметның ничәнче затка караганлыгын белдерә? Кебек сораулар бирелә. Укчыларның җаваплары тыңлангач, билгеләмә укытыла.

        Тартым предметның затка караганлыгын белдергәнгә күрә, аның III заты һәм берлек, күплек формалары була. Шунлыктан булса кирәк, укучылар еш кына исемнәрнең тартым белән төрләнүен зат белән төрләнү дип әйтергә гадәтләнәләр. Бу ялгышны вакытында кисәтергә кирәк. Сыйныф бүлмәсенә “Исемнәрнең тартым белән төрләнеше” дигән таблица эленә. Укучылар, шул кушымчаларның һәр төре ялганырлык исемнәәр уйлап, дәфтәрләренә исемнәрне тартым белән төрләндереп язалар һәм үзләре “Сузыкка беткән исемнәргә тартым кушымчаларының тартыктан башланганнары, ә тартыкка һәм (у), (ү) авазларына беткән исемнәргә сузыктан башланган кушымчалар ялгана”, дигән нәтиҗә чыгаралар.

        Әти, әни кебек сүзләрнең бу кагыйдәләрдән чыгарма булуын искәрмә рәвешендә әйтеп китәргә кирәк: “Сузыкка бетсәләр дә аларга 1 яки 2 зат тартым кушымчаларының сузыкка башланганы ялгана (әни-ең, әни-ем һ.б.)”.

Фигыль (13 сәг.)

Фигыль-катлаулы сүз төркеме.

Нишли? Нишләде? Сорауларына җавап булып килгән һәм предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр 1 нче сыйныфта ук өйрәнелә. 2 нче сыйныф дәреслегендә эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр турында махсус бүлек кертелә һәм сораулар өстәлә: нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? Нишлиләр? Нишләделәр? Нишләгәннәр? Нишлиләр?

3 нче сыйныфта фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе; хикәя фигыльнең үткән, хәзерге, һәм киләчәк заманнары; фигыльләрнең күп мәгънәлелеге буенча шактый тулы мәгълүмат бирелә.

4 нче сыйныфта 1-3 нче сыйныфта үткән материал искә төшерелә һәм хикәя фигыльнең билгеле үткән заман, нәтиҗәле үткән заман формалары; киләчәк заман  формалары: билгесез киләчәк заман, билгеле киләчәк заман турында мәгълүмат өстәлә.

Фигыль төркемчәләреннән боерык фигыль дә 4 нче сыйныфта өйрәнелә башлый. Аңа бирелгән өч сәгатьне түбәндәгечә бүләргә мөмкин: беренче сәгатьтә боерык фигылнең мәгнәсен һәм зат-сан белән төрләнешен өйрәнеп, ике сәгатьне боерык фигыльне куллану һәм дөрес язуга бирергә була.

Сыйфат (7 сәг.)

Сыйфат- предметның билгесен белдерә торган сүз тиөркеме. Ул, нигездә, төрләнми. Тик кайбер сыйфатларны гына дәрәҗәгә куеп була.  Җөмләдә сыйфат исемне ачыклап килә һәм күбесенчә аергыч була.

Укучыларга сыйфат турында төшенчә 1-3 сыйныфларда ук бирелә. 1 нче сыйныфта, мәсәлән, укучылар нинди? Кайсы? соравына җавап булып килгән сүзләрнең предметның билгесен белдерүе белән танышалар.

2 сыйныфта сыйфат сүз төркеме турында укучыларның белемнәре шактый тирәнәйтелә. Алар сыйфатларның төрле билге (тәм, тиөс, форма, характер һ.б.) белдерүләре белән танышалар, синоним һәм антоним сыйфатлар турында мәгълүмат алалар.

3 сыйныфта укучылар сыйфатның җөмләдәге функцияләре, ягъни аергыч һәм хәбәр булып килүе белән дә танышалар. Сыйфат дәрәҗәләре турында да шактый мәгълүмат бирелә.

4 нче сыйныфта да, үтелә торган материалга бәйләп. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге функциясе (аергыч, хәбәр), синоним һәм антоним сыйфатларны кабатлап баруны күз алдында тотарга кирәк.

