СЦЕНАРИЙ "МАМИН ПРАЗДНИК" (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)
методическая разработка по теме

Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна

8 НЧЕ МАРТ  ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕНӘ  БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ. БӘЙРӘМГӘ КУЛЛАНМА ИТЕП АЛЫРСЫЗ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mamin_prazdnik.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

 

Әдәби-музыкаль кичә

Төзеде:Гинаятуллина Т.Ш.(Буа районы Әлки төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы)

1 нче бала.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

2 нче бала.

Балкып тора  бүлмәбез,

Әллә кояш кергәнме?

Бүген - Әниләр көне,

Шул балкыта бүлмәне.

3 нче бала.

Бүген - Әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

4 нче бала.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Җыр: “Иң матур җыр”

Алып баручы. Хөрмәтле әбиләр, әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!

5 нче бала.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

6 нчы бала.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

7 нче бала.

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

8 нче бала.

Бүген сөенә-сөенә,

Бик күп җырлар җырлыйбыз.

Сезне , кадерле әниләр,

Барысы бергә.

  Бәйрәм белән котлыйбыз!

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

9 нчы бала.

Исәнлек-саулыгын сорап,

Дога кылам.

Әниемнән аермасын

Берүк Ходам!

10 нчы бала.

Син булганга, әни, без бәхетле,

Син булганга якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Иң бәхетле якын кешебез!

11 нче бала.

Дөньяда иң акыллы

Иң уңган безнең Әни.

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсе килми.

12 нче бала.

Без сине бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр: “Мин әнигә булышам”

13 нче бала.

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап –биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

14 нче бала.

Бәйрәмебез гөрләп барсын,

Уен-көлке күп булсын.

Әйдәгез, кызлар биибез,

Әниләр карап торсын.

Бию.

Алып баручы.8 нче Март ул әле дәү әниләр бәйрәме дә, шулай бит?

15 нче бала.

Әбиемнең өлеше дә

Зур бит шушы бәйрәмдә:

Йон оеклар өлгерсен, ди,

Кулы аның бәйләүдә.

16 нчы бала.

Кыш көне салкын булса да,

Һич туңмый минем аяк.

Җылыта аны дәү әни

Бәйләп биргән йон оек.

17 нче бала.

Сарык йоны җылы була.

Бар бит тагын шунысы-

Күчкән аңа дәү әнием

Кулларының җылысы.

18 нче бала.

Бар минем дәү әнием

Әнисе ул әнинең.

Ә мин үзем- яраткан

Оныгы дәү әнинең.

19 нчы  бала.

Дәү әнине бик ярата

Өйдә бөтен кеше дә.

Ул әкият сөйли безгә,

Тәмле ашлар пешерә.

20 нче бала.

Әбиләрнең күңелләре

Бигрәк инде саф була.

“Әбием” дип эндәшүгә,

Күзләренә яшь тула.

21 нче бала.

Әбиләр шундый ягымлы,

Шундый нечкә күңелле.

Әбиләрдән үземәдә

Иман нуры түгелде.

Җыр: “Әбиемә хат”.

Бала :Кем әкият сөйли безгә?

Бергә:Безнең дәү әни.

Бала: Кем яратып сөя безне?

Бергә Безнең дәү әни.

Бала: Кем яшелчә үстерә,

          Кем коймаклар пешерә,

          Кем җырлар җырлый безгә?-

Бергә:Безнең дәү әни.

Дәү әни җырлый.

Бала:Әти дә җырлый белә,

         Әби дә җырлый белә.

         Шушы бәйрәм хөрмәтенә

         Әнинең дә җырлыйсы килә.

Җыр: әни җырлый.

Бала: Кем мәктәпкә озата безне?

Бергә:Безнең дәү әни.

Бала: Кем гел ярдәм итә безгә?-

Бергә:Безнең дәү әни.

Бала: Кем конфет белән сыйлый,

          Компот, ботка пешерә,

          Кем һәрчак безне аңлый?-

Бергә:Безнең дәү әни.

Ярыш: “Кем тизрәк киендерә?” (дәү әни)

Бала: Мин рәхмәт укыйм аңа,

          Яраткан дәү әнием,

          Сөекле дәү әнием.

Җыр: “Дәү әнигә бүләккә”

22 нче бала.

Бүген әниләр бәйрәме,

Сигезенче Март бүген,

Һәркемнең үз әнисе бар,

Шуңа бар да шат бүген.

23 нче бала.

Мин сиңа сыенам

Алҗысам, туңсам да ,

Кичалмас үткелне

Кичалмый торсам да.

24 нче бала.

 Егылып торсам да,

Абынып тормасам-

Кулыңны сузучы

Син генә әнием.

25 нче бала.

Гомерем буена

Бурычлы мин аңа.

Көчле син, изге син,

Бөек син, әй, Ана!

Җыр: “ Гөлләрем”

26 нче бала.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

27 нчы бала.

И, ходай, кабул ит

Безләрдән зур гозер.

Әнкәйгә бир саулык,

Әнкәйгә бир гомер!

Җыр: “Кояш гомере”



 

Комментарии