Праздник букваря (на татарском языке)
классный час (1 класс) по теме

Ахметзянова Руфия Ришатовна

Праздник составлен в виде театральной сказки, где дети отправляются в волшебную страну и встречаются с разными учебными предметами. Они выполняют логические задания, задачи разной сложности. Выполнив все задания, возвращаются в школу. А в школе их встречают учебники  "Литературное чтение", "Русский язык". Они проводят для учеников игру "Поле чудес". Отгадывая слова, дети выходят на финал и получают новые учебники. Ученики получают подарки от учителей, родителей. Праздник продолжается за чашкой чая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik_bukvarya.docx23.55 КБ

Предварительный просмотр:

                                          ПРАЗДНИК БУКВАРЯ

                                         Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

Максат. Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү; фәннәргә кызыксыну уяту, игътибарлылык, тапкырлык, оешканлык, бердәмлек, коллективизм тәрбияләү; шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түр як стенага “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” дип язылган плакат эленә. Алда урман күренеше. Укучылар музыка астында залга үтеп, ярымтүгәрәк булып басалар.

                                                Кичәнең барышы

Укытучы. Кадерле, укучыларым. Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба узара дус, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

    Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар, кунаклар! Һәрберегезне олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бар. Хәзер балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

Җыр. Сара мәктәпкә бара ( А. Ключарев муз.,  Б. Рәхмәт сүз.)

Укучы.

Без бит әле быел гына

 Мәктәпкә диеп килдек.

  Ә аңарчы көн буена

  Бакчага йөргән идек.

Укучы.

Бик күп нәрсә белдем мин

Туган илем турында.

Мин бит инде зур үстем

Әлифбам бар кулымда. 

Укучы.

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык. 

Укучы.

Язарга да өйрәндек без

Каләм тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек ап-ак

Тигез, туры юлларга. 

Укучы.

Аннары мисал, мәсьәлә

Чишү юлын эзләдек.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

Бишле белән бизәдек. 

Укучы.

Дус,тату, матур яшәүнең

Серләренә төшендек.

Бик тырышып укыганга,

Уңышларга ирештек.

Укытучы.

Кадерле,укучыларым!

Бүген без сезнең белән

Сәяхәткә барырбыз.

Үзегезнең осталыкны

Бераз сынап алырсыз.

Зур ярдәм итәр сезгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән гыйлем.

Бүген бездә зур бәйрәм. Бәйрәм итәргә табигать кочагына, урманга барырбыз. Әйдәгез җырлап барабыз.

Җыр “Туган илебез”  (Х . Вахит шиг.,  З. Хәбибуллин муз.)

Укытучы. Менә без урманга килеп җиттек. Урман эченә кереп киткәнче исебезгә төшерик. Без урманда үзебезне ничек тотарга тиеш? (укучыларның җаваплары)  Булдырдыгыз, балалар, хәзер юлыбызны  дәвам  итик.

Каршыга бүре очрый.

Бүре. Тукта, тукта, ашыкма!

Җиңел генә син үтмә!

Тапкырлыкта, зирәклектә

Сынашырга онытма!

Минем сорауларга җавап бирсәгез, урманга керерсез. Сез әзерме?

Укучылар. Без әзер!

Бүре.

1.Әлифба китабыннан икенче итеп кайсы хәрефне өйрәндегез? (ә)

2. Нинди аваздан сүз башланмый? (,ң)

3. Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (Хәрефләрне язабыз, ә авазны әйтәбез)

4. Татар алфавитында ничә хәреф?

5. Әлифбадан 2 шәр җөмлә укып күрсәтегез.

Бүре. Булдырдыгыз, балалар, урманга рәхим итегез!

Укытучы. Укучылар, алга таба киттек. Юлда мин сезгә бер шигырь сөйлим.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Кызыл калфак керә. Ул укучылар белән русча сөйләшә.

Кызыл калфак. Здравствуйте, дети.

Укучылар. Здравствуй, Красная шапочка.

Кызыл калфак. Откуда вы меня знаете?

Укучылар. Мы про тебя сказку читали.

Кызыл калфак. А знаете, куда я иду?

Укучылар. 

Красная шапочка

Песенку поет.

Красная шапочка

К бабушке идет.

Кызыл калфак. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для нее хотела собирать ягоды. Но они не простые, а с заданиями, поэтому я не могу положить их в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.

(Балалар җиләкләрне алалар. Аларның артына биремнәр язылган.)