Дәреслектәге – 1-19 нчы һәм эш дәфтәрендәге 72-83 нче күнегүләр нигезендә укучыларның сыйфат турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кайбер яңа мәгүлүматлар бирү, бу сүз төркеме буенча ныклы күнекмәләр булдыру күздә тотыла.

Алмашлык (6 сәг.)

Алмашлык – мөстәкыйль сүз төркеме. Ул сөйләмдә башка сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, сан һәм рәвешне) алыштырып килә.

Алмашлык предметны яки билгене белдерми, ул бары тик үзе алыштырып килә торган сүз төркеменең грамматик билгеләренә ия була.

Укучылар алмашлыкларны, сүз төркеме буларак, 3 сыйныфта өйрәнә башлыйлар. Аларга бу сыйныфта нигездә зат алмашлыклары турында мәгълүмат бирелә. Зат алмашлыкларына мин-без, син-сез, ул-алар сүзләре керү, аларның җөмләдә исемне алыштырып килүләре, килеш белән төрләнүләре турында укучылар шактый тирән белем алалар, 4 нче сыйныфта зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы кабатлана һәм сорау алмашлыклары турында яңа мәгълүмат бирелә.

Сорау алмашлыклары темасына кереп китү өчен, укучылардан килешләрне барлык сораулары белән әйттереп чыгарга кирәк.

        Б.к. кем? нәрсә?

        И.к. кемнең?нәрсәнең?

        Ю.к. кемгә? нәрсәгә?

        Т.к.кемне? нәрсәне?

        Ч.к. кемнән? нәрсәдән?

        У.в.к. кемдә? нәрсәдә?

Димәк, килеш сораулары сорау алмашлыкларына керәләр. Сорау алмашлыкларына тагын нинди, кайсы, ничек, ник, нигә, ничәнче кебек сүзләр керә.

        Дәреслектә бирелгән 20-35 нче һәм эш дәфтәрендәге 84-88 нче күнегүләр бу теманы тулырак аңларга ярдәм итәр.

Сан (6 сәг.)

        Сан предметның исәбен белдерә торган сүз төркеме. Сан исем белән кулланылганда төрләнми. Җөмләдә ул аергыч, хәбәр һәм исемнән башка кулланылганда, җөмләнең бүтән кисәкләре дә була ала. Мәсәлән: Бүген кызларның икесе дә авырып китте.

        Фигыльне ачыклап килгәндә, сан хәл дә була.

        Кайбер очракларда сан, саналмышы белән, бер җөмлә кисәге тәшкил итә: Су коенырга икешәр мәртәбә барабыз. Мин дүртенче сыйныфта укыйм.

        Сүз төркеме буларак, сан 4 сыйныфта өйрәнелә башлый. Укучылар санның билгеләмәсе белән танышалар. Санның исемне ачыклап килүе, сан белән ачыкланып килгән исемнең саналмыш булуы, кайбер сан төркемчәләре турында беренче мәгълүмат алалар.

        Дәреслектәге – 36-61 нче, эш дәфтәрендәге 89-97 нче күнегүләр укучыларның сан төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту өчен тәкъдим ителә.

Рәвеш(5 сәг)

Рәвеш – мөстәкыйль сүз төркеме, лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен, ничек үтәлүен белдерә.

Морфологик яктан төрләнми. Тик кайбер рәвешләр генә чагыштыру яки артыклык дәрәҗәсендә килә алалар: Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән...

Синтаксик яктан – җөмләдә фигыльне, сыйфатны һәм рәвешне дә ачыклап килә. Төп синтаксик функция – хәл.

Укучыларга рәвеш турында башлангыч мәгълүмат 4 нче сыйныфта бирелә. Аның ничек? Кайчан? Кая? Кайда? Никадәр? Күпме? Кебек сорауларга җавап булып килүе, эш яки хәлнең билгесен, ничек үтәлүен белдерә торган сүз төркеме булуы аңлатыла.

Рәвеш сүз төркемен өйрәнгәндә, фигыльне кабатлауга зур мөмкинлекләр бар, чөнки рәвеш күбрәк фигыьне ачыклап килә. Мондый мөмкинлектән файдаланырга тырышу бик урынлы. Дәреслектәге – 51-61 нче, эш дәфтәрендәге 94-99 нчы күнегүләр укучыларның рәвеш сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту өчен тәкъдим ителә.

Кисәкчәләр(2 сәг.)

Кисәкчәләр турында беренче мәгълүмат 3 нче сыйныфта бирелә.

4 нче сыйныфта кисәкчәләрнең сүз яки җөмләгә төрле төсмер өстәү өчен кулланылуы ачыклана. Димәк, кисәкчәләр, аерым торганда, мәгънә белдерми, бәлки контекст эчендә генә аларның мәгънәләре конкретлаша икән. Бик күп кисәкчә күп мәгънәле була, һәм аларның мәгънә төсмерләре нинди сүзгә иярүләренә, кайсы урында килүләренә, җөмлә төзелешенә, аның интонациясенә карап үзгәрә.

Дәреслектәге – 62-68 нче, эш дәфтәрендәге 100-101 нче күнегүләр укучыларның кисәкчәләр турында белемнәрен тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә.

Бәйлекләр (2 сәг.)

        Бәйлекнең ярдәмлек сүз төркеме булуы турындагы башлангыч төшенчә 1 нче сыйныфта бирелә, 2-3 сыйныфларда ныгытыла, тирәнәйтелә.

        Ярдәмлек сүз булганга, төшенчәдә төп урынны бәйлекнең функциясе, үтәгән хезмәте алып тора: бәйлекләр сүзләрне  бәйлиләр икән. Бәйлекләр, сүзләрне бәйләгәндә, килешкә якын мәънә белдерәләр.

        Бәйлекләр, үзләреннән алда килгән сүзнең билгеле килештә торуын сорыйлар. Бу килешләр өчәү: баш, юнәлеш һәм чыгыш килеше. Шуңа карап, бәйлекләр дә өч төркемгә аерыла..

        4 нче сыйныфта төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының  бәйлекләр белән килүенә йомгак ясала, системалаштырыла, бәйлек төшенчәме грамматик категория итеп аңлатыла.

        Бу темага дәреслектә 6 күнегү (69-74 нче), эш дәфтәрендәге 3 күнегү (102-104 нче) бирелгән.

Җөмлә. Сүзтезмә. (2 сәг.)

        Сүзтезмә турында башлангыч аңлатма 3 нче сыйныфта бирелә.

        4 нче сыйныфта сүзтезмәләргә шактый эзлекле мәгълүмат бирү күздә тотыла: сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәләрнең барлыкка килү юлларын ныгыту, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү һ.б.

        Дәреслектәге 75-81 нче күнегүләр бу теманы ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә.

Җөмләнең баш кисәкләр. Ия һәм хәбәр (2 сәг.)

        Бу тема 2-3 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау төсендә бара. Ия белән хәбәрнең билгеләмәсе әйттерелә, хәбәрнең сораулары мисаллар белән ныгытыла.

        Җөмләдә бер мөстәкыйль исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән ияне табу кыенлык тудырмый. Исем мәгънәсендә килгән сүз яки сүзләр белән белдерелгән ияне табу да читен түгел. Шик туган очракта, аның я нинди исем турында (мәгнәсендә) килүен ачыкларга, я җөмләнең хәбәре аша тикшереп карарга кирәк.

        Гади хәбәр я бер мөстәкыйль сүз, яки бер тезмә сүз, яисә хәбәрлек сүз белән белдерелгәнгә, аны мөстәкыйль рәвештә танып белү кыенлык тудырмый.

        Теманы ныгыту өчен  дәреслектән – 82-87 нче, эш дәфтәреннән  107-108 нче күнегүләр эшләнә.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр (1 сәг.)

        Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында 3 сыйныфта беренче мәгълүмат бирелде.