  1. Расскажите одно ваше любимое стихотворение.
  2. Назовите названия дней недели на русском языке.
  3. Расскажите одну физкультминутку все вместе.
  4. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
  5. Спойте одну вашу любимую песню.

Кызыл калфак. Спасибо, ребята. До свидания.  Я побежала к бабушке.

Укучылар. До свидания, Красная шапочка.

Укытучы. Әйдәгез, балалар, алга таба киттек.  (Күл.  Бабай балык тота.)

Балалар, нинди матур күренеш. Бу күренеш кайсы әкиятне хәтерләтә? Кем язган аны? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Балалар, бабайга якынрак килик, аңа да берәр ярдәм кирәк түгелме икән?

Укучылар. Исәнме, бабай.

Бабай. Исәнмесез, балалар. Мин күлгә балык тотарга килгән идем. Мондагы балыклар тылсымлы икән. Аларның артларына мисаллар, мәсьәләләр язылган. Мин картайдым, күзләрем начар күрә. Шуңа күрә, анда язылганнарны укый алмыйм. Сез миңа булышмассызмы икән?

Укучылар. Бик рәхәтләнеп булышырбыз, бабай.

(Укучылар балыкларны алып, мисал һәм мәсьәләләрне чишеп, бабайның чиләгенә салалар. Алтын балыкны укытучы ала. Анда “Зинһар, мине җибәрегез, мине җибәрсәгез мин сезгә класска кайтуыгызга  әдәби уку  китаплары  бүләк итәр идем” дип язылган.)

Бабай.  Рәхмәт сезгә, балалар. Сез миңа никадәр балык тотып бирдегез.

Укучылар. Сау бул, бабакай.

Әлифба керә. Исәнмесез, минем дусларым һәм хөрмәтле кунаклар.

Укучылар. Исәнме, әлифба.

Әлифба. Минем шатлыгым бик зур. Бүген зур бәйрәм.

Укучы. 

Өйрәттең син безне

Ватанны сөяргә,

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Укучылар  (бергә).

Рәхмәт, сиңа Әлифбам.

Хәзер мин укый беләм.

Әлифба. Нәни дусларым,

Рәхмәт сезгә дә.

Әлифбаны нык

Үзләштергәнгә.

Белем сараен

Керергә ачып

Сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч.

Нәни дусларым,

Шуны белегез:

Фәкать әлифба

Белемгә нигез.

Укучы. Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Җыр “Әлифбам”(З . Туфайлова сүз.,  Л. Хәйретдинова муз.)

     Укытучы. Укучылар, әйдәгез матур итеп әлифбаны озатыйк.

Әлифба. 

Кадерле, балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Акыллы булыгыз

Гел “5” кә укыгыз.

Укучылар. 

Рәхмәт сиңа,

Хуш, сау бул, Әлифба.

Укытучы. Укучылар, арыдыгыз. Сәфәребез озын һәм кызыклы булды. Ә хәзер мәктәпкә әйләнеп кайтыйк.

Җырлап мәктәпкә кайту.  Җыр “ Күңелле балачак” (Г. Латыйп сүз.,

И. Шәмсетдинова муз.)

Әдәби уку. Исәнмесез, нәни дусларым. Таныш булыйк:  мин – әдәби уку.

Укучылар. Исәнме,  әдәби уку  китабы.

Әдәби уку. 

Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр-яңа

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч

Таплама китапны.

Нәни дусларым. Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк. Ә сез тырышмы, тапкырмы? Хәзер сезне сынау өчен мин могҗизалар кырыннан бер сүз укытам.

Уенны укытучы алып бара.

Әдәби уку. 

Бу сүз шундый төгәллекне

Һәм тәртипне ярата.

Русча әйтсәң 33,

Ә татарчага килсәң

Аның күзләре арта

Һәм 39 була.

Могҗизалар кырында “Алфавит” сүзе килеп чыга.

Әдәби уку. Укучылар, сез шундый тапкырлар, зирәкләр икәнсез. Сезгә зәңгәр күлдәге алтын балык вәгьдә иткән бүләкләр миңа килеп җитте. Ә мин аны сезгә тапшырам.(Укучыларга әдәби уку китапларын тапшыра)

Сез Тукай абыйны

Беләсез һәммәгез.

Ул язган бер җырны

Җырлыйбыз әйдәгез.

Җыр “Туган тел” (Г. Тукай шиг.,  халык көе)

Укучыларны котлау өчен сүз   әти-әниләргә бирелә. Кичәне чәй табыны артында дәвам итәргә мөмкин.