        4сыйныфта җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару кебек күнегүләр эшләнә. Моның өчен дәреслектән 88-90 нчы, эш дәфтәреннән 109 нчы күнегү тәкъдим ителә.

Җөмләнең иярчен кисәкләре

Аергыч (1 сәг.)

        Бу материалны укучылар мөстәкыйл рәвештә дә ала. Әгәр дә алар, анргыч турында 2-3нче сыйныфларда үткәннәрне исләрендә тотсалар, аергычка билгеләмәне һәм аның белдерелүен әйтеп бирә алалар.

        4 нче сыйныфта аергычның сыйфат белән белдерелүе дәреслектәге – 91-94 нче, эш дәфтәрендәге 110 нчы күнегүләр өстендә ныгытыла.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре (1 сәг.)

        Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен  һәм тиңдәш кисәкләрнең үзара санау интонаөиясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен төшендерү; тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату.Тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, я, да,дә, та, тә, ә, ләкин, теркәгечләре, тиңдәш кисәкләр яында тыныш билгеләре.

        Дәреслектәге – 95-99 нчы һәм эш дәфтәрендәге 111 нче күнегүләр нигезендә укучыларның тиңдәш кисәкләр турындагы белемнәре ныгытыла.

Эндәш сүзләр (1 сәг.)

        Укучыларга эндәш сүзләр турында төшенчә бирү.

        Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәтү.

        Дәреслектәге – 100-103 нче һәм эш дәфтәрендәге 112 нче күнегүләр нигезендә укучыларның эндәш сүзләр турындагы белемнәре ныгытыла.

Гади һәм кушма җөмлә (2 сәг.)

        Гади һәм кушма җөмләләр турында төшенчә бирү. Составында 2-3 гади җөмлә булган кушма җөмләләр. Андый җөмләләрне тиңдәш кисәкле җөмләләрдән аера һәм аларны тикшерә белү. Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

        Дәреслектәге – 104-108 нче, эш дәфтәрендәге 113-114 нче күнегүләр укучыларның  гади һәм кушма җөмлә турында белемнәрен  ныгыту өчен тәкъдим ителә.

КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Дәрес эчтәлеге

Дәрес

саны

дата

Искәрмә

план

факт

1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1.

Сузык һәм тартык  авазлар турында кабатлау

1

2.

Сочинение “Җәйге ялым”

11111111

3.

Авазлар һәм хәрефләр турында кабатлау

1

4.

Кереш контроль диктант “Аваз һәм хәрефләр”

1

5

Сүз төркемнәре. Хаталар өстендә эш

1

6.

Сүз төркемнәре

1

7.

Фигыль турында кабатлау

1

8.

Сыйфат турында кабатлау. Тест

1

9.

Сыйфат турында кабатлау

1

                       Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе

10.

Сүзнең төп лексик мәгънәсе

1

11.

Алынма сүзләр

1

12

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

1

13.

Тотрыклы  сүзтезмәләр

1

14.

Омонимнар

1

15.

Синонимнар, антонимнар

1

16.

“Алынма сүзләр” темасына изложение язу

1

17.

“Синонимнар, антонимнар” темасын кабатлау

1

Сүз төзелеше

18.

Тамыр һәм кушымча

1

19.

Сүз ясагыч кушымчалар

1

20.

Төрләндергеч кушымчалар

1

21.

Сүз ясагыч кушымчалар темасына күнегүләр эшләү

1

22.

Кушма сүзләр

1

23.

Парлы сүзләр

24.

Кушма сүзләр темасына күнегүләр эшләү

1

25.

Парлы сүзләр” темасына контроль диктант

1

26.

Тезмә сүзләр

1

27.

Парлы һәм тезмә сүзләр турында кабатлау

1

28.

Сүз төзелеше” темасын кабатлау

1

Сүз төркемнәре. Исем

29.

Исем турында үткәннәрне искә төшерү

1

30.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

31.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр темасына күнегүләр эшләү

1

32.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

33.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

34.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасына күнегүләр эшләү

1

35.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасын

ныгыту

1

36.

“Сүз төркемнәре” темасына изложение язу

1

Фигыль

37.

Фигыль турында үткәннәрне искә төшерү

1

38.

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

39.

Хәзерге заман хикәя фигыль темасына күнегүләр эшләү

1

40.

Үткән заман хикәя фигыль

1

41.

Үткән заман хикәя фигыль темасын     ныгыту

1

42.

Киләчәк заман хикәя фигыль

1

43.

Контроль диктант “Фигыль”

1

44.

Боерык фигыль

1

45.

Боерык фигыльнең төрләнеше

1

46.

Боерык фигыльнең төрләнеше темасын

ныгыту

1

47.

Антоним һәм синоним фигыльләр

1

48.

“Фигыль” темасына күнегүләр эшләү

1

49.

.Фигыль турында үткәннәрне кабатлау.

1

Сыйфат

50.

Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау

1

51.

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар

1

52.

Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар” темасы буенча ирекле диктант

1

53.

Сыйфатның җөмләдәге функциясе(аергыч, хәбәр)

1

54.

Синоним һәм антоним сыйфатлар

1

55.

 Сочинение язу

1

56.

“Сыйфат дәрәҗәләре” темасын ныгыту

1

Алмашлык

57

Алмашлык

1

58.

Алмашлык” темасы буенча контроль күчереп язу

1

59.

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү

1

60.

Сорау алмашлыклары

1

61.

Сорау алмашлыкларын ныгыту

1

62.

Аңлатмалы диктант “Зат алмашлыклары”

1

 Сан

6

63.

 Сан турында төшенчә

1

64.

Микъдар саннары

1

65.

“Микъдар саннары” темасын ныгыту

1

66.

Тәртип саннары

1

67.

“Тәртип саннары” темасын ныгыту

1

68.

Искәртмәле диктант “Сан”

1

Рәвеш

69.

Рәвеш турында төшенчә

1

70.

Телдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы

1

71.

Телдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы

1

72.

Изложение язу

1

73.

“Рәвеш”темасын кабатлау. Тест

1

Кисәкчәләр

74.

Кисәкчәләр

1

75.

Кисәкчәләр

1

76.

Кисәкчәләр” контроль диктант

1

Бәйлекләр

77.

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр

1

 78.

“Бәйлекләр” темасы буенча изложение

1

Җөмлә

79.

Нәрсә ул җөмлә?

1

80.

Сүзтезмә

1

81.

Җөмләнең баш кисәкләре Ия һәм хәбәр

1

82.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

83.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

1

84.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

1

85.

Биремле диктант формасында арадаш аттестация эше “Сүз төркемнәре”

1

86.

Хаталар өстендә эш. Эндәш сүзләр

1

87.

Гади һәм кушма җөмлә

1

88.

“Гади һәм кушма җөмлә”темасын кабатлау

1

89.

Изложение язу

1

90.

“Җөмлә”темасын кабатлау

1

Бәйләнешле сөйләм

91.

Текст.Бәйләнешле сөйләм

1

92.

Текст. Тема. Текст өлешләре.

1

93.

Сөйләм этикасы

1

94.

Контроль диктант Җөмлә төрләре

1

95.

Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары

1

96.

Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары

1

97.

Сочинение язу

1

98.

Хаталар өстендә эш. “Бәйләнешле сөйләм” темасы буенча үткәннәрне ныгыту

1

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

99.

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

100.

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

101.

Кисәкчәләр.

1

102.

Бәйлекләр

1

103-105

Кабатлау

3

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по татарскому языку 4 класс

Рабочая программа для обучения родному (татарскому ) языку уч-ся 4 класса в Республике Башкортостан....

Рабочая программа по татарскому языку 2 класс ФГОС

Рабочая программ предназначена для учителей работающих в Республике Башкортостан...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс

Аңлатма язуы.  1всыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде: -    “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан...

Рабочая программа по татарскому языку 2 класс

Татар теленнән эш программасы     Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар теле» - татар телендә башлангыч го...

Рабочая программа по татарском языку. 2 класс

Данная рабочая программа составлена по учебнику Хайдаровой Р. "Күңелле татар теле". Рассчитана на 1 час в неделю...